563
Obunachilar
+124 soatlar
+77 kunlar
+2530 kunlar
- Kanalning o'sishi
- Post qamrovi
- ER - jalb qilish nisbati
Ma'lumot yuklanmoqda...
Obunachilar o'sish tezligi
Ma'lumot yuklanmoqda...
Repost from Казан утлары
Photo unavailableShow in Telegram
Исегезгә төшерәбез! "Оясында ни күрсә..." әдәби әсәрләр бәйгесенә эшләр кабул ителә. 📨
Конкурс бер турда 2024 елның 1 февраленнән 10 декабренә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү – 2024 елның 18 декабрендә.
Әсәрләр татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмаган булырга тиеш. Әсәрләрнең саны чикләнми.
📌 Тулырак мәгълүмат
❤ 5
Photo unavailableShow in Telegram
Талгын гына музыка башлангач, өстәл янында утыручылар берәм-берәм биюгә төште. – Әйдә! – диде Әхәт, Илгизнең аркасына кагылып, һәм тар өстәл арасыннан узып, Альмирасын чакырып чыгарды.
🔗 ТУЛЫРАК: https://kazanutlary.ru/news/hikaya/parly-biiu-xikaia
❤ 6
Photo unavailableShow in Telegram
Бизмәннәрга салып үлчәнмидер хаклык,
Ни рәвеше, ни бәясе сатлык...
Хәзер аны эзләмиләр киштәләрдән,
Бик күп булса, берәү алыр дистәләрдән.
Эзләмиләр аны, тапканнары – яшерәләр.
Аны эзләп керми күрше күршегә дә...
Кемгә кирәк, ята аунап, типкәләнеп;
Анда-монда йөреп беткән тишкәләнеп.
Кирәге дә инде аның шуның кадәр...
Хаклык эзләү, тапканнан да бугай хәтәр...
Эзләүчедән җыйнаулашып көләләр дә
Телен бикләп куйдыралар келәләргә...
Эзләмәгез! Юк ул хаклык дигәннәре!
Тапканнарның... хәзер башын игән мәле...
Айгөл Баһавиева ✍️
🔗 "КУ" 07, 2024
❤ 13
00:28
Video unavailableShow in Telegram
Язучы Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китапларын тәкъдим итү чарасыннан мизгелләр 📚
IMG_9857.MOV9.35 MB
❤ 11
01:00
Video unavailableShow in Telegram
Бүген күренекле халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Вахит Имамовның «Кәнәфи» һәм «Ерактагы якын туганнар» китаплары тәкъдим ителде. 📚
«Кәнәфи» - «Казан утлары» китапханәсе сериясендә басылган 26 нчы кесә китабы. «Ерактагы якын туганнар» китабында исә сәфәрләрдән язмалар тупланган.
Вахит Имамовның «Кәнәфи» дип аталган китабында урын алган повесть узган гасырның 90 нчы еллары турында. Үзгәртеп кору елларында сүз иреге, хөррият белән бергә башбаштаклык, әхлакый тотнаксызлык кебек сыйфатлар да өскә чыкты. Язучы үз әсәрендә кәнәфи ияләрен шушы үзгәреш шартларында тасвирлап, аларның әхлакый йөзен күрсәтә.
IMG_9855.MOV21.97 MB
❤ 10
Photo unavailableShow in Telegram
Участковой Фидәис Мәргүбкамал карчыкның йортына җырлый-җырлый килеп керде. Кәеф яхшы, күңел күтәренке:
Э-э-э-э-э-эй, дүртпочмаклы өстәлләрне,
Э-э-э-э-э-эй, түгәрәк итик әле...
Беренче эше тавык урлауны тикшерүдән башланыр дип күз алдына да китермәгән иде – язмыш шулай кызык итәргә булгандыр, күрәсең.
🔗 Тулырак: https://kazanutlary.ru/news/yana-isemner/tavyk-ese-xikaia
❤ 8
Photo unavailableShow in Telegram
Мәңгелек каршында
мәңгелек кояшның
гомере бер мизгел...
...юк, мизгел –
үзе үк мәңгелек.
Кояшның гомере иң күбе –
мәңгелекнең
мизгеленең
мизгеленең
мизгеле...
Сөләйман ✍️
🔗 "КУ" 03, 2021
❤ 8
Boshqa reja tanlang
Joriy rejangiz faqat 5 ta kanal uchun analitika imkoniyatini beradi. Ko'proq olish uchun, iltimos, boshqa reja tanlang.