МИНЕМ БАКЧАМ 🌿РЕЦЕПТЛАР
Открыть в Telegram
Авылда яшим 🐮😄 Бакча🌿 , чәчәкләр 🌺устерергә яратам . Рецеплар🥐, файдалы киңәшләр, авыл тормышы белән бүлешәм👋 сораулар яки реклама буенча 👉 https://t.me/AniyaValeeva
Больше2 961
Подписчики
-224 часа
-77 дней
-2130 день
Архив постов
Помидорларның үсеше өчен нинди ашламалар кирәк һәм нәрсә өчен 🌱
✅азот - вегетатив массаны (сабакларны, яфракларны)үстерү өчен;
✅фосфор - тамыр системасының үсеше, чәчәк ату һәм җимешләрнең өлгерү тизлеге, уңайсыз шартларга чыдамлыкны арттыру өчен;
✅калий-бәйләмнәр ясалу, җимешләрнең төсе, тәме, товар кыяфәте, шулай ук авыруларга чыдамлыгы өчен;
✅бор - уңыш, җимеш бәйләвечләре ( образование завязей ) барлыкка килү өчен кирәк .
‼️Туя устеручеләр колагына бер файдалы киңәш ‼️
Кыш көне кар куп итеп яуган вакытта , агач ботагындагы карларны йомшак кына итеп селкетеп тешерергә кирәк. Чөнки, кар агач ботакларына ябышып авырая һәм ботакларны бөгәргә, сындырырга мөмкин.
+2
Какны күп төрле эчлек белән төрергә була. Минем үземнең иң яратканы кайнатылган куерган сөт ( вареная сгущенка) һәм Әстерхан чикләвеге белән. Бу ингредиентлар белән төргәндә мин үзгәрәк булсын дип чикләвекне бик ваклап бетермим. Ясау тәртибе шулай ук . Тагын шулай ук эчлек өчен вак итеп турап сара һәм кара җимеш, чикләвек белән төрергә була. Әгәрдә дә эчлеген терле төрле итеп төрсәң өстәлгә кисеп куярга да матуррак була.
+2
Рамазан аена да санаулы көннәр генә калды , ин шаа Аллаһ. Ифтарларга чәй янына кактан һәм чикләвектән бик тәмле рулет рецепты.
Кактан рулет.
Кактан эченә чикләвек салып ясалган бу рулетны чәй янына да яки кунак өстәленә куярга була.
Кирәк булачак :
✅ как
✅ куертылган сөт( сгущенное молоко )
✅ әстерхан чикләвеге
Ясау тәртибе:
Әстерхан чикләвеген юып, блендер аша ваклыйбыз. Аннан, савытка 1 банка куертылган сөтебезне агызабыз һәм вакланган Әстерхан чикләвеген кушып болгатабыз.
Әзер массаны какны җәеп куеп өстенә сылап чыгабыз һәм рулет формасында төрәбез . Мин кибеттә сатыла торган какны ике өлешкә бүлеп төрәм . Аннан кисәргә һәм сакларга уңайлы булсын өчен пленкага төреп суыткачка катырырга куям .
+4
Дусларым, кемнәрне урын-җир комплектлары кызыксындыра, шушы группага кушыла аласыз❗️ Ташламалы бәядән үзегезгә ошаган матур урын-җир комплектларына заказ бирегез. ✅ Китереп бирү каралган.
👇 👇 👇
https://t.me/+h2hRoXtvx2IwMWE6
Дәвамы⬇️⬇️⬇️
Индетерминант томатлар.
Бу төркемгә уртача һәм соң өлгерүче сортлар керә. Алар 2,5 м биеклеккә кадәр җитәргә мөмкин, шуңа күрә аларга һичшиксез терәк һәм бәйләвеч кирәк. Куакны артык йөкләмәс өчен, берничә тармакка формалаштырып үстерәләр. Индетерминант сортлар өзлексез һәм акрынлап җимеш бирә. Бу уңыщны сезон дәвамында кыраулар башланганчы җыярга мөмкинлек бирә.
Индетерминант сортларның мөһим өстенлеге булып аларның төрле үсеш шартларына җайлашу сәләте тора, гәрчә алар үзләрен теплицаларда яхшырак күрсәтсәләр дә, анда температураны һәм дымлылыкны контрольдә тотарга мөмкин. Бакчачылар еш кына сезон ахырында индетерминант үсемлекләрнең очларын чеметеп алалар, бу калган җимешләрнең өлгерүен тизләтергә ярдәм итә. Мондый томатларда җимеш бирү тигез бара, бу исә җиләк-җимешне яңа куллану һәм ашамлыклар әзерләү өчен даими җыюны тәэмин итә.
Бу төркем бик күптөрле һәм супер эре томатларны да, күпчелек черри сортларын да үз эченә ала.
Дәвамы⬇️⬇️⬇️
Индетерминант томатлар.
Бу төркемгә уртача һәм соң өлгерүче сортлар керә. Алар 2,5 м биеклеккә кадәр җитәргә мөмкин, шуңа күрә аларга һичшиксез терәк һәм бәйләвеч кирәк. Куакны артык йөкләмәс өчен, берничә тармакка формалаштырып үстерәләр. Индетерминант сортлар өзлексез һәм акрынлап җимеш бирә. Бу уңыщны сезон дәвамында кыраулар башланганчы җыярга мөмкинлек бирә.
Индетерминант сортларның мөһим өстенлеге булып аларның төрле үсеш шартларына җайлашу сәләте тора, гәрчә алар үзләрен теплицаларда яхшырак күрсәтсәләр дә, анда температураны һәм дымлылыкны контрольдә тотарга мөмкин. Бакчачылар еш кына сезон ахырында индетерминант үсемлекләрнең очларын чеметеп алалар, бу калган җимешләрнең өлгерүен тизләтергә ярдәм итә. Мондый томатларда җимеш бирү тигез бара, бу исә җиләк-җимешне яңа куллану һәм ашамлыклар әзерләү өчен даими җыюны тәэмин итә.
Бу төркем бик күптөрле һәм супер эре томатларны да, күпчелек черри сортларын да үз эченә ала.
Дәвамы ⬇️⬇️⬇️
Детерминант томатлар .
Алдагы төркемдәге кебек үк, бу томатлар тәбәнәк буйлы. Үсемлекләр ачык грунтта яки теплицада үстерү өчен яраклы. Үсемлекнең үсеше чикләнгән, шуңа күрә аның компакт куагы аз үсә. Җимешләре эрерәк (120-150 г), тәме тәмлерәк. Детерминант сортлар, дөрес карасаң, шактый мул уңыш бирә. Җимеш бирү чоры озаграк сузыла.
Ярымдетерминанатлы томатлар .
Бу сортлар-детерминант һәм идетерминанат томатлар арасында уртача. Томатларның бу төркеме уртача өлгерә. Җимешләре авырлыгы 140 – 160 г , аларның бик яхшы тәм сыйфатларын һәм универсальлеген билгеләп үтәргә кирәк. Уңышны яңа пешкән килеш тә кулланырга, консервларга да, соклар һәм соуслар әзерләргә дә була.
ДӘВАМЫ⬇️⬇️⬇️⬇️
+1
Детерминант һәм индетерминант томат нәрсә ул?
Орлык пакетларына игътибар итсәгез «детерминант сорт» яки «индетерминант сорт»кебек аңлаешсыз сүзләр бар. Бу томат сортларының үсеш типлары һәм бу мәгълүмат томатларны үстерү өчен уңайлы шартлар сайларга ярдәм итә. Әйдәгез классификацияне тулырак карыйк👇
Супердетерминант томатлар.
Барлык томатлар арасында иң тәбәнәк һәм бу сортлар барлык табигый шартларга да тотрыклы санала. Аларны ачык грунтта урта полосада да үстерергә мөмкин. Бу төр томатлар бәйләүгә һәм ян усентеләрен алугах мохтаҗ түгел.
Аларның җимешләре зур түгел, уртача 100 г га кадәр җитә. Мондый җимешләрне тоташ консервлау өчен кулланырга киңәш ителми, чөнки алар үз формаларын югалталар һәм ярылалар. Мондый тип үсеш алган сортларның җимеш бирү чоры шактый кыска. Бу кимчелекләргә карамастан, супердетерминант сортларны үстерү салкын һәм кыска җәй шартларында акланган.
Дәвамы ... ⬇️⬇️⬇️
Узган ел утырткан һәм бик ошаткан томатларның берсе легендар сорт "Юсуповский".
Гибрид түгел, сорт. Үзбәкстан яшелчә-бакча культуралары фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә кырларында чыгарылган. Сорт авторы-үзбәк селекционеры Кәрим Йосыпов.
Бу индетерминант, озын буйлы, көчле куак. Ачык грунтта үстергәндә биеклеге 1м га җитә. теплицаларда 170 см га кадәр сузылырга мөмкин.
Уңышы: Үзбәкстанда томатлар авырлыгы еш кына килограммнан артып китә. Россия климатында, теплицада үстерелгәндә, җимеш массасы 800 гр кадәр җитә. Җимешләре хәтта югары ботакларда да бертөрле булып өлгерә. Чәчәк ату июньнән августка кадәр дәвам итә. Томатларның төсе куе алсудан кызылга кадәр, формасы яссы түгәрәк. Итле, юка кабыклы, аз орлыклы. Тәме тәмле.
Салатлар, соклар, соуслар әзерләү, һәм шул килеш куллану өчен бик яхшы.
Инде помидор орлыклары алып, чәчәргә әзерләнә башлагансыздыр , дусларым. Мин сезне үзем яратып утырта торган сортлар белән таныштырып үтәрмен, сез дә үзегез яратып утырта торган сортларны язып үтсәгез шәп булыр иде 😉 бер беребезгә файдалы мәгълүмат булыр 👍😄
Хэерле коннер 👋🏻
Минем исемем Рузиля 🤗
Мин сезне уземнен кечкене, полезный группама чакырам. Сез анда турецкий Farmasi компаниясенен лечебный продукциялере, витаминнары, косметикалары белен танышырсыз.🇹🇷 🍃
Аларны 25%скидка белен алырга булышам.
Булеклер де уйнатам🎁
Сезне уземнен чатымда котеп каламын⤵️❤️
https://t.me/+9xSod6VcYAc0YWEy
Кефирлы камырдан коймак рецепты .
✅ йомырка - 2шт
✅ кефир - 2 ст
✅ он - 2 ст
✅ сыек май - 1/4 ст
✅ шикәр - 3 аш к.
✅ сода - 1 ч. к.
Барлык ингредиентларны салып куе сметан кебек камыр ясыйбыз . Мин Кукмараның коймак табасында пешерергә яратам , беренче катын майлыйм , калганнарын майсыз гына пешерәм .
Ашларыгыз тәмле булсын😋
Хәерле җомга иртәләре белән, дусларым👋 Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, хәләл ризыклар, куанычлар, уңышлар насыйп итсен🤲
Йөрисе юлларыбыз хәерле, саулыкларыбыз ныклы булсын, һәр көнгә сөенеп, шөкер итеп яшәргә насыйп булсын иншАллаһ 🤲
Буген Кәһф сурәсен укырга онытмыйк, дусларым 🤲
Пәйгамбәребез (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтә:
«Кәһәф» сүрәсен җомга көнне укучыны, әлеге сүрә аны ике җомга арасында нур белән яктыртыр” — ди. (әл – Хәким).
(беренче 10 аяте комментарийлар да калдырам⬇️⬇️⬇️)
Үсентеләрдә онлы чык (мучнистая роса на рассаде) барлыкка килсә нишләргә❓
Әгәр үсенте яфракларында ак япма барлыкка килсә, ул вакыт узу белән күбәя барса , — бу "мучнистая роса" белән зарарлану билгесе. Бу авыру таралган саен яфраклар һәм сабаклар деформацияләнә башлый, аннары кибә һәм коела.
Нәрсә эшләргә❓
Үсемлекләрне 0,5% сода эремәсе белән яки Фитоспорин-М белән эшкәртегез . 2-4 атна дәвамында атнага бер тапкыр сиптерүне кабатларга кирәк.
Сезнең белән узем пешерергә ярата торган -җәймә рецепты белән булешим әле.
Җәймә ул татар кухнясының иң гади, тәмле камыр ризыкларының берседер. Аны каймак ягып бал белән дә ашап була , ипи урынына аш белән дә 😄
Ингредиентлар :
✅ Кефир - 250 мл
✅ Йомырка - 1 шт
✅Тоз - 0,5 ч.к.
✅Шикәр - 1 ч.к.
✅Сыек май (камыр өчен) - 2 аш к.
✅Сода - 0,5 ч.к.
✅он
Барлык ингридиентларны салып, йомшак кына камыр басабыз . Камырыбызны җәеп, табада ике яклап кыздырып алабыз. Минем бу камырдан 6 җәем чыга. Камырны бик нечкә итеп җәймәгез, алай кабарып калын булып пешми. Мин, майсыз ябыштырмый торган табада кыздырырга яратам , яратсагыз табаны майлап кыздырыргада була .
Ашларыгыз тәмле булсын😋
Кыяр ни өчен ачы була ?
Кыярда кыйммәтле элемент кукурбитацин бар, ул яман шешкә каршы тәэсир итә. Аның кыярларда концентрациясе нык күтәрелгәч, кыярлар әче була башлый. Еш кына бу температураның кискен үзгәрүе, озакка сузылган салкыннар, салкын су сибү, һәм суны дөрес сипмәгән вакытта да була. Димәк, ул һәрвакыт экстремаль ситуацияләр белән бәйле.
Мондый шартлардан сакланырга тырышыгыз, һәм үсемлекләр мондый шартларга кергәч, кальций һәм калий селитрасы белән тукланандырырга һәм үсемлекләрнең иммун системасын кутәрергә кирәк. Кыярларга "Эпин- экстра", "Новосил " яки гомеопатик препарат "Аурум - С" (здоровый сад) сибәргә була.
Шунысын дә әйтергә кирәк, хәзер кыяр селекциясенең бер юнәлеше - гибридлар һәм ачысыз сортлар булдыру. Бу, әлбәттә, яхшы, ләкин кукурбитацин кыярның бик мөһим өстенлеге булып тора. Ансыз кыярлар бу мөһим элементсыз булалар бит .
Помидорларның үсеше өчен нинди ашламалар кирәк һәм нәрсә өчен 🌱
✅азот - вегетатив массаны (сабакларны, яфракларны)үстерү өчен;
✅фосфор - тамыр системасының үсеше, чәчәк ату һәм җимешләрнең өлгерү тизлеге, уңайсыз шартларга чыдамлыкны арттыру өчен;
✅калий-бәйләмнәр ясалу, җимешләрнең төсе, тәме, товар кыяфәте, шулай ук авыруларга чыдамлыгы өчен;
✅бор - уңыш, җимеш бәйләвечләре ( образование завязей ) барлыкка килү өчен кирәк .
Эльмира ханым Әгерҗе районында урнашкан Кичкетаң авылында 🌾туганнан бирле яши (уку йортында белем алган елларын исәпләмәгәндә).
📚Арча педучилищесын, Чаллы институтын тәмамлаган. 42 еллык стажлы укытучы. Башлангычта математика, урта һәм өлкән сыйныфларда география фәненнән белем бирә.
Канал "Мин - авыл баласы" дип исемләнгән. 🥰 Анда песигә ташланган комак баласын да, пошиларны да, иркәләнеп торган сыерны да, 🐄 елгада йөзгән аккошларны да,🦢 һ.б. күрерсез.
🥮Тәмле ризыкларга, кайнатмаларга рецептлар урнаштыра, май, сары май, десертлар, каклар (алмадан, сливадан, помидордан һ.б.) ясарга өйрәтә. Шулай ук "Авыл" темасына матур җырлар🎤 тыңлата. Язылучылар бик теләп уеннарда да катнаша. Үстергән помидорлары 🍅🥒🌶искиткеч.
Каналга язылу өчен сылтама калдырам. Ошап китсә, дус-туганнарыгызга тәкъдим итә аласыз⤵️
https://t.me/ZElmira_65
Элемтә⤵️
@Elmira_Zin_2025
Уже доступно! Исследование Telegram 2025 — ключевые инсайты года 
