321
Підписники
+124 години
Немає даних7 днів
-430 день
Архів дописів
321
▫️АКЫЛ КЫЯМӘТ КӨНЕНӘ ИМАН КИТЕРҮ КИРӘКЛЕГЕН ГОМУМИ РӘВЕШТӘ АҢЛЫЙ ▫️
Кеше акылы Кыямәт көненең булачагын, Аллаһның барлык кешеләрне яңадан терелтәчәген һәм һәркемгә үз җәзасын бирәчәген гомуми рәвештә үзе үк аңлый ала. Бу — Аллаһның Бөек хикмәтеннән килә. Чөнки Аллаһ бу дөньяда кешеләргә чиксез нигъмәтләр бирде, дин юлын күрсәтеп аларны хөрмәтләде. Ләкин бу дөнья тормышында үзебез күрәбез: кылган эшләр өчен тулы җәза бирелми. Биредә ике төркем арасында — игелекле (яхшылык кылучылар) белән гөнаһлы (яманлык кылучылар) арасында тулы һәм ачык аерма күренмичә кала. Әгәр кешеләр бу дөньяда ничек яшәгән булсалар, шулай калып, яңадан теретелмәсәләр — бу Аллаһның илаһи хикмәтенә һәм гаделлегенә бөтенләй туры килмәс иде. Кеше акылы да болай булырга тиеш түгеллеген таләп итә. Кешеләр һичшиксез яңадан теретелергә тиешләр! Аллаһ алар арасында иң гадел хөкемне чыгарачак һәм һәркемгә кылган эшенә күрә тулы җәзасын бирәчәк.
321
▪️ӨМЕТ ҺӘМ САКЛЫК ▪️
«Син бу тормыш юлыннан барганда, күңелеңне үзәк өзгеч өметсезлек һәм кайгы-хәсрәт басмасын өчен, һәрвакыт бер нәрсәне истә тотарга тиешсең: һәрбер караңгылыктан соң яктылык килә, һәрбер кыенлыктан соң киңлек туа һәм һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килә. Көннәрнең берсендә сине үзенең чиксез мәрхәмәте белән чорнап алган (Аллаһ) — алга таба да сиңа үзенең изгелекләрен, бәрәкәтләрен һәм юмартлыкларын кызганмас. Синең язмышыңны Билгеләгән Ул сиңа: “Тормыш — ул баскычлардан тора, нинди түземсезсең соң син!” дип өйрәтте».#ШәйхГайсә@hakdinebez
321
▪️КОРЪӘННЕҢ БӘРӘКӘТЕ ▪️
«Кем Коръәнне күп укыса, аның теләгеннән тыш та йөрәге дөреслеккә, турылыкка омтылыр һәм ул үзе дә сизмәстән холык-фигыле күркәмләнер... Чөнки Коръәннән син аңа кергән вакыттагы кебек чыга алмыйсың — Аның бәрәкәте сине урап алачак һәм сине яхшы якка үзгәртәчәк».#ШәйхГайсә@hakdinebez
321
Гает мөбарәк булсын!
تقبل الله منا ومنكم
Аллаһ безнең һәм сезнең изге гамәлләребезне кабул итсен!
Барыгызны да бәйрәм белән!
321
🔸 БАРЛЫК ПАТШАЛЫК — АЛЛАҺ КУЛЫНДА
قُلِ اللَّهُمَّ مَالِكَ الْمُلْكِ تُؤْتِي الْمُلْكَ مَنْ تَشَاءُ وَتَنْزِعُ الْمُلْكَ مِمَّنْ تَشَاءُ. Әйт: «Әй Аллаһ, патшалыкның Иясе! Син патшалыкны теләгән кешеңә бирәсең һәм теләгән кешеңнән аны аласың». 3-НЧЕ СҮРӘ, 26-НЧЕ АЯТЬ▫️ Бу дөньяда күпме патшалар кичен хаким булып йокларга яттылар, ә иртән куылган кешеләр булып уяндылар! ▪️ Күпме кешеләр бу дөньяда кимсетелгән качучылар булып йокларга яттылар, ә иртән үзләренә буйсына торган патшалар булып уяндылар! Аллаһ патшалыкны кемгә теләсә — шуңа бирә һәм кемнән теләсә — шуннан ала. ✔️ Ул — ТУЛЫ ЧИКЛӘНМӘГӘН ПАТШАЛЫК ИЯСЕ. УЛ — ПАТШАЛЫКНЫҢ ХУҖАСЫ, Ә БАРЛЫК ПАТШАЛАР — АНЫҢ КОЛЛАРЫ ГЫНА. #Тәухид@hakdinebez #ШәйхРашад@hakdinebez
321
▪️ ҖӘННӘТ ХАТЫН-КЫЗЛАРЫ (ХУРЛАР ҺӘМ МӨЭМИНӘЛӘР) ▪️
1. «Чатырларда сакланучылар» (مقصورات في الخيام)
▫️ Бу аларның бары тик үз ирләре өчен генә булуларын аңлата: алар башкаларга карамыйлар һәм бүтән беркемне дә теләмиләр.
▫️ Чатырларда даими булу — аларның югары дәрәҗәсе билгесе, бу дөньядагы патшабикәләр кебек чит күзләрдән сакланулы (المخدرات المصونات). Бу тоткынлык түгел, ә хөрмәт. Шул ук вакытта алар хезмәтчеләр белән җәннәт бакчаларына чыга алалар.
2. «Хәйрат Хисән» сыйфатлары (خيرات حسان)
▪️ Хәйрат (خيرات): Гүзәл холыклы, күркәм характерлы һәм рухи яктан пакь хатын-кызлар.
▪️ Хисән (حسان): Тышкы кыяфәтләре һәм йөзләре белән чибәр булганнар.
▫️ Ибн әл-Каййим билгеләп үткәнчә, Аллаһ аларда кыяфәт гүзәллеген һәм аралашу күркәмлеген берләштергән, бу — ир-ат өчен теләкләрнең иң югары ноктасы.
3. Мөэминә хатын-кызларның хурлардан өстенлеге
▫️ Бу дөньяда иман китереп, җәннәткә кергән мөэминә хатын-кызлар хур кызыларына караганда камилрәк сыйфатларга ия булачак.
▫️ Бу — аларның дөньядагы иманнары, изге гамәлләре һәм Аллаһка буйсынулары өчен бирелгән бүләк.
▫️«Без аларны яңадан яраттык» { إِنَّاۤ أَنشَأۡنَـٰهُنَّ إِنشَاۤءࣰ } аяте аларга да кагыла: җәннәттә картлык булмаячак, барысы да иң камил яшьтәге яшь кызлар булачак.
4. Аларның сыйфатларыннан:
▪️ Гүрүбән (عُرُبًا): Ирләрен каты яратучы, аларга буйсынучы һәм аларның ризалыгына омтылучы хатын-кызлар (назлы һәм иркә).
▪️ Әтрәбән (أَتْرَابًا): Яшьтәшләр. Аларның барысы да бер үк иң күркәм яшьтә. Картлар да, артык кечкенәләр дә юк.
▪️ Кәвәгыйб (كواعب): Яшьлек һәм физик камиллекне аңлатучы сыйфат (тән төзелешләре камил, үзгәрми һәм картаймый).
5. Нур һәм хуш ис
▫️ Әгәр җәннәт хатын-кызы бу дөньяга бер генә караса, ул күк белән җир арасын нурга күмер иде һәм аны хуш ис белән тутырыр иде (хәдис).
▫️ Хәтта аның башындагы яулыгы да бу дөньядан һәм андагы барлык байлыклардан яхшырак (хәдис).
6. Җәннәттәге якынлык
▫️ Җәннәттә тулы кыйммәтле физик якынлык бар, ләкин ул бу дөньядагы җитешсезлекләрдән пакь.
▫️ Ару-талу юк: Ир-атка йөз ир көче биреләчәк.
▫️ Пакьлек: Наҗасәтләр һәм юыну (җәнәбәт) ихтыяҗы юк.
▫️ Яңару: Һәр якынлыктан соң хатын-кыз кабат пакь (бикр) хәленә кайтачак.
7. Хурларның ирләре белән бүгенге бәйләнеше
▫️ Җәннәт хурлары җирдә яшәүче ирләрен таныйлар.
▫️ Әгәр бу дөньядагы хатыны иренә авырлык китерсә, хур кызы ирен яклап җирдәге хатынын әрли һәм ирен «тиздән безгә кайтачак кунак» дип атый.
8. Рәхәтлекнең тулылыгы шарты
▫️ Җәннәттәге рәхәтлекне (азык, эчемлек һәм якынлык) иң тулы рәвештә бу дөньяда үзен харамнан саклаган кешеләр алачак.
▫️ Кем үзенең теләкләрен монда харамга сарыф иткән — ул анда бу рәхәтлекләрдән мәхрүм калырга яки аларны тулы булмаган рәвештә алырга мөмкин.
#Җәннәт@hakdinebez
#ШәйхРашад@hakdinebez
321
🔹 ТӘҮХИД ҺӘМ ИСЛАМ СҮЗЛӘРЕ
أَشْهَدُ أَنْ لَا إِلَهَ إِلَّا اللَّهُ وَأَشْهَدُ أَنَّ مُحَمَّدًا عَبْدُهُ وَرَسُولُهُ (Әшһәдү әлләә иләәһә иллә-Аллааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә рәсүлүһ)▪️ «Шәһадәт бирәм» (әшһәдү) — тел гыйлемендә бу белемгә һәм какшамас ышанычка нигезләнгән каты хәбәр итү дигәнне аңлата. Мин бернинди шиксез, тулысынча ышанып белдерәм. ▫️ «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бүтән илаһ юк» (ләә иләәһә иллә-Аллааһ) — ягъни Аллаһтан башка хаклы рәвештә гыйбадәт кылына торган беркем дә юк. «Иләһ» — гыйбадәт кылынучы (Мәгбүд) дигән мәгънәдә. Аллаһтан башка чынлыкта һәм дөрес итеп гыйбадәт кылынырга лаеклы зат юк. Аллаһтан башка табынылган барлык нәрсә — ялган табыну. «Бу — Аллаһның Хак булуы, ә кешеләрнең Аннан башка ялварган нәрсәләре ялган булуы сәбәпле». Димәк, Аллаһтан башка һәрбер илаһлаштырылган объект — ялган. Әгәр намаз укучы моны аңласа, ул Аллаһка беркемне дә тиңдәш (ширек) итмәс иде. Намаз укып, бу сүзләрне әйтеп, «шәһадәт бирәм» дип торып, Аллаһ белән бергә үзенә башка илаһ ясаган кешенең хәле гаҗәеп! Ул Аллаһтан башкага ялвара, авыр чакларда Аннан башкадан ярдәм эзли, Аллаһтан башкага якынаерга тырыша — шулай итеп ул Аллаһ белән бергә бүтән илаһ ясый. ✔️ «Ләә иләәһә иллә-Аллааһ» сүзләре — Аллаһтан башка һәрбер иләһне кире кагу һәм Илаһлыкны бары тик Бер Аллаһка гына хас дип раслау. ▪️ «Мөхәммәд — Аның колы һәм Илчесе дип шәһадәт бирәм». Ягъни: «Мөхәммәд ибн Габдуллаһның (курайш, һашим нәселеннән) Аның колы һәм Илчесе булуына какшамас ышаныч белән хәбәр итәм». Монда аның ике сыйфаты берләшкән: коллык һәм илчелек (рисәлә). Ул — кол, илаһ түгел. Бу — аны илаһлык сыйфатлары белән сыйфатлаучыларга җавап. Ул — Аллаһның колы, ул илаһ та, Раббыбыз да түгел, аңа илаһлык сыйфатлары хас түгел. Ул — Илче (рәсүл). Димәк, ул Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән Илче. Аллаһ аны Үз Илчем дип атаган икән, димәк, аңа ышану, иман китерү һәм ул алып килгәнне кабул итү — МӘҖБҮРИ. Әгәр бу дөнья патшаларының берсеннән илче килсә, кешеләр аның алдында калтырап торырлар һәм ул алып килгән хәбәрне кабул итәрләр иде. Аллаһ Илчесе белән ничек инде алай булмасын?! ✔️ Шулай итеп, ул — кол, шуңа күрә аңа гыйбадәт кылмыйлар. Һәм ул — Илче, шуңа күрә аны ялганчы дип санамыйлар, киресенчә — аңа ышанырга, буйсынырга һәм ул алып килгән юлламаны кабул итәргә кирәк. Чөнки бу юллама — Аллаһтан, ә ул аны безгә җиткерүче генә. #Тәухид@hakdinebez #ШәйхРашад@hakdinebez
321
🔸 ҖӘННӘТ ӘҺЕЛЛӘРЕНЕҢ ӘХЛАГЫ
«Сәхих» җыентыкларында Әбү Хөрәйрәдән Пәйгамбәребезнең ﷺ шулай әйтүе тапшырыла:
«Алар арасында талаш-тартышлар да, үзара нәфрәт тә юк. Аларның йөрәкләре — бер кешенең йөрәге кебек». Башка риваятьләрдә: «Аларның әхлагы — бер кешенең әхлагы кебек», — диелә.
Аллаһ Тәгалә әйтә:
{ وَنَزَعۡنَا مَا فِی صُدُورِهِم مِّنۡ غِلٍّ إِخۡوَ ٰنًا عَلَىٰ سُرُرࣲ مُّتَقَـٰبِلِینَ }
«Без аларның күкрәкләрендәге дошманлыкны һәм йөрәк түрендәге яшерен ачуны чыгарып ташларбыз, һәм алар, бер-берсенә каршы карап, ята торган урыннарда кардәшләр кебек (булырлар)» («әл-Хиҗр» сүрәсе, 47).
Аларның йөрәкләрендә яшерен ачу юк. Аллаһ аларны бер-берсенә арка белән түгел, ә йөз белән карап утыручы кардәшләр итеп тасвирлады. Аларның күңелләре чиста. Хәдистәге: «Аларның йөрәкләре — бер кешенең йөрәге кебек», — дигән сүзләр җитә.
Бу дөньяда син йөрәкләре бер булган ике кешене дә тапмаска мөмкинсең. Син алар арасында карашларда яки фикерләрдә булса да каршылыклар күрерсең.
Җәннәт әһелләре исә — барысы да бер кеше йөрәге кебек бердәм. Һәм бу — рәхәтлекнең иң югары ноктасы! Чөнки тормышның ямен җибәрә торган нәрсә — ул үзеңә фикердә, әхлакта яки карашларда туры килмәгән кеше белән яшәү. Бу тормышны боза.
Әгәр йөрәкләр бердәм булса — рәхәтлек тулы була. Бу дөньяда да берәр кешенең гаиләсендә хатыны һәм балалары белән йөрәкләре, фикерләре һәм карашлары бер булса — аларны бәхет һәм тынычлык чорнап ала. Әгәр йөрәкләре аерылса — алар шул талаш-тартышлар дәрәҗәсендә тормышның ямен югалталар.
✔️ Җәннәттә исә күз алдына китерегез: барлык җәннәт әһелләре — бер кеше йөрәге кебек. Алар бәхеттә, күркәм әхлакта һәм үзара искиткеч мөнәсәбәттә яшиләр.
#Җәннәт@hakdinebez
#ШәйхРашад@hakdinebez
321
🔹 ДӨНЬЯДА БАЛ-КОРТЫ КЕБЕК БУЛ...
▫️ Ул ашаса — бары тик пакь (яхшы) нәрсәне генә ашый...
▪️ Әгәр ашатса (башкаларга бирсә) — бары тик пакь (татлы) нәрсәне генә ашата...
▫️ Әгәр берәр нәрсә өстенә кунса — аны сындырмый да, сызып та (төртми дә) калдырмый.
#ШәйхГайсә@hakdinebez
321
🔸 БУ — ПӘЙГАМБӘР ﷺ КЫЛГАН ДОГАЛАРДАН
وَعَافِنِي فِيمَنْ عَافَيْتَ «ҮӘ ГААФИНИИ ФИИМӘН ГААФӘЙТӘ» «Һәм Үзең иминлек биргәннәр арасында миңа да иминлек бир».▫️ ИМИНЛЕК (ГАФИЯ) — ул куркынычсызлык; кешенең һәр төрле яманлыктан котылуы һәм аннан читтә булуы. Биредә иминлек төшенчәсе сакларга кирәк булган барлык нәрсәләрне үз эченә ала. Ул тәннең чирләрдән сау-сәламәт булуы белән генә чикләнми. ▪️Доганың мәгънәсе шундый: «Минем тәнемә чирләрдән һәм авырулардан иминлек бир, динемдә шикләрдән, нәфес теләкләреннән һәм фетнәләрдән иминлек бир. Күңелемдә, малымда, гаиләмдә һәм балаларымда мине бәлаләрдән һәм сынаулардан коткар. Мине яманлыктан, аның сәбәпләреннән һәм аңа алып баручы юллардан сакла». ▫️ Бу — диндә һәм дөнья эшләрендә иминлек сорый торган бик киң мәгънәле дога. ✔️ Аеруча бүген, чөнки бүген Кадер кичәсе булуы ихтимал. #Дога@hakdinebez #ШәйхРашад@hakdinebez
321
🔹ДӨНЬЯ ОЛУГЛЫГЫНЫҢ ФАЙДАСЫЗЛЫГЫ
Пәйгамбәребез ﷺ намазда әйтә торган
وَلَا يَنْفَعُ ذَا الْجَدِّ مِنْكَ الْجَدُّ Транскрипция: Үә ләә йәнфәгу зәль-җәдди минкәль-җәдд.✅ «Зә» (ذا) сүзе монда «иясе» дигәнне аңлата. ✅ «Әл-җәддү» (الْجَدُّ) сүзе байлык, өлеш, олуглык, хакимият һәм югары дәрәҗә дигәнне аңлата. Нигездә, ул байлыкка кагыла. Бу җөмләнең мәгънәсе: «Байлык һәм олуглык иясенә Синең алдыңда (Аллаһ алдында) аның байлыгы ярдәм итмәс». Кешенең өлеше, акчасы, хакимияте һәм статусы Аллаһ каршында аңа файда китермәячәк. Кешегә бары тик аның ГАМӘЛЛӘРЕ һәм алдан әзерләп куйган яхшылыклары гына файда китерәчәк. Әгәр Аллаһ Тәгалә Үз колына ярдәм, яклау һәм рәхмәтен бирмәсә, байлык һәм хакимият файдасыздыр. Аллаһ Тәгалә мөшрикләргә (күп затларга табынучыларга) әйтте:
{ وَمَاۤ أَمۡوَ ٰلُكُمۡ وَلَاۤ أَوۡلَـٰدُكُم بِٱلَّتِی تُقَرِّبُكُمۡ عِندَنَا زُلۡفَىٰۤ إِلَّا مَنۡ ءَامَنَ وَعَمِلَ صَـٰلِحࣰا فَأُو۟لَـٰۤىِٕكَ لَهُمۡ جَزَاۤءُ ٱلضِّعۡفِ بِمَا عَمِلُوا۟ وَهُمۡ فِی ٱلۡغُرُفَـٰتِ ءَامِنُونَ } «Ни малыгыз, ни балаларыгыз сезне Безгә якынайтучы түгел...»Сезнең малыгыз һәм балаларыгыз сезне Аллаһка бер адымга да якынайтмаячак. Алга таба аяттә әйтелә:
«...бары тик иман китереп, изге гамәлләр кылучылардан башка».Бары тик ИМАН ҺӘМ ИЗГЕ ГАМӘЛЛӘР генә кешене Аллаһка тякынайта. Димәк, олуглык, мал (җәдд) иясенә Аллаһ Тәгалә алдында аның дәрәҗәсе, акчасы һәм байлыгы ярдәм итмәячәк. #ШәйхРашад@hakdinebez
321
🔸 БУ — ПӘЙГАМБӘР ﷺ СОРАГАН (КЫЛГАН) ДОГАЛАРДАН
وَبَارِكْ لِي فِيمَا أَعْطَيْتَ «ҮӘ БӘӘРИК ЛИ ФИИМӘӘ ӘГЪТӘЙТӘ» «Һәм иргәннәреңдә миңа бәрәкәт бир».«Миңа бәрәкәт бир» — ягъни Үзең бүләк иткән нәрсәләрне минем өчен бәрәкәтле кыл. Аллаһ сиңа нәрсә бирде? Ул сиңа тән һәм әгъзалар, белем, мал-мөлкәт, бала, гаилә, торак бирде. Аллаһ сиңа нигъмәт итеп биргән һәрнәрсе өчен син Аннан бәрәкәт сорыйсың. БӘРӘКӘТ сүзенең мәгънәсе — ул яхшылыкның күплеге, киңлеге, дәвамлылыгы һәм тотрыклылыгы. Шулай итеп, син Аллаһтан Үзе биргән яхшылыкны арттыруын, аны синең өчен киңәйтүен һәм ул нигъмәт сине ташлап китмәсен өчен аны ныгытып куюын сорыйсың. Галимнәр әйтүенчә, «бәрәкәт» сүзе су җыела торган «биркә» (сулык) сүзеннән килеп чыккан. Сулыкны шулай атыйлар, чөнки андагы су озак саклана, анда ул тотрыклы һәм күп була. Бу — иң бөек догаларның берсе. Чөнки хикмәт сиңа бирелгән нәрсәнең күплегендә түгел, ә Аллаһның анда бәрәкәт бирүендә. ▫️ Күпме кешегә күп бирелгән, ләкин алар анда бәрәкәт тапмаган! ▪️Күпме кеше зур (дини) белемгә ия, ләкин аларның гыйлемендә бәрәкәт юк: ул белем үзләренә тәэсир итми, алар аңа таянып гамәл кылмыйлар, ул аларның тормышын үзгәртми һәм алар бу белемне кешеләргә таратырга омтылмыйлар. Бу — бәрәкәтсез гыйлем. ▫️Кемнеңдер акчасы күп, ләкин ул аның рәхәтен күрми, тормышы күңелле түгел: ул я даими куркуда, я проблемалар һәм талаш-тартышлар эчендә, я авырулар-бәлаләр эчендә — ул бу малда бәрәкәт тапмый. Ә икенче берәүнең малы аз, ләкин ул тулы канәгатьлек белән яши. ▪️Тән белән дә шулай ук: күпме кеше үз сәламәтлегендә яки әгъзаларында бәрәкәт тапмаган! ▫️Күпме кешенең балалары күп, ләкин алар буйсынмыйлар һәм бары тик хәсрәт кенә китерәләр. Шуңа күрә, Раббыңнан Үзе биргән һәрнәрсәдә бәрәкәт сорау — бу бик зур дога. ✔️ Аеруча бүген, чөнки бүген Кадер кичәсе булуы ихтимал. #Дога@hakdinebez #ШәйхРашад@hakdinebez
321
🔹 ФИТЫР СӘДАКАСЫ ТУРЫНДА КЫСКАЧА КАГЫЙДӘЛӘР
▪️ Фитыр сәдакасының хөкеме нинди?
Ибн Баз әйткән:
Фитыр сәдакасы һәр мөселманга — кечкенәгә һәм зурга, иргә һәм хатынга, ирекле кешегә һәм колга фарз.[Фәтавә (14/197)] ▪️ Фитыр сәдакасы өчен нисаб (милекнең билгеле бер күләме) булу шартмы? Ибн Баз әйткән:
Аның өчен нисаб юк. Мөселман кешесе, әгәр аның гает көнне һәм кичәсендә үзе һәм гаиләсе өчен ризыгыннан арткан өлеше бар икән, үз исеменнән, гаиләсе, хатыннары һәм кул астындагылары исеменнән чыгарырга тиеш.[Фәтавә (14/197)] ▪️ Фитыр сәдакасының күләме күпме? Ибн Баз әйткән:
Бу очракта илнең төп ризыгыннан бер саг чыгару кирәк. Килограмм белән исәпләгәндә, ул якынча 3 килограммга туры килә.[Фәтавә (14/203)] ▪️ Фитыр сәдакасы нәрсәдән бирелә? Ибн Баз әйткән:
Ул бер саг күләмендә ризыктан, хөрмәдән, арпадан, йөземнән яки корылган сөттән бирелә. Галимнәрнең иң дөрес сүзе буенча, моңа кешеләр үз илләрендә төп ризык итеп куллана торган нәрсәләр керә: дөге, кукуруз... һәм башка шундыйлар.▪️ Фитыр сәдакасы кемнәргә бирелә? Үсәймин әйткән:
Аның бер генә кулланылу урыны бар — ул да булса фәкыйрьләр.[Фәтавә (18/259)] ▪️ Фитыр сәдакасын чыгару вакыты кайчан? Гает кичәсендә яки гает көнне намазга кадәр иртән чыгарырга кирәк. ▪️ Фитыр сәдакасын бирүнең сәбәбе нидә? Үсәймин әйткән:
Аллаһ Тәгаләнең үз колына Рамазан уразасын тәмамларга ярдәм итүе һәм уразадан чыгу нигъмәте өчен шөкер итү.[Фәтавә (18/257)] ▪️ Фитыр сәдакасын чыгару өчен балаларга яки бүтәннәргә тапшырырга ярыймы? Үсәймин әйткән:
Кешегә үз исеменнән фитыр сәдакасын вакытында биреп кую өчен балаларына тапшырырга ярый, хәтта ул кеше бу вакытта эше белән башка илдә булса да.[Фәтавә (18/262)] ▪️ Фәкыйрь кешегә үзе өчен фитыр сәдакасын кабул итеп алырга башка кешене вәкил итәргә ярыймы? Үсәймин әйткән:
Әйе, бу ярый.[Фәтавә (18/268)] ▪️ Фитыр сәдакасын чыгарганда әйтелә торган махсус дога бармы?
Аны чыгарганда әйтелә торган махсус дога турында безгә билгеле түгел.[Даими Комитет (9/387)] ▪️ Фитыр сәдакасы кайда бирелә? Үсәймин әйткән:
Фитыр сәдакасы сез уразаны тәмамлаган вакытта кайда булсагыз, шунда бирелә, хәтта ул җир сезнең туган илегездән ерак булса да.▪️ Әни эчендәге бала өчен фитыр биреләме? Үсәймин әйткән:
Эни эчендәге бала өчен фитыр бирү мәҗбүри (фарз) түгел, ләкин өндәлә торган гамәл (мөстәхәб).[(18/263)] ▪️ Мөселман булмаган эшчеләргә фитыр сәдакасын бирергә ярыймы? Үсәймин әйткән:
Юк, аны бары тик мөселман фәкыйрьләренә генә бирергә ярый.[Фәтавә (18/285)] ▪️ Бер кешенең фитыр сәдакасын бер кешегә бирергәме, әллә берничә кешегә бүләргәме?
Бер кеше өчен чыгарылган фитырны бер кешегә дә бирергә ярый, шулай ук аны берничә кеше арасында бүләргә дә мөмкин.[Даими Комитет (9/377)] ▪️ Фитыр сәдакасын кабул итеп алучы аны сата аламы?
Әгәр аны алган кеше чынлап та лаеклы (фәкыйрь …) булса, аны алганнан соң сатарга хокукы бар.[Даими Комитет (9/380)] ▪️ Фитыр сәдакасын акчалата бирү ярыймы? Ибн Баз әйткән:
Күпчелек галимнәр фикеренчә, акчалата бирү ярамый; чөнки бу Пәйгамбәр ﷺ һәм аның сәхабәләре күрсәтмәсенә каршы килә.[Фәтавә (14/32)] Үсәймин әйткән:
Аны акчалата чыгару җитми (кабул булмый); чөнки ул ризыктан булырга фарз ителде.[Фәтавә (18/265)] ▪️ Гает намазыннан соңга кадәр фитырны бирмичә калдыруның хөкеме нинди (төпле сәбәпсез булса)? Үсәймин әйткән:
Аны намаздан соңга калдыру — харам һәм ул фитыр сәдакасы булып саналмый.[Фәтавә (18/266)]
321
🔸 «Гөнаһтан никадәр генә ләззәт тапсаң да, харамнан никадәр генә бәхетле булып күренсәң дә, нәфес теләкләренә никадәр генә батсаң да — күңелеңдә һәрвакыт бер үкенеч, ә җаныңда бер сызлану булыр. Нәрсә генә эзләсәң дә, ул авырту югалмас. Ул тынычлыкка фәкать Аллаһка тәүбә итеп, Аңа гөнаһ кылудан туктау белән генә ирешеп була...»
Ибн әл-Каййим (Аллаһның рәхмәте булсын аңа) әйткән:
«Гөнаһ кылучы кеше төрле-төрле нигъмәтләр эчендә рәхәтләнеп яшәсә дә, аның йөрәгендә — йөрәкләрне кисә торган бер ялгызлык, хурлык һәм үкенечләр булыр». #Гөнаһлар@hakdinebez #ШәйхГайсә@hakdinebez
321
Аллаһны илаһлыкта берләүнең күренешләре (тәүхид үл-үлүһия)
Рамазан аенда Аллаһ кешегә Үзенә чын гыйбадәт кылуны насыйп иткән булса, бу мөбарәк айда Аллаһы Тәгаләне гыйбадәттә Берләүнең (тәүхид үл-улүһиянең) күркәм билгеләре ачык рәвештә күренә. Бу айда ул Аллаһка чын коллыкны үтәүгә омтыла, ачык һәм яшерен булган барлык гыйбадәтләрдә дә Аллаһ хөкемнәренә тулысынча буйсына.
Бу мөбарәк айда гыйбадәттә чагылган тәүхиднең билгеләрен белү мөэмин өчен зур файда. Чөнки кайбер кешеләр бу билгеләрне игьтибарсыз калдыра. Шуларның берсе — уразаны Аллаһ ризалыгы өчен генә тоту, Аңа иман белән якынаю һәм фарызлыгын раслап үтәү — нәкъ менә шушы билгеләрдән санала. Бу берничә нәрсәдә чагылыш таба, шулардан:
1) ИХЛАСЛЫК
Гыйбадәтне бары тик Аллаһка гына багышлау — ихласлыкның иң югары чагылышы. Ягъни кеше ураза тотканда рөхсәт ителгән нәрсәләрдән Аллаһ ризалыгы өчен тыела. Бу нәрсәләрне үтәгәндә ялгыз булса да, бары Аллаһ кына күреп торуын белсә дә, ул уразасын камил итеп үтәргә тырыша.
Шәйх Ибн Усәймин (рәхимәһуЛлаһ) әйткән:
«Уразада ихласлык аеруча ачык күренә, чөнки ул — кол белән аның Раббысы арасындагы сер. Аны Аллаһтан башка беркем дә белми. Кеше башкалардан ерак урынга качып, ураза вакытында Аллаһ тыйган нәрсәне эшләргә мөмкинлек табарга мөмкин. Әмма ул моны эшләми, чөнки ялгыз чагында да аны күзәтеп торучы Раббысы барлыгын белә. Раббысы аны бу эштән тыйган, шуңа күрә ул Аллаһның җәзасыннан куркып һәм Аның савабына өмет итеп бу эшне калдыра». («Мәҗәлисү шәһри Рамадан», 13 б.).Аллаһ ураза гыйбадәтен башка гыйбадәтләрдән аерым дәрәҗә белән аерып куйган. Бу хакта хәдис кудсидә әйтелә:
«Адәм баласының һәр гамәле — үзе өчен, әмма ураза — Минем өчен һәм Мин аның өчен Үзем әҗерен бирермен». (Бухари, 5927; Муслим, 1151).Ибн Хәҗәр (рәхимәһуЛлаһ) әйткән:
«Бу сүзләрдә ураза тотучыга бу дәрәҗәне бирүче сәбәп — аңа хас булган ихласлыкка ишарә бар». («Фәтх үл-Бәри», 4/107).Ибн Хәҗәр шулай ук галимнәрнең ни өчен ураза бу кадәр өстенлек белән аерылганын аңлаткан сүзләрен китерә. Алар берничә сәбәпне атаганнар: 1)
УРАЗАДА РИЯ КЫЛУ (кешеләргә күрсәтү) АЗРАК
Чөнки ураза башка гыйбадәтләр кебек ачык күренеп тормый.
Әл-Куртуби (рәхимәһуЛлаһ) әйткән:
«Күп гамәлләргә рия керергә мөмкин, ә ураза — гамәл аша гына Аллаһка ачык булган гыйбадәт; Шуңа күрә Аллаһ аны Үзе белән бәйләгән».Ибн үл-Җәүзи (рәхимәһуЛлаһ) әйткән:
«Күп гыйбадәтләр тышкы яктан үтәлү белән күренә. Күренгән нәрсәнең риядән тулысынча саклануы сирәк була. Ураза исә бу ягы белән үзенчәлекле. Әлбәттә, кеше “мин уразада” дип әйтсә, рия сүз аша керергә мөмкин. Әмма бу — хәбәр итү аркылы гына. Башка гыйбадәтләрдә исә рия хәтта гамәлнең үзе белән дә керергә мөмкин». («Фәтх үл-Бәри»)
321
2) Аллаһы Тәгаләне галәм тәртибен алып баруда һәм идарә кылуда Берләү. (тәүхид үр-рубүбия)
Аллаһы Тәгалә Рамазан аеның башлануын һәм уразаның фарыз булуын Үзенең галәм белән идарә кылуы белән бәйләде. Ул аны ай күренүенә бәйле итте. Рамазан аеның башлануы айны күрү белән раслана; бу — барлык гыйлем әһелләре тарафыннан бертавыштан кабул ителгән хөкем. Чөнки Пәйгамбәр ﷺ әйткән:
«Айны күреп ураза тотыгыз һәм айны күреп авыз ачыгыз. Әгәр ул сезгә күренмәсә, Шәгъбан аен утыз көнгә тутырыгыз» (Бухари 1909; Муслим 1081).Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә әйтә:
«Синнән яңа айлар турында сорыйлар. Әйт: алар кешеләр һәм хаҗ өчен вакыт билгеләре» (әл-Бәкара, 189).Һичшиксез, бу хәл уйланучы кешенең иманын арттыра: Раббы галәм тәртибен Үзе генә алып бара, Аның белән беркем дә бу эштә уртак түгел. Ай һәм барлык күк җисемнәре Үз Раббысына буйсынган. Ай үзенең хәрәкәте, күренүе яки югалуы белән үзе идарә итми — болар барысы да Аллаһның рубүбият сыйфатларыннан. Аллаһы Тәгалә әйтә:
«Кояш айны куып җитә алмый, төн көнне узмый. Аларның һәрберсе үз фәләгендә йөзеп йөри» (Ясин, 40).Мүҗәһид (рәхимәһуллаһ) әйткән:
«Һәркайсының чиге бар — аны узмый да, киметми дә. Моның хакимлеге килсә — тегесе китә; тегесенең хакимлеге килсә — моныкы бетә». (Ибн Кәсир тәфсире, 6/578).Дөрестән дә, Аллаһы Тәгалә бөтен барлыкны яратты, камил итеп төзеде, үлчәп билгеләде һәм юл күрсәтте. Галәмдә булган һәрнәрсә — Аның бөеклегенә һәм олылыгына ачык дәлил. Аллаһ әйтә:
«Ул — кояшны якты балкыш, айны яктылык итеп кылды һәм аңа фазалар билгеләде, сез еллар санын һәм исәп-хисапны белсен өчен. Аллаһ боларны юкка гына түгел, ә хаклык белән яратты. Ул белгән кешеләр өчен аятьләрне ачык итеп бәян итә» (Юныс, 5).Һәм әйтә:
«Без төн белән көнне ике могҗизалы билге итеп кылдык. Төн аятен бетереп (караңгылыкны), ә көн билгесен яктыртып тора торган иттек — Раббыгызның игелегенә омтылуыгыз һәм еллар санын һәм исәпне белүегез өчен. Һәрнәрсәне без тәфсилләп аңлаттык». (әл-Исра, 12).Ибн Кәсир (рәхимәһуЛлаһ) болай аңлата:
«Аллаһ кояшка — үзенә генә хас балкыш, ә айга — үзенә генә хас яктылык бирде. Аларның йөреше дә төрле. Кояш һәр көн чыга һәм бата, ләкин җәй һәм кыш көннәрендә чыгу-бату урыннары үзгәрә; шул сәбәпле көн озыная, төн кыскара, аннары киресенчә була. Кояш — көн хакиме. Ә ай исә фазалар белән билгеләнгән: ай башында ул зәгыйфь һәм аз нурлы булып күренә; аннары төн саен арта, югарырак күтәрелә, яктыра бара — гәрчә аның яктылыгы кояштан булса да — айның ундүртенче төнендә тулылана. Аннары кими башлый, ай ахырында иске хөрмә ботагы кебек нечкәреп кала«. (Ибн Кәсир тәфсире, 6/578).Боларның барысы да — Халикъ булган Аллаһның бөеклегенә ачык дәлил, Аның сыйфатларының камиллегенә якты борһан. Бу — Аның кодрәтенә, хикмәтенә һәм тулы гыйлеменә шаһитлек. Ул — Бердәнбер, Аның һичбер тиңдәше юк. Tärj.: ✦✧S.F.✧✦
321
Син гайбәт, нәмимә (сүз тагу) һәм бөһтан (ялган тагу) арасындагы аерманы беләсеңме?
Гайбәт (الغيبة): Кешенең күзе алдында булмаганда, аның турында үзе ишетсә охшатмый торган начар сүз сөйләү. Бу — зур гөнаһларның берсе.
🌱 Аллаһ илчесе ﷺ әйтте: «Гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?» Сәхабәләр: «Аллаһ һәм Аның илчесе яхшырак белә», — диделәр. Пәйгамбәр: «Бу — кардәшең турында ул охшатмый торган сүзләр сөйләвең», — диде. Аннан: «Әгәр кардәшемдә мин әйткән сыйфатлар чынлап та булса?» — дип сорадылар. Ул: «Әгәр син әйткән сыйфатлар анда булса — син гайбәт чәчкән буласың, ә әгәр алар анда булмаса — син аңа бөһтан (яла) яккан буласың», — дип җавап бирде.
📚 (Мөслим, 2589)
ــــــــــــــــــــــــــــــــــــــــــ
Сүз ташу (النميمة): Кешеләрнең араларын бозу өчен бер кешенең сүзен икенчесенә ташу. Бу — зур гөнаһлардан.
🌱 Аллаһ илчесе ﷺ әйтте: «Сүз ташучы (нәммәм) җәннәткә кермәс».
📚 (Мөслим, 105)
ــــــــــــــــــــــــــــــــــــــــــ
Бөһтан (ялган тагу) (البهتان): Кешедә булмаган сыйфатны бар дип әйтү яки аңа ялган сөйләү. Бу — ялган белән кушылган гайбәт һәм ул зур гөнаһлардан санала.
⛔️ Кардәшләреңнең намусына тиюдән саклан! Телеңнән һәм артык сөйләүгә кызыгудан курк!!
#ШәйхГайсә@hakdinebez
321
🔸 Рамазан — ул Коръән ае.
Бу айда аятьләр колакка ишетелгәнче үк күңелләрдә балкый, ә җаннар Аллаһ сүзе белән башка бернәрсәгә дә охшамаган җан тынычлыгы таба.
Коръән белән икәүдән-икәү генә калу, һәр аять өстендә уйлану никадәр гүзәл!
#ШәйхГайсә@hakdinebez
Вже доступно! Дослідження Telegram за 2025 — головні інсайти року 
