cookie

Ми використовуємо файли cookie для покращення вашого досвіду перегляду. Натиснувши «Прийняти все», ви погоджуєтеся на використання файлів cookie.

avatar

Татар хәзрәтләре

Татар хәзрәтләреннән вәгазь һәм нәсыйхәт

Більше
Рекламні дописи
344
Підписники
-124 години
+27 днів
+630 днів

Триває завантаження даних...

Приріст підписників

Триває завантаження даних...

00:40
Відео недоступнеДивитись в Telegram
Кардәшең үзеңнән яхшы булсын 💬Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәсәлләм: “Кеше үзенең кардәшенең динендә булыр, аның фикерендә булыр”, - дип әйткән. Татар халкы да бу сүзләргә карата шулай ди: "Кардәшең, дустың үзеңнән яхшырак булсын". Аллаһы Тәгалә тормыш юлларыбызда хәерле дусларны, кардәшләрне юлдаш кылсын. Хәерле тормыш алып барып Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә насыйп булсын! Җомга мөбарәк булсын!
Показати все...
IMG_0317.MP413.92 MB
4👍 3
🌙 Бүген кояш баешы белән Мөхәррәм ае керә һәм Һиҗри исәп буенча яңа 1446 ел җитә🌙. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә “Хаҗ” сүрәсенең 32нче аятендә болай дип әйтә: وَمَن يُعَظِّمْ شَعَائِرَ اللَّهِ فَإِنَّهَا مِن تَقْوَى الْقُلُوبِ “Шөбһә юктыр, Аллаһы Тәгаләнең хөкемнәрен хөрмәт иткән кешенең күңеле тәкъвалыктадыр”. Нәрсә соң ул һиҗри хисап? Билгеле булганча, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм 13 ел дәвамында Мәккә шәһәрендә халыкны дингә чакырды, әмма иманга килүчеләрнең саны аз иде. Аны рәнҗеттеләр, төрле авыр сүзләр әйттеләр, хәтта үтерергә теләделәр. Аллаһның әмере буенча, 622 елда Расүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең якын сәхабәсе Әбү Бәкер (Аллаһ аннан разый булса иде!) белән Мәдинәгә күчтеләр. Нурлы Мәдинәгә башка сәхабәләр дә күчтеләр.  Менә шул көннәрдән башлап, изге Мәдинә шәһәрендә иң беренче хакыйкый мөселман җәмгыяте төзелә. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры, бөтен дөньяга тарала. Димәк, һиҗра, без мөселманнарга гына түгел, ә бәлки бөтен дөнья тарихына, тормышына олы үзгәреш кертә. Һиҗра – Раббыбызның олы нигъмәте. Шул вакыйгадан башлап, мөселманнар һиҗри ел хисабын куллана башлыйлар.
Показати все...
4👍 2
Фото недоступнеДивитись в Telegram
00:46
Відео недоступнеДивитись в Telegram
Һәлакәткә ташламагыз Аллаһы Тәгалә Коръәндә безгә мөрәҗәгать итеп шулай дип әйтә: "...Үзегезне үзегез белә торып, һәлакәткә ташламагыз..." Без дә бу сүзләргә ияреп үз-үзебезне гөнаһлардан саклыйк, төрле һәлакәтләрдән сакланыйк, җәйге эссе көннәрдә дә саклану чаралары турында онытмыйк. Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны гафу итсен, изге гамәлләребзне кабул итсен! Үзенең ярдәменнән ташламасын! Җомга көне мөбарәк булсын!
Показати все...
IMG_0294.MP416.26 MB
4
🔸 «Чисталык – иманның яртысы» (Имам Әл-Мөслим). #иман #тәхәрәт #чиста
Показати все...
👍 5 2
00:41
Відео недоступнеДивитись в Telegram
❗️ Кешедән гаеп эзләмә, үзеңне кайгырт Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә безгә мөрәҗәгать итеп шулай ди: "Әй, иман китергән бәндәләр, үз үзегезне кайгыртыгыз...". Без дә бу сүзләргә ияреп үз-үзебезне кайгыртып, гамәлләребзне һәм нәфсебезне төзәтергә тырышыйк. Кешедән гаеп эзләп йөрмик, үзебезнең гөнаһ, кимчелекләребезне төзәтеп изгелеккә омтылыйк. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә хәерле тормышлар алып барып туры юлда булырга насыйп итсен! Җомга мөбарәк булсын!
Показати все...
IMG_0265.MP414.13 MB
6👍 2
✨Тәүбә кылуның фазыйләте 💬Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: "Кылган гөнаһларга үкенү тәүбә була. Гөнаһларына тәүбә иткән зат ул гөнаһны эшләмәгән кебек булыр". 🗣Хәзрәти Мәүлана Җәләлетдин Руми тәүбә таләп ителгән рухи халәтне түбәндәгечә аңлаткан: "Үкенеч уты тулы күңел һәм яшьле күзләр белән тәүбә ит, чөнки чәчәкләр кояшлы һәм дымлы җирләрдә ачыла". Аллаһы Тәгалә гөнаһ һәм кимчелекләребез өчен ихластан тәүбә кылырга насыйп итсен, гөнаһ һәм кимчелекләребезне гафу итсен!🤲🏽
Показати все...
👍 5 3
ИГЪТИБАР❗️❗️❗️ 🧩Балалар өчен җәйге курслар 📖1 июльдән 12 июльгә кадәр “Болгар” мәчетендә балалар өчен җәйге тәрбия курслары башлана. 6 яшьтән – 15 яшькә кадәр балаларны кабул итәбез. 🕌“Болгар” мәчетендә, җәйге курсларда балаларны көтеп калабыз. 📞Белешмәләр өчен тел.: +7 953 402 98 37 🧩Летние детские курсы 📖С 1 по 12 июля в мечети “Болгар” будут проводиться летние детские воспитательные курсы. Принимаем детей от 6 до 15 лет. 🕌Ждем детей на летних курсах при мечети “Болгар”. 📞Телефон для справок: +7 953 402 98 37
Показати все...
👍 4
❗️❗️☪☦Татарстан Мөфтие һәм Митрополитының Севастопольдә һәм Дагыстанда булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле уртак мөрәҗәгате ❗️❗️ Хөрмәтле татарстанлылар!  Христианнарның Троица бәйрәме көнендә Севастопольдә гади халык өстенә дошман ракеталары яуган, ә Дагыстанда чиркәү һәм синагогага һөҗүм иткәннәр. Православие рухание үтерелгән, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар бар, шул исәптә балалар да. Бу коточкыч җинаятьләр – Россия җәмгыятендәге тынычлыкны какшатуга, фетнә чыгаруга, халыкны куркытуга, илдә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы татулыкны бетерүгә юнәлдерелгән.  Без – Татарстан Мөфтие һәм Митрополиты – бер тавыштан дин тотучыларга мөрәҗәгать итәбез һәм бер гаепсезгә һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, төрле милләт һәм төрле дин тотучылар арасында тынычлыкны һәм үзара аңлашып яшәүне алга таба да сакларга чакырабыз. Халыклар бердәмлеге – Россиянең иң кадерле казанышы. Һичшиксез, гыйбадәтханәләргә ут төртү, коралсыз кешеләргә һөҗүм итү дин тотучылар тарафыннан түгел, ә инсаниятне күрә алмау идеологиясенә табынган бәндәләр — илебез дошманнары башкарган. Ә дошманның максаты – кабат нацизмга каршы баскан Россиянең күпмилләтле һәм күпдинле бердәм халкы арасында фетнә тарату.  ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан Митрополиясе бертавыштан Дагыстанда һәм Севастопольдә Аллаһ йортларына һәм башка объектларга һөҗүм итүне хурлыйбыз. Бандитлар Аллаһ кануннарын һәм Россиянең барлык традицион диннәренең кануннарын бозды.  Без вафат булганнарның туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән – юаныч, ә яраланганнарның тизрәк савыгуын телибез.  Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,  Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл.
Показати все...
👍 6
⁉️“Бар, борчымый тор әле”, “Әнә телевизор карап тор шунда”...⁉️ Балалар янга килеп нидер сөйләгәндә эшебез тыгыз булса, еш әйтелә торган сүзләребез бу. Күпләребез нәкъ менә шул мизгелдә кичектереп була торган эшләрне читкә этеп торып, балаларыбызның әйтергә теләгән сүзен, сөйләргә кирәкле булган ниндидер вакыйгасын тыңларга ашыкмый. Янәсе, баланың сөйлисе килгән сүзе генә. Әмма бу сүзләр безгә генә бернинди әһәмияткә ия түгел кебек, чынлыкта, ул йә күптән борчыган проблемалары, йә күңелләренә сыеша алмаган шатлыклары яшеренгән һәм балага моның белән иртәгә дә, бер сәгатьтән дә түгел, ә нәкъ менә хәзер, шушы мизгелдә бүлешү кирәк. Күркәм динебез бала психологиясен өйрәнүдә маяк булып тора. Аның хикмәте таң калдырырлык. Ислам дине баланы шәхес итеп күрергә өйрәтә һәм шул рәвешле әти-әниләргә шәхес тәрбияләүдә ярдәм итә. Бер очракка гына күз салыйк. Берьюлы пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм баласын үзе янына дәшүче хатынны күргән. Ул хатын баласына: “Габдулла, яныма кил әле. Мин сиңа бер әйбер бирәм”, – дип дәшкән. Расүлуллаһ аннан: “Син аңа нәрсә бирергә теләгән идең?” – дип сораган. Ул: “Хөрмә җимеше”, – дип җавап биргән. Моңа Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр син аңа бернәрсә дә бирмәгән булсаң, Аллаһ каршында ялганчы булыр идең”, – дип әйткән. Расүлебез тикмәгә генә мондый сүзләр әйтмәгән, билгеле. Ул әти-әниләрнең балаларны еш кына “әйбер бирәм” дип чакырып, соңыннан берни бирмәүләрен исәптә тотып шулай дигән. Һәм менә бу күренеш, кызганычка, бик еш таралган. Шуңа да күркәм динебез буенча “Бу бала гына әле” дип карамаска, “бирәм”, “эшлим” дип вәгъдә бирдек икән, баланы алдамаска кирәк. Балалар гөнаһсыз җан ияләре, риясыз, эчкерсез затлар. Аларның күңеленә начарлык үтеп кермәгән әле. Бу дөньяны да, анда булган өлкәннәрне дә матур итеп, үзләренә үрнәк итеп күрәләр, аларга сокланалар. Менә шушы сабыйлардан безгә – олыларга әле күп нәрсәләрне өйрәнергә була. Бары тик аз гына игътибарлы булу кирәк. Балаларыбыз үсә-үсә олыларны – олы, кечеләрне кече итә белә торган шәхесләр булып формалашсын, аларның шушы табигый ихласлыклары саклансын өчен, кечкенәдән яратылып үсәргә тиеш. Һәм бу безнең бурычыбыз. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм балаларны бик тә ярата, аларны олылый торган иде. Гайшә радыяллаһу ганһәдән болай дип риваять ителә: “Бәдәви гарәпләреннән булган кешеләр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килеп: “Сез балаларыгызны үбәсезме?” – дип сорады. Расүлуллаһ, әйе, дип җавап бирде. Алар исә: “Аллаһ белән ант итәбез, без аларны үпмибез”, – дип әйттеләр. Шуннан соң Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһы Тәгалә сезнең йөрәкләрегездән мәрхәмәтлелекне алгач, мин нәрсә эшли алам?” – диде” (имамнар Әл-Бохари, Мөслим). Бала күңелен күрә алу, аны шатландыру, хакын хаклау бик тә мөһим. Тик моны баланы иркәләп бозу, бар теләгәнен үтәп, булганның кадерен белми торган итеп үстерү белән бутарга ярамый. Һәрнәрсә үз урынында һәм тиешле дәрәҗәдә башкарылса гына татлы җимешләрен бирер. Айсылу Юлдашева
Показати все...
🙏 5
Оберіть інший тариф

На вашому тарифі доступна аналітика тільки для 5 каналів. Щоб отримати більше — оберіть інший тариф.