uz
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Kanalga Telegram’da o‘tish

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Ko'proq ko'rsatish
1 708
Obunachilar
Ma'lumot yo'q24 soatlar
-37 kunlar
-1630 kunlar
Postlar arxiv
Гомер бер генә бирелә! Үзегез теләгәнчә яшәгез! Кешенең сүзе бетәсе юк!

Белемнең саны түгел, сыйфаты мөһим. Бик күп белеп тә, кирәген белмәскә мөмкин. Лев Толстой

Иң кырыс кешегә дә җылы сүз, якын кеше һәм терәк кирәк. Ничек кенә үзегезнең күңелегезне, йөрәгегезне ташка әйләндерсәгез дә.

Бу тормышта иң мөһиме – үзеңне, үзеңнекеләрне һәм үзеңнекен табу... Әгәр сез нәрсәдер югалткансыз икән, димәк, бу – сезнеке түгел. Ә үзенеке булмаган әйбер өчен кем инде хәсрәтләнә?

Уян һәм максатыңа ирешкәнче туктама.

Сине ишетмәсәләр, тавыш күтәрүнең мәгънәсе юк. Тынып кал, барысы да борылып карар.

Җиңелрәк, яхшырак булыр дип көтмә. Булмаячак. Авырлыклар һәрчак булачак. Нәкъ менә хәзер бәхетле булырга өйрән. Югыйсә өлгермәячәксең...

Ачулы чакта карар кабул итмә. Бәхетле чакта вәгъдә бирмә.

Һәркемнең бәхетле булырга хакы бар. Фәнис Яруллин

Дөньядагы иң яхшы һәм иң матурны күреп тә, кагылып та булмый. Тик йөрәк белән тоеп була. Хелен Келлер

Матурлык һәр нәрсәдә бар. Аны бөтен кеше дә күрә генә белми.

Кешедәге матурлыктан көчлерәк матурлык юк дөньяда. Хәй Вахит

Кешеләрнең сиңа нинди мөнәсәбәттә булуларына игътибар итмә, үзеңнең аларга нинди мөнәсәбәттә булуыңа игътибар ит. Хань Сян-цзы

Башкаларның сине ничек күрүе мөһим түгел. Үзеңне ничек күрүең генә мөһим.

Тормыш әлифбасын гомер буе өйрәнергә тырыш. Фәнис Яруллин

Әгәр кеше сиңа тартылмый икән, аны иректә калдыр.

Кеше үзен күпмегә бәяли, ул шулкадәр тора. Галимҗан Гыйльманов

Бөтен дөнья сиңа каршы кебек тоелса да, исеңнән чыгарма: самолет җилгә каршы күтәрелә. Генри Форд

Артка юлны яба торган карарлар була. Аларны, һичшиксез, кабул итәргә кирәк.