Арск-Информ 📝
Kanalga Telegram’da o‘tish
Арская районная газета «Арча хәбәрләре» («Арский вестник»).Будь в курсе новостей района! Читай первую газету города! 89393186582 - фотоларны, мөһим хәбәрләрне әлеге номерга юллый аласыз. 16+
Ko'proq ko'rsatish3 384
Obunachilar
Ma'lumot yo'q24 soatlar
-17 kunlar
-1030 kunlar
Postlar arxiv
3 384
- Ринат Мирбәтович, соңгы елларда тромбосы өзелеп үлгән дигән хәбәрләрне ишетәбез. Нинди чир бу?
- Тромбоз чире дип атала ул. Тромбоз ул кан тамыры эчендә оешкан кан (тромб) барлыкка килүе. Тромб тамыр эчендә кан агуны тулысынча яки өлешчә ябарга мөмкин. Нәтиҗәдә кан әйләнеше бозыла.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tromboz-xatar-cir-tikserenerga-davalanyrga
3 384
- Ринат Мирбәтович, соңгы елларда тромбосы өзелеп үлгән дигән хәбәрләрне ишетәбез. Нинди чир бу?
- Тромбоз чире дип атала ул. Тромбоз ул кан тамыры эчендә оешкан кан (тромб) барлыкка килүе. Тромб тамыр эчендә кан агуны тулысынча яки өлешчә ябарга мөмкин. Нәтиҗәдә кан әйләнеше бозыла.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tromboz-xatar-cir-tikserenerga-davalanyrga
3 384
Арча стадионында.
Чаңгычылар тренеры Азамат Һидиятуллин белән сөйләштек.
"Кыш беткәч, май аенда йөгерү һ.б. нормативларны бирдек. Июньдэ чаңгыроллерга бастык. Төрле күнегүләр, техниканы якшырту, көчне арттыру өстендә эшлибез. Балалар күбесе тырышып, яратып йөри.
Арча стадионында балалар роллерларда шөгыльләнә, - дип сөйләде тренер Азамат Һидиятуллин. - Менэ 6 июльдән 15 июльгә кадәр Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәренә тренировкага чыгып китэбез. 9-10 бала алып барам. Анда инде, ныгытып тренировкалар үткәреләчәк, көненә 2 шәр тренировкага кадәр".
Менә шулай чаңгычылар җәен дә тик тормый. Шөгыльләнүләрен дәвам итәләр.
Уңышлар!
3 384
Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 сентябреннән ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерү мөмкинлеген бирү турында закон имзалады. Документ хокукый актлар рәсми порталында урнаштырылган.
Яңа закон нигезендә икенче һәм аннан соң туган бала яки уллыкка алган очракларда гаиләләр ел ярымга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерә алачак, керемнәр кимү турында мәгълүмат китерү таләп ителмәячәк.
Каникул икенче, өченче һ.б. балага яшь ярым булганчы, ә уллыкка алган очракта – баланы алганнан соң 18 ай узганчы гамәлдә булачак. Төп бурыч буенча процентлар каникулның җиденче аеннан гына исәпләнә башлаячак. Алар кичектерү чоры тәмамланганнан соң гына түләнә башлаячак.
Закон 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керә.
3 384
Бройлерларыгыз үсәме? Һәркемнең үз сере. Кем ничек үстерә. Теге сатучыныкы яхшы, монысы начар дигән булып сайлый-сайлый алган булабыз.
Минем сайлап алганым юк. Кем китереп бирә - шунысын алам. Караудан тора. Ә беләсезме, мин бөтен ризык калдыгын туңдыргычта җыеп барам. Хәтта бәрәңге кабыгын да! Чебиләргә ризыкны пешереп бирмим. Дөрес, бәрәңгене 20 минут пешерәм. Аннан шуңа тарттырылган бодай белән арпаны салам да болгатып сарайга куям. Шунда пешеп бетә.
Биргәндә үләнне ваклап балта белән чабып, ризык белән болгатып бирәм. Бер төрле генә үлән бирмим. Кычыткан, әрекмән, бака яфрагы, люцерна, тузганак һ.б. Әчегән вареньены бер савыт белән биргән идем. Яратып ашадылар. Суларын алыштырып торам. Краннан гына агызып салкын су бирергә ярамый. Аерым савыт белән вак таш куям.
Ризык биргәндә тагарак төбенә корыны салам, өстенә пешкәнне. Үзебезнең минитегермән бар. Арпа, бодайны шунда тарттырам. Азрак борчак, кукуруз салам. Симәнке салсаң да була.
Гөрләп үсәләр. Итләре бик тәмле була.
3 384
РФның Татарстан Республикасы буенча Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы табиб Фәнис Фәгал улы Гайфетдтиновка Донецк һәм Луганск халык республикаларына медицина хезмәте күрсәткән өчен "За самоотверженность и профессионализм" медале белән бүләкләде.
Табиб-хирург Фәнис Фәгалович Арча үзәк хастахәнәсендә хирургия бүлеге җитәкчесе. Луганск республикасында 2025 елның ноябрь-декабрь айларында медицина хезмәте күрсәтеп кайтты.
3 384
Хәерле иртә, дуслар!
Гөмбә җыясызмы? Халык гөмбә җыя...
Эх, табигатьнең гүзәллеге! Ул сиңа күпме яшәү дәрте бирә! Урман, басуларга хозурланып, энергия алып, исән-сау яшәргә язсын!
Гөмбәләрнең барысын
Ничек истә калдырыйк?
Белдем! Бу китапны да
Урманга алып барыйк!
(Рәхимә Арсланова)
3 384
"ТатАрчаҖәй-Дуслык" белем бирү лагерын ачу тантанасы булды.
Арча педагогика көллияте базасында урнашкан әлеге лагерьга 2023 елда "нигез салынды". Һәм менә алтынчы смена анда Россия төбәкләрендә яшәүче татар балалары ял итә.
Быел биредә Россиянең 22 төбәгеннән (Әстерхан, Волгоград, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбург, Пенза, Самара, Сарытау, Свердловск, Томск, Төмән, Чиләбе өлкәләре; Красноярск, Пермь һәм Ставрополь крайлары; Башкортстан, Марий-Эл, Удмуртия һәм Татарстан районнарыннан) килгән 176 мәктәп укучысы ял итә.
3 384
+1
Чирмешәндә булган газета, журнал, телевидение, радио журналистлары, хезмәткәрләренең Сабантуенда хезмәт алдынгыларын котладылар.
Безнең "Арча хәбәрләре" газетасында эшләүче веб-редактор Гөлнур Миннебаева махсус премия белән бүләкләнде.
Мондый премияне республикада район һәм шәһәр редакцияләре электрон челтәрләрендә эшләүче 10 веб-редактор алды.
Гөлнур, сезне чын күңелдән котлыйбыз!
Гөлнур үз эшенә бирелгән кеше. Көн дими, төн дими, ул компьютерда газетабыз сайтына яңалыклар урнаштыра, видеорепортажлар эшли, урыннарга язарга, видеоларга төшерергә бара. Үз эшен яхшы белә.
Безнең "Арча хәбәрләре" газетасы сайты алдынгы урында. Без һәрвакыт "яшел зона"да. Ә таләпләр катгый.
Исән-сау эшләргә язсын! Уңышлар!
Бүләкне "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды. Премиянең күләме 30 мең сум.
(Р. Надршина)
3 384
+2
Арчалар Чирмешәндә журналистлар Сабантуенда.
"Арча хәбәрләре"газетасы редакциясе командасы төрле спорт ярышларында, уеннарда катнаштылар. Һәм җиңделәр дә!
Турникта тартылуда Арча 1нче! Волейболны да оста уйнадылар. Призлы 3нче урын!
Күрче Гөлнур Миңнебаеваны, утынны пычкы белән кисеп тә карый!
Ә Румия Надршина сулы чиләкләр белән элдертә генә! Аның. 16 яшьлек улы Ильяс Надршин журналистлар Сабантуена барырга ярата. Монда күңелле, ди. Турникта тартылып 1нче урынны алды. Волейболны җыелма команда составында уйнап, 3нче урынны алдылар. . Бик күңелле уйнадылар.
Рәхмәт оештыручыларга! Ашаттылар, эчерттеләр, күңелне күрделәр, бүләкләр дә бирделәр.
Киләсе сабантуйларга кадәр!
3 384
+2
Район комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзилә Шәймәрданова Арча шәһәрендә яшәүче Нурания Җәләл кызы Рәхмәтуллинаны
90 яшьлек юбилее белән котлады. Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Рәхмәт хатын, бүләк тапшырды.
"Сезне олуг юбилеегыз уңаеннан чын күңелемнән тәбрик итәм һәм озак еллар фидакарь хезмәтегез өчен тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәм", - диелә Рәхмәт хатында.
Нурания апа озак еллар мехчы оешмасында эшләгән.
Котлауларга без дә кушылабыз. Исән-сау бул, Нурания апа!
3 384
+3
Арча районы Кушлавыч авылында мәчетнең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды. Юбилей бәйрәме хөрмәтле кунакларны, дини һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерде.
Тантана Изге Коръән уку һәм мөэминнәргә вәгазь сүзләре белән башланды. Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин авыл халкына тирән рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә 30 ел уңаеннан юбилей медален мәчет төзелешенә нигез салучы Ринат Габделфәрт улы Фәйзиевка тапшырды.
Мәҗлестән соң зиратка барып, Изге Коръән укып Г. Тукайның әтисе – Мөхәммәдгариф хәзрәткә дога кылындылар. Ул 1864 елда туган авылында имам булып хезмәт иткән.
Мәчет каршында Г.Тукайның музей-өе урнашкан. Биредә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы сөйләүче экспонатлар белән таныштылар.
Чара район һәм республиканың иминлеге өчен Коръән укып, шулай ук, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләр өчен дога кылу белән тәмамланды. Мәчетләребез мөэминнәрнең рухи үсешенә озак еллар хезмәт итсен.
3 384
🔸Арча районы Кошлауч авылында мәчетнең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды. Юбилей бәйрәме хөрмәтле кунакларны, дини һәм җәмәгать эшлеклеләрен берләштерде.
Тантана Изге Коръән уку һәм мөэминнәргә вәгазь сүзләре белән башланды. Авыл халкына тирән рәхмәтемне белдердем һәм «Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә 30 ел» уңайлыгыннан, юбилей медален мәчет төзелешенә нигез салучы кеше – Ринат Габделфәрт улы Фәйзиевка тапшырдым.
Мәҗлестән соң зиратка барып, Изге Коръән укыдык һәм Г. Тукайның әтисе – Мөхәммәдгариф хәзрәткә дога кылдык, ул 1864 елда туган авылында «указлы» мулла булып хезмәт иткән.
Мәчет каршында Г.Тукайның музей-өе урнашкан. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы һәм балачагы турында сөйләделәр, экспозицияләр белән таныштык.
Чара район һәм республиканың иминлеге өчен Коръән укып, шулай ук, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләр өчен дога кылу белән тәмамланды. Яраткан мәчетләребез мөэминнәрнең рухи үсешенә озак еллар хезмәт итсен.
🔹В деревне Кошлауч Арского района состоялось торжественное мероприятие, посвящённое 30‑летию мечети. Юбилейное событие объединило почётных гостей, религиозных и общественных деятелей.
Началось торжество с чтения Священного Куръана и слов наставления верующим. Глубокую благодарность жителям села выразил и вручил юбилейную медаль «30 лет Духовному управлению мусульман РеспубликиТатарстан» Ринату Габдельфартовичу Файзиеву-человеку, стоявшему у истоков строительства этой мечети.
После торжественной церемонии посетили кладбище, где прочитали Священный Куръан и вознесли мольбы за Мухамедгариф хазрата- отца Г. Тукая, который в 1864 году служил «указным» муллой в родной деревне.
Напротив мечети расположен дом‑музей семьи Тукаевых. Ознакомились с экспозициями, узнали о жизни и детстве великого поэта Габдуллы Тукая.
Завершилось мероприятие чтением Священного Куръана за процветание района и республики, а также дуа за ребят, несущих службу в зоне СВО. Пусть наши любимые мечети служат делу духовного развития верующих многие годы.
3 384
В Казани пройдет Международный форум потребительской кооперации «Молодежь кооперации»
С 8 по 10 июля на площадке «Казань Экспо» примут участие более 4000 человек из 30 стран и 74 регионов России. Форум приурочен к 195‑летию потребительской кооперации в России и 110‑летию Татпотребсоюза.
8 июля состоится официальное открытие: вручат 39 единиц спецтранспорта для отдаленных населенных пунктов Татарстана, пройдет финал Всероссийского конкурса студенческих стартапов (грант – 1 млн рублей) и пленарное заседание с участием Рустама Минниханова, Дмитрия Зубова и президента МКА Ариэля Гуарко.
9 июля откроют 2000‑й магазин сети КООП ОКОЛО в селе Мокрые Курнали, а также первый в регионе Агро‑КООП класс в местной школе. В Казанском кооперативном институте откроют мемориальную доску Рафгату Сафиуллину и интерактивное пространство «РУК‑Инфотех: Казань».
3 384
+4
Думаете, победить сорняки сложно?
🌱Рассказываем простые и рабочие способы — от прополки до мульчирования. С нашими советами ваш участок будет аккуратным без лишних усилий!
3 384
Хәерле иртә дуслар! Шушы чәчкәләрдәй тормышыбыз матур булсын! Озак еллар шушы гүзәллекне күреп, куанып яшәргә язсын!
Әле дә ярый чәчкәләр бар...
Сокланабыз,
Өзеп алып бүләк итәбез...
Endi mavjud! Telegram Tadqiqoti 2025 — yilning asosiy insaytlari 
