Биләр. Тамырлар
Kanalga Telegram’da o‘tish
Ko'proq ko'rsatish
Mamlakat belgilanmaganToif belgilanmagan
243
Obunachilar
Ma'lumot yo'q24 soatlar
-17 kun
-330 kun
Postlar arxiv
Тарих белән танышуның иң кызыклы өлеше бүген башланды ⚒️
Катнашучыларыбыз өчен бу — беренче казу көне. Беренче табышлар, беренче тәҗрибә һәм әле озак хәтердә калачак мизгелләр 😍
Бу көннең атмосферасын видеода карый аласыз! 🤍
+4
🧐 Тарих һәрвакыт кызыклы!
Борынгы Биләр һәм археология турында берничә кызыклы факт әзерләдек. Бәлки, аларның кайберләрен сез беренче тапкыр ишетерсездер☀️
Карточкаларны карагыз һәм безнең белән бергә үз тамырларыгызны өйрәнегез! 🤍
Көнне бергәләп башлыйбыз!✨
Бүген дә катнашучыларыбызны белемгә, тәҗрибәгә һәм кызыклы вакыйгаларга бай программа көтә 🥹
Тулырак көн программасы 👆🏻
📍«Тамырлар» олимпиадасы тәмам!
Катнашучыларыбыз Биләр, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча белемнәрен сынады. Олимпиададан соң биремнәрне бергәләп тикшереп, дөрес җавапларны карап чыктылар 🤍
Хәзер катнашучыларыбыз «Тамырлар» олимпиадасында үз белемнәрен сыный. Уңышлар телибез! 🤍
Бүгенге көннең иң мөһим вакыйгасы — «Тамырлар» олимпиадасы! ⭐️
Катнашучыларга уңышлар телибез, ә сезне көн программасы белән танышырга чакырабыз✨
+4
«Тамырлар» олимпиадасы — ул белемнәрне сынау гына түгел, ә үз тарихыңны тагын да тирәнрәк өйрәнү мөмкинлеге дә! 📍
Катнашучылар Биләр тарихы, Идел буе Болгар дәүләте һәм татар халкының бай мирасы буенча белемнәрен сыный алачак. Олимпиада ике яшь категориясендә узачак, ә җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә 🤍
Карточкаларда олимпиада турында тулырак мәгълүмат белән таныша аласыз📍
Бүгенге лекциянең чираттагы спикеры — КФУның Татарстан тарихы кафедрасы хезмәткәре Салихова Алия Рәшит кызы🤍
Хәзер катнашучыларыбыз «Биләр — Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласы» темасына лекция тыңлый 📍
Хәерле иртә, дуслар! 🤍
«Биләр. Тамырлар» проектының яңа көне башлана!
Бүген катнашучыларыбызны белемнәргә бай көн көтә. Көн программасы белән танышыгыз! 👇
Беренче көн тәмам!✨
Бүген катнашучыларыбыз Борынгы Биләр белән танышты, шәһәрлек һәм музей-тыюлык буенча экскурсияләрдә булды, шулай ук проектның фирма бүләкләрен алды 🤍
Алда тагын да күбрәк кызыклы мизгелләр! ⭐️
Икенче төркем Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгында экскурсиядә Биләрнең бай тарихи мирасы белән таныша 🤍
