Дөрес сүзгә җавап юк!
Відкрити в Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Показати більше1 674
Підписники
-224 години
-17 днів
-630 днів
Архів дописів
Бар дөнья — сәхнә. Ирләр, хатын-кызлар — барысы да уенчылар гына. Чыгалар, кереп китәләр. Һәм бер үк кеше төрле рольләр уйный.
Уильям Шекспир
Берүзең хыяллансаң, бары хыял гына. Бергә хыяллансагыз, чынбарлык.
Джон Леннон
Үз йөрәге әйткән дөреслекне игътибар белән тыңлаучы гына җиңүче була ала.
Сильвестр Сталлоне
Көне буе йөзеңдә елмаю белән йөрү өчен кайвакыт кадерле кешеңнән бары бер җылы сүз дә җитә.
Яраткан кешеңнән башка үткән секундлар — сәгать, яраткан кешең белән үткән сәгатьләр — секунд кебек.
Мәхәббәт — ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, андагы һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята... Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк.
Ремарк
Тормыш әнә шулай без дигәнчә генә бармый шул. Кайвакыт тигез юлдан барганда да абындырып ега.
Тормышның иң яхшы арбитры — вакыт. Юк-бар кешеләр югалалар. Ә иң кирәкле булган кешеләр тартылалар. Һәм бу бик тә яхшы.
Әгәр кемдер синең өчен вакыты юк ди икән, бу бер генә нәрсәне аңлата – аңардан качарга кирәк. Мөмкин кадәр тизрәк качарга. Югыйсә, үз чиратыңны гомер буе көтәрсең.
