uk
Feedback
Татар Мәдрәсәсе

Татар Мәдрәсәсе

Відкрити в Telegram

«Татар мәдрәсәсе» - төп Ислам фәннәре буенча видеолекция, аудиодәрес һәм текст форматындагы материаллардан торган белем бирү контенты. Биредә - БАРЫ ФАЙДАЛЫ ЯЗМАЛАР гына

Показати більше
615
Підписники
Немає даних24 години
Немає даних7 днів
Немає даних30 день
Архів дописів
Какие вопросы волнуют мусульман? 🤔 У муфтия Татарстана спросили о следовании мазхабу, о подготовке к жизни после смерти, размере махра, о том, как помочь мусульманке, которая сняла хиджаб и многом другом. 👉 Что ответит Камиль хазрат Самигуллин смотри в большом интервью! Ссылка будет доступна на нашем канале! Следите за новыми постами! Подпишись и смотри на Ютуб-канале Хузур ТВ.

📣📣Алло! Без талантлар эзлибез! ✅✅Яшь һәм креатив мөселманнар игътибарына! 💫💫Сез өммәткә файда китерерлек идеяләр белән ян
📣📣Алло! Без талантлар эзлибез! ✅✅Яшь һәм креатив мөселманнар игътибарына! 💫💫Сез өммәткә файда китерерлек идеяләр белән янасызмы? Кызыклы проектларыгыз бармы? 👉Димәк, сезне Мөселман яшьләре форумында көтәләр! 🏹🏹Монда сез үз социаль проектыгызны тормышка ашыру өчен грант ота алачаксыз 📈📈Иң яхшы стартаплар бәйгесендә катнашыгыз! ✅✅ 18 нче Мөселман яшьләре форумында катнашу өчен гариза һәм проектыгызны җибәрегез! ☎️Белешмәләр өчен телефон: (843)237-97-61

Repost from ДУМ РТ

Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин провожает первых паломников в Хадж.

photo content

19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узачак.

Дуслар, бу вакыйгадан читтә калмагыз! Килсәгез - үкенмәссез! Сезнең өчен без әзерләдек: 🧑‍🧑‍🧒‍🧒🕋Нәзарәт тәүге тапкыр гаи
Дуслар, бу вакыйгадан читтә калмагыз! Килсәгез - үкенмәссез! Сезнең өчен без әзерләдек: 🧑‍🧑‍🧒‍🧒🕋Нәзарәт тәүге тапкыр гаилә парлары арасында хаҗга 3 юллама уйната (һәр юллама 2 шәр кешелек). Төп шарт — Изге Болгар җыенына хәләл җефетең (ирең/хатының) белән килү һәм теркәлү урынында ЗАГС мөһере булган паспортыңны күрсәтү 🤲📿 Тәүбә кылу чарасы. Бу елдан җәмәгать белән тәүбә кылу Изге Болгар җыенының төп чарасына әйләнәчәк. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин нигез салган бу күркәм гадәт бик күпләрне үзенә җәлеп итә: “Тәүбә” чарасына Татарстан Нәзарәте һәм Россиянең Үзәк мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык имамнары һәм башка кунаклар җыелачак! Сез дә читтә калмагыз!

КОТЛАУ ӘДӘБЕ #ӘХЛАК Әдәплелек кагыйдәләре арасында котлау кагыйдәләренә дә игътибар бирелә. Әлеге кагыйдәләр җәмгыятьтә бер-береңне ярату, хөрмәт итү хисләрен тәрбияләү һәм кешеләр арасында кардәшлек хисләрен үстерү вә ныгыту өчен кирәк. Яхшы нәтиҗәләргә ирешәм, Кыямәт көнендә җиңеллек табам дисә, мөселман кеше кардәшләрен тәбрикләп шатландырып торырга тиеш. Шуңа күрә, Ислам күзлегеннән караганда, мөселман кардәшеңне тәбрикләү, аны шатландыру − Аллаһы Тәгалә каршында саваплы гамәл булып санала. Бу хакта Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) шундый хәдисләре билгеле: «Мөселман кардәшен шатландырган кешене Аллаһы Тәгалә үзен дә Кыямәт көнендә шатландырыр»; «Аллаһы Тәгалә кешене кичерүнең бер шарты − мөселман кардәшеңне сөендерү ул»; «Мөселман кардәшеңне шатландыру Аллаһы Тәгалә алдында, безгә йөкләтелгән фарызлардан кала иң изге гамәлләрдән булып санала»; «Бер йортка шатлык алып килгән кешегә Аллаһы Тәгалә Җәннәт насыйп итәр». Бәйрәм вакытында шат һәм игътибарлы булырга кирәк. Аллаһы Тәгаләнең Илчесе (с.г.в.): «Бәйрәм көнне төрле вакытта кулланыла торган ягымлы, йомшак сүзләрне әйтү хәерле», − дип әйткән. ❗️Кыскача котлаулар Бала тугач: «Балаңның тууы Аллаһның рәхмәте булсын сиңа! Киң рәхмәтле Аллаһы Тәгаләгә шөкер әйт! Балаң һәрьяктан сәламәт булсын, сине тыңласын һәм нык иманлы, тәүфикълы, итагатьле булып үссен», − дип әйтү хәерле. ❗️ Сәфәрдән кайткан кешене: «Сине саклаган һәм безне очраштырган Аллаһы Тәгаләгә барча мактаулар булсын!» − дип тәбрикли аласыз. ❗️ Армиядән кайтучыга: «Сиңа Ватанны саклау вазифасын йөкләгән һәм сине саклап, исән-имин әйләнеп кайтуыңны насыйп иткән Аллаһы Тәгаләгә барча мактаулар булсын!» − дип әйтергә онытмагыз. ❗️ Хаҗдан кайткан кешене исә: «Аллаһы Тәгалә кылган хаҗыңны кабул итсен, гөнаһларыңны ярлыкасын һәм чыгымнарыңны кире кайтарсын» − дип каршы алыгыз. ❗️Туй көнендә яшьләргә: «Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре булсын сезгә, никахыгыз мөбарәк булсын, Аллаһ Раббыбыз сезне яхшылык белән ка- выштырсын, тигезлек белән яшәргә насыйп кылсын!» − дигән теләк теләү кабул ителгән. ❗️ Бәйрәм көннәрендә исә: «Аллаһы Тәгалә барча изге гамәлләребезне, гыйбадәтебезне кабул кылсын, ярдәменнән ташламасын! Йортларыбыз нурлы, туганнарыбыз сәламәт, табыннарыбыз мул, илләребез тыныч, күңелләребез шат, бәйрәмебез мөбарәк булсын!» − дип котлый аласыз. ❗️Яхшылыкка: «Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтен сиңа да, туганнарыңа да җиткерсен, бәрәкәтле мал һәм игелек насыйп итсен, биргән нигъмәтләреннән аермасын!» − дип рәхмәт әйтү кирәк. ❗️❗️❗️Котлаганда, бүләкләр бирешү хәерле.
Мөхәммәд исә: «Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, алар йөрәктәге үч-нәфрәт хисен юкка чыгара»; «Бүләк мәхәббәт тудыра, нәфрәт хисен үтерә»; «Бер-берегезгә бүләкләр бирегез, бер-берегезне яратыгыз», − дип әйткән. Шушы хәдисләрдән гыйбрәт алыйк һәм туганнар белән тагын да якынаю өчен аларга бүләкләр биреп, тәбрик итәргә тырышыйк.
#татармәдрәсәсе

ШАЯРТУ ӘДӘБЕ #ӘХЛАК Бер үк вакытта төпле дә, шаян да була алган, килешле итеп кызыклы сүзләр кулланган мөселман соклануга лаек. Әдәпле һәм кызыклы сөйләм белән кешеләрне үзенә тарта белүче кеше бик күркәм. Ислам дине каты йөрәкле булуны тыя.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә, Үзенең илчесе Мөхәммәдкә (с.г.в.) дәшеп: «Әгәр дә дорфа, каты күңелле булсаң, алар синең яннан таралып киткән булырлар иде», − дип әйтә. «Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:159
Дөрестән дә, йомшак күңелле кеше генә үзенә җәлеп итәр, шаярта белүче кеше җиткерәсе килгән фикерен җиңел, җайлы итеп аңлата алыр һәм белемен кешеләргә җиткерер, чөнки күңелле кеше һәрвакыт игътибар үзәгендә, ул үзенә тартып тора, кешеләр аны чын күңелдән тыңлый. Әмма чиген белмичә шаярту да дөрес түгел. Шуңа күрә шаярту әдәбенә хас булган кагыйдәләрне белергә кирәк. ✨ Артык еш шаярырга кирәкми. «Мин артык күп шаяручы кешеләр рәтеннән түгел, әмма күңелсез кешеләр дә минем рәттән түгелдер, һәр шаяруның да билгеле бер чиге булырга тиеш, шул чикләрдән чыккан мөэминнәргә алар өчен бу дөньяда билгеләнеп куелган юлдан тайпылу куркынычы бар», − дип әйткән Мөхәммәд. Аллаһ Илчесенең (с.г.в.) сәхабәләре җиңел, күңелле кешеләр булганнар, әмма тормышның авыр мизгелләрендә алар җитди дә була белгәннәр. «Күп шаяртучы һәм еш көлүче кешенең халык арасында дәрәҗәсе төшәр», − дигән Гомәр. ✨ Шаян сүзләр белән башкаларны үпкәләтмәскә һәм беркемгә дә зыян китермәскә кирәк. Туганнар, дуслар, кардәшләр арасында беркемгә дә зыян китермичә, үпкәләтмичә шаярту рөхсәт ителә. ✨ Ялган сөйләүдән һәм ялган шаһитлектән саклану бик мөһим. Кайбер кешеләр, берәр шаян хәл сөйли башласалар, тыңлаучыларны тагын да күбрәк кызыктырам дип, чынлыкта булмаган хәлләр уйлап чыгара башлыйлар. Бу Исламда тыела. Мөхәммәд шулай шаяручыларны кисәтеп: «Кешеләрне көлдерер өчен генә ялган сөйләгән кешегә ләгънәт төшәр. Мөселман кардәшенә ялган сөйләү, аны ышандыру гаделсезлек һәм хыянәт булып санала», − дигән. Кеше шаяртып бер генә тапкыр ялган сөйләгән булса да, икенче вакытта аңа инде ышанмаслар. Ялганчы кеше башка вакытта дөресен сөйләсә дә, аңа башкаларны үз сүзенә ышандыруы бик авыр булыр». ✨ Шаяртам дип, кеше әйберенә кагылу, аны яшереп кую һәм кешене куркыту тыела. Расүлебез (с.г.в.): «Мөселманнар, кардәшләрегездән шаяртып та, чынлап та әйберләрен алмагыз, таягын гына алган булсагыз да, кире бирегез. Мөселманнарны куркыта күрмәгез, куркыту ул − зур гаделсезлек» − дип әйткән. Шулай ук әлеге сүзләр, шаярам дип, башкаларны мыскыл итүчеләргә яки шаяртып әрләүчеләргә, дин кысаларына сыймаслык итеп шаяручы кешеләргә дә туры килә. Мондый очраклар барысы да гөнаһ, тыелган шаяру дип санала. Соңгы вакытта «көлке көне» бик таралып китте. Кызганыч ки, шул «көлке» көнендә күпләр югарыда искә алынган шаяруның шәригатькә каршы килгән ысулларын файдаланып, көлке ясамакчы булалар. Мөэмин-мөселманнарга болай эшләү һәм бигрәк тә аерым «көлке көне»н билгеләү рөхсәт ителми.
Безнең өчен һәрнәрсәдә, шулай ук шаяруда да Мөхәммәд үрнәк булып тора. Әнәс ибне Мәлик исемле сәхәбә шундый бер хәл турында сөйләгән: «Мөхәммәд янына килгән бер кеше, киткәндә, аңардан дөя сораган. Расүлебез (с.г.в.) аңа: «Мин сиңа дөянең баласын бирәм», − дигән. Теге кеше: «Дөянең баласы белән нишләрмен соң мин?» − дип гаҗәпләнгән. Мөхәммәд исә: «Дөя үзенә охшаган дөя тудыра...» − дип җавап биргән. Шулай ук Расүлебез (с.г.в.) янына бер әби килгәнен болай дип сөйлиләр: «Йә Расүлүллаһ! Аллаһы Тәгаләдән минем өчен Җәннәткә керүемне сора әле», − дип үтенә шул карчык. Мөхәммәд исә аңа: «Карт кешеләр Җәннәткә керми», − дип әйтә. Шул сүзләре белән ул, шаярып, кеше ничә яшендә үлгәненә карамастан, Җәннәткә яшь килеш керер, дип әйтергә тели. Әби, кайгырып, өенә кайтып китә һәм Мөхәммәд әйтә: «Әбигә әйтегез, ул карт килеш Җәннәткә кермәс, Җәннәткә яшь булып керер». Чөнки Аллаһы Тәгалә: «Аларны (алар белән никадәр генә якынлык кылынса да) гыйффәтле иттек. (Ирләренә) Гашыйк булган (сөйкемле, назлы һәм барысы да утыз өч яшьлек) яшьтәшләр», − дип әйткән. Теге әби бу хәбәрне алгач, шатланып көлә. «Әл-Вакыйга / Вакыйга», 56:36-37
#татармәдрәсәсе

СӨЙЛӘМ ӘДӘБЕ #ӘХЛАК Дәвамы👇🏻 6️⃣ Сөйләм билгеле вакытта тәмамланырга тиеш. Сөйләм әдәбе үз эченә шулай ук сөйләм вакытын да ала. Сөйләм бик кыска булса, сөйләүчене аңлап бетермәсләр, сөйләшүнең төп мәгънәсе дә югалырга мөмкин. Сөйләм бик озын булса да, аның кызыгы югала: тыңлаучыларны ул ялыктырырга мөмкин, алар бу очракта сөйләшүнең ләззәтен тоймаслар. Аллаһы Тәгаләнең Илчесе һәр эшнең чиген белеп эшләгән. Ибне Мәсгүд исемле сәхәбә пәнҗешәмбе көннәрендә дәресләр бирә торган булган. Бер кеше аңардан һәркөнне дәресләр алып баруын сорагач, Ибне Мәсгүд: «Минем сезне ялыктырасым килми. Мин нәкъ Мөхәммәд (с.г.в.) кебек эшләргә тырышам», − дип җавап бирә. Сөйләмне шигырьләр, гыйбрәтле мәкальләр белән тулыландыру хәерле. Гали ибне Әбү Талиб: «Йөрәк тә кешенең тәне кебек арый, шуңа күрә йөрәгегезне кызыклы сөйләм һәм мәкальләр белән ял иттерегез», − диде. 7️⃣ Сөйләүчене игътибар белән тыңларга кирәк. Аллаһның Илчесе сөйләгән вакытта, сәхабәләр аны, башларына кош утыргандай, селкенмичә тыңлаганнар. Мөхәммәд (с.г.в.) үзе дә кешене игътибар белән, сөйләүче кешегә йөзе белән борылып утырып, якынрак килеп тыңлаган һәм сөйләүче сүзен тәмамламыйча, яныннан китмәгән. 8️⃣ Сөйләүче тыңлаучылар ягына борылып сөйләргә тиеш. Сөйләүченең барлык тыңлаучыларга карап, һәр кеше аның бер үзенә генә сөйли дип уйларлык итеп сүз алып баруы әдәплелек булып санала. «Мөхәммәд, үзе сөйләгәндә, барысына да карады. Үзенә якынайту максаты белән, арадан иң начарларына да карый иде» − дип әйткән Гомәр ибне Әлгәс. 9️⃣ Кешеләр белән сөйләшкәндә, шаян сүзләр дә кулланырга ярый. Бу − сөйләм кызыклы булсын һәм сүзләр ялыктырмасын өчен кирәк. «Минем ирем Әбү Дәрдә, сөйләгәндә, һәрвакыт елмая иде. Бервакыт мин аннан: «Гел елмаеп торсаң, кешеләр сине юләр дип уйламаслармы соң?» − дип сорадым. Ул исә: «Мөхәммәднең елмаймыйча сөйләшкәнен бер тапкыр да күргәнем булмады. Мин Аллаһы Тәгаләнең Илчесе елмаеп сөйләшкәнгә шулай сөйлим», − диде», − дип әйткән Өме Дәрдә. #татармәдрәсәсе

СӨЙЛӘМ ӘДӘБЕ #ӘХЛАК 1️⃣ Мөселманнарга әдәп саклап, тыныч һәм салмак кына сөйләшергә кирәк. Сөйләшкәндә, Аллаһ исемен еш искә алу, Аны олылау, данлау сүзләрен яңгырату мөһим. Планнар, ниятләнгән эшләр турында сүз алып барганда, «ин шә Аллаһ» («Аллаһ теләсә») дигән гыйбарәне әйтергә онытмаска. Булдыра алганча, Ислам дине терминнарын да куллану хәерле, чөнки гарәп теле – Коръән һәм Аллаһы Тәгалә илчесенең теле. 2️⃣ Сөйләм тиз булырга тиеш түгел. Ислам күзлегеннән караганда, тиз сөйләшү − әдәпсезлек. Мөхәммәд (с.г.в.) аны һәрбер тыңлаучы аңларлык, хәтта сүзләрнең санын санарлык итеп сөйләгән. Гайшә: «Аллаһы Тәгаләнең Илчесе сез сөйләгән кебек тиз сөйләми иде, ул сөйләгәндә, хәтта сүзләрнең хисабын белеп була иде», − дигән. «Расүлүллаһның сөйләме һәрбер йөрәк аңларлык иде»,− дип өстәп куя Әл-Исмәйли. 3️⃣ Сөйләшкәндә, артык матурлап сөйләү тыела. Исламда артык матурлап сөйләү тәкәбберлек һәм әдәпсезлек дип санала. Мөхәммәд (с.г.в.): «Артык матурлатылган сөйләмне Аллаһы Тәгалә яратмый, дөрестән дә, бу сөйләүченең теле сыер теленә охшап кала», − дип әйткән. 4️⃣ Сөйләшкәндә, жаргон һәм сүгенү сүзләрен куллану тыела. Имансызлар һәм икейөзле монафиклар гына, сөйләшкәндә, шундый сүзләр куллана. 5️⃣ Тыңлаучылар аңларлык итеп сөйләргә кирәк. Сөйләм тыңлап торучыга аңлаешлы булырга тиеш. Имам Бохариның хәдисләр җыентыгында Гали риваяте белән Мөхәммәднең (с.г.в.) шундый сүзләре тапшырыла: «Кешеләр белән аңлаешлы сөйләшегез, чөнки алар сезнең сүзегезне аңламасалар, Аллаһ аятьләрен һәм хәдисләрнең мәгънәләрен дә аңламас, Ислам динен хак дин итеп кабул итмәсләр. Өммәтемә хәдисләремне кеше аңлый алмаслык дәрәҗәдә сөйләмәгез». #татармәдрәсәсе Дәвамы булачак

БЕР БИНАДА ҖЫЕЛГАН КЕШЕЛӘРНЕҢ ҮЗ-ҮЗЛӘРЕН ТОТУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ #ӘХЛАК 🔸 Утырып торучы кеше белән кул биреп исәнләшергә. Ибне Әссини сүзләре буенча, Аллаһның Илчесе әйткән: «Ике мөселман, очрашкан вакытта, кул биреп исәнләшсәләр, Аллаһка мактаулар әйтсәләр, гөнаһларын ярлыкауны үтенсәләр, Аллаһы Тәгалә аларны ярлыкар». Мөхәммәд (с.г.в.): «Очрашканда, ике мөселман кул кысышып сәлам бирсеннәр, Аллаһы Тәгалә гөнаһларын алар аерылып киткәнче үк ярлыкар» − дип әйткән. 🔸 Хуҗа кайда утырырга кушса, шунда утырырга кирәк. Хуҗа кеше кунагына кайда җайлы булганын яхшырак белә, шуңа күрә кунакка урынны сайлап утырту − аның хокукы. Мөхәммәд (с.г.в.): «Йортка керүче һәрбер кеше тәкъдим ителгән урынга утырсын, хуҗа үз йортын яхшырак белә» − дип әйткән. 🔸 Җыелып утырган кешеләр үзәгенә утырмаска, алар белән бер рәттән утырырга кирәк. Кеше нәкъ үзәктә булып, кемгә дә булса аркасы белән утырса, бу аның тәрбиясезлеген күрсәтә, аркасы белән утырган кеше башкаларга комачаулый. Бүлмәдә бик кысан булган очракта гына һәр буш булган урынга утырырга мөмкин. 🔸 Рөхсәтсез, ике кеше арасына утырмаска. «Кешеләр арасына рөхсәтсез утырырга ярамый» − дип әйткән Мөхәммәд (с.г.в.). Җыелып утырган кешеләрнең кырыйларына утырырга кирәк. Җәбер Ибне Сәмре: «Без Мөхәммәд (с.г.в.) янына килгәндә (арабызда гади кешеләр генә булса), рәттән утыра идек. Әмма арабызда галим һәм мөхтәрәм кеше булса, аны иң яхшы урынга утырта идек. Мөхәммәд (с.г.в.): «Кешенең дәрәҗәсенә карап килешле урын бирегез», − дип әйтә иде», − дигән. 🔸 Өченче кеше булганда, ике кешегә сер итеп, үзара гына сөйләшмәскә кирәк. Габдулла Ибне Мәсгуд Мөхәммәд (с.г.в.) сүзләреннән риваять итә: «Өч кеше бергә булганда, икесе арасында әкрен һәм яшерен сөйләшү булырга тиеш түгел, чөнки өченче кеше күңелсезләнергә мөмкин». Урыныннан торып киткән, әмма кире килгән кешенең үз урынына хокукы бар. Мөхәммәд (с.г.в.): «Кем дә булса китеп кире кайтса, әүвәлге урыны аныкы булып кала» − дип әйткән. 🔸 Киткәндә рөхсәт сорарга кирәк. Мөхәммәд (с.г.в.): «Киткәндә рөхсәт сорау әдәбе шул йорттагы хатын-кызларның тынычлыгын, көтелмәгән карашлардан саклап калуны күздә тота» − дип әйткән. Әлеге кагыйдәне йортка кергәндә дә, чыкканда да истә тотарга кирәк. Мөселманнарның намусларын саклау Ислам диненең максаты булып тора. 🔸 Җыелыштан соң дога укып, теләк теләү кирәк. Мөхәммәд (с.г.в.), китәргә җыенганда, һәрвакыт: «Аллаһы Тәгаләгә генә бар мактау, тәхкыйк, Аллаһтан башка Тәңребез юк һәм мин Синнән генә ярлыкавыңны сорыйм», − дип дога кыла иде. Әлеге доганы һәр җыелышта да әйтеп була. #татармәдрәсәсе

КЕШЕ ЙОРТЫНА КЕРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ #ӘХЛАК Кеше йортына керү кагыйдәләре түбәндәгеләрне үз эченә ала: 1️⃣ Кергәндә, хуҗаларга сәлам биреп, рөхсәт сорарга кирәк. Әбү Давыт Аллаһ Илчесе янына килүче бер кеше турында болай сөйләде: «Берәү пәйгамбәр янына килеп, сәламен дә әйтмичә: «Керимме?» − дип сораган. Мөхәммәд (с.г.в.), аның янына үз хезмәтчесен чыгарып: «Әдәпле кеше «Әссәләмү галәйкүм. Керергә рөхсәтме?» − дигән сүзләр белән керергә теләгәнен белдерә», − дип әйттергән. 2️⃣ Ишеккә шакыгач, үзеңнең кем икәнеңне белдерергә, исемеңне әйтергә кирәк. Әбү Муса сөйләвенчә, Мөхәммәд (с.г.в.), үзенең бакчасындагы елга буенда утырганда, Әбү Бәкер килгән һәм керергә рөхсәт сораган. «Кем бар?» − дигән сорауга ул: «Әбү Бәкер», − дип җавап биргән. Аннары Гомәр килгән, керергә рөхсәт сораган һәм шулай ук исемен әйткән, Госман да шулай ук кергән. Җәбир исә Аллаһның Илчесенә килеп, «Кем бар?» дигән соравына: «Мин», − дип җавап бирә. Мөхәммәд (с.г.в.), канәгатьсезлек белән: «Мин, мин», − дип кабатлаган. Соңгы җавап аңарга бер дә ошамаганы ачык күренеп тора иде. 3️⃣ Ишеккә өч тапкырдан артык кагырга кирәкми. Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Керергә рөхсәтне өч мәртәбә сорарга кирәк. Рөхсәт алсагыз – керегез, алмасагыз – китегез». Беренче һәм икенче ишек кагу арасында бераз вакыт үтәргә тиеш, чөнки хуҗа шул вакытта намаз укырга мөмкин. 4️⃣ Ишекне каты кагарга ярамый. Бигрәк тә йорт хуҗасы синең әтиең, укытучың яки галим кеше булса, ишеккә ихтирам белән кагыла. Әнәс риваять итә: «Аллаһы Тәгалә Илчесенең ишегенә бармак белән генә шакыйлар иде. Хәтта кайбер мөселманнар Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) үзләренең хөрмәтен белдереп, тырнак белән генә шакыганнар». Һәрбер замана кеше көнкүрешенә үзгәрешләр алып килә, әйтик, бүгенге көндә күп өйләрдә кыңгыраулар бар һәм, шундый өйгә килгәч, без ишекне кагу урынына тыныч, тыйнак итеп кенә кыңгырауга басарга тиеш. 5️⃣ Хәзерге вакытта күп йортларның ишекләрендә «күзчекләр» бар, шуңа күрә килгән кеше ишек шакыгач, яки кыңгырауга баскач, нәкъ «күзчек» каршында басып торырга, һәрхәлдә яшеренеп тормаска тиеш. Ә инде ишекнең ачыла башлаганы ишетелсә, читкә – уңга яки сулга күчәргә кирәк. Ишек аша өй эченә карарга, анда нәрсә бар микән дип кызыксынырга ярамый. Бу – мөселманның әдәбе. 6️⃣ Әгәр 3 тапкыр шакыганнан яки кыңгырауга басканнан соң да, ишекне ачмасалар, өйдә кеше булуы билгеле булса да, китәргә кирәк. Мондый очракта хужа кешегә үпкәләргә сәбәп тә, нигез дә юк. Чөнки, беренчедән, бу Аллаһы Тәгаләнең боеруы; икенчедән, хуҗаның шундый хокукы бар. #татармәдрәсәсе

📺 “Хозур ТВ”ны тагын да күбрәк төбәкләрдә карарга мөмкин! 🌙 Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә яшәүчеләр дә телеканал
📺 “Хозур ТВ”ны тагын да күбрәк төбәкләрдә карарга мөмкин! 🌙 Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә яшәүчеләр дә телеканал тапшыруларын карап хозурлана ала! “Хозур” нәшрият йорты һәм “Ростелеком” җәмгыяте арасында килешүгә кул куелды ✨ ☪️🕌📿 Бүгенге көндә “Хозур ТВ” каналы илебездә 13 төбәктә – Татарстан, Башкортостан, Мәскәү өлкәсе, Севастополь, Дагыстан, Чувашия, Түбән Новгород өлкәсе, Тында (Амур өлкәсе), Волгоград өлкәсе, Пенза өлкәсенең кабель челтәрләрендә, 755нче төймәдә Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә күрсәтелә. Телеканал тапшыруларын huzurtv.ru сайтында, шулай ук бушлай мобиль кушымталарда карарга мөмкин. 📺 Узган елны “Хозур ТВ” 200дән артык тапшыру әзерләде, шулай ук Чечня, Дагыстан, Төркия, гарәп илләренең нәфис фильмнарын, сериалларын, балалар тапшыруларын тәкъдим итте.

СӘЛАМЛӘҮ ӘДӘБЕ #ӘХЛАК 🔸 Мөселманнар бер-берсен «Әссәләмү галәйкүм!», ягъни «Сиңа Аллаһның сәламе булсын!» дип сәламләргә тиеш. Гарәп телендәге «сәлам» төшенчәсенә «сәламәтлек, иминлек, тынычлык» дигән мәгънә салына. Шулай итеп, башка кешене «Әссәләмү гәләйкүм!» дип сәламләүче аңа: «Аллаһы Тәгалә сиңа сәламәтлек, иминлек, тынычлык бирсен!» – дип теләгән була. Шушы сәламләүне ишеткән кеше исә «Вә галәйкүм әссәләм!», ягъни «Сиңа да Аллаһның сәламе булсын!» дип җавап кайтарырга тиеш. Асылда ул «Сиңа да Аллаһы Тәгалә сәламәтлек, иминлек, тынычлык бирсен!» дип теләгән була. 🔸 Мөселманнар бер-берсен тулырак, тагын да күркәмрәк мәгънәне үз эченә алган сүзләр белән сәламли ала: бу очракта сәлам бирүче «Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!», ягъни «Сиңа Аллаһның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!» дип әйтә, ә аңа җавап бирүче исә: «Үә галәйкүм әссәләм вә рәхмәтүллаһи вә бәрәкәтүһ!» (Сиңа да Аллаһның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!») дигән җавап кайтара.
Хәдисләрдә риваять ителгәнчә, Мөхәммәд (с.г.в.) янына бер кеше килеп аны: «Әссәләмү галәйкүм» дип сәламләгәч, Мөхәммәд (с.г.в.) сәламгә җавап биргән һәм: «10», − дип әйткән. Икенче кеше килеп: «Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһ», − дип исәнләшкән. Мөхәммәд (с.г.в.), сәламгә жавап биреп, «20», − дип әйткән. Тагын бер кеше килеп: «Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ», − дип сәлам биргәч, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) бу кешегә дә җавап биргән һәм: «30», − дип әйткән. Шунда булган мөселманнар Пәйгамбәрдән (с.г.в.) «10, 20, 30» саннарының мәгънәсен аңлатып бирүен үтенгәч, ул: «Беренче кешегә – 10 савап, икенчесенә − 20, өченчесенә 30 савап язылды», − дип җавап биргән.
🔸 Сәламләү сүзләреннән тыш, Ислам динендә сәлам бирүгә бәйле кайбер кагыйдәләр дә каралган, мәсәлән транспорт эчендәгеләр җәяүлеләргә, үтеп баручылар – утырганнарга, ялгыз кеше – җәмәгатькә, кечерәк яшьтәгеләр өлкәнрәкләргә беренче сәлам бирергә тиеш. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә бу хакта болай диелә: «Аттагылар – җәяүлеләргә, үтеп баручылар – утырганнарга, аз санлылар – күп санлыларга, балалар олыларга сәлам бирергә тиеш». Болар – гомум кабул ителгән кагыйдәләр. Әмма хәдисләрдән Мөхәммәднең (с.г.в.) балаларга сәламне беренче үзе биргәне дә билгеле. Мәсәлән, Әнәс риваять иткән бер хәдистә болай диелә: «Мөхәммәд, бала-чагалар яныннан үтеп киткәндә, аларга сәлам бирде». 🔸 Татар мөселманнырында, сәлам биргәндә, ике куллап күрешү гадәте кабул ителгән. Бу − кешегә, бигрәктә өлкәннәргә карата хөрмәт белдерү билгесе булып санала. Бер мөбарәк хәдистә билгеләп үтелгәнчә, ике мөэмин кул белән күрешсә, аларның кулларыннан гөнаһлары коелыр. 🔸 Сәлам бирү − сөннәт гамәл, сәламгә җавап кайтару – фарыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләренең берсендә әйтелә: «Сәламгә җавап биргән кешегә − савап, сәламне җавапсыз калдырган кеше безнең өммәттән түгел». Кайвакыт исәнләшергә кирәкмәгән чаклар да була. Мәсәлән, кеше юынган вакытта, Коръән укыганда, дәресләр белән мәшгуль булганда, зикер-тәсбих кылган вакытта, мәчеттә вәгазь укылганда, намазга чакырып азан әйтелгәндә сәлам бирмәү хәерлерәк.
Аллаһы Тәгалә әйтте: «Йә мөэминнәр, үзегезнең йортларыгыздан башка йортларга рөхсәт сорамыйча кермәгез. Өйләргә кергәч тә, бер-берегезне Аллаһы Тәгаләнең сәламе белән сәламләгез, Аның рәхмәтен һәм бәрәкәтен теләгез».
Мөхәммәдтән (с.г.в.) бер кеше: «Йә Аллаһның илчесе, Ислам динендә нәрсә иң хәерле гамәлләрдән санала?» − дип сораган. Расүлебез (с.г.в.): «Мохтаҗларга ярдәм итү, таныш һәм таныш булмаганнарны сәламләү», − дип җавап бирә. Мөхәммәд (с.г.в.): «Иманлы булмастан, сез Җәннәткә керә алмассыз. Бер-берегезне ярата белсәгез генә иманлы булырсыз. Бер-берегез белән исәнләшегез, тик шулай гына арагызда ярату хисләре туар», − дип әйткән. #татармәдрәсәсе

ЭЧҮ ӘДӘБЕ #ӘХЛАК 🔸 Эчәр алдыннан, «Бисмилләһ» дип әйтергә тиешле, Аллаһы Тәгаләгә мактаулар әйтеп, суны өч өлешкә бүлеп эчәргә, ягъни суны, туктап-туктап, өч алымнан эчәргә кирәк.
Мөхәммәд (с.г.в.): «Бер алым белән генә эчмәгез, ике яки өч алымнан эчегез, Аллаһы Тәгаләне исегезгә төшерегез. Эчкән вакытта да, соңыннан да Аны данлагыз», − дип әйткән.
🔸 Уртак чүлмәкнең авызыннан эчү киңәш ителми. Әлеге гамәлне, микроблар таралу куркынычы, кеше сәламәтлегенә начар тәэсире булганлыктан, Пәйгамбәребез (с.г.в.) тыйган. 🔸 Үзең эчкән су өстенә өрергә ярамый. Мөхәммәд (с.г.в.) су өстенә өрүне һәм сулауны кискен тыйган. Утырган килеш эчү хәерле. Әнәс хәбәр итүе буенча, Мөхәммәд (с.г.в.) басып эчмәүне сораган. «Басып ашарга ярыймы?» − дип сорагач, ул: «Бу тагын да начар», − дип җавап биргән. Әмма шулай да кайвакыт ул үзе басып та эчкән һәм шуннан без моның катгый рәвештә тыелмаганын аңлый алабыз. Мәсәлән, «Аллаһы Тәгалә сезгә һич авырлык теләми, җиңеллек кенә тели» − кагыйдәсен истә тотып, Зәм-зәм суын (Мәккәдәге изге чишмә суын) басып эчү хәерлерәк. Алтын һөм көмеш савытлардан эчү тыела. Аллаһның Илчесе (с.г.в.): «Алтын һәм көмеш савыттан эчкән кеше үз өенә тәмуг утын сала», − дип әйткән. Кыйммәтле савытлар куллану тәкәбберлек галәмәте булып санала. Нәтиҗә ясап, мөселманнарда артыгын ашау һәм эчү тыелган булуын да искә алырга кирәк. Ашау һәм эчүгә кагылышлы тагын бер мөһим әдәп бу.
Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: «Иң начар савыт − артык тулган ашказаны. Адәм баласына, яшәү өчен, күп азык кирәкми. Ашказанының өчтән бере − азык өчен булса, өчтән бере – су өчен булсын, һәм тагын өчтән бере − иркен сулау өчен буш калсын».
#татармәдрәсәсе

АШАУ ӘДӘБЕ #ӘХЛАК Иң элек ашау кагыйдәләрен искәртеп үтик. ❗️Ашауның беренче әдәбе − ашау алдыннан һәм соңыннан кул юу. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.): «Ашау алдыннан да, соңыннан да кул юсаң, ризыгың бәрәкәтле булыр», − дип әйткән, һәм: «Кем үз йортына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен теләсә, ашау алдыннан да, ашаганнан соң да юынсын», − дигән. ❗️ Ашауның икенче әдәбе – ашау алдыннан «Бисмилләһи»не әйтү. Ашаганда, алдан «Бисмилләһ» дип әйтергә онытканыгыз искә төшсә, «Бисмилләһи әүвәлән вә әхыйран», − дип әйтегез. ❗️ Ашауның өченче әдәбе − тәкъдим ителгән азыкны яманларга ярамый. Аллаһның Илчесе (с.г.в.) беркайчан да азыкны яманламаган, ашыйсы килсә ашаган, теләмәсә, шул килеш калдырган. ❗️Ашауның дүртенче әдәбе − уң кул белән ашау. Гомәр ибне Әбү Сүләйлә: «Мин бала чакта, Мөхәммәд өендә яшәгәндә, ике кулым да аш тәлинкәсендә булуны күрсә, Мөхәммәд: «Алдыңда торган азыкны уң кулың белән генә аша», − дип әйтә иде» − дигән. ❗️ Ашауның бишенче әдәбе – яткан килеш ашарга ярамый. Чөнки ятып ашау сәламәтлеккә начар тәэсир итә һәм картлык билгесе булып санала. ❗️Ашауның алтынчы әдәбе – артыгын ашамас өчен, ашаган арада бераз тукталып тору, тукталган вакытта сөйләшеп утыру хәерле. ❗️ Ашауның җиденче әдәбе – ашап бетергәч, ризыкны әзерләүчегә (кунакта булсаң –хуҗа кешегә) Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләрен теләү хәерле. Мөхәммәд (с.г.в.), Сәгьд ибне Гобәйдәгә кунакка баргач, хуҗа аңа ипи белән май тәкъдим иткән. Мөхәммәд(с.г.в.), ашагач: «Ураза тотучылар сездә авыз ачтылар, аларга тәмле ризыклар ашаттыгыз, сезгә фәрештәләр рәхмәтләрен җиткерсен», − дип әйткән. ❗️ Ашауның сигезенче әдәбе – олылардан (яки мәҗлестә булган дәрәҗәлерәк кешеләрдән) алда ашарга тотынмау. ❗️ Ашауның тугызынчы әдәбе – ризыкка тирән хөрмәт белән карап, аны исраф итмәскә тырышу. Мөхәммәд (с.г.в.) турында Әнәс: «Ул ашагач, бармакларында бер тамчы азык та калдырмый иде» – дигән. Шуңа күрә савыттагы азыкны бер дә калдырмыйча ашап бетерергә киңәш ителә.
Аллаһ илчесе (с.г.в.): «Ашаганда, бер кисәгегез төшсә дә, аны алып чистартыгыз һәм, шайтанга калдырмыйча, ашап бетерегез. Ризыкның бәрәкәте кайда икәнен сез белә алмыйсыз», − дигән. Дөрестән дә, бәрәкәт шул төшеп киткән кисәктә булырга мөмкин бит.
❗️ Ашауның унынчы әдәбе – ашап бетергәннән соң дога кылу, шөкер сүзләре әйтеп, Аллаһка рәхмәт белдерү. Мөхәммәд (с.г.в.), ашаганнан соң, гадәттә: «Әлхәмдүлилләәһилләзии әтгамәнии вә сәкаании вә җәгәләнии минәл мүслимииин», ягъни «Безне ашаткан, эчерткән һәм мөселманнардан кылган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз булсын», − дигән. #татармәдрәсәсе

#ӘХЛАК буенча дәресләрне дәвам итик. Җәмгыятьтә, һичшиксез, әдәплелек кануннары буенча яшәү мөһим. Шуңа күрә бүгеннән әдәп кагыйдәләренең бер төркеме, ягъни ашау, эчү, сәламләү һәм кеше йортына керү кагыйдәләре хакында сөйләшербез. Тәрбиянең мөһим нигезләмәләрен кулланып, балаларны кечкенәдән үк әдәплелеккә өйрәтергә кирәк. Шушы өйрәтүдә уңышларга ирешер өчен, олылар да үрнәк күрсәтеп, иң элек үзләре әдәпле булырга тиеш. Иҗтимагый әдәплелек, һичшиксез, психологик нигезләрнең төзелешенә бәйле. Иҗтимагый мөнәсәбәтләр дингә, Аллаһтан курку хисенә, рәхимлелек һәм туганлык, кичерә алу һәм мәхәббәт хисләренә нигезләнгән вакытта гына кеше акыллы, белемле, рәхимле, шәфкатьле, рухи яктан бай шәхес була. #татармәдрәсәсе

✨ Мөхәммәд галәйһиссәлам болай дип әйткән: «Ут утынны ничек яндырса, көнләшү хисе дә яхшы гамәлләрне шулай юкка чыгара» #татармәдрәсәсе