Дөрес сүзгә җавап юк!
前往频道在 Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
显示更多1 676
订阅者
-224 小时
+27 天
-630 天
帖子存档
Кемдер өметеңне акламаган икән, үпкәләмә. Аңардан кирәгеннән артыкны өмет итеп, син үзең ялгышкансың.
Тормышны ярату — сәламәтлек билгесе, барлык авыруларны дәвалаучы көч.
Сэмюэл Смайлс
Мәхәббәт колы булуның ояты юктыр аның, чөнки мәхәббәт — бездән көчле илаһи хис.
Туфан Миңнуллин
Кем генә булсаң да, нинди хәлгә тарысаң да, үз сүзләрең өчен һәрчак җавап бир.
Белемнең саны түгел, сыйфаты мөһим. Бик күп белеп тә, кирәген белмәскә мөмкин.
Лев Толстой
Иң кырыс кешегә дә җылы сүз, якын кеше һәм терәк кирәк. Ничек кенә үзегезнең күңелегезне, йөрәгегезне ташка әйләндерсәгез дә.
Бу тормышта иң мөһиме – үзеңне, үзеңнекеләрне һәм үзеңнекен табу... Әгәр сез нәрсәдер югалткансыз икән, димәк, бу – сезнеке түгел. Ә үзенеке булмаган әйбер өчен кем инде хәсрәтләнә?
Сине ишетмәсәләр, тавыш күтәрүнең мәгънәсе юк. Тынып кал, барысы да борылып карар.
Җиңелрәк, яхшырак булыр дип көтмә. Булмаячак. Авырлыклар һәрчак булачак. Нәкъ менә хәзер бәхетле булырга өйрән. Югыйсә өлгермәячәксең...
Дөньядагы иң яхшы һәм иң матурны күреп тә, кагылып та булмый. Тик йөрәк белән тоеп була.
Хелен Келлер
Кешеләрнең сиңа нинди мөнәсәбәттә булуларына игътибар итмә, үзеңнең аларга нинди мөнәсәбәттә булуыңа игътибар ит.
Хань Сян-цзы
