cookie

Sizning foydalanuvchi tajribangizni yaxshilash uchun cookie-lardan foydalanamiz. Barchasini qabul qiling», bosing, cookie-lardan foydalanilishiga rozilik bildirishingiz talab qilinadi.

avatar

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

🥧Татар һәм рус телендәге рецептлар (рецепты) 📌файдалы киңәшләр (полезные советы) ✍️язмалар (истории) 📜шигырьләр (стихи) 📢реклама Сораулар яки реклама буенча (сотрудничество) - @elvira_admin Отзывы: https://t.me/kirakle_torkem_otzivi

Ko'proq ko'rsatish
Reklama postlari
25 880
Obunachilar
-2424 soatlar
-1157 kunlar
+6930 kunlar

Ma'lumot yuklanmoqda...

Obunachilar o'sish tezligi

Ma'lumot yuklanmoqda...

Каймаклы торт 1 стакан каймак 3 стакан он 3/4 стакан шикәр комы 1/4 бал калагы сода 1/4 бал калагы тоз Крем өчен: 1 стакан каймак 1/2 стакан шикәр комы 1/3 бал калагы ванилин Сметан, шикәр комы, тозны бергә кушарга һәм болгатырга. Он һәм сода өстәп камыр басарга. Әзер камырны 4 тигез өлешкә бүләргә һәм һәрберсеннән җәймәләр әзерләргә. Әзер коржларны майлы табада 10-15 минут пешерергә. Ул арада крем әзерлибез. Каймак, ванилин һәм шикәр комын бергә яхшылап болгатабыз. Теләсәгез, кремга мәк өстәргә мөмкин. Әзер коржларны крем белән майлыйбыз һәм бер-берсе өстенә куябыз. Дүртенче коржны ваклыйбыз һәм торт өстенә сибәбез. 3-4 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Ул арада тортның кремы сеңә һәм камыры йомшак була. ©Татар халык ашлары
Hammasini ko'rsatish...
👍 29 6🔥 2
Кухнягыздагы табак-савыт, тәлинкә наборларын һ.б. кирәк-яракларны яңартырга телисезме? Алайса 👇 СКИДКАЛАР🔥АКЦИЯЛӘР🔥КЭШБЕК каналына язылып куярга киңәш итәм👍 Монда сез үзегезгә бик күп кирәкле һәм файдалы товарлар таба аласыз. Язылып куегыз һәм кулланыгыз☺️ 👇👇👇 https://t.me/+lLdabaBq8ophM2Yy .
Hammasini ko'rsatish...
👍 5 3🔥 2
Әгәр баш авыртса... 1 стакан җылы су эчеп кую файдалы булыр – ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыеклатыр. Авырту һаман да басылмаса, күзне йомып, берни турында уйламыйча тыныч кына ятып торырга кирәк. Яткан килеш бармакларга, чигә һәм ике колакка массаж ясарга була. Авырту бер дә басылмаса, дару эчәргә ашыкмагыз, болай эшләп карагыз: - лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп торыгыз; - 1 стакан җылы суга 1 лимон сутын сыгып эчегез; - атнага бер тапкыр булса да кәбестә суты эчү баш авыртуыннан саклый; - чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп тору да булышыр. ©Саулык.Татар халык медицинасы
Hammasini ko'rsatish...
28👍 12🙏 4
Хәлең ничек ?-диләр, күрешкәндә, Ничек бер сүз белән әйтәсең,? -Начар!-дисәң, зарланган күк була, -Әйбәт !-дисәң, әйтми каласың.. Кемгә ачып була күңелеңне, Сөйләр өчен аны утырып.. Вакыты белән шундый чагың була, Әйтәселәр килә, тутырып.. Тыеласың..ул да юкса синдәй, Гадәть өчен генә сораган. Аннан сүгенүдән нинди файда, Барыбызны дөнья кыйнаган. -Әйбәт булыр, Аллаһ насыйп итсә, Булыр әле бәлкем яхшырак. Төрле чагы була дуслар,төрле чагы, Яхшысы да була бик сирәк... Гадәть белән башны селкәсең дә, Кемгә ничек, шулай аңласын. -Әйбәт !-дисәң,мактанган күк була, -Начар!-дисәң, әйтми каласың.. ©Рамзис Мишәр
Hammasini ko'rsatish...
👍 56 6👏 2🔥 1🎉 1
☘️Саклап куегвз! Балаларыгызга гел укып торыгыз .☘️ ☘️Аналарның балалар өчен кылган, сораган догалары бик тиз кабул була, чөнки ана белән Аллаһ арасында пәрдә юк. Балаларыбыз өчен бик яхшы дога…. Алар өчен , без -әниләр дә сорамаса, кем сорар? Доганы һәрвакыт кылырга була. ️Аллаһ сораучыларны, сораганны ярата. ☘️️Йа Аллаһ, Синең гүзәл исемнәрең белән синнән сорыйбыз, Сиңа ялварабыз безнең балаларыбызны үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал. Раббым, аларга хәерле, сәламәт озын гомер бир ҮЗЕҢƏ гыйбадәт кылучылардан һәм ҮЗЕҢНЕН кушканнарыңны тыңлаучылардан ит! ☘️ЙƏ АЛЛАҺ , аларның иманын ныгыт һәм көчсезләренә көч һәм авыруларына шифа бир! ☘️ЙӘ РАББЫМ, аларның тәннәрен ныгыт, күрүләрен, ишетүләрен камил кыл, җитешсезлекләрен төзәт, иң яхшы кешеләр итеп тәрбиялә! ☘️АЛЛАҺЫМ ҮЗЕҢНЕН мәрхәмәтең белән балаларыбызны авырулардан, хаталардан, гөнаһлардан һәм адашып яман юлларга кереп китүләрдән сакла, аларны Үзеңә тугрылыклы итеп тәрбиялә!!!!! ☘️ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызны әти-әниләрен яратып, хөрмәт итеп тыңлый торган ит, әти-әниләренә карата каты бәгырьле, тыңлаусыз булмасыннар,безгә балаларыбызны югары әхлаклы һәм ныклы иманлы итеп үстерергә ярдәм ит!!!!!!!!!! ☘️РАББЫМ, без үзебезнең нәселебезне тәрбияләүне Сиңа ышанып тапшырабыз! АЛЛАҺЫМ,Син Үзеңнең кодрәтең белән балаларыбызны төрле явыз чирләрдән чистарт һәм әхлаксызлыктан арала. Без аларны Сиңа тапшырабыз! ☘️ЙƏ РАББЫМ, Син аларны көндез һәм кичләрен тарала торган барлык төр явызлыклардан, яман гадәтләрдән, яман сүзләрдән, яман күзләрдән, кемне дә булса хаксызга рәнҗетүләреннән һәм үзләрен дә хаксызга рәнҗетүләрдән, көнче кешеләрнең күз карашыннан сакла, якла,үзеңнең рәхмәтең белән төреп ал! ☘️ЙƏ АЛЛАҺЫМ, безнең балаларыбызны бөтен яклап, өстән дә, астан да, уң яктан да , сул яктан да , алдан да һәм арттан да зыян килмәслек итеп, явыз бәндәләрнең, явыз хайваннарның, табигать бәла-казаларының һәм юл һәлакәтләренең зыяны тимәслек итеп саклавыңны Үзеңнән, ялварып-ялварып, сорыйбыз! ☘️ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбыз безнең йөз аклыгыбыз һәм күңел шатлыгыбыз булса иде. ☘️РАББЫМ, аларның йөрәкләрен шундый итеп үзгәрт, балаларыбыз Сине яратучыларны яратсыннар!! !!!!! ☘️ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызга бу дөньяда да, ахирәттә дә кирәкле, файдалы булган белем бир, ул белем аларга Сине яратырга һәм Синең боерыкларыңны үтәп яшәп, мәңгелеккә киткәндә иманлы бәндәләр булып китәргә ярдәм итсен! ☘️ЙƏ АЛЛАҺ,балаларыбызның башкалар арасында дәрәҗәсен күтәр һәм аларга бәхет, тәүфыйкъ, һидаять һәм иман байлыгы, үзләрен тәэмин итәрлек, башкаларга да ярдәм итәрлек мал бир, кеше күзләренә карап тилмереп йөрүләрдән үзең сакла!!!!!!!!!! ☘️ЙƏ РАББЫМ, балаларыбызга чиста йөрәк, мәрхәмәт, шәфкать, алган белемнәре белән башкаларга ярдәм итәргә әзер торучы күркәм әхлак бир!!!!!!!! ☘️ЙƏ РАББЫМ,балаларыбызны түбәнлеккә төшүдән һәм хурлыкка калудан сакла. Аларга шундый шатлык бир, ул шатлык безгә дә шатлык китерсен! ☘️ЙƏ АЛЛАҺ, балаларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер , камил акыл, күркәм холык,йомшак фигыль ,тулы иман бир! ☘️ЙƏ АЛЛАҺЫМ, балаларыбыз Кыямәт Көнендә безнең дәлилләребез булсыннар. Әəəмиин!!!!! ©vk. com/club213516968
Hammasini ko'rsatish...
48👍 30🙏 19😁 3👏 1💯 1
📌Кайнар бутербродлар: ▪️ипи яки батон - табада киптереп алырга ▪️колбаса, помидорны шакмаклап турап, сырны терка аша чыгарып, майонез бн бутарга ▪️киптерелгән 🥖 кисәкләр өстенә салып (тагын 1кат сыр уарга), духовкада сыр эрегәнче тотабыз. ©vk. com/chulpan.nk13
Hammasini ko'rsatish...
👍 19 13👏 3
🌸Петуния мул һәм өзлексез чәчәк атсын өчен нишләргә? 🌸Тәҗрибәле бкчачы Татьяна Шагиева киңәше Бу нәфис чәчәкләрнең тамыр системасы бик көчле була, шуңа да үсемлекне 5 литрлы чүлмәккә утырту кулай булыр. Әгәр берьюлы 2-3 үсенте утыртсагыз, 7-12 литрлысын сайларга кирәк. Эссе, кояшлы көнне чәчәккә мул итеп җылымса су сибү мөһим. Үсенте кечкенә, тамыр системасы зәгыйфьрәк, ә чүлмәк олы булса, суны туфрак кипкән саен сибеп торырга кирәк. Петуния ашламаларга бик таләпчән. Яшел масса үссен өчен азот күп булган ашламалар сайлагыз. Июнь аенда кычыткан төнәтмәсен сибәргә була. Яшел массасы мул булып үскәч, петуниягә калий һәм фосфор күп булган ашламалар кертү кирәк (“Фертика Люкс”). Яшь чәчәкне йолкып торырга онытмагыз, 3-4 яфрагы гына калсын, шулай эшләгәндә чәчәкләре күп булачак. ©Ватаным Татарстан
Hammasini ko'rsatish...
👍 53 4👏 2
Нәни гөбәдия рецепты 😋😋😋 Камыр (12 гөбәдиягә): 2 йомырка, 2 стакан сөт, 1 кап (11 г) коры чүпрә, ½ кап маргарин, он, ванилин, шикәр комы, тоз. Эчлек өчен: 250 г корт, 1 әр стакан дөге һәм йөзем, 4-5 каты пешкән йомырка, тәменчә шикәр комы, 1 кап атланмай. Гөбәдияләрне майлау өчен 1 йомырка. Өстенә сибү өчен 5-6 печенье. Әче камыр басып, кабарту өчен җылы урынга куярга.Тозлы суда пешкән дөгене салкын су белән чайкатырга һәм дуршлагка салып, суын саркытырга. Аннан, ябышмасын өчен, бераз үсемлек мае салып болгатырга. Чистартылган йөземне юып, өстенә кайнар су коярга. Аннан дөгене кушып болгатырга. Чистартылган йомырканы вак угычтан уарга. Атланмайны эретергә. Камырдан 12 зур һәм кечкенә шарчыклар тәгәрәтергә. Зур шарларны чәй тәлинкәсе зурлыгында җәяргә. Һәркайсына катламлап: корт, шикәр комы, йомырка, йөземле дөге салырга. 1 әр аш кашыгы атланмай сибеп, кечкенә җәем белән капларга. Кырыйларын беркетергә һәм матур итеп бөгәргә. Гөбәдияләрне тугланган йомырка белән майлап, өстенә уылган печенье сибәргә. 200 градускача җылытылган мичтә пешерергә. ©https://vk. com/wall-80763164_29803
Hammasini ko'rsatish...
👍 21 2🥰 1
Разыгрываем 10.000 рублей для вашего шоппинга в Золотом Яблоке! Мечтали ли вы о карте золотого яблока, полученную не на праздник, а в обычный день? Мы решили осуществить вашу мечту за подписку 💚🤍❤️ Чтобы принять участие и получить шанс выиграть: 💚подпишитесь на наш телеграм-канал @lightkazan 🤍Нажать кнопку «участвую» под этим постом Уже 08.05 в 18:00 бот рандомно выберет победителей и мы отправим электронные сертификаты! 💚Превое место - сертификат на сумму 5000 рублей. 🤍Второе место - сертификат на сумму 3000 рублей. ❤️Третье место - сертификат на сумму 2000 рублей. Всем удачи! Условия конкурса.
Hammasini ko'rsatish...
👍 14 4
Участвую! (538)
Кызлар, апалар, менә шундый әйбәт розыгрышта катнашып алыгыз әле! Шартлары бик гади, түбәндәге каналга язылып, "участвую" сүзенә генә басарга кирәк👍 Комментлар язарга кирәкми.
Hammasini ko'rsatish...
👍 5