cookie

Ми використовуємо файли cookie для покращення вашого досвіду перегляду. Натиснувши «Прийняти все», ви погоджуєтеся на використання файлів cookie.

avatar

Муслюмовский муниципальный район

Официальный канал администрации ММР. Новости района. ММР администрациясенең рәсми каналы. Район яңалыклары.

Більше
Рекламні дописи
552
Підписники
Немає даних24 години
+17 днів
-130 днів

Триває завантаження даних...

Приріст підписників

Триває завантаження даних...

Михайловка авылының су җыю башнясына бу көннәрдә ремонт ясаганнар. Әлеге эшләр үзара салым средстволарына башкарылган.
Показати все...
Тойгелде авылының Набережная урамында юлларны ремонтлау эшләре бара. Бу эшне "Мост" оешмасы башкара.
Показати все...
Фото недоступнеДивитись в Telegram
Балаларыгызга алып биргән "уенчык" аяныч хәлгә китерергә мөмкин. Мотор ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган техника көннән-көн арта бара. Бу, әлбәттә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүне, һәрдаим уяу, сизгер, игътибарлы булуны сорый. Мондый төр техниканың артуы белән юл-транспорт hәкаләтләре саны да күбәйде. Татарстанның Лаеш районы Яңа Сокуры бистәсендә 10 яшьлек бала квадроцикл руле артында җиңел машина белән бәрелеп һәлак булган. Аның 13 яшьлек пассажиры җәрәхәтләнгән. Икесе дә махсус шлем кимәгән була. Бәла читтә генә түгел. 12 яшьлек мөслимле электр самокаты белән идарә иткән вакытта егылып, тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәт нәтиҗәсендә райондашыбыз баш мие җәрәхәте алган, аның ияге яраланган, маңгаенда гематома барлыкка килгән. ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе балаларыгызның тормыш иминлеген кайгыртуыгызны, юл хәрәкәте кагыйдәләренең төгәл үтәлешен тәэмин итүегезне сорый!
Показати все...
"Урман иле" лагеренда ял итүче балалар өчен кызыклы осталык дәресләр үткәрү дәвам итә. Мөслим сәнгать мәктәбенең бию сәнгате бүлеге укытучылары Булат Солтанов һәм Ольга Нуруллина "Безнең белән бие! Безнең кебек бие!" дигән темага дәрес үткәрделәр. Балалар "Тапочка, башмак" хәрәкәтен үзләтерделәр, бию уены уйнадылар, бию позицияләрен өйрәнделәр. Очрашу күмәк флешмоб белән тәмамланды.
Показати все...
Фото недоступнеДивитись в Telegram
"МИрас"лылар "Сәләт" яшьләр уку-укыту форумында катнашты. Форумның иң иҗади һәм креатив сменасы төгәлләнде. Иҗат Биләр форумында Мөслим сәнгать мәктәбендә белем алучылардан оештырылган "МИрас" вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчеләре Рәйсә Харисова, Гөлназ Йосыпова) белеп туплады. МИраслылардан бас гитарада уйнаучы Искәндәр Зарипов һәм барабанчы Диләрә Хәйруллина кастинг аша сайлап алынып, композитор, шагыйрь, аранжировщик Тимур Вәлиев кулы астында, төрле ансамбльләрдән сайлап алынган өр-яңа "И7сез" вокаль-инструменталь ансамбле составына кергән. Әлеге төркем 5 көн буенча иҗади лабораториядә Саба егете иҗат иткән "Мин хәтерлим" җырын аранжировкалау буенча эш алып барган.
Показати все...
Туган якны өйрәнү музеенда кызыклы дәрес үтте 📨 18 яшьтән югары булган һәм сәламәтлеге чикләнгән гражданнар өчен музей дәресе үтте. Дәрес барышында яшьләр Рәсәйдә почта хезмәте барлыкка килү тарихы, почта хезмәтенең әһәмияте белән таныштылар.
Показати все...
Районда урып-җыюга старт бирелде. "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгы районда көзге бодайның беренче бункерын суктырды. Көзге бодай уңышы гектарына 35 центнерны тәшкил итә. Эш барышы белән район Башлыгы Альберт Хуҗин танышты. Ул Илгиз Исламовны һәм һәм хуҗалык хезмәткәрләрен урып-җыю эшләре башлану белән котлады, уңышны югалтуларсыз җыеп алырга теләде.
Показати все...
Фото недоступнеДивитись в Telegram
Гаилә елы уңаеннан "Мизгел" яшьләр үзәге коллективы хәйрия акциясе игълан итте! Битараф булмаучылар уенчыклар, китаплар, канцелярия товарлары алып килә ала. Кабул итү пункты: Мөслим, Пушкин урамы, 44 нче йорт – "Мизгел" яшьләр үзәге.
Показати все...
"Август-Мөслим" икмәк кабул итү предприятиесе 2024 ел уңышын кабул итәргә әзер 🌾
Показати все...
Фото недоступнеДивитись в Telegram
ТР Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышында балалар катнашындагы мотоцикллар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре саны артуга зур игътибар бирелде. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызга юл йөрү кагыйдәләрен һәрдаим исләренә төшереп, аларның иминлеген тәэмин итүегезне сорыйбыз!
Показати все...
Оберіть інший тариф

На вашому тарифі доступна аналітика тільки для 5 каналів. Щоб отримати більше — оберіть інший тариф.