uz
Feedback

Firibgarlarga uchmang! Telemetrio bunday kanallarni topadi va belgilaydi 👉 Belgini ko‘rmoqchi bo‘lsangiz, obuna bo‘ling

Интертат: иң популяр татарча медиa

Интертат: иң популяр татарча медиa

Kanalga Telegram’da o‘tish

«Интертат» сайтындагы иң кызыклы мәгълүматлар 16+ РКНда теркәлү: https://gosuslugi.ru/snet/67f650f57dc2a52ccfb69eb2

Ko'proq ko'rsatish

📈 Telegram kanali Интертат: иң популяр татарча медиa analitikasi

Интертат: иң популяр татарча медиa (@intertatgazeta) Tatar til segmentidagi kanali faol ishtirokchi. Hozirda hamjamiyat 10 940 obunachidan iborat bo'lib, Yangiliklar & Media toifasida 17 409-o'rinni va Rossiya mintaqasida 58 295-o'rinni egallagan.

📊 Auditoriya ko‘rsatkichlari va dinamika

невідомо sanasidan buyon loyiha tez o‘sib, 10 940 obunachiga ega bo‘ldi.

29 Oktabr, 2026 dagi oxirgi ma’lumotlarga ko‘ra kanal barqaror faollikka ega. Oxirgi 30 kunda obunachilar soni -89 ga, so‘nggi 24 soatda esa -6 ga o‘zgardi va umumiy qamrov yuqori darajada qolmoqda.

  • Tasdiqlash holati: Tasdiqlanmagan
  • Jalb etish (ER): Auditoriya o‘rtacha 4.05% darajada jalb etiladi. Nashrdan keyingi dastlabki 24 soatda kontent odatda umumiy obunachilar sonining 2.98% ini tashkil etuvchi reaksiyalarni to‘playdi.
  • Post qamrovi: Har bir post o‘rtacha 443 marta ko‘riladi; birinchi sutkada odatda 326 ta ko‘rish yig‘iladi.
  • Reaksiyalar va o‘zaro ta’sir: Auditoriya faol: har bir postga o‘rtacha 2 ta reaksiya keladi.

📝 Tavsif va kontent siyosati

Muallif resursni shaxsiy fikrni ifoda etish maydoni sifatida ta’riflaydi:
“«Интертат» сайтындагы иң кызыклы мәгълүматлар 16+ РКНда теркәлү: https://gosuslugi.ru/snet/67f650f57dc2a52ccfb69eb2”

Yuqori yangilanish chastotasi (oxirgi ma’lumot 30 Oktabr, 2026 da olingan) sababli kanal doimo dolzarb va katta qamrovli bo‘lib qoladi. Analitika auditoriya kontent bilan faol hamkorlik qilishini, uni Yangiliklar & Media toifasidagi muhim ta’sir nuqtasiga aylantirishini ko‘rsatadi.

10 940
Obunachilar
-624 soatlar
-337 kun
-8930 kun
Postlar arxiv
1 гыйнвардан утиль җыемы арта: автомобильчеләргә нәрсә көтәргә? 2027 елның гыйнварыннан Россиядә автомобиль җитештерүчеләр һә
1 гыйнвардан утиль җыемы арта: автомобильчеләргә нәрсә көтәргә? 2027 елның гыйнварыннан Россиядә автомобиль җитештерүчеләр һәм импортлаучылар өчен утильләштерү җыемын арттыру планлаштырыла. Бу автомобиль бәяләренең күтәрелүенә китерергә мөмкин. Шул ук вакытта автомобильләрне шәхси ихтыяҗлары өчен алып кайтучы һәм ташламалы тарифны куллану шартларын үтәүче физик затлар өчен гамәлдәге ставкалар саклана. Сүз куәте 160 ат көченнән артмаган машиналар турында бара. Бу очракта яңа автомобиль өчен 3,4 мең сум, ә өч елдан өлкәнрәк транспорт чарасы өчен 5,2 мең сум түләргә кирәк. Интертат МАХта

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге театрда премьера: «Казан егетләре артыннан» спектакле. Шул сәбәпле, без актёрлар белән сораштыру үткәрдек: хәзерге заманда ир-атлар шулкадәр икеләнүчән булганга күрә, хатын-кызлар инициативаны үз кулларына алырга тиеш микәнни? Фикерләрен безнең видеодан карагыз. Ә сез ничек уйлыйсыз, кем беренче адым ясарга тиеш? – комментарийларда языгыз Интертат МАХта

Җырчы Ришат Төхвәтуллинның Нурлаттагы концертында бик җылы вакыйга булган. Сәхнәгә, Ришатны ничек яратуы турында язылган плакат күтәреп, бер кечкенә кыз йөгереп менгән. Ришат, кечкенә тамашачысына үзенең микрофонын сузган. Микрофонны кулына алуга, кызчык аңа кушылып җырлый башлаган һәм сөенеченнән елап ук җибәргән. Интертат МАХта

Лия Шәмсина: «Минем ялгышым – кабул итмәүдә булды» Интертат МАХта
Лия Шәмсина: «Минем ялгышым – кабул итмәүдә булды» Интертат МАХта

Җырчы Аиша әтисе белән әнисен үзенә кунакка алып килгән. «Язмыш… Кызганыч… Әти белән үсү бәхете тәтемәде безгә. Ләкин, иртәме, соңмы, тормыш һәрнәрсәне үз урынына куя, Әлхәмдүлилләһ. Бүгенге көндә «әти», «әни» дип дәшер кешеләрем бар. Шуннан да зур бәхет бармы? Исән-сау булсыннар, әти-әни исән чакта без һәрвакыт бала. Әти булу авыр түгел, әти булып калу кирәк», – дип язган җырчы. Интертат МАХта

«Төнге намаз — күңелнең Аллаһка ихласлыгын күрсәтүче вакыт. Бу — дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, җаның белән Раббыңа якын
«Төнге намаз — күңелнең Аллаһка ихласлыгын күрсәтүче вакыт. Бу — дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, җаның белән Раббыңа якынаю вакыты. Тыныч төндә күзләрне йокы басканда, галәм тынлыкка чума. Нәкъ шул чакта Аллаһның рәхмәт ишекләре ачык кала:
йөрәге сынганнарга — юаныч, һидаять эзләгәннәргә — туры юл, хаҗәтләре булганнарга — догаларын кылу мөмкинлеге…
Кешеләр йоклаганда уяу калып, Раббың белән ялгыз калу — күңелнең иң гүзәл халәтләреннән берсе. Тәһәҗҗүд намазы — Раббыңа якынаю юлы. Әйдәгез, бүген Җомга кичендә төнге намазга торырга ният итик!» – ди «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, мөгаллим Зөлфәт хәзрәт Габдуллин. Интертат МАХта

Казан медицина университетында яңадан хәрби кафедра ачалар. Программаны гамәлгә ашыру КНИТУ-КХТИның Хәрби-укыту үзәге базасында башланачак. Булачак офицерларны махсус медицина әзерлеге буенча Хәрби клиник госпиталь укытачак. Төп сайлап алу 2026 елның октябреннән декабренә кадәр уза. «Дәвалау эше» һәм «Педиатрия» белгечлекләрендә укучы студентлар арасыннан 44 кешене махсус әзерлеккә алу планлаштырыла. Урыннарның 50 процентка кадәр өлеше кызлар өчен каралган. Интертат МАХта

Спектакль баштан ук 18+ белән башланып китә – без Григорий белән Аксиньяның мәш килгәнен күрәбез, яшь хатынның ак тукыма аша
Спектакль баштан ук 18+ белән башланып китә – без Григорий белән Аксиньяның мәш килгәнен күрәбез, яшь хатынның ак тукыма аша да мөлдерәп торган имиләре бельэтажга да әйбәт күренә иде. Театр Наций Михаил Шолоховның «Тихий Дон» романы буенча шул исемдәге спектакль чыгарды. Драманың инсценировка авторы – Камал театрының һәм «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев. Төп рольләрнең берсе дә татар актеры башкара – анысы турында соңрак. Хәбәрчебез Рузилә Мөхәммәтова спектакльне премьера алдыннан ябык күрсәткәндә махсус Мәскәүгә барып карады һәм спектакльнең масштабларына таң калып кайтты. Интертат МАХта

4 һәм 6 ноябрьдә Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бә
4 һәм 6 ноябрьдә Казанның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Бу Халыклар бердәмлеге көнен һәм ТР Конституциясе көнен бәйрәм итүгә бәйле. Интертат МАХта

Россиядә кайбер категория гражданнар өчен автомобиль сатып алуга дәүләт ярдәме каралган. Кемнәр бу мөмкинлектән файдалана ала
Россиядә кайбер категория гражданнар өчен автомобиль сатып алуга дәүләт ярдәме каралган. Кемнәр бу мөмкинлектән файдалана ала һәм ташлама күләме күпме: https://tatar-inform.tatar/news/2026-elda-taslamaly-avtokredit-buenca-avtomobil-alucylar-isemlege-bilgele-5931277 Интертат МАХта

Шок! Җырчы Лэйна борынына ринопластика ясаткан. Ничек соң яңа борын? Комментарийларда языгыз⤵️ Интертат МАХта

Акыллы кеше шулдыр ки, кулындагын саклар, бу көнге эшен иртәгә калдырмас. Интертат МАХта

Шеш тапсам да, ул турыда уйламаска тырыштым. Авыртмый. Әле бер эш килеп чыга, әле икенчесе, барысын да миңа һәм бүген үк, хәз
Шеш тапсам да, ул турыда уйламаска тырыштым. Авыртмый. Әле бер эш килеп чыга, әле икенчесе, барысын да миңа һәм бүген үк, хәзер үк хәл итәргә кирәк. Үзе үтәр дип уйладыммы, курыктыммы? Эштәге кызлар белән бу хакта бүлешкәч, алар мине шундук хастаханәгә барырга үгетли башлады. Кыскасы, төер тапканнан соң ярты елдан гына тикшерендем. Онколог: «Икенче стадия», – диде. Чаллыда яшәүче Энҗе Бәйрәмовага ике ел элек куркыныч диагноз куялар, аның күкрәгендә яман шеш табыла. Өч бала әнисенең җир җимертеп заводта эшләп йөргән чагы... Ул бу сынауны ничек узган? Интертат МАХта

Яңа дуэт🔥 Идрис Газиев һәм ILGIZ – «Чәчәкләр таҗыннан юрама» Интертат МАХта

сездән лайк #карточкалар Интертат МАХта
+3
сездән лайк #карточкалар Интертат МАХта