املا Имла
Открыть в Telegram
Классик татар язуының имла кагыйдәләре, лөгатьләр, мәтеннәр.
БольшеСтрана не указанаКатегория не указана
279
Подписчики
Нет данных24 часа
+37 дней
+1530 дней
Архив постов
279
Repost from Dr. Bormotucher
Исмәгыйль Хаккый Алтунбәзәр. Ширкәт-е Хәйрия мөдире Хөсәен Хаки әфәнде хатыны һәм улының кабер таш язмалары.
Сөлес хатты.
Уң яктагы язу:
(1) هو الخلاق الباقی
Һөвәл-Хәллакыль-Бакый.
(2) شرکت خیریه مدیری حسین خاکی افندی
Ширкәт-е Хәйрия мөдире Хөсәен Хаки әфәнде
(3) حضرتلرینك زوجهٔ محترمهسی صاحبة الخیرات
хәзрәтләренең зәүҗә-и мөхтәрәмәсе, сахибәтел-хәйрат
(4) والحسنات فاطمة الزهرا خانم افندینك
вәл-хәсәнат Фатыйматез-Зәһра ханым әфәнденең
(5) روحنه فاتحه
рухына «Фатиха».
Сул яктагы язу:
1) هو الخلاق الباقی
Һөвәл-Хәллакыль-Бакый.
(2) شرکت خیریه مدیری حسین خاکی افندی
Ширкәт-е Хәйрия мөдире Хөсәен Хаки әфәнде
(3) حضرتلرینك مخدومی شرکت مذکوره
хәзрәтләренең мәхдүме, ширкәт-е мәзкүрә
(4) مدیری حسین علی بك افندینك
мөдире Хөсәен Гали бәк әфәнденең
(5) روحنه فاتحه
рухына «Фатиха».
279
السلام علیکم ورحمة الله وبرکاته
قربان عیدی مبارک بولسون!
یانکا یازلوچیلرغه شوشی قانال طورنده تفصیللیراک معلومات:
https://t.me/iske_imla/25
Әс-сәламе галәйкем барчага. Корбан гаете мөбарәк булсын!
Яңа язылучыларга шушы канал турында тәфсиллерәк мәгълүмат: https://t.me/iske_imla/25
279
بیرام و صبیلق وقتی
صبی وقتن صاغنماقده هر شاعر ده،
آچی-طعملی خیالدر بو هر شاعرگه؛
بیرام ییتسه، مینم ده ایسمه توشه:
اویناماقچی بولام صبیان برلان برگه.
توشه ایسکه عرفه کیچ یاتقان چاغم،
اویلاب «قایچان طاڭ؟» دیب، اول آتماغان طاڭم؛
تهتی چیتک، تهتی کولمک-اشطانلرنی
باش آستمه اویوب قویوب یاتقان چاغم؛
طاڭ آلدندن یاڭلش یوقلاب کیتکان چاغم،
توشمده ده نورلی بیرام کوتکان چاغم؛
انکایمننک طاوشلری قولاغمده:
«عید ییتدی، طور، آپپاغم! طور، آپپاغم!»
طاڭ آتقاچدین اورام بویی چابقان چاغم،
معصومانه لذت، حضور طابقان چاغم؛
قربان ایتی، تورلی طعملی آش اوستنه،
عید اوقوب، کوله-کوله قایتقان چاغم.
اویلاسانک اول یاقتی کوننی، کیله کوز یاش؛
حضور له صونک انسان اوچون بو حال، بو یاش!
بیرام کوننی کوکدن ییرگه نورلر آغه،
آیتورسنک له چقغان بوکون ایکی قویاش!
تنکری! چیگورچی یاشمنی، سیندن صوریم؛
تلاگمنی سیندن صورمای، کمدن صوریم؛
بیرام کوننی گنه صبی بولوب طوریم،
راحتلنوب سیکروب، کولوب، اویناب یوریم.
Бәйрәм вә сабыйлык вакыты
Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә,
Ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә;
Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә:
Уйнамакчы булам сыйбъян берлән бергә.
Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,
Уйлап: «Кайчан таң?» — дип, ул атмаган таңым;
Тәти читек, тәти күлмәк-ыштаннарны
Баш астыма өеп куеп яткан чагым;
Таң алдыннан яңлыш йоклап киткән чагым,
Төшемдә дә нурлы бәйрәм көткән чагым;
Әнкәемнең тавышлары колагымда:
«Гает җитте, тор, аппагым! Тор, аппагым!»
Таң аткачдин урам буе чапкан чагым,
Мәгъсуманә ләззәт, хозур тапкан чагым;
Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә,
Гает укып, көлә-көлә кайткан чагым. —
Уйласаң ул якты көнне, килә күз яшь;
Хозур ла соң! Инсан өчен бу хәл, бу яшь!
Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага,
Әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш!
Тәңре! Чигерче яшемне, синнән сорыйм;
Теләгемне синнән сормый, кемнән сорыйм;
Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм,
Рәхәтләнеп, сикреп, көлеп, уйнап йөрим.
#منابع
#توقای
279
Күрше чатта бер замана чире өчен матур, чын төркичә исем тәкъдим иттеләр:
БОРБАУ (بورباو) - прокрастинация (эш эшләмичә вакыт сузу).
#لغات
#شایارتو؟
279
Repost from Dr. Bormotucher
۱۸ نچی مای - قریم تاتارلرینڭ خاطر کونی.
وطنم منم قریم
سلام سزگه قولان چوللر،
افسانوی آیو داغ،
قره دڭز، ماوی کوکلر،
برکتلی باغچه باغ.
سزنی کوردم من رسمده،
خاطرهمده قالدردم...
دڭز حالا دها ایسمده،
یللر طوفان چالدردی.
ایشتدم من سن حقڭده
قارت آنامدن، بابامدن
ایشتدم من سن حقڭده
یوکسك قلعه، قوبادن.
و بوکون ده سندن ایله
یوز یوزگه ده کورشدم،
فکرمنی، خیالمنی
برلای برلای بولشدم.
«عزیز قریم، آنا یورتم،
منم طوغان وطنم!
عزیز قریم، مین ده سنڭ
طورونڭم، طامورڭ!»
رستم خلیلف
18 май - Кырым татарларының Хәтер көне.
Ватаным меним – Къырым
Селям сизге, къулан чёллер,
Эфсаневий Аюв дагъ,
Къара денъиз, мавы коклер,
Берекетли багъча-багъ.
Сизни кордим мен ресимде,
Хатырамда къалдырдым…
Денъиз аля даа эсимде,
Еллер туфан чалдырды.
Эшиттим мен сен акъкъынъда
Къартанамдан, бабамдан,
Эшиттим мен сен акъкъынъда
Юксек къале, къобадан.
Ве бугунь де сеннен иле
Юзь-юзьге де корюштим,
Фикиримни, хаялымны
Бирлей-бирлей болюштим.
«Азиз Къырым, ана юртум,
Меним тувгъан Ватаным!
Азиз Къырым, мен де сенинъ
Торунынъым, тамырынъ!»
Рустем Халилов
279
⬆️⬆️⬆️
Сәгыйть Хәлфиннең русча-татарча сүзлеге турында бер-ике сүз.
Мөхтәва. Сүзлектә китерелгән сүзләрне өч төркемгә бүләргә мөмкин: 1) җирле халык телендә кулланылган сүзләр; 2) төрки әдәби телләрдә кулланылган сүзләр; 3) [фаразан] Сәгыйть Хәлфин тарафыннан уйлап табылган яки яңа мәгънә бирелгән иске сүзләр.
Имла. Сәгыйть Хәлфиннең татар имласын билгеле тәртипкә салырга тырышканы күренә (мәсәлән, калын Т тартыгы эзлекле рәвештә ط, калын З тартыгы - ظ хәрефе белән бирелә). Ләкин тәртипкә салам дип, гарәп-фарсы алынмаларының һәм язылышлары кагыйдә хәленә кергән төрки сүзләрнең имласын ул нык кына боза (طاطار - татар, حالق - халык, قاعیدَ - кагыйдә һ.б.). Моның сәбәбе С. Хәлфиннең татар имласына үзенчәлекле карашларыдырмы, татар телен һәм имласын камил белмәведерме(*) - Аллаһы әгъләм.
Нәтиҗә. С. Хәлфин сүзлеге XVIII йөзнең икенче яртысы Казан татар сөйләм телен шактый дәрәҗәдә чагылдыручы бай чыганак булып тора. Әдәби телебезнең тарихы буенча әһәмияте азрак булса кирәк. Гарәби хәрефләргә мөбтәна имлабызны тәртипкә салу өчен чыганак булырлык әһәмияте исә бөтенләй юк диярлек.
(*)Рус телен камил белгән С. Хәлфин татар телен мөкәммәл белмәгән дигән фаразны, мәсәлән, ошбу сүзлек белән танышкан Вәли Зәбиров әйтә.
279
"Үзбәк язуының имла кагыйдәләре" китабын укыганда бик файдалы техник истыйлахлар (терминнар) очрый. Мәсәлән:
فاصله (фасыйлә) - пробел
(файда итү - فایده ایتو)؛
یارم فاصله (ярымфасыйлә) -
полупробел (гадәттә тамыр
һәм кушымча(лар) арасында: فایدهلی، فایدهسیننک - файда-лы, файда-сы-ның).
"Ярымфасыйлә" төшенчәсе фарсы телендәге نیمفاصله (ним-фасыйлә) истыйлахының калькасы булса кирәк.
#لغات
279
ایسکی املاده طرشوب یازلغان هر بر یول -
دین هم ملت بناسینه قويلغان بر طاش اول
Иске имлада тырышып язылган һәрбер юл -
Дин һәм милләт бинасына куелган бер таш ул.
279
ایسکی املامزده طرشوب یازلغان هر بر یول -
دین هم ملت دشمنلرینه آتلغان بر اوق اول
Иске имлабызда тырышып язылган һәрбер юл -
Дин һәм милләт дошманнарына атылган бер ук ул.
279
Күргәле хәммам ара ул ай кашы пәйвәстәсен,
Әйләдем гайнемне тас вә кашларымны дәстәсен.
(Хәммамда [сөйгәнемнең] ай кашлары тоташканын күрергә [дип],
Күземне тас, кашларымны - [тасның] тоткалары әйләдем)
سلطان حسین بایقرا رحمة الله علیه
Чыганак👇
#منابع
#حسینی
#چغتایچه
279
Repost from Dr. Bormotucher
Сүзлекчә
шәбгүн - төндәй кара
либас - кием
эчрә - урын килеше вазифасын үтәүче бәйлек (шәһәр эчрә - шәһәрдә, шәһәр эчендә)
пәри - фарсы, чагатай һәм госманлы шигъриятендә: бик матур хатын-кыз (асыл мәгънәсе: җеннәрдән бик матур хатын-кыз кыяфәтендәге зат. Русчасы: фея)
адәми - адәми зат, кеше
ирер - "булыр; булып торучы" мәгънәләрен белдерүче модаль сүз (ирмәк - булу).
күз мәрдөми - күз карасы
гәр - әгәр
ирмәс (шулай ук "имәс" формасы очрый) - булмас; түгел
Гәр күземнең мәрдөме ирмәс дорыр бәс ни өчен - әгәр ни өчендер күзем карасы булмаса
әшкем - күз яшем (әшек - күз яше)
һиҗран - аерылу, аерылышу
гамедин - гаменнән (чагатай һәм иске татар телләрендә чыгыш килеш -дын/-дин/-тын/-тин кушымчалары ярдәмендә белдерелгән. Бүгенге көндә чыгыш килешнең бу кушымчалары "күптин-күп", "хәддин ашты" кебек гыйбарәләрдә кулланыла)
матәми - матәмне, кайгыны
хиллә шәбгүн ара - кара матур киемдә (ара - урын яки юнәлеш килеше вазифасын үтәүче бәйлек)
болыт ара - болытка
булыр заһир: заһир булу - күзгә күренү, пәйда булу
нәми - дымы (нәм - дым)
дирләр - диләр, әйтәләр
улмас - булмас
золмәт - караңгылык
аб-ы хәйван - тереклек суы
ил - кул
табыпмын - тапканмын
һәрдәм - һәрвакыт, бер туктамый
гами - гамьне
Хөсәйни - шигырь авторының (Хөсәен Байкараның) әдәби псевдонимы (тәхәллесе)
булса риш: риш булу - гашыйк булып күңел яралану
гамь йимә - "гамь ашама", кайгырма, борчылма
дәва кылгай - дәва кылыр
висале мәрһәми - аның белән кавышу дигән чара (висаль - кавышу, мәрһәм - ярага куела торган дару, пластырь)
279
Repost from Dr. Bormotucher
باردور اول شبگون لباس ایچرا پری یا آدمی
یا مگر کیم کوز قراسینده ایرور کوز مردمی
گر کوزومنینگ مردمی ایرماس دورور بس نی اوچون
اشک آقیب بیلکورور هجران غمیدین ماتمی
آقسه اشکی حله شبگونارا وه نی عجب
کون قرا بولوتارا کیرکاچ بولور ظاهر نمی
دیرلار اولماس ظلمت ایچره آب حیوان تابغان ایل
وه که من تابیبمین و جانیم آلور هردم غمی
ای حسینی بو قرا قایغوده جانینگ بولسه ریش
غم ییمه بیر کون دوا قیلغای وصالی مرهمی
Бардыр ул шәбгүн либас эчрә пәри йә адәми,
Йә мәгәр кем күз карасында ирер күз мәрдөми.
Гәр күземнең мәрдөме ирмәс дорыр бәс ни өчен,
Әшкем агып белгерер һиҗран гамедин матәми.
Акса әшке хиллә шәбгүн ара, ваһ, ни гаҗәб,
Көн кара болыт ара кергәч булыр заһир нәми.
Дирләр: "Улмас золмәт эчрә аб-ы хәйван тапкан ил", -
Ваһ ки, мин табыпмын, вә җаным алыр һәрдәм гами.
Әй, Хөсәйни, бу кара кайгыда җаның булса риш,
Гамь йимә - бер көн дәва кылгай висале мәрһәми.
(Солтан Хөсәен Байкара газәле)
#چغتایچه
279
حَسَبِی хәсәби
Будагов ага үз сүзлегендә (Будагов Л.З. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий. Ч. 1. СПб., 1869) бу кәлимә турында "а. каз." дип яза. Ягъни, Казан татарчасына махсус гарәп алынмасы. Андый мәгънәсен үзебезнең чыганакларда очратканым булмаса да, ышанычлы сүзлек авторы ялгышкан диясем килми. Шаять, бер заман бу мәсьәлә ачыкланыр.
#لغات
279
Имлада язылышлары бәхәсле кайбер фигыльләрнең орфографиясе турында иптәшләр белән киңәшкәннән соң түбәндәге язылышларын тәкъдим итәбез:
اوقومق (укымак) - اوقوی (укый) - اوقودی (укыды) - اوقویهچق (укыячак)
یورومک (йөр[е]мәк) - یوروی (йөри) - یورودی (йөр[е]де) - یورویهچک (йөриячәк)
توزومک (төземәк) - توزوی (төзи) - توزودی (төзеде) - توزویهچک (төзиячәк)
بورچومق (борчымак) - بورچوی (борчый) - بورچودی (борчыды) - بورچویهچق (борчыячак)
UРD: имлада калын хәрефләр белән сүзләрнең тамырлары күрсәтелде.
#قواعد
279
جماعت، بر مسئله خصوصنده فکرنکزنی صورایم ئلی.
منه укый سوزین بز «اوقوی» دیب یازهمز. بو منطق بلان بارسهق،
йөри - یوروی
بولورغه تییش مو؟
ئلله «اوقوی» یازلشی بر استثنا مو؟
