Татарстан дигәндә, күз алдыма гомеремдә бер тапкыр да күрмәгән ак барыс та, чәк-чәк белән Сабантуйлар да килеп басмый.
Казан белән Азнакай арасында йөреп, Татарстанны инде дистәләрчә тапкыр аркылы-торкылыга гизеп чыкканмындыр. Казан җөмһүриятебезнең бер почмагында урнашса, Азнакай шуның нәкъ тискәре ягында.
Татарстан – ул биш сәгатьлек юл. Шушы биш сәгать эчендә сез күзләрне чагылдыра торган кояшка каршы көнчыгышка бара аласыз, я бәлкем боз булып каткан тәрәзәләрдә рәсем ясап, кышкы көннең дөм караңгысында юл тотасыздыр.
Ватаным – ул бер бинада урнашып, күршеләрчә эшләп килүче хәләл пиццерия белән хәмер сатыла торган русалка кибетләре.
Бөек урыс елгасы булып та татар җырларында җырланган Идел буйлары.
Гади, ләкин бик тә уңайлы сайдинг белән тышланган чуар йортлар һәм ишегаллары.
Юл чатында кала торган «автозапчастьләр», «стройматериалы», «намаз-мотель-туалет» язмалары.
Евроишекле таш чиркәүләр, чиркәү гөмбәзле мәчетләр, газобетоннан төзелгән агач мунчалар.
Утыз ел чамасы уенчык сатмаган «детский магазин»нар, шул ук вакыт чамасы рәхәт күрмәгән сельсоветлар, көннән-көн яңарып, кара майга чыдый алмыйча торган шәһәрләр, йөрәкләргә май булып яткан тәвәккәл шигарьләр...
Татарстан – ул урман белән дала көрәшә торган торган урын. Ул көрәшнең тын, мәһабәт хөкемдарлары – көньяк-көнчыгыш таулары. Хәер, ул таулар тау дип аталырга да лаек түгелдер. Ләкин алар бик тә мәгърур... Бу көрәш тәгермәненә Идел, Чулман дәрьялары су коя. Ул сулар инде күпне күргән, һәм, Алла белгән, күпмесен күрәселәре бардыр.
Болар барысы да – үзебезнеке, берсе дә чит түгел, кайчак орышсак та, берсеннән дә ваз кичмибез, бездә андый нәрсәләр юк дип беркемне дә алдамыйбыз. Татарстан, Идел-Урал, Болгар – ничек кенә атасак та, бу туфраклар – безнең киң йортыбыз.
Сагынып пионерияне искә алган абыстайлар, партияне ташлаган үтемле вәгазьчеләр, үзсүзле батыр милләтпәрвәрләр, татар теле дип янучы яшь активистлар, тарихка битараф калучы күпчелек (алар да бит кемнеңдер газизе), максималист феминистлар, хан мәчетен төземәкче монархистлар, газаплар чиккән өммәт өчен йөрәкләре әрнегән кардәшләр – йәгез, ватандашлар, аяз күкләр өчен бер дога 🤲🏻