ar
Feedback
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы

الذهاب إلى القناة على Telegram

Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.

إظهار المزيد
2 482
المشتركون
+224 ساعات
-27 أيام
+2230 أيام
أرشيف المشاركات
❗️Рәсмиләр: Кировтагы хәрби заводка ракет һөҗүме нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, 26сы зыян күргән Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов "Кировтагы ширкәткә" ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә алты кешенең "шунда ук һәлак булуын", 26сының зыян күрүен хәбәр итте. Түрә төбәк хөкүмәтенең һәлак булучыларның гаиләләренә "бөтен яклап ярдәм күрсәтәчәген" вәгъдә итте. Ул янгынның "хәзерге вакытка сүндерелгән" дип тә өстәде. Кировка ракет һөҗүме иртәнге якта булды. Astra басмасы ракетлар "АВИТЕК" ширкәтенә төшүен ачыклады. Бу завод сугыш өчен дә, гади тормышта куллану өчен тауарлар да, шулай ук һава һөҗүменнән саклану чаралары, авиация детальләре һ.б. чыгара. Украина президенты Владимир Зеленский "Россиянең Киров шәһәрендәге мөһим хәрби ширкәтләренең берсенә" һөҗүм ясалуын раслады.

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹Украина дроннары бер атна эчендә дүртенче тапкыр Wildberries складларына һөҗүм итте. Шушарыдагы һәм Ленинград өлкәсендәге логистика комплекслары эшен туктаткан. Аларның берсендә янгын чыккан, өч кеше зыян күргән. 🔹 Шулай ук төнлә аннексияләнгән Акмәчеттәге сортировкалау үзәгеннән кешеләр эвакуацияләнгән. 🔹Киров халкы шартлау тавышлары һәм янгын турында хәбәр итә. Astra мәгълүматларына караганда, шәһәрдә «Авитек» саклану ширкәтенә һөҗүм булган. 🔹Европа Берлегенең 21нче санкцияләр җыелмасы исемлегенә Татарстанның биш банкы кергән: «Ак Барс Банк», «Аверс», «Энергобанк», «Татсоцбанк» һәм «Акибанк». Исемлеккә шулай ук Чистайдагы «Восток» фәнни-техник үзәге һәм аның баш мөдире Андрей Доронин, шулай ук «Татнефть-Самара» ширкәте кергән. 🔹АКШ Русиядән кертелә торган товарларга 12,5 процент күләмендә пошлина кертте.

23 июльдә Башкортстанның Туймазы районы Сөбханкол авылы тирәсендәге һәм Сембер өлкәсе Яңа Спас районындагы нефть ширкәтләренә һөҗүм булды Төбәкләр хакимиятләре һөҗүмнәрне раслады, ләкин кайсы объектларга эләгүе турында төгәл әйтмәде. Укарина ягыннан аңлатма юк. Astra телеграм каналының OSINT тикшерүе һөҗүмнең Башкортстанда Сөбханкол нефть җыю, саклау һәм кудыру станциясенә һәм Сембер өлкәсендә Яңа Спас нефть эшкәртү ширкәтенә булуын күрсәтә.

Кырымтатар мөселманнарының эзәрлекләнүе турында язучы “Кырым теләктәшлеге” хәрәкәте үз эшен туктатты Июнь азагында Русия хаки
Кырымтатар мөселманнарының эзәрлекләнүе турында язучы “Кырым теләктәшлеге” хәрәкәте үз эшен туктатты   Июнь азагында Русия хакимиятләре “Кырым теләктәшлеге” (“Крымская солидарность”) хокук яклау хәрәкәтен “ят агент” дип таныды.   Ун ел дәвамында “Кырым теләктәшлеге” үз тирәсенә бик күп бер-берсенә ярдәм итәргә әзер кешеләрне туплады, эзәрлекләнгән мөселманнарга ярдәм итеп килде. Ләкин килеп туган вазгыятьтә алар эшләрен дәвам итә алмаулары турында әйтә.   “Бу көннән (22 июльдән) безнең сәхифәбез һәм социаль челтәрләр яңартылмаячак. Иҗтимагый хәрәкәт эше туктатылды”, дип язылган хәрәкәтнең Facebook битендә.   Хокук яклаучылар күбрәк кырымтатар һәм мөселманнар эшләре, аеруча “Хизб ут Тәхрир” эше нигезендә гаепләнүче мөселманнар турында язды. Элек Татарстан-Башкортстанда тоткарланган мөселманнарның туганнары да Facebook-та "Ата-аналар теләктәшлеге" ("Родительская солидарность") төркемен булдырган иде, әмма куәт оешмалары хезмәткәрләре тарафыннан булган басымнан соң алар эшчәнлеген туктатты.

Дроннар Башкортстанда "Сөбханкул" линияле җитештерү-диспетчерлык станциясенә һөҗүм иткән булуы ихтимал Supernova+ украин каналы кара төтен күтәрелгән видеолар чыгарды Бу Башкортстанның Туймазы районында урнашкан Русия нефть эшләнмәләре үткәргечләре системының стратегия әһәмияткә ия төене. Ул нефтьне кабул итү, саклау һәм кудыруны тәэмин итүче "Транснефть-Урал" ширкәтенә карый. Станция Сөбханкул авылы янында урнашкан. Башкортстан хакимияте һөҗүм турында берни белдермәде. Иртә белән Башкортстанда дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Уфада һава аланы очкычларны вакытлыча кабул итмәде һәм җибәрмәде. @azatliqradiosi

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Татарстан күгендә дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте. Бүген таңнан Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Зәй, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәрләрендә дроннар һөҗүме куркынычы игълан ителде. Татарстанда һава аланнары вакытлыча эшләми. Башкортстанда да дрон һөҗүме куркынычы тәртибе игълан ителде, Уфа һава аланы вакытлыча ябылды. 🔸 Татарстанга күрше Ульян өлкәсе Яңа Спас районындагы җылылык-энергетика комплексы корылмасына дрон һөҗүм итте. Бу хакта Ульяновски өлкәсе губернаторы Алексей Русских белдерде. Astra язуынча, Яңа Спас районында «НС-Ойл» нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм ясалган. 🔸Воронеж өлкәсенә дрон һөҗүмендә өч яшьлек бала һәлак булган. Бу хакта өлкә губернаторы хәбәр итте. Дрон ике маркетплейсның түбәсенә һәм фасадына зыян китергән. 🔸Кырымда да һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. 🔸Кичә Русия Дәүләт думасы чит илдә яшәүче һәм теләсә кайсы җинаять маддәсе нигезендә җәзадан "качучы" русияләргә чикләү чаралары турында канун кабул итте. Алар Русия консуллыгында чит ил паспорты, ышанычнамә ясата алмаячак. @azatliqradiosi

"Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип билгеләнгән ун кешенең җинаять эшләре нигезендә Оренбур өлкә мәхкәмәсендә якларның дәлилләрен тыңлау башланды. Бу хакта Идел.Реалии хәбәр итә.   Дәүләт гаепләве "оештыруда" гаепләнүчеләрне 14 елга иректән мәхрүм итәргә, ә өстәмә тагын "хакимият вәкиленә карата гомеренә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану" маддәсе нигезендә гаепләнүчеләрне 15 елга утыртуны сорады.   "Оештыруда" гаепләнүче ун кеше -  Юлай Әюпов, Ильяс Байгускаров, Артур Мөхәммәтов, Әхмәт Якупов, Закир Әхмәдин, Самат Дәүләтов, Салават Йылкыбаев, Данис Гайсин, Айнур Хөсәенов һәм Әлфинур Рәхмәтуллина. Тулырак 👉монда укыгыз. @azatliqradiosi

2026 елга Татарстан бюджеты дефициты 30,9 млрд сумга җитәргә мөмкин   Быел Татарстан бюджеты керемнәре – 48,7 млрд сумга, чыгымнар 65,7 млрд сумга артачак. Шул рәвешле, Татарстан Республикасы бюджеты керемнәре – 600,9 млрд сум, чыгымнары 631,8 млрд сум булыр дип фаразлана. Татар-информ язуынча, бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы утырышында хәбәр иткәннәр.   2026 елда республика бюджеты 13,8 млрд сумлык дефицит белән кабул ителгән иде.   Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмаячак, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли диде. Аннан мәктәп, балалар бакчасы һәм өстәмә белем бирү оешмаларын төзекләндерүне сораганнар иде.   Шул ук вакытта Татарстан Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен төзекләндерә. Республика әлеге төбәкләр өчен җаваплы итеп билгеләнде һәм даими рәвештә һуманитар ярдәм җибәрә. @azatliqradiosi

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 22 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Краснодар һәм Ставрополь өлкәләрендә Wildberries-ның ике складына дроннар һөҗүм иткән. Краснодар өлкәсенең Армавирда бер кеше һәлак булган, тагын ун кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта өлкә губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр итте. Ставропольның Невинномысскида ким дигәндә биш кеше җәрәхәтләнгән. Складларда чыккан янгынны сүндерү эше бара, боралаклар җәлеп ителгән. 🔸Краснодарда дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике күпкатлы йортка да зыян килгән. Рәсмиләр сүзләренчә, зыян күрүчеләр юк. 🔸Башкортстанда су басудан зыян күргән авыл халкына ярдәм җыю оештырылган. UTV Уфаның Калинински районы башлыгы Газизҗан Әхмәдьяновка сылтанып язуынча, барлык теләүчеләр азык-төлек, медицина кирәк-яраклары, кием-салым, аяк киемнәр, техника һәм башка әйберләр белән ярдәм итә ала. Аскын районында дүрт авылны су баскан иде. Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хәбәр итүенчә, хәзер су чигенгән. 🔸Франция парламенты 15 яшьтән кечерәк булган балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыючы канун өлгесе кабул итте. Чикләүләр YouTube-та видео карау һәм мессенджерларда шәхси язышуларга кагылмаячак. 🔸Falcon 9 ракеты галәм иярченнәренә техник хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән MRV-1 роботлаштырылган сынау аппаратын орбитага чыгарды. Бу хакта SpaceX ширкәте хәбәр итә. @azatliqradiosi

Чәкчәк дипломатиясеннән чәкчәк манарасына 20 июльдә Казанда чәкчәктән 10 метрлы, 4,5 тонналы манара төзелде. Ул Русиянең Гиннес китабына кертелде. Чараны “Пятница” телеканалы оештырган иде. Иң биек чәкчәкне танылган кондитер Ренат Әгъзамов белән 70ләп пешекче әзерләде. 35 градус эссе көндә урамда 1,5 тонна май кайнады. Чәкчәк өчен якынча 1,2 млн сумлык продукт тотылган. Балны Лаеш районындагы Зариповлар умарталыгыннан алганнар. 2,4 тонналап бал киткән. Рекорд теркәлгәннән соң чәкчәкне җыелган халыкка таратканнар. Әлеге чараны соцчелтәрләрдә “ахмаклык”, “ризык әрәм итү”, “эшсезлектән интегү” дип атаучылар булды. Казанның туризм түрәсе Алия Жаворонкова чараны татар мәдәнияте белән таныштыруның бер юлы диде. 2022 елда Татарстанның Кукмара шәһәрендә 200 килолы бәлеш пешерделәр һәм Русия рекорды куйдылар.

АКШ президенты Доналд Трамп 2026 елның 19-25 июлен "Әсир милләтләр атналыгы" дип игълан итте (Captive Nations Week) Бу уңайдан Ак йорт сайтында дәүләт башлыгының махсус белдерүе чыкты. Анда коммунизм һәм авторитар режимнар тәнкыйтьләнә. "Әсир милләтләр атналыгы вакытында без коммунизм һәм тираниядән газап чигүче һәркемгә теләктәшлек күрсәтәбез һәм бөтен дөньяда ирекнең мәңгеллек кыйммәтләрен яклау бурычын кабат раслыйбыз", диелә документта. Шулай ук АКШның ирек, демократия, дин иреге һәм кеше хокукларын яклау позициясе ассызыклана. ▪️АКШта "Әсир милләтләр атнасы" ел саен билгеләп үтелә. Бу атна кысаларында төрле җәмәгать һәм рәсми чаралар оештырыла. Аның максаты — коммунистик режимнар контролендә булган, азатлыктан мәхрүм халыклар проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. ▪️1959 елда кабул ителгән канун нигезендә, милләтләр ирек һәм бәйсезлеккә ирешкәнче, Америка Президенты ел саен "Әсир милләтләр атналыгын"н игълан итәргә вәкаләтле. "Әсир милләтләр атнасы" нинди халыкларга кагыла? Тулырак 👉монда укыгыз. Азатлык Радиосы әлеге атналык уңаеннан татар-башкортлар уздырган чаралар белән таныштырып барачак. @azatliqradiosi

+1
Түбән Новгород өлкәсенең Пашат һәм Семочки авыллары янында кызыл террор корбаннарын искә алдылар 1919 елның 13-14 гыйнварда шушы авылда яшәүче авыллар крестьян хуҗалыкларын массакүләм реквизициясенә каршы баш күтәрә. Татар авылларындагы кешеләр чекистлар тарафыннан атып үтерелә. Атып үтерелгәннәрнең төгәл саны билгесез, кимендә 53 кеше, алар арасында 7 имам бар. Иң яшенә 17 яшь була, иң картына - 80 яшь. Корбаннар ике авыл арасындагы уртак каберлеккә күмелә. Корбаннар исеме кара таштан ясалган кабер ташына уеп язылган.   Быел да Хәтер көне Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов җитәкчелегендәге вәкиллек катнашында үткәрелде. “Ике авыл мәхәлләсе халкы үз мәчетләреннән тәкъбир әйтеп, һәйкәл янында күрешә. Биредә Коръән укып, аны мәрхүмнәр рухына багышлап бергәләп дога кылалар, имамнар вәгазь сөйли. Чараның максаты - мондый канлы вакыйгалар кабатланырга тиеш түгеллекне даими искәртеп тору", диелә ДУМ РФ татарча Telegram каналы хәбәрендә. Тулырак 👉монда @azatliqradiosi

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 21 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔸Одесса өлкәсенә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган, сигез кеше яраланган. Сумыда дрон күп катлы йортка эләгеп, алты кеше җәрәхәтләнгән, аларның икесе - бала. Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. 🔸Белгородта дрон автомойкага эләккән. Губернатор вазифаларын башкаручы Александр Шуваев хәбәр итүенчә, бер кеше һәлак булган, 10 кеше җәрәхәтләнгән. Төбәкнең оператив штабы белдерүенчә, берничә районга ясалган һөҗүмдә тагын бер кеше үлгән, 16 кеше яраланган. 🔸Русия Италиянең ике дипломатын илдән җибәрә. Бу хакта Русия тышкы эшләр министрлыгы сәхифәсе хәбәр итә. Моңа кадәр Италия Русиянең ике хәрби атташесын шымчылыкта гаепләп илдән чыгарган иде. 🔸Башкортстанның Аскын районында су басу нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Бу хакта үз Telegram-каналында район хакимияте башлыгы Динис Юсупов хәбәр итте. 🔸Казанда Сөембикә манарасын төзекләндерү эшләре башлады. Бизнес Онлайн язуынча, реконструкцияне 2026 елның декабренә тәмамларга җыеналар. 🔸Казанда Тәре йөреше сәбәпле үзәктәге берничә урам машиналар хәрәкәте өчен ябылды, шулай ук кайбер җәмәгать транспорты да юлларны үзгәртте. @azatliqradiosi

Пермь ягында һәм Башкортстанда татар-башкорт авылларын су басты 18-19 июльдә яуган яңгырлар сәбәпле берничә елга ярларыннан чыккан, бер буа ишелгән. Пермь ягының Октябрьский районындагы Югары Ирән, Әтнәгуҗа, Мостовая авыллары өлешчә су астында калган. Су шулай ук Янапай, Колтай, Ишем, Самар, Уразмәт, Бикбай һәм Биктүбә авылларына да килгән. Октябрьский районы халкының өчтән бер өлешен татарлар тәшкил итә. Башкортстанның Аскын районы Уршиде авылын да су баскан. Рәсмиләр белдерүенчә, Сарысу елгасы күтәрелү сәбәпле, Уршидедә 32 хуҗалыкка су кергән. 20 июльгә булган мәгълүматка караганда, Пермь ягында 53 йорт су астында кала. Төбәктә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе эшли, вакытлыча яшәү урыннары булдырылган. Синоптик һәм галим Андрей Шихов сүзләренчә, бу — Пермь төбәге тарихында иң көчле яңгырлар. Социаль челтәрләрдә кешеләр ярдәм сорап яза, күпләр бернисез калган.

Уфада башкорт телен яклау пикеты өчен пенсионер хатын-кызга штраф салганнар. Тулырак 👉 рәсемнәрдә һәм ☝️безнең хәбәрдә. @aza
+4
Уфада башкорт телен яклау пикеты өчен пенсионер хатын-кызга штраф салганнар. Тулырак 👉 рәсемнәрдә һәм ☝️безнең хәбәрдә. @azatliqradiosi

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 20 июль, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк: 🔹 Украина дроннары Мәскәү өлкәсенә һөҗүм иткән. Русия саклану министрлыгы якынча 400 дронның юк ителүе турында белдерде. Хакимият мәгълүматларына караганда, Подольскида янгын башланган. Astra хәбәр итүенчә, нефть базасы яна. Шулай ук Домодедоводагы «Южные Врата» сәнәгать комплексында склад яна. Алты кеше зыян күргән диелә. Моннан тыш, Подольскидагы Ozon складында складында да янгын чыккан. 🔹 Русиянең Запорожьега һөҗүме вакытында өч кеше, шул исәптән 11 яшьлек бала һәлак булган. 40тан артык кеше җәрәхәтләр алган. 🔹 АКШ Иранга кабат һөҗүм итте. Иран армиясе Кувейттагы Америка базаларына һөҗүм ясаган. Иран Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы шулай ук Иорданиягә күзләү мәгълүматлары биргәне өчен рәхмәт белдергән. 🔹 Испания футбол дөнья чемпионатында Аргентина такымын җиңеп, беренче урынга чыкты. Бу футбол беренчелеге тарихында испаннарның икенче җиңүе. Җиңү тубын 106нчы минутта Ферран Торрес кертте.

🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән – атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatli
+5
🔥Азатлык Радиосы күзлегеннән атнаның төп хәбәрләре Барлык хәбәрләрне тулырак безнең Telegram-каналда укып барыгыз. @azatliqradiosi

Уфада башкорт телен яклау пикеты өчен пенсионер хатын-кызга штраф салганнар Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Фәймә Газизованы милли мәгарифне яклап узган урам чарасында катнашканы өчен административ җаваплылыкка тарткан. Мәхкәмә хатын-кызга пикет үткәрү тәртибен бозу турында маддә нигезендә 10 мең сум штраф билгеләгән. Карар 15 июльдә чыгарылган. Газизова гаебен тулысынча таныган һәм, пенсионер булуын һәм олы яшьтәге ирен карарга тиешлеген әйтеп, үзенә административ кулга алу җәзасы бирмәүне сораган, диелә. Пенсионерга карата административ беркетмә 3 июльдә Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бинасы каршында узган пикеттан соң төзелгән. Чарада барлыгы биш кеше катнашкан диелә. Алар "Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдинга – вазифасыннан китәргә!", "Башкортстан мәктәпләрендә милли мәгарифне торгызыйк!", "Федератив дәүләттә мәгариф бертөрле генә була алмый!" дигән шигарьләр күтәргән. Штрафка тартылган пенсионер сүзләренчә, пикет вакытында төбәкнең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре активистларга сөйләшү өчен янәсе бинага керергә тәкъдим иткән. Әмма акциядә катнашучылар моңа ризалашмаган һәм соңыннан үзләре таралышкан, ди ул. Фәймә Газизова бу урам чарасы өчен җәза алган икенче кеше булды. Моңа кадәр шул ук пикетны оештырган өчен Уфаның Киров районы мәхкәмәсе "Актамыр" оешмасының 67 яшьлек җитәкчесен, Ирек Агишевны өч тәүлеккә тоткарлаган иде. Мәхкәмә акцияне хакимият белән алдан килештерелергә тиешле киңкүләм чара дип бәяләгән.

"Физикадан төрекчә диссертация язып булганны татарча да була" Химия фәннәре кандидаты, "Татар шурасы" координаторларының берсе Булат Сәйфетдинов Азатлык Радиосына биргән интервьюда татар теленең кулланышы һәм киләчәге турында да фикер йөртте. Федераль үзәкнең бу өлкәдә милли республикаларга басым ясавын аңлыйм, ди ул, әмма Татарстан хакимияте дә бу мәсьәләдә ныграк торырга мөмкин иде дип саный. Татар теленең мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылуы телнең киләчәгенә тискәре йогынты ясый, тел югалырга да мөмкин, ди галим. "Мин моны үз тәҗрибәмнән дә әйтә алам. Берничә ел Төркиядә яшәдем. Ул вакытта төрек телендә көн саен аралаштым, эшләдем, укыдым. Шуңа күрә сүз байлыгым да артты, телне иркенрәк үзләштердем. Анда белем бирү дә, дәүләт эшләре дә, фән дә, җитештерү дә — барысы да төрек телендә алып барыла. Шуңа күрә беркем дә: "Химияне яки физиканы төрек телендә өйрәнеп булмый", — дип әйтми. Кайберәүләр, хәтта тулысынча урыслашкан татарлар да: "Татарча химия турында ничек сөйләшеп була?" — дип көлә. Әмма ни өчен булмасын? Минем Истанбулда бер татар дустым бар. Ул чыгышы белән Башкортстаннан, хәзер Төркия ватандашы. Физикадан докторлык диссертациясен Төркиядә яклаган. Мин аңардан: Диссертацияңне кайсы телдә яздың? — дип сорадым. Ул: "Төрек телендә", — диде. Мин инглиз телендә дип уйлаган идем. Физикадан төрекчә язып булганны татарча да язып була" 👉Әңгәмәне тулысынча монда укыгыз.

Русия Киевка зур һөҗүм ясады Украина Кораллы көчләренең Һава көчләре мәгълүматынча, якшәмбегә каршы төндә Русия Украинага 41
Русия Киевка зур һөҗүм ясады Украина Кораллы көчләренең Һава көчләре мәгълүматынча, якшәмбегә каршы төндә Русия Украинага 41 ракет һәм 125 дрон җибәргән. 23 ракетны бәреп төшерә алмаганнар. Төп һөҗүмнәр Киевка ясалган. Украина президенты Владимир Зеленский әйтүенчә, бу сугыш башланганнан бирле Киевка ясалган иң зур һөҗүмнәрнең берсе. Ул бер кешенең һәлак булуы һәм 16 кешенең яралануы турында хәбәр итте. Һөҗүмгә Киевның биш районы — Соломянский, Шевченко, Святошинский, Деснянский һәм Днепровский районнары эләккән. Соломянский һәм Шевченко районнарында күпкатлы торак йортлар зыян күргән. Шартлау дулкыны «Лукьяновская» метро станциясенең җир өстендәге вестибюленә дә зыян китергән. Русия саклану министрлыгы һөҗүмнәр хәрби сәнәгать ширкәтләре һәм логистика үзәкләренә ясалды дип белдерде. Хәбәрдә дүрт хәрби ширкәт, шулай ук Киевтагы «Новая пошта» склады һәм Киев өлкәсендәге логистика үзәге телгә алына.