🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒
Відкрити в Telegram
🍒Гади һәм көндәлек рецептлар! 🍒Тормыш! 🍒Киңәш-табыш! 🍒Лайфхаклар!
Показати більше2 100
Підписники
Немає даних24 години
Немає даних7 днів
-630 день
Архів дописів
2 100
📌Ялгызлык бик яман икән, бик яман. Кара каршы утырып талашыр кешең дә булмагач...
📍Махтагы танышу чаты!
Өйләнмәгән, кияүдә булмаган ханым,әфәнделәрне танышу, фикер алышу чатына чакырып калабыз.
https://max.ru/join/-Ma46L4eaqqcklUgbOcgbwPXhlnTjyoqiChpzP0hrr4
2 100
Махтагы танышу чаты!
Өйләнмәгән, кияүдә булмаган ханым,әфәнделәрне чакырабыз
https://max.ru/join/-Ma46L4eaqqcklUgbOcgbwPXhlnTjyoqiChpzP0hrr4
2 100
Хәерле җомга иртәсе белән!
Иртәнге чәйләребез тәмле булсын!
Творог өстенә сметана, песок, ванилин, 1 бананны шакмаклап турап салып болгатабыз. Ләвәшне җәябез, сметана сылыйбыз, аннары әзер массаны җәябез, рулет итеп төрәбез, өстенә сметана сылыйбыз да 180С ка куеп, өстен кызарганчы пешереп алабыз.
Тәмле булсын 🤗
2 100
Кичке ашларыгыз тәмле булсын!
Ялкаулар бәлеше
Камыр:
📌4 аш кашыгы майонез
тәменчә тоз
ике йомырка
📌1 стакан он (коймак камыры кебек куелык)
Эчлек:
📌500гр.фарш
суган
📌2-3 бәрәңге
тәмләткечләр,тоз
📌Эш барышы: Он,майонез,тозны коймак камыры куелыгында болгатабыз. Майланган табага камырның яртысын салабыз. Камыр өстенә,фарш белән кыргычта уылган бәрәңгене,калган камырны эчлек өстенә салабыз. 30-45 минутка 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.
Тәмле булсын 🤗
2 100
Исәнмесез, сезнең белән элемтәне югалтмас өчен, МАХ та канал булдырдык, шугы ссылка белән керә аласыз, алдагы көннәрдә дә бергә булсак иде
2 100
Присоединяйся к каналу по ссылке: https://max.ru/join/kbqbjN2ciiIrN0loI1hBHl8Bc7oo4kBDxHLnB8e4rWU
2 100
Присоединяйся к чату по ссылке:
https://max.ru/join/gFaklhdytvdV4Uh5yE9W2rTloKUp3iEt8b53x2IYqOQ
2 100
❤️Хәерле көн!
📌ТГ көннән көн авыррак эшли, сезнең белән элемтәне югалтмас өчен канал булдырдык 👇🏻
https://max.ru/join/vPZIp7sC04LawN48UCIgfsXBl8GNI0oOxGwo48EhXe0
Кушылып куегыз, тора-бара шунда урнаштырырбыз язмаларны.ТГ нан да китәсе килми.
2 100
Ял көннәрендә сыйланырга чизкеек
Камырга
📌 50гр.песок
📌200гр.он
📌30 мл. су
📌60гр. сыер мае
Эчлеге
📌900гр.творог
📌3шт. йомырка
📌70гр. Песок
📌100мл.сливки( мин сөт салдым)
📌Ванилин 2гр.
Камыр ясап табага җәеп 180гр.15 - 20 мин. пешереп аласы, аннары өстенә ,эчлекне җәеп, тагын 20мин.пешереп аласы
Тәмле булсын 🤗
2 100
Җомга көне мөбәрак булсын!
Кишер пирогы
Кирәк булачак:
📌Йомырка 2 шт
Шикәр комы 140 гр
Үсемлек мае 100 гр
Кишер 130 гр
Әстерхан чикләвеге 50 гр
Камыр көпшәкләгеч 1 ч.к.
Он 150 гр
Имбирь+дарчин+мускат чикләвеге 1 ч.к.
Эремчекле сыр 140 гр
Шикәр оны 2-3 а.к.
📌Йомырка, шикәр комын миксер белән күпертергә. Үсемлек мае, вак угычтан уылган кишер, вакланган чикләвек салып, кашык белән бутарга.
📌Коры ингредиентларны барысын бергә бутап камырга кертергә. Камырның яртысын табага салырга, уртасына эремчекле сырны шикәр оны белән бутап салырга.
Калган камыр белән капларга. Алдан кызган 180 грлы духовкада әзер булганчы, якынча 40 минут пешерергә.
Тәмле булсын 🤗
2 100
#ремонтподключ
#дизайнпроект
❤️Ремонт ясарга җыенучылар шушы номер белән шалтрата аласыз 89172669467
❤️Яңа фатирга күчкәннәргә, яшь гаиләләргә ташламалар каралган.
https://t.me/remontdizaininteryer
2 100
8 нче Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Сезгә корычтай сәламәтлек, чиксез бәхет, күңел күтәренкелеге һәм язгы җылылык телим. Йөзегездән елмаю китмәсен, тормышыгыз мәхәббәт, шатлык һәм якты хисләр белән тулы булсын. Гүзәллек һәм наз бәйрәме котлы булсын!
2 100
Җомга иртәсе хәерле булсын, иртәнге чәйләрегез тәмле булсын!
10 минутта коймак
📌Майлылыгы 2,5, күләме 450 г бер кап кефирга ике йомырка, бер бал кашыгы шикәртоз, ике кашык шикәр комы һәм он салып куерак камыр басабыз.
Шуннан соң гына бер кашык чәй содасы салып болгатабыз.
📌Бер 10 минут тирәсе тотканнан соң газ өстендә пешереп алабыз.
Тәмле булсын 🤗
2 100
Хәерле иртәләр булсын!
Кабымлык круассаннар
📌Кирәк була:
Катлы камыр - 1кап
Колбаса - 200гр.
Сыр - 100гр.
Йомырка өстенә сөртү очен - 1шт.
Сыр һәм колбасаны турыпочмаклык формасында телемләп турыйбыз. Колбаса сырдан юкарак булсын. Катлы камырны түгәрәк формасына кертеп җәябез, сигез өлешкә бүләбез. Хәр өчпочмакнын киң өлешенэ колбаса һәм сыр куябыз. Рулет сыман итеп торәбез, кырыйларын бөгеп куябыз. Йомырка белэн өслэрен сылап чыгабыз. Круассаннарны пергамент кәгазе жәелгэн табага тезәбез. Алтынсу төскә кергәнче духовкада пешерәбез.
Тәмле булсын 🤗
2 100
Бүген Банан кексы ясап карарга булдым
150 г он, 100 г бәрәңге крахмалы, 250 г атланмай, 1 стакан шикәр комы, ½ бал калагы чәй содасы, 1 кап ванилин, 4 йомырка, 3 банан, 100-150 г әстерхан чикләвеге.
Йомшарган атланмайны шикәр комы белән уарга. Шунда ук күпертелгән йомырка, изелгән банан, вакланган чикләвек, крахмал белән болгатылган он, ванилин, чәй содасы өстәргә һәм камыр басарга. Майланган кекс формасына кабарырлык урын калырлык итеп камыр агызырга. Өстен тигезләп, духовкада 40-50 минут пешерергә.
Әзер кекска вакланган чикләвек яки шикәр оны сибәргә.
Тәмле булсын🤗
2 100
Бәйрәм көненә
🍎Алма пирогы
📌200гр ак май
📌4 аш кашыгы кибет каймагы
📌2 ч калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель)
📌400гр он салып йомшак камыр басабыз, 20 минутка салкынга куеп торабыз.
Эчлек өчен алмаларны🍎 кабыгыннан чистартып төшләрен алабыз, телемләп турап камыр өстенэ җәябез.
400 гр кибет каймагына, 2 йомырка, 300 гр шикәр комы, 4 аш кашыгы он салып болгатабыз да алмалар өстенә агызабыз. 180 гр та 40 - 45 мин пешә, алгач өстенә шикәр пудрасы сибәбез.
Тәмле булсын 🤗
2 100
Кичке Ашларыгыз тәмле булсын
Тун астындагы ит.
📌Ит
📌Кибет каймагы
📌Суган
📌Бәрәңге
📌Корейча кишер
📌Тоз, борыч
📌Сыр
Озынча иттереп итне турарга,сыек майда табада кыздырып алырга.Суганны ярым боҗра итеп турарга,бәрәңгене озынча турарга,тозлап, борычларга, сырны вак угычтан уарга.
Табаны (минем пыяла савыт)сыек май бн майлап,бар ингридиентларны катлап тезәргә.
Ит+каймак+суган+бәрәңге+каймак+корейча кишер+сыр.
180°С 45-50 минутка духовкага озатырга.
Тәмле булсын 🤗
