Дөрес сүзгә җавап юк!
Kanalga Telegram’da o‘tish
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Ko'proq ko'rsatish1 705
Obunachilar
-124 soatlar
-47 kunlar
-1630 kunlar
Postlar arxiv
Көне буе йөзеңдә елмаю белән йөрү өчен кайвакыт кадерле кешеңнән бары бер җылы сүз дә җитә.
Яраткан кешеңнән башка үткән секундлар — сәгать, яраткан кешең белән үткән сәгатьләр — секунд кебек.
Мәхәббәт — ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, андагы һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята... Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк.
Ремарк
Тормыш әнә шулай без дигәнчә генә бармый шул. Кайвакыт тигез юлдан барганда да абындырып ега.
Тормышның иң яхшы арбитры — вакыт. Юк-бар кешеләр югалалар. Ә иң кирәкле булган кешеләр тартылалар. Һәм бу бик тә яхшы.
Әгәр кемдер синең өчен вакыты юк ди икән, бу бер генә нәрсәне аңлата – аңардан качарга кирәк. Мөмкин кадәр тизрәк качарга. Югыйсә, үз чиратыңны гомер буе көтәрсең.
Әгәр сиңа дәшмәү белән җавап бирсәләр, бу әле сиңа җавап бирмәделәр дигән сүз түгел.
Сократ
Элек халык якты бәхетле тормыш көтә иде, ә хәзер — моннан да начаррак булмасын ди.
Бер җиңелүдән соң түгел, йөз җиңелүдән соң да бирелергә ярамый.
Авраам Линкольн
