cookie

Ми використовуємо файли cookie для покращення вашого досвіду перегляду. Натиснувши «Прийняти все», ви погоджуєтеся на використання файлів cookie.

avatar

Фикһ (шәригать) (Бу канал хатын-кызлар өчен генә) Гөлсем ханум дәресләре

Закирова Гөлсем Гәрәфетдин кызы. "Казан нуры" мәчете янындагы "Шамил" мәдрәсәсендә 2013 елдан мөгәллимә булып эшлим. 89600505464

Більше
Рекламні дописи
575
Підписники
-224 години
-37 днів
-430 днів

Триває завантаження даних...

Приріст підписників

Триває завантаження даних...

*بسم الله الرحمن الرحيم* السلام عليكم ورحمة الله وبركاته ✨ *ОБЪЯВЛЕНИЕ* ✨ *Медресе «Шамиль» при мечети «Казан Нуры" производит приём на Курсы «Основы Ислама и арабского языка» для взрослых на 2024/25 уч.год.* Трёхлетняя учебная программа включает следующие предметы: Таджвид (обучение чтению Корана); Тафсир (толкование Корана); Акыда (Исламское мировоззрение); Сира (история жизни Пророков и Пророка Мухаммада (Мир Ему)); Фикх (разделы поклонения и некоторые разделы муамалят); Ахляк (Исламская нравственность); Начальный курс арабского языка; История татарского народа. Занятия проводятся с сентября по май, один раз в неделю (день и время – по выбору). Учеба организована посменно: 1) 8.30 – 12.30, 2) 14.00 – 18.00, 3) 18.00 – 20.00. Оплата за учёбу производится по полугодиям. Одно учебное полугодие - 4 месяца. Для дневных 4-часовых занятий – 1500р за полугодие, для вечерних 2-часовых – 750р. за полугодие. 🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿 В медресе «Шамиль» при мечети «Казан Нуры" также можно усовершенствовать свои знания на следующих курсах: Арабская каллиграфия; Старо-татарская письменность; Арабский язык; Махрадж (правильное произнесение арабских звуков); Таджвид (изучение правил чтения Корана); Хатем (полное прочтение Корана); Хатем+тафсир; Тасхих (улучшение чтения Корана); Татарский язык с нуля (для русскоязычных). 🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿 В медресе «Шамиль» регулярно проводятся краткосрочные курсы: - 8-ми часовые: "Проводы умершего в последний путь", - 6-ти часовые: "Обучению тахарату и чтению намаза 🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿 Также в этом учебном году набираются мужская и женская группы на курс по заучиванию 30-го джуза Корана с Коран-хафизом (совместный проект с Центром подготовки хафизов Корана) 🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿 Записаться можно, отправив СМС(на ватсап) на номер 89179335775 с указанием фамилии и имени, возраста, выбранного времени (дня и смены), языка обучения. Время записи с 9.00 до 17.00, в рабочие дни. Запись также производится в здании медресе “Шамиль". В летнее время личный приём посетителей проводится с 10.00 до 15.00 в рабочие дни. Суббота,воскресенье- выходные дни. С сентября запись в медресе - с 8.00 до 20.00. В новых группах занятия начинаются по мере набора групп. Приглашение на учебу высылается на оставленный номер телефона. Следите за объявлениями в Телеграмм-канале по *ссылке:https:* // *t.me/MedreseShamil* Подписывайтесь, будьте в курсе новостей и жизни медресе. Адрес медресе: Проспект Фатыха Амирхана, 3 А. Остановка «Улица Чистопольская». ✨ *ДОБРО ПОЖАЛОВАТЬ!* ✨ Репост приветствуется!🌼
Показати все...
*بسم الله الرحمن الرحيم* السلام عليكم ورحمة الله وبركاته ✨ *ИГЪТИБАР* ✨ « *Казан Нуры» мәчете каршындагы «Шамил» мәдрәсәсендә 2024/25 уку елына зурлар өчен «Ислам дине һәм гарәп теле нигезләре»* курсларына язылу бара. Өч еллык укыту программасы түбәндәге фәннәрне үз эченә ала: Коръәнне кагыйдәләр белән укырга өйрәнү; Тәфсир (Коръән мәгънәләре); Гакыйдә (Ислам дөнья карашы); Сира (Пәйгамбәрләр һәм Мөхәммәд галәйһис-сәләмнең тормыш юлы); Фикһ (гыйбадәт һәм кайбер мөгамәләт хөкемнәре); Ислам әхлагы; Гарәп теленең башлангыч курсы, Татар халкы тарихы. Мәдрәсәне тәмамлагач сертификат бирелә. Дәресләр сентябрьдән майга кадәр атнага бер тапкыр үткәрелә, көнен һәм вакытын сайлап алырга була. Укулар өч сменада оештырыла: 1) 8.30 – 12.30, 2) 14.00 – 18.00, 3) 18.00 – 20.00. Яңа төркемнәрдә укулар төркемгә кеше җыелгач башлана. Уку өчен түләү: ярты уку елына 1500 сум (кичке төркемнәрдә: ярты уку елына 750 сум). Ярты уку елы – 4 ай. 🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿 «Казан Нуры» мәчете каршындагы «Шамил» мәдрәсәсендә түбәндәге курсларда да белемнәрне һәм осталыкларны арттырырга була: Гарәп каллиграфиясе, Иске татар имлясе, Гарәп теле, Мәхраҗ (гарәп хәрефләрен дөрес әйтү), Тәҗвид (Коръән уку кагыйдәләре), Хәтем (Коръәнне тулысынча укып чыгу), Хәтем+тафсир, Тасхих (Коръән укуның сыйфатын яхшырту), Татар теле (рус теллеләр өчен). 🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿 «Шамил» мәдрәсәсендә даими рәвештә кыска вакытлы курслар үткәрелә: - 8 сәгатьлек «Соңгы юлга озату йолалары» курсы - 6 сәгатьлек «Таһәрәт һәм намаз укырга өйрәнү» курсы. 🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿 Шулай ук мәдрәсәдә Коръән-хәфиз белән Коръәннең 30нче джузын ятлау курсы ачыла (Коръән хәфизларның әзерләү үзәге белән берлектә). Телеграмм-каналда мәдрәсәнең белдерүләрен күзәтегез. *Сылтау:* *https://t.me/MedreseShamil* Укырга язылу өчен төркемнәрнең берсен сайлап алырга һәм исем-фамилияне, туган елын һәм уңайлы уку көнен- сменасын (сәгатен) язып +7 917 933-57-75 номерына (ватсап) СМС җибәрергә кирәк. Бу номер телефонына шалтыратып була (ял көннәреннән тыш, кабул итү вакыты 9.00-17.00 гә кадәр.) Шулай ук мәдрәсәгә килеп язылырга да була (җәйге вакытта, сәгать 10.00дан 15.00гә кадәр. Шимбә, якшәмбе- ял көннәре. Сентябрьдән башлап 8.00дан 20.00 гә кадәр, һәр көнне. Укырга язылу, яңа төркемнәр оештыру ноябрь ахырына кадәр дәвам итә. Төркем җыелгач, күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып яки СМС җибәреп, укырга чакыру булачак. Мәдрәсәнең адресы: Фәтыйх Әмирхан проспекты, 3нче А. «Чистай урамы» тукталышы. ✨ *РӘХИМ ИТЕГЕЗ!* ✨ 🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿🌿 *РЕПОСТ ХУПЛАНА!*
Показати все...
2
ҖӘМӘГАТЬ БЕЛӘН НАМАЗ НИЧЕК УКЫЛА Җәмәгать белән намаз кылырга җыенучы ниятендә имамга иярүен белдерергә тиеш. Иртәнге намазның җәмәгать белән ничек кылырга икәнлеген карап узыйк. Беренче рәкәгатьтән башлап имамга ияреп намаз кылучыларның гамәлләре: Ният: “Аллаһ ризалыгы өчен иртәнге фарыз намазының 2 рәкәгатен укырга ният иттем, ошбу имамга иярдем”. Җәмәгать белән укылган һәр намазның ниятендә “имамга иярдем” дигән сүзләр өстәлә. Имам тарафыннан әйтелгән ифтитах тәкбиреннән (беренче тәкбирдән) соң аның артыннан ияргәннәр шул тәкбирне кабатлыйлар, аннан соң кулларын берләштереп, “Сәнә” догасын укыйлар, аннары тын торалар. Барлык киләсе рәкәгатьләрдә кыямда торган хәлдә имам артыннан торучыларның берсе дә берни дәшми. Имам тавыш белән “Фәтиха” сүрәсен укыганнан соң эчтән генә: “Әмин”, - дип әйтәләр. Рөкүгътә чакта җәмәгать 3 тапкыр эчтән генә “Субхәәнә Раббийәл-Газым” дип әйтә. Имам “СәмигалЛаһу лимән хәмидәһ” дип тураеп баса (артыннан иярүчеләр бу сүзне әйми), ә имамга ияргәннәр тураеп баскач, әчтән генә “Раббәнә вә ләкәл-хәмд” дип әйтәләр. Сәҗдәдә булганда җәмәгать әчтән генә 3 тапкыр “Субхәәнә Раббийәл-Әглә” дип әйтә. Беренче утырыш вакытында җәмәгать һәм имам әчтән  “Әт-Тәхият”не укый, ә соңгы утырышта “Әт-Тәхият”не, “Салават”, “Раббәнә әтинә” догасын укыйлар һәм имам артыннан сәләм бирәләр. Җәмәгать белән намаз кылучы кеше тәкбирдә, рөкүгътә, аннан соң тураеп басканда, сәҗдәдә һәм сәҗдәдән соң торып басканда, һәм шулай ук сәлам биргәндә имамны узмыйча яки аннан артта калмыйча имам артыннан барырга тиеш. Кулланылган әдәбият: “Ислам дине нигезләре”.
Показати все...
Оберіть інший тариф

На вашому тарифі доступна аналітика тільки для 5 каналів. Щоб отримати більше — оберіть інший тариф.