uk
Feedback
Диния Нәзарәте

Диния Нәзарәте

Відкрити в Telegram

ТР МДН Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми мәгълүмати каналы. Каналда мөфтият эшчәнлеге һәм Татарстан өммәте тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында хәбәр ителә. Элемтә өчен: dum.rt@tatar.ru

Показати більше
1 387
Підписники
Немає даних24 години
Немає даних7 днів
-630 днів
Архів дописів
+1
2025 елның октябрендә Питрәч районында бәла-каза килеп чыкканын – мәчет янганын хәтерлисезме? Хәзер район мөхтәсибәте аны торгызу белән шөгыльләнә – яңа заманча мәчет төзелә! 💫💫Аллаһ йортын Ватанны саклаучылар хөрмәтенә торгызырга карар кылдылар. Имам итеп МХОда улын югалткан Гыйльман хәзрәт билгеләнде. 🕌🕌Теләге булган һәркем бу изге эштә – мәчет төзүдә катнаша ала, моның өчен Аллаһ бетмәс-төкәнмәс әҗер-саваплар әзерләгән 🤲 Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ үзенең мөбарәк хәдисендә: «Аллаһ ризалыгы өчен мәчет салган кешегә Аллаһ җәннәттә шундый ук йорт салачак», – дигән. Хәдисне әл-Бохари һәм Мөслим тапшырды. Мәчет төзелешенә ярдәмне берничә ысул белән күрсәтергә мөмкин: ✅ Исәп-хисап счетына акча күчереп: 40703810845420000045 ✅ Югарыда күрсәтелгән коар-код буенча.

☪️Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәттә Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хәмди Шәгъбан Га
+4
☪️Мөфти Камил хәзрәт Нәзарәттә Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хәмди Шәгъбан Габделхәлим Мөхәммәд белән очрашты.   🇪🇬🇷🇺Әңгәмә барышында җитәкчеләр хезмәттәшлекне үстерү хакында фикер алышты.   🤝Илче Татарстан мөфтиятенең Мисыр Вакыфлар министрлыгы белән тыгыз элемтәләрен билгеләп үтте һәм “Әл‑Әзһар” университеты белән Татарстан Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлекне актив үстерергә әзер булуын белдерде.📚✨   🔹Камил хәзрәт Нәзарәтнең соңгы казанышлары һәм яңа проектлары, шулай ук Мисыр дин галимнәре белән хезмәттәшлек турында сөйләде:   📌2026нчы елда Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты шәех Хусари фонды белән килешү төзеде;   📌2023нче елда Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиевның каберен эзләү төгәлләнде, Мисыр Принцы һәм Татарстан Мөфтие кабергә истәлекле билге куйды;   📌Рамазан аенда “Әл-Әзһар” дин галимнәре Татарстанга дини дәресләр һәм таравих намазлары үткәрү өчен килә.

Камил хәзрәт Сбербанкның “Татарстан банкы” бүлекчәсе Идарәчесе Руслан Сәлимов белән очрашты Очрашуда шулай ук Голәмәләр шурас
Камил хәзрәт Сбербанкның “Татарстан банкы” бүлекчәсе Идарәчесе Руслан Сәлимов белән очрашты Очрашуда шулай ук Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы, Казан казые, AAOIFIның сертификацияләнгән эксперты Булат хәзрәт Мөбарәков катнашты Сбербанкның Татарстандагы башлыгы хәләл финанс продуктлары һәм аларның республика мәчетләре һәм дини оешмалар өчен мөмкинлекләре белән таныштырды Очрашуда шулай ук партнерлык (ислам) финанславы өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

🕌🕌Нәзарәттә Казан кулъязма Коръәнен әзерләү комиссиясе утырышы узды 📖 Җыелыш дөньякүләм танылган мөселман галиме, пәйгамбә
🕌🕌Нәзарәттә Казан кулъязма Коръәнен әзерләү комиссиясе утырышы узды 📖 Җыелыш дөньякүләм танылган мөселман галиме, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы, шәех Мәэмүн әр-Рави рәислегендә һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Комиссиянең башка әгъзалары катнашында узды. Хәзрәтләр Казан кулъязма Коръәнен бастыруга йомгак ясадылар һәм Диния нәзарәтенең Коръән бастыру өлкәсендәге чираттагы проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

☪ Дөньякүләм танылган дин галиме, Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, мөхтәрәм шәех Мәъмүн әр-Рави Казан кулъязма Коръәненә багыш
+8
☪ Дөньякүләм танылган дин галиме, Пәйгамбәрнең ﷺ нәсел дәвамчысы, мөхтәрәм шәех Мәъмүн әр-Рави Казан кулъязма Коръәненә багышланган китабын тәкъдим итте📖. ❗Хезмәт “Казан кулъязма мүсхәфенә төпле аңлатма” дип атала 🕌 Шәех Мәэмүн әр-Рави искәрткәнчә, Аллаһы Тәгалә Татарстанга һәм Россиягә дөньяда беренче булып 1803 елда Коръәннең дөрес язылышы кануннары нигезендә беренче басма Коръән бастыруны насыйп кылган. 💡Шәех үз китабында Казан кулъязма мүсхәфенең дини-гыйльми үзенчәлекләре турында тәфсилләп язган. ✅Татарстан Диния нәзарәте проекты 2022 елда Идел буе Болгарстанында Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулу елы кысаларында Россиянең күпсанлы мөхтәрәм Мөфтиләре катнашында башланып китте, ә «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында дөнья күрде. 🌙Билгеле булганча, Мәъмүн әр-Рави – Нәзарәтнең Казан кулъязма Коръәнен әзерләү буенча комиссия башлыгы.

Мәскәүдә Габденнасыйр Курсавиның тууына – 250 ел, Исмәгыйль Гаспралының тууына 175 ел тулуга һәм Россия халыклары бердәмлеге
+2
Мәскәүдә Габденнасыйр Курсавиның тууына – 250 ел, Исмәгыйль Гаспралының тууына 175 ел тулуга һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Ватанның рухи хәзинәләре: Ризаэтдин Фәхретдин мирасыннан – Россиянең гражданлык бердәмлегенә» дигән Бөтенроссия форумы узды. Чараны Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте оештырды. Форумда катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде: “Фикһта – Хәнәфи мәзһәбе, гакыйдәдә – матуриди мәктәбе һәм Шәригатькә туры килгән тәсаувыф (суфыйчылык) – бу татарлар өчен 1917 елгы инкыйлабка кадәр татар дин галимнәре тоткан һәм алга сөргән традицион ислам моделе булып тора да инде. Бу – кагыйдә! Әлеге кагыйдәдән башка фикерләр татар халкы традицияләренә хас түгел һәм мәдәниятебезгә ят”.

photo content
+2

🕌Россия һәм чит ил дин галимнәре Казанның Коръәнне өйрәнү һәм бастыру өлкәсендәге элекке һәм хәзерге казанышларын югары бәяләде. 📖 Бүген «Коръән – дөнья тарихында һәм технологияләр заманында: кулъязма традицияләрдән басма стандартларга таба» XII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.  Бер мәйданчыкта Россия, Иордания, Бәхрәйн, Гыйрак, Йәмән, Катар, Мисырдан Коръән гыйлемен өйрәнүчеләрне, текстологларны, каллиграфларны, тарихчылар очрашты. 📌Чараны Татарстан Республикасының Коръәни Кәрим вә Пакь Сөннәт өйрәнү мәркәзе оештырды. 💫 Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чечен Республикасы Мөфтиенең Изге Коръән эшләре буенча киңәшчесе, «Әл-Җәзарий» Коръән үзәге директоры шәех Сәййид-Хөсәен Сәййид Ибраһими Әл-Корәйши, шәех Ганим Каддури Хамәд (Гыйрак Республикасы), Волгоград өлкәсе мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте (Волгоград мөфтияте) Мөфтие, шәех Бәта Кифах Мөхәммәд һ. б. бар иде. 💬Камил хәзрәт: “Татарстан Диния Нәзарәте бүген Коръәнгә бихисап хезмәтләр куя. Хафизлар тәрбиялибез, Коръәнне әзерләп бастырабыз, аны тәрҗемә итәбез... Безнең тәҗрибәне хәзер чит илләрдә дә файдаланалар, ә безнең кулъязма Коръәнне эталон дип атыйлар”. 📖Конференция кысаларында шәех Мәъмүн әр-Равиның “Казан мүсхәфенә (Казан басмасы) нигезле аңлатма” дигән китабы тәкъдми ителде.

photo content
+9

☪🪖 Нәзарәт казые Марат хәзрәт Мәрданшин МХО зонасына эш сәфәреннән кайтты һәм Мөфти Камил хәзрәткә аның нәтиҗәләре турында хәбәр итте: ✅ Арча мөселманнарыннан «Нива» автомобиле, Түбән Камадан 100 повербанк, Әлмәттән оптик җепсел, Кукмара, Буа һәм Байлар Сабасыннан азык-төлек һ.б. 🚚 илттеләр; ✅ дүрт кыр госпиталенә медикаментлар, шулай ук җылылык һәм җылы су белән тәэмин итү өчен өчен кирәкле әйберләр: батареялар, торбалар, фитинглар тапшырдылар🔧; ✅ тәм-томнар һәм уенчыклар – ЛНРның инвалид балаларны социаль тернәкләндерү буенча «Яңарыш»  үзәгенең Алчевскидагы бүлекчәсенә; ✅8 хәрби частьта, 1 госпитальдә Мәүлидләр, дини мәҗлесләр үткәрделәр: Коръән укыдылар, салават әйттеләр һәм дога кылдылар, Пәйгамбәрнең ﷺ батырлыгы турында сөйләделәр 📖; ✅ блиндаж мәчет ачтылар – бу инде җиденче мәчет!🕌 🤝Марат хәзрәт Мөфтигә «Батыр», «Тимер» һәм «Алга» батальоннары сугышчыларыннан һәм полк имамнарыннан сәлам әйтте һәм  истәлекле бүләк – Сириядән кайткан Коръәнне бирде. Үз чиратында, командование кушуы буенча, Камил хәзрәткә УРАЛ мотоукчылар бригадасының “Батырлык өчен” күкрәк билгесен  тапшырды.

photo content
+9

🌙 Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ мирасына багышланган вәгазь кичәләре 🌷 «Әл-Мәрҗани» мәчетенә вәгазь кичәләренә чакырабыз! 💭 Кил
🌙 Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ мирасына багышланган вәгазь кичәләре 🌷 «Әл-Мәрҗани» мәчетенә вәгазь кичәләренә чакырабыз! 💭 Киләсе вәгазьне Диния Нәзарәтенең шәригать бүлеге белгече, Казан шәһәренең «Кабан арты» мәчете имам-хатыйбы Хөсәен хәзрәт Зөфәров сөйләячәк, ин шәә Аллаһ. ▶️ 23 сентябрь • 18:00 ❗️ Керү ирекле! 🌷 Рәхим итегез! Көтеп калабыз!

📖Гасырларны кичкән Коръән – яңа цифрлы заманга таба: Казанда XII Халыкара фәнни-дини конференциясе уза!💫 📌Кайчан: 22-23 сентябрь. 📌Кайда: «Корстон» комплексы (Николай Ершов ур., 1А). 📌Тема: «Коръән – дөнья тарихында һәм технологияләр заманында: кулъязма традицияләрдән басма стандартларга таба»🤝 🕌Оештыручы – Республикасының Коръәни Кәрим вә Пакь Сөннәт өйрәнү мәркәзе. 🗣Конференция рус, татар һәм гарәп телләрендә алып барыла. 🌍Быел бер мәйданчыкта Россия, Иордания, Бәхрәйн, Гыйрак, Йәмән, Катар, Мисыр һәм башка илләрдән экспертлар җыелачак. Дискуссиягә дин галимнәре һәм академик ислам белгечләре генә түгел, ә IT өлкәдә эшләүчеләр дә кушылачак – бүген Коръән мирасын саклау югары технологияләр дә таләп итә.💻 ❗БУ МӨҺИМ: 🔹22 сентябрьдә – шәех Мәъмүн Шәгъбән Хәлил әр‑Равиның Казан басмалары турында китабы тәкъдим ителә! 🔹23 сентябрьдә – төрле илләрдә Коръән чыгару буенча тәҗрибә уртаклашу һәм мирасны саклау өчен заманча технологияләрне файдалану турында фикер алышу.🔍 🖋Көн тәртибендә аерым урынны «1803 елгы Казан шрифты» алып тора: ул –заманча цифрлы векторлы форматта. Бу теләсә кайсы операция системаларында дөрес күренсен өчен кирәк. Хәзер бөтен дөнья буйлап борынгы кулъязмаларны ачык архивларга җыялар һәм дөрес уку-укымауны тикшереп карау өчен ясалма фәһем кулланалар – бу да галимнәргә уйлашу-фикерләшү өчен форсат булып тора🌐.

❗️ ❗️ ❗️МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ❗️ ❗️ ❗ 🕌Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 мәчетендә һәм бар
❗️ ❗️ ❗️МӘКТӘП БАЛАЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ❗️ ❗️ ❗   🕌Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 30 мәчетендә һәм барлык ислам мәгариф учреждениеләрендә мәчет каршындагы курслар программалары һәм өстәмә белем бирү программалары кысаларында мәктәп укучылары өчен өч айлык татар теле дәресләре башлана.   📝“Без туган телне өйрәнәбез!” исемле проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла.   💡Татар теле курслары атнага ике тапкыр икешәр сәгать дәвам итәчәк.   🗒Татар теле курслары – бушлай. Курсларны тәмамлаганнан соң тыңлаучыларга сертификатлар биреләчәк.

Нәзарәт һәм ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде   Документны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Комитет җитәкчесе Ангелина Галимова имзалады.   Килешүне имзалау тантанасында шулай ук Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, "Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров, Нәзарәт казые, Татарстанның Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин катнашты.   Татарстан Республикасы Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты 2026 елның апрелендә үзенең өч еллыгын билгеләп үтте. Ангелина Галимовага –МХОда катнашучы, мобилизацияләнгән офицер, командирның хәрби-патриотик эшләр буенча урынбасары хәләл җефетенә – сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм итү буенча Комитетны җитәкләргә тәкъдим ителгән. Бүгенге көндә комитет вәкиллекләре республиканың 23 районында эшли.   Нәзарәт һәм ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты арасындагы хезмәттәшлек турында килешү максаты һәм предметы булып МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләрендә хезмәттәшлек итү тора. Бу – рухи-психологик ярдәм күрсәтү, рухи, мәдәни-агарту юнәлешендәге чаралар үткәрү, әти-бабайлар һәм Ватанны саклаучылар белән бәйле хәтерне саклау, патриотик тәрбия бирү, иреклеләр хәрәкәтен үстерү һәм гаилә кыйммәтләренә тарту һ. б.   Килешү имзаланганнан соң, җитәкчеләр МХО зонасына гуманитар ярдәм җыеп җибәрү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

photo content

🗳☑️Бүген, 20 сентябрьдә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Казанның
+5
🗳☑️Бүген, 20 сентябрьдә, Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты. Казанның 80 нче мәктәбендә урнашкан 46 нчы сайлау участогында Камил хәзрәт хәләл җефете Лола ханым белән беренче булып, үзләренең гражданлык бурычын үтәп, тавыш бирделәр.  - Гражданнарга сайлау хокукы бирелде. Аннан файдаланып, үз фикереңне әйтергә кирәк, - диде Камил хәзрәт.

🌾Җыеп алган уңыштан гошер чыгарабыз – мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез!🤲 🔹Бүген Татарстанда Гошер көне узды. Әлеге
+9
🌾Җыеп алган уңыштан гошер чыгарабыз – мохтаҗларга кулдан килгәнчә ярдәм итәбез!🤲 🔹Бүген Татарстанда Гошер көне узды. Әлеге фотосурәтләр Балык бистәсе, Арча, Чүпрәле һәм Чирмешән мөхтәсибәтләреннән килеп иреште📸. ☪Мөфтият башлангычы белән Татарстанда ел саен гошер сәдакасын җыю кампаниясе үткәрелә. Бакча нигъмәтләренең бер өлешен район Үзәк мәчетләренә алып килергә мөмкин!🕌 👉Нәрсәләр кабул ителә дигәндә, үзең карап үстергән бар әйбер: 🥔бәрәңге, 🥕кишер, аш чөгендере, суган, 🍆кабачки, кабак, кәбестә, 🍏алма, слива, 🍯бал, тозлаган һәм кайнаткан әйберләр! 🤝Азык-төлек аз керемлеләргә һәм мохтаҗларга таратылачак.❤️ ✅Мисал өчен, Балтач, Балык бистәсе мөселманнары җыелган гошерне Мөфтиятнең «Зәкят» фондына тапшырды.

Нәзарәттә Мөфти Камил хәзрәтнең Татарстан Республикасы инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашуы
Нәзарәттә Мөфти Камил хәзрәтнең Татарстан Республикасы инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашуы узды.

🧎🏥Казанның 2нче балалар шәһәр дәваханәсендә намаз бүлмәсе ачылды. ☪Әлеге тантанада Мөфти Камил хәзрәт, ТР Рәисе ярдәмчесе Ф
+9
🧎🏥Казанның 2нче балалар шәһәр дәваханәсендә намаз бүлмәсе ачылды.   ☪Әлеге тантанада Мөфти Камил хәзрәт, ТР Рәисе ярдәмчесе Фәрид Габделганиев, ТР Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илназ Әхмәдиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов, Казанның 2нче балалар шәһәр дәваханәсе баш табибы Марат Мәҗитов, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зиатдинов һ.б. катнашты.   📿Әлеге бүләк – әти-әниләр, балалар һәм дәваханә хезмәткәрләре өчен.   🌙Намаз бүлмәсе РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәме белән булдырылды: мөселман эшкуарлары төрле сәүдә үзәкләрендә, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, аэропортта һәм башка җәмәгать урыннарында шундый намаз бүлмәләре булдырды.   🧎Дәваханәдә урнашкан мүсаллә хакында берничә сүз: 📌3нче катта урнашкан; 📌6-7 кешегә исәпләнгән, мәйданы 15 кв.м.; 📌барлык шартлар тудырылган; 📌ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен.