Telegram татарча
Відкрити в Telegram
Telegram интерфейсы татар телендә: https://t.me/setlanguage/tatar Фикерләшү әңгәмәсе: https://t.me/translation_tatar
Показати більше337
Підписники
Немає даних24 години
-797 днів
-28230 днів
Архів дописів
Бөкләмме, папкамы: Телеграмның кайсы тәрҗемәсе кулайрак?
https://intertat.tatar/news/boklamme-papkamy-telegramnyn-kaisy-taremase-kulairak-5869028
Бу яңартуның барлык функцияләре турында тулырак мәгълүмат алу өчен безнең соңгы блог белән танышыгыз:
https://telegra.ph/бүләкләр-кодлар-җибәрү-платформасы
Октябрь функцияләре
1 • 2 • 3 • 4 • Күбрәк
Контентка шикаять итү өчен киңәйтелгән интерфейс. Шикаять менюсына тагын да детальләштерелгән категорияләр өстәлде.
Хәзер категорияләр исемлеге динамик рәвештә яңартыла ала. Бу мөхәррирләр өчен хәбәрләрне тагын да яхшыртырга һәм Telegram'ның ясалма фәһем ярдәмендә модерацияләү җиһазларын үстерергә мөмкинлек бирә.
Октябрь функцияләре
1 • 2 • 3 • 4 • Күбрәк
Кодлар җибәрү платформасы. Теләсә кайсы компания, кушымта яки сайт Telegram аша раслау кодларын җибәрә ала һәм бу һәр кулланучы өчен бары тик 0,01$га төшәчәк.
Шулай ук Telegram'ның кодлары башка альтерантиваларга караганда тизрәк, иминрәк һәм ышанычлырак.
Кызыксынган программистлар моның турында тулырак җентекле белешмәдә укый ала.
Октябрь функцияләре
1 • 2 • 3 • 4 • Күбрәк
Бүләкләр. Кулланучылар хәзер бер-берсенә бүләкләр җибәрә ала. Бүләкләр анимацияле сурәтләр кыяфәтендә һәм аларга хәбәр өстәргә (мәсәлән, бәйрәм яки мөһим вакыйга белән котлаучы сүзләр язарга) мөмкин.
Бүләкләр Telegram йолдызларына сатыла. Бүләкне алучы аны профиленә өсти яки йолдызларда торган бәясенә алыштыра ала.
Октябрь функцияләре
1 • 2 • 3 • 4 • Күбрәк
Repost from Дөрес сүзгә җавап юк!
Призи розіграшу
1 підписок Telegram Premium на 3 місяців
Дата завершення
📱 «Telegram татарча» төркеме iOS платформасы өчен тәрҗемә эшен төгәлләде.
Хәзер iPhone'нарда да Telegram'ның сыйфатлы тәрҗемә ителгән татарча интерфейсын кулланып була.
🇷🇺 Telegram'ның татарчага башка тәрҗемәләреннән аермалы буларак, әлеге вариант саф татарча белән хәзерге сөйләм теле арасында компромисс табарга тырыша. Моңа өстәп, тәрҗемәнең интерфейска сыямы-юкмы икәне кулдан тикшерелә.
📈 Тәрҗемәне башка платформаларга күчерү эше әлегә дәвам итә. Хәзерге вакытта TDesktop (компьютер) өчен тәрҗемә — 64%, macOS өчен 41% әзер. Android өчен тулы тәрҗемә беренчеләрдән булып август башында тәкъдим ителгән иде.
Telegram'ны татарчага күчерү өчен сылтама: https://t.me/setlanguage/tatar
Фикерләшү әңгәмәсе: https://t.me/translation_tatar
Telegram'ның сентябрь башындагы яңартылуы турында кыскача:
Уйнатуларда йолдызлар. Хәзер төркемнәрдә һәм каналларда үткәрелгән уйнатуларда (Giveaways) Telegram йолдызларын бүләк итеп була – җиңүчеләр аларны түләүле медиа, язылулар өчен һәм мини-кушымталарда түләү чарасы буларак куллана ала.
Telegram браузеры өчен Instant View. Telegram браузерында ачылган теләсә нинди сайт Instant View («Карап алу») – мәкаләләрне җиңел һәм тиз йөкләнә торган форматка әйләндереп күрсәтелә ала.
Мини-кушымталарда камилләштерүләр. Мини-кушымталар берничә камилләштерү алды, нәтиҗәдә алар тагын да шомарак һәм тизрәк эшли башлады.
Хәзер мини-кушымталар берьюлы бер түгел, ә ике төймәне күрсәтә ала – янәшә яки берсе икенчесе өстендә. Шулай ук яңа җемелдәү эффекты өстәлде, аның ярдәмендә кулланучының игътибарын төймәгә җәлеп итеп, кушымтада ориентлашырга ярдәм итәргә мөмкин.
Сентябрь башында Telegram Premium язылучылары саны 10 миллионнан артты — бу күрсәткеч 8 айдан азрак вакыт эчендә 2 тапкырга үсте. Бу тиз үсеш Telegram'га монетизация принципларын үтәп, үсәргә ярдәм итә, якынча миллиард кешегә аралашуның чикләрен киңәйтеп, яңа функцияләр булдырырга булыша.
📱 «Telegram татарча» төркеме Android платформасы өчен тәрҗемәне тулысынча башкарып чыкты
🇷🇺 Telegram'ның татарчага башка тәрҗемәләреннән аермалы буларак, әлеге вариант саф татарча белән хәзерге сөйләм теле арасында компромисс табарга тырыша. Моңа өстәп, тәрҗемәнең интерфейска сыямы-юкмы икәне кулдан тикшерелә.
📈 Тәрҗемәне башка платформаларга күчерү эше әлегә дәвам итә. Хәзерге вакытта iOS (iPhone) өчен тәрҗемә — 42%, TDesktop өчен 45% әзер.
Telegram'ны татарчага күчерү өчен сылтама: https://t.me/setlanguage/tatar
Фикерләшү әңгәмәсе: https://t.me/translation_tatar
Павел Дуров үзенең инглиз телле каналында платформаларның дөнья буйлап тотрыксыз эшенә аңлатма бирде
Соңгы сәгать эчендә, Instagram белән Facebook эшләмәгән арада, миллионлаган кеше Telegram'да теркәлде һәм контент бүлеште. Шунысы кызык ки — һәрбер кулланучыга исәпләгәндә инфраструктурага берничә тапкыр азрак байлык сарыф итүгә карамастан — Telegram бу сервисларга караганда ышанычлырак. Шулай ук Meta'га караганда штатлы хезмәткәрләр саны бездә якынча 1000 тапкыр (!) азрак, ләкин без тизрәк яңа функцияләрне эшли һәм инновацияләрне кертә алабыз. 2023 ел дәвамында Telegram елдагы 525 600 минуттан 9 минут кына сафтан чыгып торды. Бу тоткарсыз эш вакытының 99,9983%.🏅
