ru
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

Открыть в Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

Больше
1 713
Подписчики
Нет данных24 часа
-47 дней
-1730 день
Архив постов
Кайбер оешмалар татарны коточкыч таркаталар. Мишәризация! Керәшенизация! Башкортизация! Кырымнан аерырга тырышалар. Шәфика Котдусова, Гаспринский! Безнеке түгел мени болар?! Әпсәләмов, Такташ... Кемнеке соң болар?! Без бит барыбыз да татар милләтен тәшкил итәбез! Фиркачелек булырга тиеш түгел. Рабит Батулла

Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. Джо Уайдер

Мәрхәмәт кылганга — мәрхәмәт килер, сөйгән — сөелер, онытмаган — онытылмас! Локман Хәким

Исеңдә тот: нәрсәгә ышанасың һәм нәрсә турында уйлыйсың, шуны үзеңә тартып торасың. Дж. Темплтон

Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. Габдулла Тукай

Аны онытканчы, башта исеңә төшер: аның кебекләрне очратканың булдымы икән...

Телен һәм кулын тыя алмаган кешегә ышанырга ярамый.

Синең белән булырга теләгән кешеләрдән баш тартма. Алар тормышыңның иң авыр вакытларында синең янда калучы бердәнбер кеше булырга мөмкин.

Иң зур байлык — ана теле, ул — чикләре булмаган гөлчәчәкләр иле. Фирдәвес Зариф

Бер-берегезне хәзер яратыгыз. Башка тормыш булмаячак.

Мин егылачакмын, тагын егылачакмын, тагын... Тик мин баскач, барысы да егылачак.

Батырлык кешеләрне көрәшеп егуда түгел, бәлки ачу вакытында үзен тота белүдә. Хәдис.

Кешеләр бай булырга теләми; кешеләр башкалардан баерак булырга тели. Джон Стюарт Милль

Син үзеңне зурлама, кеше сине зурласын. Татар халык мәкале

Үткен тел — бәхет, озын тел — бәла!

Һәрвакыт көрәшергә кирәк, ишетәсеңме? Һәрвакыт! Хәтта үз-үзең белән дә. Йодрыкларны кысып, күз яшьләрен йотып, елмаеп көрәшергә. Теләгәнеңә, хыял яки максатыңа омтылырга кирәк. Ахырга кадәр. Һәрчак.

Туган илнең җире — җәннәт, суы — ширбәт.

Яшь барган саен, аңлыйсың: дусларның саны түгел, сыйфаты мөһим.

Үзен хөрмәт иткән хатын ирен яманламас. Г. Әпсәләмов

Үз җаныңда тынычлык тап. Калган бары да сине үзе табыр.