Гыйлем
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация. 2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез. Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Ko'proq ko'rsatish- Kanalning o'sishi
- Post qamrovi
- ER - jalb qilish nisbati
Ma'lumot yuklanmoqda...
Ma'lumot yuklanmoqda...
«Әмма башка кыйммәтләр дә бар. Без галимнәр генә түгел, без шулай ук кешеләр дә әле. Без үзебез кебек кешеләргә бәйле булуыбызны оныта алмыйбыз… Бу бәйләнеш — дөньядагы иң көчле бәйләнеш, ул хәтта безне бер-беребез белән бәйләп торучы элемтәләрдән дә көчлерәк. Иң тирән элемтәләр — безне үзебез кебек кешеләр белән бәйләп торучы элемтәләр».
Роберт ОппенһаймерКотлы булсын!
Алар караңгы бакча аша уздылар. Невилл һаман шыңшып барды. Һарри нинди җәза булыр икән дип уйлады. Бу ниндидер коточкыч әйбер булыр ахры, Филч аның хәтле сөенмәс иде. Ай якты булса да, аны болытлар каплап алып, бөтен җирне караңгылыкка күмә барды. Алда Һагридның алачыгы тәрәзәсеннән утлар күренде. Аннары еракта кычкырган тавыш ишетелде. — Синме ул, Филч? Әйдәгез тизрәк, башларга кирәк. Һарриның күңеле күтәрелде; аларга Һагрид белән эшләргә туры килсә, бик начар булмаячак. Һарриның җиңел сулап куюы йөзенә чыккандыр, күрәсең, чөнки Филч болай диде: — Син ул ахмак белән монда уйнап ятырбыз дип уйлыйсыңмы әллә? Ялгышасың, малай, сез хәзер урманга керәчәксез, һәм аннан барыгызның да исән-сау чыгуы икеле.
Рифкать Газизҗан улы Әхмәтьянов — татар теленең этимологик сүзлеген, татар-төрек һәм төрек-татар сүзлекләрен төзегән галим, тел белгесе, филология фәннәре докторы. Бу интервьюда ул үзенең фәнни эшчәнлеге, сүзлекне төзү һәм нәшер итү тарихы хакында сөйли. Эльвира Зиннәтуллина, Алинә Галиәхмәтова, Булат Шәймиев әзерләде.
Joriy rejangiz faqat 5 ta kanal uchun analitika imkoniyatini beradi. Ko'proq olish uchun, iltimos, boshqa reja tanlang.