cookie

Sizning foydalanuvchi tajribangizni yaxshilash uchun cookie-lardan foydalanamiz. Barchasini qabul qiling», bosing, cookie-lardan foydalanilishiga rozilik bildirishingiz talab qilinadi.

avatar

ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР / ПОЛЕЗНЫЕ СОВЕТЫ

Файдалы каналга рәхим итегез! Башкаларга да киңәш итегез!

Ko'proq ko'rsatish
Reklama postlari
1 755
Obunachilar
Ma'lumot yo'q24 soatlar
+87 kunlar
+1730 kunlar

Ma'lumot yuklanmoqda...

Obunachilar o'sish tezligi

Ma'lumot yuklanmoqda...

Photo unavailableShow in Telegram
Кызарып пешкән кыяр-помидорларны нишләтергә белгән юк, дисезме? Әйдәгез, кышкылыкка лечо ясыйбыз. Искиткеч тәмле була! Лечо өчен 2,5 килограмм помидор, 1 килограмм татлы борыч, 200 грамм шикәр комы, 5 килограмм кыяр, бераз петрушка, базилик, бер баш сарымсак, 200 грамм 6 процентлы аш серкәсе, 200 грамм үсемлек мае, 3 аш кашыгы өеп тоз кирәк булачак. Кыярдан башка яшелчәләрне иттарткыч, яки комбайн аша үткәрергә кирәк. Шуңа тәмләткечләрне кушып, 15 минут кайнатабыз. Шул вакыт эчендә кыярны түгәрәкләп турыйбыз. Картайган кыярларның тышын чистартырга, эре төшләрен алырга кирәк. Кыярны катнашмага кушып, янә 10 минут кайнатабыз. Соңыннан вак итеп туралган сарымсакны һәм аш серкәсен салабыз. Чәй содасы белән яхшылап юып, стерильләштерелгән банкаларга кайнап торган лечоны тутырабыз һәм, капкачын ябып, җылы итеп төреп куябыз.
Hammasini ko'rsatish...
👍 2
Photo unavailableShow in Telegram
Бу кызудан ничек котылырга белмисезме? Без сезгә өйдә тиз генә ясала торган җиңел туңдырма рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булачак: 100г куертылган сөт(вареная сгущенка) 50 мл 33-35% лы кайнатма(сливки) 2 шт өлгергән банан 1) Бананнарны чистартып вак кисәкләргә бүлегез. 2) Әлеге кисәкләрнең өстенә куертылган сөтне кушып, блендр белән буталагыз( банан кисәкләре калырга тиеш түгел!) 3) Аннан соң килеп чыккан массага салкын кайнатманы өстәп, бик озак итеп буталарга кирәк булачак. Иң мөһиме – массада банан кисәкләре булырга тиеш түгел. 4) Килеп чыккан туңдырманы башка савытка салып, 6-8 сәгатькә суыткычка куегыз.Теләк буенча мята белән бизәп була. Ашларыгыз тәмле булсын)
Hammasini ko'rsatish...
👍 6 2
00:34
Video unavailableShow in Telegram
Тэмле пирог эремчектэн 🙏 Рецепт :камыр очен 300 гр каймак 15% 150 гр сл май 1 кукэй 1ч к тоз 2 аш каш майонез 15 гр св чупрэне ярты ст жылы суга 1,5 аш каш шикэр комы салып купертеп алам.Он кушып бастым.1 аш к исле сыек май салып басып бетердем .Камырны 1,5 сэгэт ял иттердем Эчлек 500 гр эремчек 5% 3 йомырка 1 п ванилин 0,5 ст шикэр комы салып блендер белэн болгаттым. Пирогны ясагач остенэ абрикосны уртага булеп тезеп чыктым. 35 минут пешердем бик тэмле була 🙏 Рәмзия Вәлиева блогыннан.
Hammasini ko'rsatish...
IMG_1032.MP46.70 MB
👍 4
Photo unavailableShow in Telegram
Лилия Муллагалиевадан карлыган кайнатмасы рецепты 1,5 бокал суны кайнатма кайнатыласы савытка салабыз. Кайнап чыгуга, әкрен генә 11 стакан (минеке бокал) шикәрне болгата-болгата өстибез. Эреп беткәч, уртача утта 15 минут буе сироп кайнатабыз. Ул 15 минут кайнап утырырга тиеш. Шул сиропка блендер белән болгатылган 18 стакан карлыганны (минем ассорти иде, виктория һәм кура җиләге дә куштым) салабыз. Көчле утта кайнатып чыгарабыз (болгатыгыз, төбе көймәсен). Утны уртача кызулыкта тотып, кайнатманы 10-15 минут чамасы кайнатабыз. Кайнап утырган кайнатмага 20 стакан (минеке бокал) шикәр комын салабыз, болгатабыз, сүндерәбез. Шикәр комы эреп беткәнче болгатып торырга кирәк. Кемнәрдер шикәр эреп бетүгә үк банкага тутырып куя. Мин башта суытам, аннары кабат кайнарлыйм һәм тутырам. Шулай итсәң, бервакытта да шикәрләнми. "Йорт. Бакча. Рецептлар" төркеменнән
Hammasini ko'rsatish...
👍 3 2
Photo unavailableShow in Telegram
Лилия Муллагалиевадан карлыган кайнатмасы рецепты 1,5 бокал суны кайнатма кайнатыласы савытка салабыз. Кайнап чыгуга, әкрен генә 11 стакан (минеке бокал) шикәрне болгата-болгата өстибез. Эреп беткәч, уртача утта 15 минут буе сироп кайнатабыз. Ул 15 минут кайнап утырырга тиеш. Шул сиропка блендер белән болгатылган 18 стакан карлыганны (минем ассорти иде, виктория һәм кура җиләге дә куштым) салабыз. Көчле утта кайнатып чыгарабыз (болгатыгыз, төбе көймәсен). Утны уртача кызулыкта тотып, кайнатманы 10-15 минут чамасы кайнатабыз. Кайнап утырган кайнатмага 20 стакан (минеке бокал) шикәр комын салабыз, болгатабыз, сүндерәбез. Шикәр комы эреп беткәнче болгатып торырга кирәк. Кемнәрдер шикәр эреп бетүгә үк банкага тутырып куя. Мин башта суытам, аннары кабат кайнарлыйм һәм тутырам. Шулай итсәң, бервакытта да шикәрләнми.
"Йорт. Бакча. Рецептлар" төркеменнән
Hammasini ko'rsatish...
Йөрәк авыруларын кисәтәбез Өч лимон, 200 грамм әстерхан чикләвеге, 200 грамм йөзем, 200 грамм күрәгәне иттарткычтан чыгарырга кирәк. Әлеге кушылманы караңгы төстәге пыяла савытка салырга. Аңа 250 грамм бал, бер аптека шешәсе гөлҗимеш сиробы, һәм бер кечкенә флакон дүләнә (боярышник) төнәтмәсе кушарга. Барысын бергә яхшылап болгатырга һәм 10 көнгә суыткычка куерга. Әлеге тәмле даруны көн дә иртән ач карынга берешәр аш калагы ашарга кирәк. Дәвалану курсы кушылма беткәнче дәвам итә. Мондый дәвалау сеансларын елына ике тапкыр үткәрергә кирәк.
Hammasini ko'rsatish...
👍 4🙏 1
00:15
Video unavailableShow in Telegram
🧄Сарымсак укларын әрәм итмәгәнсездер бит? 🌱Без блендерда ваклатып, тәменчә 🧂тоз салып, 🧈йомшартылган атланмай белән болгатып куйдык. 🙂Бик тәмле паста килеп чыкты.
Hammasini ko'rsatish...
IMG_9734.MP45.46 MB
👍 7
Узган елгы запасларны тизрәк бетерү өчен, сезгә бик тә үзенчәлекле рецепт тәкъдим итәбез. Карабодайдан пешерелгән бөккән ашаганыгыз юктыр әле. Камыр өчен кирәк булачак: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 аш калагы май, 1 аш калагы шикәр комы, он, чүпрә. Камыр басып, аны кабарырга куябыз. Эчлек өчен кирәк булачак: 3 суган 2 стакан карабодай 4 йомырка Тәменчә тоз, борыч Кыздыру өчен ак май яки үсемлек мае Суганны майда кыздырабыз. Шунда карабодайны өстибез һәм тагын бераз кызыдырып алабыз. Су өстәп, ярманы пешерәбез. Пешерелгән йомырканы турыйбыз һәм карабодай белән кушып болгатабыз. Эчлек әзер. Камырны берничә өлешкә бүлеп, зур булмаган түгәрәкләр җәябез. Эчлекне салып бөрәбез. Өстенә тугланган йомырка сөртәбез. Майланган табага тезәбез дә 15 минутка алып куябыз. 180 градуска җылытылган пичтә 20-30 пешерәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!
Hammasini ko'rsatish...
👍 7
Ирләрнең җенси дәртен арттыра торган ризыклар. Ир-атларның сәламәтлеге күп әйберләргә бәйле, шул исәптән туклану рационы да әһәмияткә ия. Бу турыда табиб уролог-андролог Артур Богатырев «Газета.ру»га сөйләгән. Аның сүзләренчә, ир-атның туклану рационында аксым һәм витаминнарга бай ризыклар булырга тиеш. Бу – диңгез продуктлары, парда пешкән балык, тавык һәм сыер ите, майсызландырылган әчетелгән сөт ризыклары, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш, шикәр урынына бал, чикләвекләр. Табиб ир-атларның потенциясе өчен мөһим 5 ризыкны атый. Беренче чиратта, мидияләр. Аларда витаминнар һәм микроэлементлар күп, алар ир-ат сәламәтлегенә аеруча файдалы. Бу – фосфор, селен, йод, марганец, фолий кислотасы, цинк, тимер һәм В витаминнары төркеме. «Файдалы элементларның шундый җыелмасы бәрабәренә, мидияләр ашагач, сексуаль активлык көчәя (ярсу тизрәк була, җенси акт дәвамлылыгы арта), сперма сыйфаты, простата сәламәтлеге һәм эректиль функция яхшыра. Моннан тыш, касык өлкәсендә кан әйләнеше яхшыра», – ди табиб. Шулай ук ул карабодай ярмасын да файдалы дип аңлата. Анда рутин күп була, ул кан тамырларын ныгыта, кан әйләнешен яхшырта, бу исә ир-атларның йөрәге һәм потенциясе өчен мөһим. «Ир-атлар сәламәтлеге өчен сельдерей да файдалы. Ул кан әйләнешен, ферромоннар ясалуны һәм андростерон дәрәҗәсе арттыруны яхшырта, бу исә эрекция һәм җенси теләк яхшыруга китерергә мөмкин», – ди Богатырев. Тагын бер киңәш – иртән кабак орлыклары ашарга кирәк. Көненә 1-2 аш кашыгы кабак орлыгы ир-ат сәламәтлеге өчен мөһим булган туклыклы матдәләрнең кыйммәтле чыганагы була. Цинк белән магний ир-атларда үсү гормоны һәм тестостерон дәрәҗәсе күтәрелүгә китерә. Бу исә потенциягә, простата сәламәтлегенә һәм гомуми халәткә уңай йогынты ясый, ди белгеч. //Интертат
Hammasini ko'rsatish...
👍 5
Photo unavailableShow in Telegram
Тиз өлгерә торган камыр 1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, ярты стакан үсемлек мае, 1 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 11 грамм чүпрә салып болгатырга. 5 стакан он салып басарга. Онны аз-азлап салыгыз. Камыр каты да, йомшак та булмасын. Аннары пакетка салып, һава кермәслек итеп бәйләп, суыткычка куярга. Камыр 40 минутта кабарып менә.
Hammasini ko'rsatish...
👍 7 1
Boshqa reja tanlang

Joriy rejangiz faqat 5 ta kanal uchun analitika imkoniyatini beradi. Ko'proq olish uchun, iltimos, boshqa reja tanlang.