cookie

Ми використовуємо файли cookie для покращення вашого досвіду перегляду. Натиснувши «Прийняти все», ви погоджуєтеся на використання файлів cookie.

avatar

Милләт хәбәрләре

Більше
Рекламні дописи
510
Підписники
+224 години
+67 днів
+6730 днів

Триває завантаження даних...

Приріст підписників

Триває завантаження даних...

DOC-20240614-WA0007_240614_115246.pdf
Показати все...
DOC-20240614-WA0007_240614_115246.pdf3.93 KB
🔥 1🙏 1
Фото недоступнеДивитись в Telegram
Аллаһның 99 исеме бар. Шуларның берсен дә булса телгә алып, Аллаһка мөражәгать итү - догаларның кабул булуына сәбәп. Җомга көнне Аллаһны еш зикер кылып, дөньяви эшләребезне күздән кичерик. Фикер-ниятләребезне төзәтеп, догалар кылыйк.
Показати все...
👍 4 4👎 1🥰 1🙏 1
Фото недоступнеДивитись в Telegram
ТАТАРНЫҢ ГАЛИ БАТЫРЫ Энгель Навап улы Фәттаховка Татарның Гали Батыры – Соңгы Гладиаторы! Империя читлегенә - Ач шакаллар ирегенә Ыргытылган Татар Улы, Халкың булгач Мәскәү колы, Тел язмышы, ил язмышы Синең язмышка әйләнде. Бер ялгызың Мәйдан тоттың, Әрнүеңне эчкә йоттың, Милләтеңнең йөзен саклап, Ахыргача көрәштең! Империя этләреннән Сөяккәчә таландың. Татарның Гали Батыры – Соңгы Гладиаторы, дип, Үз халкыңнан данландың! Яралы йөрәгең тотып Илгә кайттың – корбан булдың Газиз телең хакына! Әмма милләт моны күрде, Халык үз бәясен бирде – Актанышның асыл улы, Татарның Гали батыры – Соңгы Гладиаторы! Ф Ә Ү З И Я Б Ә Й Р Ә М О В А, 5.12.17.
Показати все...
11🙏 4❤‍🔥 3👏 1
Татар Даласы. Табигать тыюлыгы. Ата- бабалардан калган, хәзер без яши торган җирләр... 12.06.24.Түбән Новгород өлкәсе.
Показати все...
11👍 6🙏 1
Әйе, без ирем белән боларның барысын да күрдек - үзебез яшәгән авылдан кул сузымында гына булган Татар Даласын күрдек, зәңгәр күкне иңләп очкан кагау- бөркетләрне, сызгырып сәлам биреп калган байбакларны, исе кулларыбызга сеңгән чамбырларны күрдек... Заманында Дикое Поле- Татар Даласы дип аталган борынгы тарихыбызны күрдек, ул безнең янәшәбездә генә икән бит! Сез дә авыр эштән, дөнья мәшәкатьләреннән бераз арынып, шул матурлыкны күрергә вакыт табыгыз әле, үкенмәссез! Нинди бөек, нинди гүзәл син, Татар Иле! Биек тауларың, чиксез далаларың, алтын кырларың, чәчәкле болыннарың, шулар арасына энҗе бөртекләре булып сибелгән авылларың белән нинди газиз һәм кадерле син! Һәм шушы тарихны, шушы байлыкны, шушы гүзәллекне саклау безгә Аллаһтан әмәнәт итеп бирелгән. Һәм шушы изге мирасны, Татар Даласын, милләт тарихын, кадерен белеп, без килер буыннарга да тапшырырга тиеш... Моны һәр татар яхшы аңласын иде... Фәүзия Бәйрәмова- Аймал, Түбән Новгород өлкәсе. 12.06.24.
Показати все...
👍 2 1
Татар Даласында, байбаклар патшалыгында... . Сезнең Татар Даласын күргәнегез бармы? Каядыр Ырынбур, Чиләбе якларында түгел, нәкъ менә Рәсәйнең уртасында, Нижгар төбәгендә гасырлардан калган Татар Даласы барлыгын белә идегезме? Гомердә дә сука күрмәгән, сөрелмәгән- чәчелмәгән, дөньяның бик күп үләннәрен, бөҗәкләрен, тереклекне үзендә саклаган Татар Даласын? Без менә хәзер ирем Хөсәен белән шул далада йөрибез... Хәер, дала, дигәндә, тоташ сахраларны күреп өйрәнгән кешегә биредәге күренеш сәер тоелырга мөмкин, чөнки монда таулы дала. Шул таулы булганга, сука керә алмаганга исән калган дала бу! Татар Даласының тигез урыннары инде күптән сөрелгән, чөнки монда иң яхшы кара туфрак, гөл бакчасы кебек җирләр... Аларга күптән хуҗа табылган инде. Ә менә бу тау араларында калган дала җирләре гасырлар буе Әтәравылының печәнлек җирләре булган. Иремнең сөйләве буенча, авыл халкы анда айлар буе шалашлар корып яшәп, печән чапкан, аны шунда кибәннәргә куеп калдырган, кыш көне чана юлы төшкәч, кипкән печәнне өйләренә кайтарганнар. Совет чорында бу тәртип бетерелгән, анда колхозның көтүлек җирләре булган. Бу җирләр хәзер дә Әтәравылыныкы, әмма ул дәүләт тарафыннан табигать тыюлыгы ( заказник), дип игълан ителгән, анда мал йөртелми, печәне чабылмый, даланың тереклек дөньясын галимнәр өйрәнә. Бу таулы даланы табигать тыюлыгы, дип игълан итүнең төп сәбәбе - мондагы гаять бай, күптөрле, үзенчәлекле дала үсемлекләрен, тереклек дөньясын һәм дала байбакларын ( сурок) саклап калу өчен эшләнә. Заманында бу байбакларны инде кырып бетергән булалар, аларны яңадан читтән китереп, далага җибәрәләр. Хәзер монда, чын мәгънәсендә, байбаклар патшалыгы, алар бөтен Чагыл ( Цагыл) тауларын басып алганнар. Бу гаҗәеп тере, акыллы җәнлекләрне без дә биноколь белән озак күзәттек, чөнки якыная башласаң, алар сызгыра- сызгыра җир астындагы ояларына кереп чумалар, шулай хәвеф килгәнен бер-берләренә хәбәр итәләр. Чагыл тавының бөтен сыртлары байбак куышлары белән тулган, алар тар сукмаклар белән тоташкан, аны байбаклар үзләре таптап салган. Байбакларның җәйге һәм кышкы жир оялары була икән. Ерактан караганда, алар кеше кебек - арт аякларына торып басып, даланы күзәтәләр. Байбаклар дала үләне белән тукланалар, су эчмиләр, диярлек, чөнки аларга үлән суы да җитә икән. Байбаклар салкын кышларны җир астында йоклап уздыралар. 9 ай йоклыйлар икән - август азагыннан март башына кадәр! Аның каравы, апрель азагында, май башында инде балалары дөньяга чыга һәм үлән ашый башлый... "Мусульмане считают сурка " братом по вере", потому что каждое утро, выходя из норы и обратясь на восток к восходящему солнцу, он трет лапками мордочку, как бы совершая намаз" , дип яза байбакларны өйрәнүче белгечләр. (Бакка С. В., Киселёва Н. Ю. Портреты природы. Степи Нижегородской области. Фотоальбом. - Нижний Новгород: экоцентр " Дронт ", 2015. - стр. 47.) Фән телендә бу төньяк далалары " луговые степи" дип атала, чөнки аларда дөньяда тиңе булмаган болын чәчәкләре үсә. Алар барысы да " Кызыл китап" ка кертелгән, дәүләт тарафыннан да, халыкның үзе тарафыннан да сакланырга тиеш. Әмма, әйткәнебезчә, сөрелгән далада инде иген үсә, борынгы бөеклекнең кыйпылчыгы гына бу тау битләренә сыенып, яшеренеп, яшәп ята... Чал даланың көмеш чәчләре булган кылганнарның монда сигез төре үсә! Далада агач үсми, бары куаклар гына, һәм ниндиләре әле - миндаль, дала чиясе, гөлҗимеш, җиләкләрдән кара җиләк ( еживика), җир җиләге, исемнәрен дә язып бетерерлек түгел мең төрле аллы- гөлле чәчәк, алар арасында мыжгып торган бөҗәкләр, кош- кортлар - барысы да бар монда! Ә нинди ис! Сез даладан нинди баш әйләндергеч хуш ис килгәнен беләсезме? Ул - эссе кояш исе, кыйбла яктан - Кырым тарафларыннан искән кайнар җил исе, аяк астында күч- күч булып үсеп яткан чамбыр ( чабрец) исе... Әйе, кылганнар даланың йөзе булса, чамбыр - аның кыргый һәм татлы исе! Юкка гына руслар аны " богородская трава "дип атамыйлар шул, аны дәва өчен генә тоталар.
Показати все...
👍 2 1
Показати все...
Умер Мисбах-бабай, в 2015 году застреливший врача в Челнах из замаскированного под трость оружия

😢 9🙏 4 2
Фото недоступнеДивитись в Telegram
Мисбах бабай вафат... Чаллыдан кайгылы хәбәр килде - Мисбах бабай вафат булган. Аңа 94 яшь һәм ул Чаллы тирәсендәге бер татар авылында яши иде. Мисбах бабай - инвалид таягыннан корал ясап, түбәтәй өчен урыс кешесен атып үтергән татар карты. Моның өчен ул 90 яшенә кадәр төрмәдә утырды. Аннан кайткач та түбәтәен салмады, намазын калдырмады, милләт тормышыннан читләшмәде. Ул элек тә милли хәрәкәттә актив катнашты, Татарстанны, татар халкын яклап, митинг- пакетларга йөрде, газеталарга язды. Һәм менә шул Мисбах бабаебыз, барысын да калдырып, зөлхиҗҗә аенда бакыйлыкка күчкән. Яткан җире нурлы булсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде... Бәхил бул, Мисбах бабай, түбәтәй өчен төрмәгә киткән Ил карты! Фәүзия Бәйрәмова- Аймал, 9.06.24. Түбән Новгород өлкәсе.
Показати все...
23🫡 4😢 3🙏 1
Показати все...
👍 3
Мөхәммәд пәйгәмбәрнең (галәйһи-с саләтү вә-с сәлам) шулай дигәнлеге риваять ителә: ما من أيام أحب إلى الله أن يتعبد له فيها من عشر ذي الحجة، يعدل صيام كل يوم منها بصيام سنة وقيام كل ليلة منها بقيام ليلة القدر Мәгънәсе: "Аллаһ күзендә, гыйбәдәт итү өчен көннәрнең иң сөеклесе - Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне. Ул көннәрне тотылган бер көн ураза - бер ел уразага тиң, бер гыйбәдәттә уздырылган төн - Ләйләте-ль Кадр төнен уяу үткәргән шикелле [кыйммәткә ия]". (Тирмизи һәм Ибн Маҗә хәдис җыентыкларыннан) Бүген кояш баю белән Зөлхиҗҗә аеның беренче көне керә. Шулай булгач, атнасына бер була торган изге җомга көнне, елына бер килә торган Зөлхиҗҗә аеның шушы ун көнендә гыйбәдәтләребезне арттырыйк. Дөньяви һәм ахыйрәт эшләребезне күздән кичерик. Аллаһка юнәлик.
Показати все...
11👍 6🕊 1🤝 1