Дөрес сүзгә җавап юк!
Открыть в Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
Больше1 713
Подписчики
Нет данных24 часа
-47 дней
-1730 день
Архив постов
Һәр яңа көн — ул кичәге хаталарыбызны төзәтер өчен Аллаһтан бирелгән бер форсат!
Мөһим икән — вакыт та, мөмкинлек тә, ысул да табарсың. Юк икән — сәбәп кенә...
Кеше характерында өч алтын сыйфат бар: түземлелек, чаманы белү һәм дәшми кала алу. Кайвакыт тормышта алар акыл, талант һәм матурлыкка караганда күбрәк булышалар.
Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән.
Габделҗаббар Кандалый
Кеше дөрес яшәсә генә озын гомерле була. Кеше генә түгел, җәмгыять тә шулай.
Мөхәммәт Мәһдиев
Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас.
М. Максут
Кеше уйлап тапкан кораллар арасында иң көчлесе һәм иң хәтәре булып калучысы — сүз.
Телне афәттән саклар өчен иң җиңел юл — мәгънәсез халыктан аулак булу, аш-су мәҗлесләренә йөрмәү вә мәгънәсез кешеләргә катышмау.
Ризаэтдин Фәхретдин
Без бары тик югалтырга курыккан кешеләргә генә ачуланабыз, алар белән генә талашабыз, үпкәләшәбез...
Уже доступно! Исследование Telegram 2025 — ключевые инсайты года 
