Татарские комиксы. Татарча комикслар🎬
Открыть в Telegram
Татарча тарихи комикслар ясыйбыз - телне, тарихны саклыйбыз! https://webcomics.su/ Издаем документальные исторические комиксы! Тут все про комиксы, история татар, про татарских женщин, на татарском языке. Купить комикс @dvijenievgeshtalte
Больше1 397
Подписчики
+124 часа
Нет данных7 дней
-1130 дней
Архив постов
"Тукай.Сәяхәтләр" комиксын ясауны дәвам итәбез🧠✍
Рәсем - Юлия Галиәкбәрова
Сценарий - Рәдиф Кашапов.
Китап-комикс 2027 елның гыйнвар-февраль аенда чыгачак. Иншалла🙏
Китапка предзаказ ачабыз, бу очракта бәясе арзанрак булачак - 700 сум.
Предзаказ өчен @dvijenievgeshtalte языгыз
Repost from Инде
В Казани пройдет экспериментальная текстильная лаборатория «Чордашлар», участники которой создадут композиции из ткани, посвященные известным личностям. Организаторы предлагают исследовать, как через ткань можно рассказать о жизни человека.
Заявки принимают до 8 ноября
https://inde.io/news/v-kazani-projdet-tekstilnaya-laboratoriya-chordashlar/
Тукымалы лаборатория «Чордашлар»
Лаборатория кысаларында без тукымадан билгеле шәхесләргә багышланган композицияләр ясаячакбыз.
Тукыма кешене туганнан алып соңгы көннәренә кадәр озата. Кем өчендер тукыма (кием) үзен күрсәтү ысулы, кемдер өчен – саклану, каплану чарасы; кемдер тукымада гаилә истәлекләрен саклый.
Ә тукыма аша кеше тормышы турында сөйләп буламы? Бу тактиль эксперименталь лаборатория булачак...
Катнашучылар — кызлар, егетләр, апалар, абыйлар.
16 яшьтән башлап.
Опен-колл 8 ноябрьдә тәмамлана.
Материаллар һәм эш кораллары – бездән.
Алып баручы — Регина Гаязова (психолог, арт-терапевт, «Татарча комикслар» проекты кураторы)
Гариза сылтамасы https://forms.yandex.ru/u/6adf53b29029021e2b584f16
+5
Әдәби премиягә гаризалар һәм әсәрләр кабул итәбез! 📚
Шәриф Камал премиясенә 14—35 яшьтәге авторлардан проза әсәрләре, тәрҗемәләр һәм комикслар кабул ителә. Гаризаларны 1 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла. Барысы 12 премия тапшырылачак. Һәр премиянең күләме — 75 мең сум.
Быел премиянең номинацияләре : «Шәриф Камал. Әдәби проза» — татар телендә язылган 20 000 билгегә кадәрге хикәяләр һәм новеллалар, 40 000 билгегә кадәрге повестьлар. «Шәриф Камал. Әдәби тәрҗемә» — Шәриф Камалның «Буранда» хикәясен Идел буе халыкларының телләренә (чуваш, удмурт, мари, мордва телләре) әдәби тәрҗемә итү. «Балалар һәм яшүсмерләр өчен драматургия» — мәктәп яшендәге балалар өчен татар телендә язылган пьесалар. «График хикәяләр. Комикслар» — яшүсмерләр өчен татар телендә иҗат ителгән рәсемле хикәяләр. Алар оригиналь сюжетка, татар халык авыз иҗатына яки татар әдәбияты классикларының әсәрләренә нигезләнгән була ала.Нигезләмә һәм тулырак мәгълүмат: yort.tatar/award Без өметле яшь каләм ияләрен барларга омтылабыз. Бәйгедә катнашырга ашыгыгыз! #ШәрифКамалПремиясе
Repost from Книжный магазин Пархоменко
Новинки выходного дня❤️
talweg выпустили очередную красоту. Джон Берроуз (тот самый!) «Знаки и сезоны». О птицах, растениях и временах года - всё то, что под конец октября месяца всем нам нужно.
И вновь татарские комиксы в магазине! Татарские женщины и Татарские семьи (теперь и на русском). Кто спрашивал - забегайте. На татарском тоже осталась пара штук.
Мәскәүлеләр! Сезнең өчен!
"Пархоменко" китап кибетенә комикслар җибәрдек.
Адресы: Татарский переулок.
Repost from Книжный магазин Пархоменко
Новинки выходного дня❤️
talweg выпустили очередную красоту. Джон Берроуз (тот самый!) «Знаки и сезоны». О птицах, растениях и временах года - всё то, что под конец октября месяца всем нам нужно.
И вновь татарские комиксы в магазине! Татарские женщины и Татарские семьи (теперь и на русском). Кто спрашивал - забегайте. На татарском тоже осталась пара штук.
Repost from Книжный магазин Пархоменко
Новинки выходного дня❤️
talweg выпустили очередную красоту. Джон Берроуз (тот самый!) «Знаки и сезоны». О птицах, растениях и временах года - всё то, что под конец октября месяца всем нам нужно.
И вновь татарские комиксы в магазине! Татарские женщины и Татарские семьи (теперь и на русском). Кто спрашивал - забегайте. На татарском тоже осталась пара штук.
Repost from Бакча/Кашапов
Игътибар! «Тукай чордашлары: хатын-кыз булу» перфомансына опен-колл!
Jadidfest кысаларында Тукай чорында яшәгән татар хатын-кызларының тормышын өйрәнергә чакырабыз.
Тарихта калган хатын-кызлар кемнәр ул? Каһарманбикәләр, мәгърифәтчеләр, үз өлкәләрендә беренчеләр, яисә үз теләкләре, көндәлек мәшәкатьләре, хыяллары һәм каршылыклары булган гади кешеләрме?
Опен-колл аша җыелган катнашучылар Тукай чордашлары булган хатын-кызларның биографияләрен өйрәнәчәк, архивларда һәм язма чыганакларда эзләнәчәк, аларның тормышы турында нәрсә билгеле булуын һәм нәрсәләрнең әле дә билгесез калуын тикшерәчәк.
Кемнәр катнаша ала:
18 яшьтән өлкән булган
татар телен белгән
татар тарихы белән кызыксынган хатын-кызлар.
Гаризалар 20 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Катнашучыларга өйрәнү өчен хатын-кызлар исемлегеннән геройлар шобага ярдәмендә таратылачак. Тикшеренү барышында чыганаклар белән эшләү һәм үз геройларының тормышын өйрәнү өчен ярдәм күрсәтеләчәк. Безнең максат — тарихтагы бушлыкларны уйдырмалар белән тутыру түгел, ә сакланып калган эзләр аша бу хатын-кызларны яхшырак аңларга тырышу. Бикәләребзне Тукайчордашлары булганнары өчен түгел, үзләре булганнары өчен өйрәнәбез.Катнашырга теләсәгез, гаризаны тутырыгыз: https://forms.gle/TZaj9f7HYZQnZW4j6 Сораулар буенча: Алсу
Repost from Горизонты: будущее креативных индустрий
+6
UNESCO опубликовали исследование Skills and Employment in the Culture and Creative Industries, посвящённое рынку труда, профессиональным компетенциям и образованию в креативных индустриях.
Авторы рассматривают противоречие: креативная экономика создаёт рабочие места и новые профессиональные возможности, но значительная часть специалистов сталкивается с нестабильными доходами, недостаточной социальной защитой и необходимостью постоянно осваивать новые навыки.
При этом требования к специалистам меняются быстрее, чем образовательные программы. Помимо профессиональной экспертизы, всё большее значение приобретают предпринимательские, цифровые и управленческие компетенции. Искусственный интеллект и переход к более устойчивым моделям производства дополнительно меняют содержание творческих профессий.
Один из важных выводов исследования: развитие компетенций само по себе не гарантирует качественной занятости. Даже хорошо подготовленный специалист может столкнуться с низкими доходами и нестабильными условиями работы. Поэтому UNESCO предлагает рассматривать образование, поддержку предпринимательства и социальную защиту как взаимосвязанные направления развития креативной экономики.
В карточках собрали ключевые выводы исследования.
🖤@creativeresearch
Это анализ рынка креативных профессий от ЮНЕСКО. А комиксы про креативные профессии можно прочитать на нашем сайте
Бүген яраткан Юлия Галиәкбәрованың туган көне 🎉
Юлияга телибез илһам, сабырлык, һәм көч❤️ Татар комикслары ясавы дәвамлы булсын 🍀
Сегодня день рождения у нашей любимой комиксистки Юлии Галиакберовой!
Давайте закидаем её сердечками❤️
Repost from Татарстан Язучылар берлеге | Союз Писателей РТ
+9
⏮Әдәби фест кысаларында — әдәби маркет! ⏭
Сезне китаплар, кызыклы өстәл уеннары һәм әдәбият дөньясын тагын да якынайта торган матур әйберләр көтә. Катнашучы нәшриятлар һәм брендлар белән таныша торыгыз, үзегезгә һәм якыннарыгызга бүләкләр сайлагыз!
Катнашалар ⬇️
▪️ТАТАР КИТАП НӘШРИЯТЫ
▪️ТВОИ КАЗАНСКИЕ ПОДАРКИ
▪️ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИЛЛИ МУЗЕЕ
▪️ТАТАРЧА КОМИКСЛАР
▪️УРМАНАЙ
▪️ЮЛБАСМА
▪️ТАТПОСТЕР
▪️АЛИЯС ДИЗАЙН
▪️САЛАВАТ КҮПЕРЕ
▪️НАНЫМ
▪️ЙӨЗЕМИНКӘ
▪️СӘЛАМ, МИКРОБ!
▪️АЮ БАЛАСЫ
▪️БАЛАКАЕМ
▪️УЕН! КИБЕТ
▪️БАРСИКЛАР
▪️БАШТОЙ
▪️БЕЗ ҮСТЕРГӘН НӘСЕЛ АГАЧЫ
▪️АКЧА ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ
🔵 9-11 октябрь көннәрендә
🔵 Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Пушкин ур., 86)
@yaz_tatar
Сәлам! Бу ялларда татарча комиксларны Әдәби феста сатып алырга мөмкин 🔥
Магнит Маркет - тәмам!🤦🏻♀️
Бүген шундый хат килде, Магнит маркет маркетплейс форматында эшләмәячәк. Безнең комиксларны тагын кайдан алып була.
Магнит Маркет официально прекратил работу как маркетплейс. Наши комиксы вы можете купить:
📌Казань.
Книжный магазин "Смена" (в Нац. библиотеке, на Бурхана Шахиди и на Черном озере)
Галерея "Бизон" (ул. Пушкина)
Магазин локальных брендов "Витрина" (на Московском рынке)
В лавке Дирекции парков и скверов на озере Кабан.
В ЦУМе в магазине "Печән базары"
В кофейне "СӨТ" (ул.Г.Тукая, 71)
📌Набережные Челны
Независимый книжный "Иначе говоря"
📌Уфа
"Заман" китап кибете
📌Москва
Независимый книжный "Пархоменко"
Казан
Repost from Смена Дети
К нам в гости едет специальный гость из Москвы! 😊
1 октября книжный магазин «Смена» превратится в пространство для наблюдений и быстрых зарисовок. Мастер-класс по скетчингу проведет наш московский друг Полина Калашникова — междисциплинарная художница и иллюстратор, амбассадор маркеров, трижды финалистка Болонской детской книжной ярмарки и победительница Шанхайской книжной ярмарки.
Вместе с Полиной мы будем:
✨ присматриваться к посетителям;
✨ замечать выразительные жесты, позы и детали, а затем собирать из них собственных персонажей;
✨ говорить о том, как увидеть в человеке главное, отбросить лишнее и передать характер несколькими точными линиями и цветовыми пятнами;
✨ делать упражнения на раскрепощение и быстрые скетчи — чтобы перестать ждать идеального момента и рисовать смелее.
Все необходимые материалы — с нас! По желанию можно принести любимый скетчбук и маркеры 💛
Занятие «Герои книжного магазина „Смена“»
1 октября, 18:30
14+
Иртәгә Франкфурт на Майне шәһәрендә татарлар җыены була, шунда безнең комиксларны да алып булачак! 🍀
Repost from Театр ТИНЧУРИНА - ТИНЧУРИН театры
Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәррә Халитова вафат.
Күп еллар театрыбызда баш режиссерлар булып эшләгән данлыклы династия - Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашеваның кызы, Равил Рәхим улы Тумашевның сеңлесе Зөмәррә Рәхим Кызы Халитова бүген, 17 сентябрь таңында арабыздан китте...
Аңа 5 сентябрьдә 100 яшь тулган иде...
Зөмәррә кечкенәдән җырлый, бии, спектакльләргә йөри, әнисенең иҗатташ дуслары – Муса Җәлил, Һади Такташ, Гадел Кутуй, Салих Сәйдәшевлар белән аралашып үсә.
Зөмәррә Халитова КДУның тарих факультетын һәм КДПИда аспирантураны тәмамлый. Тормышында төп казанышларының берсе 4 бала тәрбияләп үстерүне саный. Ике улы – архитекторлар, Нияз Халитов – Кремльне реконструкцияләүдә, Кол Шәриф мәчетен төзүдә зур өлеш кертә (ул арабызда юк инде), Айрат Халитов – рәссам, Казанның 1000 еллыгына логотип ясаган шәхес, Санкт-Петербург шәһәрендә, кызы Канадада яши, улы Ринат Халитов – рәссам, әнисенең янәшәсендә, аның ышанычы, тәрбияләүчесе булды.
Зөмәррә Рәхим кызының һөнәри тормышы шулай ук татар әсәрләрен, Г.Тукай мәсәлләрен тәрҗемә итү, «Казанские истории» газетасын чыгару, «Вечерняя Казань» газетасында эшләү белән бәйле. Соңгы вакытта улы Нияз Халитовка багышланган китап язу белән шөгыльләнде.
Олы яшьтә булуына карамастан, актив тормыш алып барды, фатирында изо-студия оештырып, теләүчеләрне рәсем ясарга өйрәтте. Төп максаты итеп үз үрнәгендә өлкән яшьтәге кешеләрне илһамландыруны санады һәм 100 яшьтә дә кызыклы итеп яшәргә мөмкин икәнен күрсәтте.
«Озак яшәүнең сере нидә?»дип сорагач, ул:
«Тормышны яратуда, кешеләрдә бары матурлыкны күрүдә, күбрәк ярдәм итүдә һәм хезмәтне сөюдә»,— дип җавап бирә иде.
