ТАТАР АФИША | КУДА ПОЙТИ | АФИША КАЗАНи | театры
💃🏽Афиша татарских концертов и других интересных мероприятий, бесплатные билеты 🎫 Татарча чаралар, #концертлар, #афиша, популяр җырлар #Казан #Татарстан #татарлар @ZamDirektToday - реклама
Больше- Подписчики
- Просмотры постов
- ER - коэффициент вовлеченности
Загрузка данных...
Загрузка данных...
🚨Халык артисты, Буа театрының танылган мөдире Раил Садриев җинаять эшендә шикләнелеп тоткарланган 👮♂️Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре республиканың атказанган артисты, Буа драма театрының сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевны тоткарлаган. Бу хакта куәт оешмаларындагы чыганакларына таянып "Бизнес Online" хәбәр итте. 👔Басма мәгълүматынча, тикшерү комитеты аны вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда (Җинаять кодексының 285 маддәсе, 1 өлеше) шикләнә. Бу маддә нигезендә дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. 👔Басма чыганаклары әйтүенчә, җинаять эше 20 майда ачылган, аның нигезендә "Дәрвиш" моноспектакленә сатылган билетлар ята. 🎭Спектакльдәге рольне Садриев үзе башкара. Куәт оешмалары фаразынча, 2023 елда Татарстан районнарында "Дәрвиш"не куеп йөргән чакта билетлардан килгән акчаны Буа драма театры түгел, ә Садриевның хатыны — Эльвира Садриева исеменә рәсмиләштерелгән индивидуаль эшмәкәрлек (ИП) алып барган. Шул рәвешле 450 мең сум үзләштерелгән диелә. ▶️Әмма декорация, киемнәр һәм башкаларны театр биргән, димәк акчаны да нәкъ менә театр алырга тиеш булган, дип саный куәт оешмалары вәкилләре. 👔Басма язуынча, Садриев үзе күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан. Аны төнгә Казанның вакытлыча тоту изоляторына япканнар диелә. ▪️"Дәрвиш" моноспектакле күренекле дин галиме, мәгърифәтче, ишан Нургали Хәсәнов турында. Андагы бердәнбер рольне Раил Садриев үзе уйный, дип яза бәйсез мәгълүмат чаралары 📃