Татар Мәдрәсәсе
Відкрити в Telegram
«Татар мәдрәсәсе» - төп Ислам фәннәре буенча видеолекция, аудиодәрес һәм текст форматындагы материаллардан торган белем бирү контенты. Биредә - БАРЫ ФАЙДАЛЫ ЯЗМАЛАР гына
Показати більше615
Підписники
Немає даних24 години
Немає даних7 днів
Немає даних30 днів
Архів дописів
Намаз укуны нәрсәдән башларга?
❗️Иң беренче чиратта шуны белик: намаз - безгә Аллаһының рәхмәте буларак бирелгән гамәл. Намаз күңелгә тынычлык, тәнгә сихәт бирә, безне тынычландыра. Намаз гыйбадәтен башкарып, кулларын догага күтәргән, Аллаһыга мөрәҗәгать иткән кеше бу мизгелләрнең бик тә кадерле икәнен тоя.
✅ Әлбәттә, бу изге эшкә алыныр алдыннан шәригать хөкемнәрен белгән, үтәгән берәр якыныңа, танышыңа яки, гомумән, берәр гыйлемле кешегә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Намаз укырга ниятләүче берничә адым үтә. Ул:
📌 Тәһарәт, госел тәртипләрен өйрәнә;
📌 Намаз укуда кирәкле булган хәрәкәтләрне өйрәнә;
📌 Намазда укыла торган аять-сүрәләрне, догаларны ятлый;
📌 Намазга кагылышлы мәсьәләләр белән таныша. (Мәсәлән, нәрсәләр намазны боза, нинди вакытларда намаз укылмый һ.б.)
📿Намаз - бик тә саваплы һәм шул ук вакытта бик җаваплы гамәл, аңа җитди карау, тиешенчә өйрәнү, башкару мөһим. Раүлебез: «Намаз – җәннәт ачкычы»🗝, – диде. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, намаз дигән күркәм гамәлгә омтылыйк, дуслар.
#татармәдрәсәсе
Коръән-хафиздан 20 киңәш
2нче өлеш
📖 Ятланганны кабатлап тору.
Бигрәк тә моны намазда эшләү файдалы – бу иң яхшы тикшерү булыр. «Шулай ук һәрвакыт бер үк сүрәләрне генә кабатларга кирәкми. Мисал өчен, башта мин 10 сүрәне яттан белә идем, әмма намазда еш кына аларның яртысын укыдым. Нәтиҗәдә, намазда укыган сүрәләрне мин намазда кулланмаганнарыннан яхшырак белә идем. Моны булдырмаска тырышыгыз». Төрле сүрәләрдәге охшаш аятьләргә аеруча игътибар итегез.
📖 Гыйлемнәрегез гомерлек булсын өчен, ятлаганнан соң гөнаһ кылмаска тырышыгыз.
Гөнаһларыбыз аркасында Аллаһы Тәгалә безнең гыйлемнәребезне алырга мөмкин, Ул бозык кешеләргә дини белем бирми.
📖 Коръән укыла торган түгәрәкләргә йөрегез.
Ягъни Коръәнне ятлый торган урыныгыздан тыш, Изге Китап укыла торган башка урыннар табыгыз. Монда укучылар арасында яхшы укый белүче, кирәк булганда төзәтүче булуы мөһим. Мисал өчен, кайбер мәчетләрдә намаздан соң яки махсус көннәрдә җыелып, чиратлашып Коръән уку гадәте бар. Мәчет имамы хаталарны төзәтеп, җәмәгатькә нәсыйхәт ясап җибәрергә мөмкин.
📖 Коръәнне өйрәтергә рөхсәте (иҗазәсе) булган кешегә мөрәҗәгать итегез.
Үзлектән ятлаучының зур хаталары булырга мөмкин, шуңа күрә билгеле бер өлешне (җүз, ярты җүз, ярты Коръән) ятлаганнан соң, үзегезгә иҗазәле остаз табыгыз.
📖 Хәтерегез яхшы булган вакыт, яшьлегегездән файдаланыгыз!
Әгәр сез олы яшьтә ятлый башласагыз, күбрәк тырышлык куярга кирәк булачак.
📖 Гыйлем алучы һәм Коръән ятлаучы туклану рәвешен тикшерсен.
Монда Мишари Рәшид «Симезлек зирәклекне киметә» дигән мәкаль китерә. Коръәнне ятлаучы артык күп ашарга тиеш түгел, моннан йокы килә башлаячак.
📖 Ятлауны планлаштыру белән артык мавыкмагыз.
Кайберәүләр план төзүгә ятлауның үзеннән күбрәк вакыт сарыф итә. Шулай ук бер ятлау рәвешеннән башкаларына күчмәгез.
📖 Беренче уңышларыгыздан соң ук, үзегездән канәгать булмагыз, мин-минлектән сакланыгыз.
📖 Ялкаулыктан дога кылыгыз.
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам көчсезлек һәм ялкаулыктан мондый дога кылырга киңәш иткән: «Аллаһуммә, инни әгуузү бикә минәл-гаҗзи вәл-кәсәл». Мәгънәсе: «Аллаһым, көчсезлек һәм ялкаулыктан Сиңа сыенам!»
📖 Аллаһы Тәгалә сезгә бу гыйлемнәрне бирсен дип, дога кылыгыз.
Монда үз туган телеңдә дә, гарәпчә дә төрле догалар кылырга була. Мисал өчен, Коръәндә килгән бу доганы: «Рабби, зидни гыйлмән» – «Раббым, гыйлемемне арттырчы!» – укырга була.
Шулай итеп, бу кадерле дин кардәшебез, Коръән-хафиз Мишари Рәшиднең 20 киңәше иде. Алар Коръәнне укырга өйрәнүчеләргә дә, ятлаучыларга да бик файдалы булыр.
#татармәдрәсәсе
Коръән-хафиздан 20 киңәш
1нче өлеш
Бөтен дөньяга танылган Коръән-хафиз, Коръән укучы (кари) һәм нәшидләр башкаручы Мишари Рәшид 1976 елда Күвәйттә туа. Тулы исеме – Әбү Рәшид Мишари бине Рәшид Әл-Гафәси. Күвәйттәге Мәсҗидүл-Кәбирнең имам-хатый-бы булып тора. Хафиз Аллаһының Изге Китабын ятларга теләү-челәргә үзенең 20 киңәшен бирә.
✅ Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ятлау.
Кызганыч, еш кына без изге гамәлләр эшләгәндә бер хатаны кабатлыйбыз: безнең ниятебез Аллаһы ризалыгы өчен түгел, ә кемдер алдында мактану, башкалардан артта калмау теләге булырга мөмкин. Юкка гына хафиз бу киңәшне беренче итеп куймаган. Белгәнебезчә, күпчелек имамнар, шулар арасында имам Бохари белән Мөслим дә, үзләренең хәдис җыентыкларын ният турындагы хәдис белән башлаган.
Алга таба хафиз: «Бу ниятне Коръәнне өйрәнү һәм ятлауның файдасы турында, аны өйрәнүчеләр һәм хафизләрнең дәрәҗәсе хакында белеп дөресләргә мөмкин. Сахих хәдистә: «Арагыздан иң яхшысы – ул Коръәнне өйрәнүче һәм аны башкаларга өйрәтүче», – дип әйтелә», – ди.✅ Максатны билгеләү (үзеңә максат кую). Мисал өчен: «Кардәшләрем белән тәҗвид өйрәнәчәкмен һәм Коръәннән бер җүз ятлаячакмын». ✅ Вакыт һәм мөмкинлекләрне дәресләрне калдырмаслык һәм ятлауда артта калмаслык итеп планлаштыру. Ягъни теләк булуы гына җитми, максатка ирешү өчен сәбәбен күрергә дә кирәк. Мисал өчен: «Дүшәмбе көнне эшләрем күп, әмма сишәмбе берничә буш сәгатем бар, шул вакыт эчендә өйрәнгәннәрне кабатларга, Коръәннән яңа аятьләр ятларга мөмкин». Көн тәртибегез булса һәм сез моңа игътибар бирсәгез, ин шә Аллаһ, моның нәтиҗәсе дә булачак. ✅ Үзегезгә иң уңайлы вакыт һәм урынны билгеләү. ✅ Ятлау өчен үзеңә билгеле бер Коръән китабын сайлау. Ягъни, без ишетеп тә, күреп тә хәтердә калдырабыз. Ятлау җиңелрәк барсын өчен, бер китапны сайлап алу дөрес булачак: күзләрегез аның шрифтына өйрәнәчәк, сез китапларда төрлечә билгеләнергә мөмкин булган тамгаларга инде игътибар итмәячәксез. ✅ Башта туачак кыенлыклардан курыкмагыз. Гадәттә, беренче мәлдә күпләрдә дөрес әйтелеш, хәтергә бәйле кыенлыклар була. Ә ятлау спортка охшаган – беренче көнне сөялләр барлыкка килсә дә, бу спортны ташларга кирәк дигән сүз түгел. Дөреслектә, бу бик күп мөселманнарның проблемасы. Ниндидер изге эшне калдырту өчен, шайтан бик күп төрле сәбәпләр табачак. ✅ Коръәнне үзлектән ятласагыз, ятлаган өлешләрне дөрес укый белүче шәехкә (остазга) тикшертегез. «Бу киңәшнең әһәмиятлелегенә мине бер шәех тикшергәннән соң инандым. Мин зур булмаган бер сүрәне инде берничә ел һәм бик яхшы беләм, дип уйлый идем. Әмма төзәтергә кирәк булган берничә хатам барлыгы ачыкланды. Шуңа күрә, бер генә сүрәне дә тикшертми калмагыз», – дигән хафиз. Моны шулай ук диск яки аудиотасма буенча тикшереп була, иң мөһиме – барысы да яхшы ишетелсен. Шулай ук Мишари Рәшид укуның матурлыгы белән мавыкмаска, ә беренче чиратта дөрес әйтелешкә игътибар бирергә киңәш итә. ✅ Коръәнне өйрәнгәндә яки ятлаганда кыскача тәфсиргә мөрәҗәгать итәргә. Һәрвакыт җитди тәфсирне уку игътибарны башкага юнәлтергә мөмкин, ятлаучы болай үз максатына ирешмәячәк. ✅ Беркемгә дә комачауламаганда, кычкырып укырга. Болай хәтердә күбрәк калачак. Сүрәләрне ятлаганда, башта бер аятьне, аннан икенчесен ятлагыз, шуннан соң аларны бергә укыгыз һәм шул рәвешле өстәп, арттырып барыгыз. ✅ Ятлаганны туганнарыгыз, кардәшләрегез алдында укыгыз. Шул рәвешле сез кимче-лекләрегезне ачыклаячаксыз, үзе-гезгә ышанычыгыз артачак, шулай ук үзегез һәм дусларыгызның вакытын Коръән белән бизиячәксез. #татармәдрәсәсе
Иң күркәм 3 сыйфат
🤲🏻 Аллаһы Тәгаләнең 99 гүзәл исеме барлыгын күпләребез белә. Ә менә Аның сыйфатлары турында бәлки ишеткәнегез булмагандыр әле.
⠀
🤲🏻 Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары чиксез, санап бетергесез. Ә менә без мәҗбүри белергә тиешлесе - 14. Бүген шуларның 3се белән танышырбыз.
⠀
✅ Бар булуы (Әл-Вөҗүд)
Аллаһы Тәгалә бар һәм акыллы кеше Аның юклыгын күз алдына да китерә алмый, ягъни Аның булуы көн кебек ачык.
⠀
✅ Башлангычы булмавы (Әл-Кыйдам)
Аллаһы Тәгаләнең башлангычы юк, Аны беркем дә тудырмаган, Аны беркем дә барлыкка китермәгән.
⠀
✅ Чиксез булуы (Әл-Бәка)
Аллаһы Тәгалә - чиксез, Ул беркайчан да үлмәс. Аллаһы Тәгаләнең вакыт белән чикләнмәгәнен, ә вакытның Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелүен аңласак, Аның башлангычы, ахыры һәм чиге булмавына төшенәбез.
#татармәдрәсәсе
Пәйгамбәрнең император Һиракылга хаты
#сира
ДӘВАМЫ
Византия императоры Һиракыл ишекләрне бикләткән дә яраннарының куллары җитмәслек җирдән түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать иткән: «Әй Византия җәмгыяте! Сез бу пәйгамбәр артыннан барырга теләр идегезме? Моның белән сез үзегезнең дәүләтегезне көчәйтер идегез». Ачудан, кыргый ишәкләр кебек, үз-үзләрен белештермичә, алар ишекләргә ташланган, соңыннан гына аларның бикле икәнлекләрен аңлап алганнар. Аларның ачулары килгәнен күреп, Һиракыл: «Бу сүзләр белән мин сезнең динегезнең ныклыгын тикшерергә теләдем», – дигән. Шунда алар тынычланганнар һәм императорлары белән канәгать булып калганнар... Шулай итеп, Һиракылны үз патшалыгын яратуы Исламны кабул итүдән тыйган. Әмма ул чапкын Дикья әл-Кәлби аша Мөхәммәдкә (с.г.в.) ихтирамлы җавап белән бергә бүләк сыйфатында ике кәнизәк һәм кыйммәтле качыр җибәргән. Бер кол кызны Пәйгамбәр Хәсән ибне Сабитка биргән, ә соңрак аңа угыл табып бирәчәк Мәрьям атлысын үзенә калдырган.
Башкалары үз-үзләрен югары куюдан Мөхәммәднең (с.г.в.) хатларын ертып ташлаганнар. Мәсәлән, фарсы шаһы Хөсрәү шулай эшләгән, үзенең Йәмәндәге җирле идарә башлыгына Пәйгамбәребезне (с.г.в.) көч кулланып тотып китерергә кушкан. Аллаһ Расүле (с.г.в.) аны түбәндәге сүзләр белән каһәрләгән: «Аллаһ патшалыгыңны кисәкләргә өзгәләп бетерсен», – дигән. Хөсрәүне үз улы Шировәех үтергән һәм аның иле иң беренче булып мөселманнар кулына күчкән, һәм алар ул байлыкларның хуҗаларына әйләнгәннәр.
Бәхрәен патшасы Әл-Мөнзир кебекләре Исламны кабул иткәннәр. Оманның ике короле дә аның артыннан ияргәннәр. Аларның барысын да Аллаһ Илчесе (с.г.в.) үз халыклары белән җитәкчелек итәргә калдырган. Басраның әмиренә билгеләнгән урынга Пәйгамбәр тарафыннан җибәрелгән чапкын гына барып җитә алмаган. Аны Сүрия чиге янындагы Мәтә авылында бер явыз үтергән. Аллаһ Расүле (с.г.в.) соңрак анда илчеләрне үтерергә ярамаганлыгын аңлатырга гаскәр җибәргән.
Ислам шулай итеп күрше илләргә юл яра башлаган. Бу Мөхәммәднең (с.г.в.) пәйгамбәрлеге үз иленә генә түгел, ә бөтен дөньяга карата икәнлеген аңлаткан.
«(Расүлем!) Без сине (гарәпгаҗәм, ак-кара тәнле дип аерма ясамыйча) бөтен кешеләргә (иман китергәннәр өчен) сөендерүче һәм (инкяр иткәннәр өчен) кисәтүче итеп җибәрдек. Ләкин кешеләрнең күбесе (бу хакыйкатьне) белми», – дип әйткән Аллаһ Тәгалә. «Сәбә», 34:28
#татармәдрәсәсе
Пәйгамбәрнең император Һиракылга хаты
#сира
39нчы дәрес
«Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән, Византия императоры Һиракылга Мөхәммәд ибне Габдуллаһтан, Хак юлга күнүчеләргә сәлам!
Сиңа мөселман буларак мөрәҗәгать итәм: Исламны кабул ит һәм Аллаһ сиңа икеләтә бирер. Әгәр кире каксаң, синдә арисиннар гөнаһы.
«(Расүлем! Яһүди һәм насараларга, бигрәк тә Нәҗран насаралары белән Мәдинә яһүдиләренә) Әйт: «И, әһле китап! (Коръәндә һәм сезнең үзгәртелгән китапларыгызда) безнең белән сезнең арада уртак булган (булганы ачыкланган) һәм Аллаһтан башкага гыйбадәт кылмыйбыз, Аңа һичнәрсәне тиңдәш итмибез, Аллаһны ташлап, берәүләребез икенчеләребезне раббылар итеп санамыйбыз дигән сүзгә килик. (Менә хак булган Ислам бу инде)». Әгәр алар (синең бу тәкъдимеңнән соң да Исламнан) йөз чөерсәләр, әйтегез: «Шаһит булыгыз, без – мөселманнарбыз (сез исә иманыгызның ялгышлыгын танырга мәҗбүр калган кешеләр)», – диелгән Коръәндә. «Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:64
Һәм Аллаһ Тәгалә тагы: «Һичшиксез, әһле китап арасында шундыйлары бар ки, (сездән куркып түгел, ә) Аллаһка карата (тирән ихтирам тойганнары өчен) түбәнчелекле (хошуг ияләре) буларак Аллаһка да, сезгә иңдерелгәнгә (Коръәнгә) дә, үзләренә иңдерелгәнгә (Тәүрат белән Инҗилгә) дә иман итәләр. Алар Аллаһның аятьләрен (яшереп) юк бәягә сатып алмыйлар. Әнә шулар өчен – Раббылары хозурында әҗерләре. Һичшиксез, Аллаһ хисапны бик тиз тота», – дип әйткән. «Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:199
Һиракыл сәүдә эшләре белән Сүриядә булган берничә корәешлене чакыртып алган һәм үзен пәйгамбәр дип атаучы кеше белән кайсыгызның туганлык бәйләнешләре якынрак дип сораган. Кәрванда башлык булган Әбү Суфиян: «Мин», – дип әйткән, чөнки кәрванда аннан башка Габдеманнаф ыруыннан берәү дә булмаган. Император аны алга чыгарып бастырган. Шуннан ул: «Ул синең кемең?» – дип сораган. Теге: «Ул минем туганым», – дигән.
– Ул сөйләгәнне элек берәрсе сөйләгән идеме? – дип сораган Һиракыл.
– Юк.
– Сез аны элек ялганда гаепләдегезме?
– Юк.
– Нәселендә корольләр булганмы?
– Юк.
– Аның артыннан дәрәҗәлеләр иярәме, әллә көчсезләрме?
– Көчсезләр.
– Аларның саны артамы, кимиме?
– Арта.
– Ул диннән өметләре акланмау сәбәпле баш тартучылар бармы?
– Юк.
– Ул төзегән килешүләрне бозамы?
– Юк, менә безнең хәзер ике арада килешү бар.
– Сез алар белән сугышлар алып бардыгызмы?
– Әйе.
– Нәтиҗәсе ничек?
– Сугышта уңышлар төрлечә булды. Бер мәртәбә без җиңдек, бер мәртәбә алар.
– Ул сезгә ниләр куша?
– Бер Аллаһка гыйбадәт кылыгыз, Аңа тиңнәр өстәмәгез, элек аталарыгыз табынганнан баш тартыгыз, төрле изге гыйбадәтләр кылыгыз, хәер-сәдака бирегез, намуслы, әдәпле, килешүгә турылыклы, ышанычлы булыгыз дип өйрәтә.
Шунда император әйткән: «Мин синнән туганлык хакында сорадым, син туганым дип расладың. Пәйгамбәрләр дә башта үз туганнары арасында дин тараталар. Мин синнән: «Аңа кадәр моны берәрсенең сөйләгәне бар идеме?» – дип сорадым. Син: «Юк», – дип расладың. Әгәр дә аңа кадәр моны берәрсе сөйләгән булса, мин: «Кеше үзенә кадәр әйтелгәннәргә иярә», – дияр идем. Мин синнән: «Ул үзенең вазифасын башкара башлаганчы ялганда тотылдымы?» – дип сорадым. Син: «Юк», – дип җавап бирдең. Шул вакыт мин синнән сорадым: «Аның нәселендә корольләр бар идеме?» Син: «Юк» – дидең. Әгәр дә аның нәселендә корольләр булса, мин: «Бу кеше король булырга тели», – дияр идем. Мин синнән: «Аларның саны артамы, кимиме?» – дип сорадым. Син: «Арта», – дип җавапладың. Дин күңелләргә үтеп кергән вакытта шулай була. Мин синнән: «Сез алар белән сугыштыгызмы?» – дип сорадым. Син: «Әйе», – дип расладың һәм сугышның нәтиҗәләре алмашынып үзгәрүчән икәнлеген әйттең. Шулай, алар башта сынау үтәләр, ләкин соңгы җиңү аларныкы. Мин синнән: «Ул сезгә ни боера?» – дип сорадым. Син: «Гыйбадәт кылырга, намуслы булырга, хәер-сәдака бирергә, ышанычлы булырга», – дидең. Бөтен пәйгамбәрләр шулай. Мин синнән: «Ул үзенең вәгъдәләрен бозамы?» – дип сорадым. Син: «Юк», – дидең. Пәйгамбәрләр дә шулай бозмый. Мин пәйгамбәр җибәреләчәген белә идем, ләкин сезгә дип уйламадым. Һәм әгәр дә син әйткәннәр дөрес булса, ул минем аяк астында яткан җирләр белән хакимлек итәчәк. ДӘВАМЫ👇🏻
ПАТШАЛАРГА ҺӘМ ДӘҮЛӘТ БАШЛЫКЛАРЫНА ХАТЛАР
#сира
38нче дәрес
Хөдәйбия килешүе төзелгәч, мөселманнарның хәле ныгыган һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.), Ислам динен кабул итәргә чакырып, патшаларга хатлар җибәргән. Хатларга ул көмештән эшләнгән һәм «Мөхәммәд Аллаһ Илчесе» дип уеп язылган мөһер суккан.
Ул
🔶 Византия императорына,
🔶 Бусра әмиренә,
🔶 Сүрия гутасындагы Харис ибне Әбү Шәхргә,
🔶 Мисыр кенәзе Мокаукиска,
🔶 фарсы шаһы Хөсрәүгә,
🔶 Бәхрәйн патшасы Мөнзир ибне Сәвигә,
🔶 Оман корольләренә,
🔶 Әл-Йәмәмә короле Хуҗа ибне Галигә хат җибәргән.
Әгәр Сезгә кызыклы булса, хатлар турында күбрәк мәгълүмат бирә алабыз.
#татармәдрәсәсе
Җомга көнне кылына торган дога👇🏻
Пәйгамбәребезнең җомга көннәрдә шушы доганы кыла торган булган:
🤲🏻 Раббәнәә әәтинәә фид-дүнйә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрәти хәсәнәтән, вәкыйнәә гәзәбәннәр
🤲🏻 Безгә дөньяда да, ахирәттә дә яхшылыкны бир. Безне ут газабыннан да Үзең сакла!
⠀
Җомга мөбарәк булсын!
#татармәдрәсәсе
ПАТШАЛАРГА ҺӘМ ДӘҮЛӘТ БАШЛЫКЛАРЫНА ХАТЛАР
#сира
38нче дәрес
Хөдәйбия килешүе төзелгәч, мөселманнарның хәле ныгыган һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.), Ислам динен кабул итәргә чакырып, патшаларга хатлар җибәргән. Хатларга ул көмештән эшләнгән һәм «Мөхәммәд Аллаһ Илчесе» дип уеп язылган мөһер суккан.
Ул
🔶 Византия императорына,
🔶 Бусра әмиренә,
🔶 Сүрия гутасындагы Харис ибне Әбү Шәхргә,
🔶 Мисыр кенәзе Мокаукиска,
🔶 фарсы шаһы Хөсрәүгә,
🔶 Бәхрәйн патшасы Мөнзир ибне Сәвигә,Оман корольләренә, Әл-Йәмәмә короле Хуҗа ибне Галигә хат җибәргән.
ХӨДӘЙБИЯ КИЛЕШҮЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ
#сира
37нче дәрес
Рамазан ае тәмамланды, димәк тагын да күбрәк көч куеп, белем алуны дәвам итәргә кирәк.
❗️ Хөдәйбиядән кайтканда, Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) «Җиңү» сүрәсе иңдерелгән.
Аллаһ, аңа мактаулар һәм олуглык, бу килешүне «ачыктан-ачык җиңү» дип атаган. Һәм чынлап та, гомрә хаҗы кылмый кайтсалар да, бу килешү мөселманнар өчен игелекнең һәм Мәккәне яулап алуның хәбәрчесе булган.
❗️ Корәешлеләр килешүгә тугрылыклы була алмаган һәм Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) шуның белән үк җавап бирергә мөмкинлек биргән. Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк әйткән: «Исламда Хөдәйбия җиңүеннән зуррак җиңү булмады, ләкин бәндәләр борын астындагысын күрмиләр, алар Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның хакимдары арасында ни булганын белмәделәр. Аллаһ коллары ашыктыра, Аллаһ үзе теләгән шартлар өлгерми торып ашыкмый», – дип әйткән.
❗️ Килешү төзегәннән соң, кабиләләр арасындагы низаглар юкка чыккан һәм мөселманнар белән мәҗүсиләр арасында аралашу көчәйгән, мәҗүсиләрнең күпләре күңелләре белән Исламга тартылган, аны кабул иткән, бу үзенә күрә җиңү, җан сукырлыгын җиңү булган.
❗️ Ике ел эчендә Аллаһ динен кабул иткәннәрнең саны Чакыру көненнән башлап Хөдәйбия көненә кадәр кабул иткәннәрнекеннән артык булган.
Әбү Басыйр Әс-Сафәри исемле кешегә Аллаһ Расүле (с.г.в.) янына качып китү насыйп булган. Корәешлеләр, килешүгә яраклы рәвештә, аны кире алып кайту өчен, ике кеше җибәргәннәр. Әбү Басыйр: «Әй Аллаһ Илчесе, Аллаһ мине алардан коткарды, мине динемнән биздерәчәк мәҗүсиләргә кире кайтарасыңмыни?» – дип сораган. «Аллаһ сиңа һәм синең туганнарыңа котылу иңдерер» – дип әйткән Пәйгамбәр (с.г.в.). Аңа алырга килүчеләр белән кире кайтудан башка чара калмаган, бу вакытта, моны күреп, мөселманнарның йөрәкләре әрнегән.
❗️Мәккәгә кайтканда алар Зөл-Хуләйфә дигән урынга җиткәннәр. Монда Әбү Басыйр озатып йөрүчеләрнең берсен дәвамлы әңгәмәдән соң кылычыңны күрсәт әле дип алдаган, чөнки аны каравыллаучы тынычланган, аның әңгәмәдәше тоткын икәнлеген оныткан. Ул ихтыярсыз рәвештә кылычын сузган. Әбү Басыйр тиз генә кылычны тартып алган да каравыллап йөрүчене үтергән. Икенчесенең коты очкан, көтелмәгән хәлдән һәм куркудан качып киткән. Әбү Басыйр Мәдинәгә кире кайткан һәм Аллаһ Расүленә: «Син үзеңнең килешүеңне бозмадың. Син мине халкыма тапшырдың. Ә мин динемнән биздерүдән һәм аларга үземне яман юлга бастырудан тыеп калдым», – дип әйткән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Анаңа хәсрәт, менә ул сугыш уты кабызучы! Әгәр дә яныңда ирләр булса...» – дип әйткән һәм шуннан соң: «Кит, Мәдинәдә яшәмә», – дип өстәп куйган.
Әбү Басыйр корәешлеләрнең Сүриягә йөрүче кәрваннары үтә торган җиргә барып урнашкан. Мәккәдә Ислам кабул иткән һәркем хәзер Әбү Басыйр янына кача торган булган. Вакыт узу белән, анда күп кеше җыелган, алар арасында Хөдәйбия көннәрендә корәешлеләрдән һәм атасыннан яклау өчен мөселманнардан ярдәм сораган Әбү Җәндәл дә булган. Алар якын-тирәдән үтүче корәешлеләрнең кәрваннарына даими һөҗүм иткәннәр. Тора-бара алар Мәккәне тәэмин итү юлын бөтенләй кискәннәр. Корәешлеләр бу хәлдән бик ялыккан. Алар моннан ничек котылырга белмәгән.
❗️ Пәйгамбәр (с.г.в.) янына шәфкать күрсәтүне һәм килешү буенча Ислам кабул итүчеләрне кире кайтару турындагы юлларны юкка чыгаруны ялварып, илчеләр җибәргәннәр.
Шулай итеп Аллаһ мөселманнар йөзендәге хәсрәт мөһерен җуйган һәм бар нәрсәне башыннан аягына әйләндереп куйган. Хәзер корәешлеләр үзләре ялынып сораган. Аллаһ Расүле (с.г.в.) вәгъдә иткән котылу шулкадәр тиз килгән, хәтта бервакыт Пәйгамбәргә (с.г.в.) мәчеттә корәешлеләрнең әсирләрен һәм милекләрен кайтаруларын үтенеп чыгыш ясарга туры килгән.
«Без ул җирдә (фиргавендә) көчсез хәлгә төшерелгән кешеләргә игелек кылырга, аларны (хәерле эшләрдә аларга ияргән) җитәкчеләр итәргә һәм аларны мирасчылар итәргә теләдек», – дип әйткән Бөек Аллаһ. «Әл-Касас / Кыйсса», 28:5#татармәдрәсәсе
Repost from Рустам Минниханов
Чын күңелдән Ураза гаете белән котлыйм! Иминлек, бәхет, сәламәтлек телим.
С благословенным праздником Ураза-байрам!
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете белән котлавы✨
Раббыбыз безнең уразаларыбызны, гыйбадәтләребезне һәм игелекле гамәлләребезне кабул әйләсен!
#рамазан #уразагаете #ураза #хозур #думрт
Repost from ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА
ИРТӘГӘ
6:30дан 8:00га кадәр
Ураза Гаетеннән ТУРЫ ЭФИР карый алачаксыз✨ Кушылыгыз✨
https://www.youtube.com/watch?v=_qa3f-3lHaI
ӨММЕ СӘЛӘМӘ
#сира
36нчы дәрес ДӘВАМЫ
Хөрмәтле кан-кардәшләребез! Алдагы теманы укыган булсагыз, кем соң ул Өмме Сәләмә дигән сорау туарга мөмкин сездә.
Өмме Сәләмә Аллаһ Расүленең (с.г.в.) туганнан туганы Әбү Сәләмәнең хатыны булган. Әбү Сәләмә беренчеләрдән булып Хәбәшкә күченгән, әдәпле һәм кыю кеше булган.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңа күп сугышлар белән җитәкчелек итүне тапшырган. Ул үлгәч, аның игелеклелеген һәм кыюлыгын искә алып, Өмме Сәләмә озак вакытлар елаган.
Бервакыт, ул иренең кабере өстендә сыкранганда, аның яныннан Аллаһ Илчесе үтеп барган һәм әйткән: «Түз һәм нык тор, Өмме Сәләмә, «Әй Аллаһ, миңа хәсрәтем хакына аннан яхшырагын иңдер», - дип дога кыл», –дигән.
«Кем соң ул, Әбү Сәләмәдән яхшырак?», – дип сораган Өмме Сәләмә.
Хатын Пәйгамбәр (с.г.в.) өйрәткән доганы кылган. Аллаһ аның теләген кабул иткән һәм хәсрәтендә ярдәмче булган. Аңа Аллаһ Расүле (с.г.в.) өйләнгән.
#татармәдрәсәсе
Гөнаһлар кичерелсен өчен нишләргә?
Бүген ахшам намазы белән бер вакытта җомга керә, дуслар. Җомганы дөрес итеп каршы алыйк һәм дөрес уздырыйк!
⠀
✨ Сәлман Әл-Фәриси радыяллаһу ганһедән:
«Әгәр кеше җомга көнне
🔸 госел коенып,
🔸 булдыра алган кадәр яхшы итеп чистарынып,
🔸 сакал-чәчләрен тәртипкә китереп,
🔸 өендә булган ислемайларны сөртеп,
🔸 өеннән чыгып, кешеләрне этми-төртмичә мәчеткә килсә,
🔸 анда фарыз ителгән кадәр намаз укыса һәм
🔸 имамны тыңлаганда тын гына утырса,
ул кешенең узган җомгадан алып бүгенге җомгага хәтле кылган ГӨНАҺЛАРЫ ГАФУ ИТЕЛЕР» (Әл-Бохари җыентыгыннан).
#татармәдрәсәсе
Repost from «Закят» Татарстан
🌙 До окончания Рамадана остались считанные дни
👥 Помочь нуждающимся, выплатить закят, садака, фитр или фидию можно:
👀 ФИТР на карту:
2202 2062 5707 2103 (Рамиль Рашитович Х.)
👀 ФИДИЯ на карту: 5336 6902 2342 7776 (Гюзелия Галимзяновна В.)
👀 САДАКА на карту: 5336 6902 4116 2264 (Булат Раифович М.)
👀 ЗАКЯТ на карту: 2202 2056 7305 9207 (Амир Рафисович Ф.)
👀 Напрямую через наш сайт zakyatrt.comТатар онлайн-мәдрәсәсендә нинди фәннәр укыта?
Безнең мәдрәсә эшчәнлеге белән әле генә танышучылар бар икән. Шуңа күрә актуаль сорауларга җавап бирүне дәвам итәбез.
🔸 Татар онлайн-мәдрәсәсе ул - мәчет каршында оештырыла торган курсларга алмаш.
🔸 Татар онлайн-мәдрәсәсенең максаты - Ислам дине нигезләрен өйрәнү. Димәк, дисциплиналар да шул максаттан чыгып билгеләнә:
1️⃣ ислам хокукы (фикһ),
2️⃣ ислам дине (гакыйдә),
3️⃣ Коръән һәм тәфсир,
4️⃣ ислам әхлагы,
5️⃣ гарәп теле һәм тәҗвид,
6️⃣ Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сирасы (тормыш юлы),
7️⃣ татарларда Ислам тарихы.
#татармәдрәсәсе
Кадерле язылучыларыбыз, исегезгә төшерәбез!
Татар мәдрәсәсе ул телеграммдагы канал гына түгел, ул - ОНЛАЙН БЕЛЕМ АЛУ ПЛАТФОРМАСЫ.
🔸 Татар онлайн-мәдрәсәсе – Ислам нигезләре буенча башлангыч белем алырга теләүчеләр өчен өр-яңа мөмкинлек.
🔸 Татар онлайн-мәдрәсәсе – хәзерге вакытта интернеттагы билгесез «шәех»ләрнең лекцияләренә, шикле булган видеодәресләргә бердәнбер альтернатива.
🔸 Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Татарстанда яшәүчеләргә, шулай ук бөтен дөнья буенча таралган ватандашларыбызга традицион дини гыйлемнәрне алу мөмкинлеге булдырды.
Татар онлайн-мәдрәсәсенең:
- medrese.tatar сайты
- «Татар мәдрәсәсе» дип аталган махсус мобиль кушымтасы бар.
🔸 Сез бүген үк сайтка кереп теркәлә һәм укый башлый аласыз.
Әлеге язманы үзегезнең якыннарыгызга җибәрегез һәм савап эшләгез. Бергәләп белем алыйк✨
#татармәдрәсәсе
❓ Тәравих намазын укыганда, ял вакытында көйләп укыла торган зикерләр бар. Аларның мәгънәләре ничек?
#РамазанСорауҖавап
Размазанның соңгы 10 көнендә түбәндәге зикер әйтелә:
سُبْحَانَ الْمَلِكِ الْحَنَّانِ الْمَنَّانِ، سُبْحَانَ الْمَلِكِ الدَّيَّانِ، اَلْمَعْرُوفِ بِالْغُفْرَانِ وَالْمَوْصُوفِ بِالْإِحْسَانِ. اَلْوَدَاعُ اَلْوَدَاعُ اَلْفِرَاقُ اَلْفِرَاقُ يَا شَهْرَ رَمَضَانِ. اَللَّهُمَّ يَا قَدِيـمُ يَا حَكِيمُ يَا عَلِيمُ اِغْفِرْلَنَا يَا كَرِيـمُ يَا رَحِيمُ يَا حَلِيمُ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.
🤲🏻 «Сүбхәәнәл мәликиль хәннәәнил мәннәән. Сүбхәәнәл мәликид дәййәән. Әлмәгърууфү билгуфраан. Әлмәүсууфү биль ихсәән. Әлвәдәәгъ. Әлвәдәәгъ. Әльфираак. Әльфираак, йәә шәһра рамәдаан. Аллааһуммә йәә кадиим, йәә хәкиим, йәә галиим игъфир ләнәә йәә кәриим йәә рахиим йәә хәлиим йәә әрхәмәр-раахимиин».
🤲🏻 «Юмарт һәм Рәхимле булган Хаким Пакьтер. Ярлыкаучы буларак билгеле, игелеге белән аерылып торган хөкем Итүче Хаким Пакьтер. Ий Рамазан ае, синең белән саубуллашабыз, саубуллашабыз, аерылабыз, аерылабыз. Мәңге, Хәким, Галим булган Аллаһы, безнең гөнаһларны ярлыка, Син юмартлык Иясе, гөнаһларны Ярлыкаучы, ий, Рәхимнәрнең Рәхимлесе».
#татармәдрәсәсе
