uk
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Відкрити в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Показати більше
1 713
Підписники
Немає даних24 години
-47 днів
-1730 день
Архів дописів
Repost from Матур сүз
Барлык авырлыклар да вакытлыча.. Сыгылма!

Ызгыш-талаш юлы — мең, килешү юлы — бер генә. Татар халык мәкале

Язмышның иң зур бүләге — "булуың өчен рәхмәт" дип әйтерлек кешеләр. Эрсин Тезджан

Эш сөйгән бәхетен табар.

Мәхәббәт — яшьлекнең иң матур бизәге.

Кеше надан булса, ул аннан котыла алмый. Ул надан профессор, надан академикка хәтле күтәрелә ала, әмма наданлык барыбер кала. Мөхәммәт Мәһдиев

Тамак тук булганда, бөтен әйбер ямьле күренә. Мөхәммәт Мәһдиев

Ат дагасыз булмый, батыр ярасыз булмый.

Берәү күлләвеккә карап балчык кына күрә, ә берәү — анда чагылучы йолдызларны. Иммануил Кант

Сәгатеңне җимереп кенә гомер агышын туктатып булмый.

Күп фикерлә, аз сөйлә. Ризаэддин Фәхреддин

Агач — җимеше белән, адәм — эше белән.

Сәгать әкрен йөри, вакыт тиз уза. Шәүкәт Галиев

Гайрәттән яхшы дус юк.

Артта калган көннәр синеке түгел, алдагы көннәр – исән булсак, безнеке. Онытма: киләчәктә сине картлык көтеп тора. Көч бар чакта эшлисе эшне эшләп, яулыйсы үрләрне яулап калырга кирәк. Ычкындырма мөмкинлекне... Миргазиян Юныс

Безнең телебезне, милләтебезне без сакларга тиеш, чөнки ул Раббыбызның әманәте. Камил хәзрәт Самигуллин

Җирдәге һәр кеше үз өендә, үз ишегалдында, үз бакчасында тәртип урнаштырырга тиеш. Җирдәге һәр кеше бәхетле булса, ил дә бәхетле була. Разил Вәлиев

Ир бозылса — гаилә бозыла, хатын бозылса — халык бозыла. Татар халык мәкале

Авырып терелгән кеше күңеленнән йомшак күңел юк. Фәнис Яруллин

Ничек инде ана сөте белән кергән телне ташлап, чит телдә язарга була? Миргазиян Юныс