cookie

Ми використовуємо файли cookie для покращення вашого досвіду перегляду. Натиснувши «Прийняти все», ви погоджуєтеся на використання файлів cookie.

avatar

САУЛЫК/ ЗОЖ

Основная группа: https://t.me/selametlek_kazan Для связи: Гульшан - @gulshanladi

Більше
Росія81 333Татарська37ЗОЖ2 930
Рекламні дописи
5 297
Підписники
+724 години
+147 днів
+16630 днів

Триває завантаження даних...

Приріст підписників

Триває завантаження даних...

Фото недоступнеДивитись в Telegram
☀🏡🌱 Чәршәмбе иртәсе хәерле булсын! Һәрвакыт игелекле, киң күңелле, яхшы сүзле, күркәм холыклы булыйк, дуслар! ❤ 🌷Уңышлы көннәр теләп калабыз!!!
Показати все...
🙏 6🔥 1
Быел РЕДИСКАдан авыз иттегезме әле, дуслар? Мин Казанга кайтуга редискаларым өлгергән. Редиска файдасы турындагы язмага тап булдым: Редиска - иммунитет өчен файдалы! ‼ Редиска антибактериаль эффектка ия, организмны вирус инфекцияләреннән саклауны яхшырта. Олы яшьтәгеләрнең иммунитеты бик зәгыйфь, редиска ашаганда, вирус эләктерү мөмкинлеге сизелерлек кими, шуңа күрә рационга кертергә киңәш итәбез. 👉 Редисканың тагын бер мөһим өстенлеге-магний һәм калийның югары булуы. Ике микроэлемент та «йөрәк» өчен файдалы , алар йөрәк эшчәнлеген яхшырта.
Показати все...
👍 12🔥 3👏 2👌 2
Фото недоступнеДивитись в Telegram
Кош итеннән антибиотикларны ничек чыгарырга? 🤔 ‼️ Итне сатып алганнан яки эреткәннән соң шунда ук пешерергә ярамый. 🔸 Кош итен гади яки минераль суга батырыгыз һәм бер сәгать чамасы тотыгыз. Суга бераз тоз яки лимон согы өстәргә була, бу иттән куркыныч кушылмаларны «чыгарырга» ярдәм итәчәк. Итне икенчел шулпада пешерергә кирәк, ә беренчесен агызырга кирәк: иттәге күп матдәләр суга китә. Кайнаганнан соң итне 10-15 минуттан артык пешерергә, шулпаны агызырга, аннары чиста су Өстәргә һәм гадәттәгечә пешерергә кирәк. ‼️ Пленканы, тирене һәм майны алып ташлау яхшырак: алар иң зарарлы матдәләрне туплыйлар. Ә сез кибет итен ничек пешерәсез?? ❤️- кибетнекен ашамыйбыз 👍- суда тотабыз 🔥- бернишләтмибез
Показати все...
14🔥 10👍 7👏 3🥰 1
Фото недоступнеДивитись в Telegram
Хәерле иртәләр белән!!! 🍃☀️Көннән-көн җылыта бара, сизәсезме, дуслар? Бүген Татарстанда урыны белән көчле җил булырга мөмкин дип кисәтә синоптиклар. 🌡️Көндез һава температурасы +24…+26˚
Показати все...
🙏 15🔥 9👍 4💯 1
Без Казанга юл тоттык. Чаллы шәһәренә кереп чыктык. Чаллыларга сәлам🤚
Показати все...
👏 17👍 4🔥 1
Фото недоступнеДивитись в Telegram
Йодның күплеге буенча чөгендер башка яшелчәләр арасында беренче урыннарның берсен алып тора. 🔥 ▪️Шунлыктан чөгендерле азык атеросклероз, тиреотоксикоз белән интегүчеләргә бик тә файдалы. Чи чөгендер сутын матдәләр алмашын яхшыртучы һәм организмны ныгытучы чара буларак эчәргә була. ▪️Пешкән чөгендер гипертония авыруларыннан да шифалы тәэсир итә, чөнки анда кан басымын төшерергә ярдәм итүче магний шактый күп. ▪️Халык медицинасында кан басымы югары булганда һәм тынычландыручы чара буларак, яртылаш бал белән кушылган чөгендер суты эчәләр (көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан). Томау төшкәндә, пешкән чөгендер суты белән борын эчен юалар.
Показати все...
👍 14👏 1
Фото недоступнеДивитись в Telegram
Хатын-кызгаларга рационга кунжут кертергә кирәк🔽🔽🔽 Кунжут составында фитоэстрогеннар бар( хатын-кыз җенси гормоннарының аналогы) . Шулай ук кунжут канда холестеринны да киметә. Көнгә ике чәй кашыгы кунжут ашарга мөмкин.
Показати все...
15🔥 4👍 3👏 1
Фото недоступнеДивитись в Telegram
☀️🍃Бар җирдән матурлык эзлә - адашмассың, йөрәгеңне тыңла - ялгышмассың!. 🕊️Хәерле иртәләр, уңышлы көннәр!!!
Показати все...
🙏 35👍 6 4🔥 2🥰 1
Әни белән кичкелеккә кыстыбый пешереп алдык🔥 хәзер көтү каршылап, сыер савып малларны карыйбыз! Әти эшкә командировкага китте.
Показати все...
🔥 32👍 16 5💯 1
Фото недоступнеДивитись в Telegram
Тәмләткечләр ризыкка билгеле бер тәм өстәп кенә калмый, ә файдасы да бар. Мәсәлән🔽🔽🔽 ▪️Тмин һәм укроп ютәлдән файдалы. ▪️Бөтнек косасы килүне баса, баш авыртканда булыша. ▪️Петрушка организмнан артык суны чыгара һәм ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. ▪️Әниснең эч күпергәндә , эч катканда файдасы тия. ▪️ Куркума ябыктыра, чөнки аппетитны баса. ▪️Дарчин ( корицада) организмны чистарта торган табигый антиоксидантлар күп. Ул шикәр диабетын кисәтә. ▪️ Кардамон йөрәкне ныгыта , баш миендә кан әйләнешен яхшырта, сулышны сафландыра.
Показати все...
👍 20 3🔥 1🥰 1