uk
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Відкрити в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Показати більше
1 716
Підписники
-224 години
-67 днів
-1730 день
Архів дописів
Курыксаң — эшләмә, эшләсәң — курыкма, гамәл кылгансың икән — үкенмә. Чыңгызхан

Кешене кыяфәте өчен түгел, ә сиңа карата мөнәсәбәте өчен ихтирам ит.

Бер үк сүзгә теләсәң — шатлык, теләсәң — кайгы, кирәк чакта ихтирам яисә нәфрәт сыйдырып була. Миргазиян Юныс

Артка карама — син анда булдың һәм күрәсен күрдең инде. Алга бар — анда кызыграк булачак!

Ике мескен очрашса, һәрвакыт өченче мескенне мыскыл итеп сөйләшерләр. Зөлфәт Хәким

Нәрсәгә дә булса лаекмы, юкмы — бары син үзең генә хәл итәсең!

Дөньяда иң кечкенә бәхет — байлык, иң зур бәхет — сәламәтлек. Мәкаль

Яратырга акыл кирәк түгел, кешелекле йөрәк кирәк.

Каты ихтыярга күкләр буйсына. Татар халык мәкале

Йөрәкне алдап булмый. Ул кемне яратканын төгәл белә.

Әни кешенең маңгай күзе күрмәсә дә, күңел күзе күрә. Колагы ишетмәсә дә, йөрәге ишетә... Ш. Хөсәенов

Сөйләшергә өйрәндең — үстең, дәшмәскә өйрәндең — акыл керде.

Җанның гариплеге тәннең гариплегенә караганда куркынычрак.

Кирәкмәгән кешеләргә никадәр артык сүзләр әйтелгәнен артка карагач кына аңлыйсың...

Адәм баласы өч аршын җир биләр өчен гомер буе бил бөгә. Газинур Морат

Үткәнне төзәтергә тырышма. Киләчәкне бозмас өчен бар тырышлыгыңны куйсаң, күпкә яхшырак.

Кем идем димә, кем булырмын диген! Татар халык мәкале

Беркайчан беркемне тыңлама. Беркайчан беркемгә ышанма. Беркайчан беркемнән берни дә көтмә. Ал да, барысын үзең эшлә. Бу күпкә җиңелрәк.

Осталык – иң зур байлык

Тормышта барысы да җимерелә кебек тоелса, бушаган урында нәрсә төзисен уйлый башла.