ru
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Открыть в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Больше
1 714
Подписчики
-324 часа
-47 дней
-1730 день
Архив постов
Иң зур җиңү — үзеңнең тискәре фикерләвеңне җиңү. Сократ

Дустыңны уртача сөй, бәлки, беркөнне ул сиңа дошман булыр; дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки, беркөнне ул сиңа дус булыр. Хәдис

Күз яше күздән түгел, йөрәктән чыга....Ул бары сагыштан сары битләрне юа...

Барыбыз да ара. Һәтта иң көчлеләр дә. Тик алар, башкалардан аермалы буларак, максатларына таба дәшми генә, тешләрен кысып баруларын дәвам итәләр.

Нинди генә очракта да жиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек. Фәнис Яруллин

Башкаларга караганда яхшырак булырга түгел, кичәгегә караганда яхшырак булырга кирәк. Бу стратегия җиңелләрдән булмаса да, иң оттырышсызы.

Әгәр хыял канатларың өтелмәсен дисәң, үз биеклегеңнән төшмә! Нәбирә Гыйматдинова

Кирәкмәгән (урынсыз) сүзләрне тешләрең артына кысып калдыра алмыйсың икән, киләчәктә протезың артында яшереп калдырасың булмагае.

Сезнең иң төп хатагыз — кеше күзен бәяләп бетермәү. Аңлагыз, тел дөреслекне яшереп калдыра ала, ә күзләр — беркайчан да! Михаил Булгаков

Савыгырга теләге көчле булган кеше иң яман чирне дә җиңә. Мәкаль

Бер-беренә "песием" диючеләр песинең юлбарыска, "кошчыгым"ның аҗдаһага, "матурым"ның убырлыга әйләнә алуын тора-бара гына аңлыйлар...

Кешенең шатлыктан елмаюын күрү күңелле. Аның елмаю сәбәбе син үзең булсаң, ике тапкыр күңеллерәк.

Бер чир эләккәч тә урынга ятсаң, икенчесен дә табарсың. Мәкаль

Хисләргә ирек бирә белергә кирәк: йөрәгең дә, акылың да шулчак җиңел сулап куяр.

Һәр кеше үз салават күперен үзе ясый. Төсләрне кызганмагыз!

Сый-нигъмәтләр тулы өстәлләр яныннан ераг­рак йөрсәң, күп чирләрдән азат булырсың. Мәкаль

Бөек кеше генә үч сакламый. Бөек кеше генә үзен рәнҗеткәннәрне гафу итә белә. Туфан Миңнуллин

Әгәр җаның кемгә дә булса тартыла икән, каршы килмә. Бары ул гына безгә нәрсә кирәген төгәл белә.

Авырмаган кеше саулыгының кадерен белмәс. Мәкаль

Гомер итәр өчен бер-береңә тиң булу кирәк. Бернинди байлык, зур дәрәҗә җан тынычлыгын, бәхетне алыштыра алмый. Вакыт узу белән, кешелек кыйммәтләренең бәһасез икәнен аңлый кеше. Әмма әйткән сүзләр, кылган гамәлләр хәтердә мәңге саклана...