Дөрес сүзгә җавап юк!
Открыть в Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Больше1 716
Подписчики
Нет данных24 часа
-57 дней
-1630 день
Архив постов
Артта калган көннәр синеке түгел, алдагы көннәр – исән булсак, безнеке. Онытма: киләчәктә сине картлык көтеп тора. Көч бар чакта эшлисе эшне эшләп, яулыйсы үрләрне яулап калырга кирәк. Ычкындырма мөмкинлекне...
Миргазиян Юныс
Безнең телебезне, милләтебезне без сакларга тиеш, чөнки ул Раббыбызның әманәте.
Камил хәзрәт Самигуллин
Җирдәге һәр кеше үз өендә, үз ишегалдында, үз бакчасында тәртип урнаштырырга тиеш. Җирдәге һәр кеше бәхетле булса, ил дә бәхетле була.
Разил Вәлиев
Ир бозылса — гаилә бозыла, хатын бозылса — халык бозыла.
Татар халык мәкале
Бөтен кеше дә сөенеч китерергә сәләтле. Кемдер үзенең булуы белән, кемдер юклыгы белән.
Ничек инде ана сөте белән кергән телне ташлап, чит телдә язарга була?
Миргазиян Юныс
Мәхәббәте аз булган кеше мәхәббәт турында күп сөйли. Яратырга сәләтле кеше сөйләми. Ул ярата.
Зөлфәт Хәким
Тормыш – аклы-каралы зебра түгел, ул – шахмат тактасы. Монда барысы да синең ничек йөрүеңнән тора.
Байлык, мөлкәт артыннан куарга кирәк түгел, үлгәч аның берсен дә үзең белән алып китә алмыйсың. Хәләл көч белән тапкан мал гына бәрәкәтле һәм файдалы.
Ялгышудан курыкмагыз. Әгәр ялгышкансыз икән инде, ялгышыгызны таный белегез һәм бүтән кабатламаска тырышыгыз.
Тормыш бик тиз үтә икән ул. Моны, ни кызганыч, картлык килеп, үлем ишек шакыгач кына аңлыйсың. Яшь, сәламәт чакта картлыкны, киләчәкне уйламыйсың.
Көченнән килгән кадәр тырышып та хата ясаучыны әрләргә кирәкми.
Ричард Брэнсон
Уже доступно! Исследование Telegram 2025 — ключевые инсайты года 
