uz
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Kanalga Telegram’da o‘tish

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Ko'proq ko'rsatish
1 713
Obunachilar
Ma'lumot yo'q24 soatlar
-47 kunlar
-1730 kunlar
Postlar arxiv
Кошлар тумый канатсыз, кеше тумый талантсыз.

Үҗәтлек — тормышта уңыш казану өчен иң кирәкле сыйфаттыр.

Сәләтсез сәнәк сындырыр, көчсез көрәк сындырыр. Татар халык мәкале

Тормыш китабы ансат укылмый. Габдрахман Әпсәләмов

Эт өрер — бүре йөрер. Татар халык мәкале

Хыяллану — яхшы, әмма аны чынга ашыру өчен нәрсә дә булса эшләсәң генә. Диванда ятып хыяллану — бәдрәфтә балык тоту белән бер.

Һәркемнең кулы үзенә таба кәкре. Татар халык мәкале

Мин егылачакмын, тагын егылачакмын, тагын... Тик мин баскач, барысы да егылачак. Хюррем Султан

Иртәгә үзеңдә булдырырга теләгән әйберне бүген үк булдыр; иртәгә котылырга теләгәннән бүген үк котыл. Аквиналы Томас

Халык әйтсә хак әйтер. Татар халык мәкале

Бәхет синең кем булуыңнан яки нәрсәң булудан тормый. Ул бары синең ни турында уйлавыңнан гына тора. Будда

Бәхет — кешенең гомер юлында кылына торган гамәлләренең кайтавазы икәнлеген уйлаганыгыз бармы?..

Бәхетле кеше булырга теләсәң, хәтереңдә казынма. Ошо

Бар да яхшы булачак, тик сабыр гына булыгыз.

Син 100% ышанган кеше сине 200% алдарга булдыра.

Дөнья кешене аермый, дөнья һәркемне кешелек бишегендә тигез ярата, тик әнә шул кешеләр үзләре кемне нинди бишеккә салалар, нинди теләкләр теләп, нинди җырлар җырлап үстерәләр — шунда гына аерма. Айдар Хәлим

Тормыш — Рубик кубигы кебек: бер якта бар да яхшы, ә үзгә якта — юк.

Намаз ул синең Аллаһ белән сөйләшүең.

Эт талаган сарыкка бүре кызыкмый. Татар халык мәкале

Берлек кайда — көч шунда.