ru
Feedback

Не попадитесь на канал ботавода! Telemetrio находит и помечает такие каналы 👉 Хотите видеть метку — оформите подписку

املا Имла

املا Имла

Открыть в Telegram

Классик татар язуының имла кагыйдәләре, лөгатьләр, мәтеннәр.

Больше
Страна не указанаКатегория не указана
279
Подписчики
Нет данных24 часа
+17 дней
+1330 дней
Архив постов
آنا تلم – حیاتم، مینم اوچار قاناتم! عزیز الله آرال، افغانستانلی اوزبک عالمی Ана телем - хәятым, минем очар канатым! Газизулла Арал, әфганстанлы үзбәк галиме چغاناق

چرخ کج‌رفتار ایلیندین یازه‌مین چیقمادیم هجران قیشیندین یازه مین بیر مینی یرلیغیدا یاد ایتماس اول هر نیچه اول شاه‌غه قوللوق یازه‌مین Чәрх-е кәҗ-рәфтар илендин язамын, Чыкмадым һиҗран кышындин яза мын. Бер мине ярлыгыда йад итмәс ул, Һәр ничә ул шаһга коллык язамын. (Сикәлтәле тормыш юлыннан язып (=адашып) йөримен, Чыкмадым аерылышу кышыннан [кавышу] язына мин. Бер мине ярлыгында телгә алмый ул, Гәрчә ул шаһка коллыгымны белдереп [хатлар] язамын.) #منابع #چغتایچه #لطفی #تویوغلر

سیندی کونکلوم شیشه‌سی غم تاشی‌دین قان سرایت قیلدی ایچ و تاشی‌دین قورقارام سین هم وفاسیزلار بیکین بولماغای‌سین ایچی کفر و تاشی دین Сынды күңлем шешәсе гамь ташыдин, Кан сираять кылды эч вә ташыдин. Куркарам син һәм вафасызлар бикин Булмагайсын эче көфр-ү ташы - дин. (Ватылды күңелем шешәсе гамь ташыннан, Кан чыкты эч һәм тышыннан. Куркам ки син дә вәгъдәсезләр кебек Булмасаң иде эчең көфер, тышың - дин.) #منابع #چغتایچه #لطفی #تویوغلر

رحمت سزگه، نورالله آبی!
رحمت سزگه، نورالله آبی!

photo content

تاتارستان جمهوریتی

photo content

Repost from Dr. Bormotucher
+2
Газиз Гобәйдуллин мисал итеп китергән өч чыганакның сканнары.

Repost from Dr. Bormotucher
Күренекле тарихчыбыз Газиз Гобәйдуллин студент чагында язган бер мәкаләсендә төрки халыкларны берләштерерлек һәм көчәйтерлек бер фактор буларак уртак телгә мөрәҗәгать итүне атый. Аның фикеренчә, гомумтөрки әдәби тел вазифасын чагатай теле үти ала:
Безнең Рабгузый, «Шәҗәрәи төрек», «Бабурнамә» вә башкалар кебек әдәбиятыбызның аналары язылган, бөтен төрек угыллары өчен гомуми бер тел бар, бу исә чагатай теледер. Менә безгә шул телне мәктәпләребезгә кертергә кирәк, шул бай телдән лөгатьләр(1) алырга кирәк. Әгәр йир йөзендә булган барлык төрек балалары таң йолдызына караган кебек, һәммәсе дә шуңа карасалар, һәммәсе дә шул телне үгрәнсәләр, менә шунда безнең өчен дә берлек туар, шул безнең даирә-и миллиятебезне(2) киңәйтер вә безне мәдәни җыю белән җыяр. [...] Безгә хәзер бу телнең нәхү вә сарыфын(3) язарга вә шул телдә ансат-ансат кыйраәт(4) китаплары хәзерләп ибтидаи(5) мәктәпләребезнең ахыргы сыйныфларыннан ук кертергә кирәк. Мәдрәсәләребездә, хәтта гарәпчәне бер кадәр киметеп булса да, бу телгә киңрәк урын бирергә тиеш.
(1)лөгатьләр - сүзләр, терминнар (2)даирә-и миллиятебезне - милли даирәбезне (3)нәхү вә сарыфын - грамматикасын (4)кыйраәт - уку (5)ибтидаи - башлангыч. Бүгенге көндә бу фикер практик кыйммәткә ия булудан бигрәк элекке заман татар галимнәренең чагатайчага нинди әһәмият бирүләрен күрсәтә торган бер факт. (Бу турыда шулай ук монда һәм монда укырга була).

بیر یولی اگر گمان ایماستور تدریج ایلا هم یامان ایماستور. تدریج ایلا طفل اولور خردمند، ساکن‌لیک ایلا قمیش بولور قند. یوز ییل ک
بیر یولی اگر گمان ایماستور تدریج ایلا هم یامان ایماستور. تدریج ایلا طفل اولور خردمند، ساکن‌لیک ایلا قمیش بولور قند. یوز ییل کیشی عمر اگر تیلار، بیل: کیم صبر کیرک‌دور انکا یوز ییل. علیشیر نوایی. لیلی و مجنون Бер юлы әгәр гөман имәстер, Тәдриҗ илә һәм яман имәстер. Тәдриҗ илә тыйфел улыр хирәдмәнд, Сакинлек илә камыш булыр канд. Йөз йыл кеше гомер әгәр теләр, бел: Кем сабыр кирәктер аңа йөз йыл. (Берәр юл әгәр шик тудырмаса, [Аңардан] акырынлап [бару] да начар түгел. Акырынлап сабыйга акыл керер, Сиздермәстән камыш шикәргә әйләнер. Кеше [үзенә] йөз еллык гомер теләсә, бел: Аңа йөз еллык сабыр [да] кирәк.) Галишир Нәваи. Ләйли вә Мәҗнүн. #منابع #چغتایچه #نوایی

روس جغرافیا جمعیتی طرفندن ییبارلگان علمی سفر اعضالرینه یاردم کورساتکانی اوچون شرقی ترکستانده‌غی لوکچونک ولایتی وانکی (حاکمی)
روس جغرافیا جمعیتی طرفندن ییبارلگان علمی سفر اعضالرینه یاردم کورساتکانی اوچون شرقی ترکستانده‌غی لوکچونک ولایتی وانکی (حاکمی) محمود سلطان‌غه مذکور جمعیت اسمندن تشکرنامه. هجری ۱۳۱۶ نچی، میلادی ۱۸۹۸ نچی یل. Рус җәгърафия җәмгыяте тарафыннан җибәрелгән гыйльми сәфәр әгъзаларына ярдәм күрсәткәне өчен Шәркый Төркестандагы Лөкчүң вилаяте ваңы (хакиме) Мәхмүд солтанга әлеге Җәмгыять исеменнән тәшәккөрнамә (рәхмәт хаты). Һиҗри 1316, милади 1898 ел. Мөнирә Габделгазыйм кызы Сәлахетдинованың бу хатка багышланган мәкаләсе. #منابع

عربی: الیواقیت تشتری بالمواقیت والمواقیت لا تشتری بالیواقیت ترکیچه‌سی: یاقوتلر طابوله‌در وقت بلان، وقتلر طابولمایدر یاقوت بلان Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән. #منابع

اوزبکلرده «کلاسیک» معناسنده اوزمزننک مسلمان «ممتاز» (мөмтаз) سوزی قوللانیله ایکان: ممتاز ادبیات = کلاسیک ادبیات. ممتاز کلمه‌سی‌ننک اصل معناسی - «اوستونلکگه اییه». Үзбәкләрдә "классик" мәгънәсендә үзебезнең мөселман "мөмтаз" (ممتاز) сүзе кулланыла икән: мөмтаз әдәбият = классик әдәбият. "Мөмтаз" сүзенең асыл мәгънәсе - "өстенлеккә ия". #لغات

چیستان (طابشماق) اول نه‌در کیم، باشی یوزدر، قولی ایکی یوز ایرور، بیلی بردر، پایی ایللیک، سوزی شیرین‌در آننک؟ (Ул нәдер кем, башы йөздер, кулы ике йөз ирер, Биле бердер, пае* иллег, сүзе шириндер** аның?) *Пай - аяк **Ширин - татлы. درست جواب: قرآن (ابجد حسابی بوینچه ق=۱۰۰، ر=۲۰۰، ا=۱، ن=۵۰) Дөрес җавап: Коръән (әбҗәд хисабы буенча "Коръән" сүзендәге беренче хәреф "каф" (ق) = 100, икенче хәреф "рә" (ر) = 200, өченче хәреф "әлиф" (ا) = 1, дүртенче хәреф "нун" (ن) = 50). چغاناق #منابع

اوز تجربه‌‌مدن میلادی ۱۵۸۰-۱۵۹۰‌ نچی یللرده اوفا اویازنده خدمت ایتکان Енурус اسملی یوموشلی چپ-چی اوروس کشیسی‌ننک تلگه آلنوون (РГАДА, ф. 1173) اوستای آلام. مونکا اوخشاش کورنش تاتارلرده ده بولغان: تاتارلر اوز بالالرینه اوروس اسملری قوشقانلر. میلادی ۱۷-۱۸ نچی عصرلرده بو علامت آیروچه کینک قولاچ آلسه کیرک. چغاناقلرده ایوانای (Иванай)، مسکو (Москов)، نیچای (Нечай) اسملی مسلمان کشیلری اوچری. بو توغریده عبدالقیوم بن عبدالناصر (Каюм Насыйри) بولای یازه: «روایت قیلالر موندن ۱۵۰ یل یاکه آرتوغراق یللرده اوروس اسمی بلان آتالغان مسلمانلر کوب ایکان. بزننک عمرمزده بعضی کشیلر بار اوروس اسمی بلان. شول سببلی اوّلگی ریویزیه یازلغان یللرده قایسی کشی‌ننک اسمی اوروسچه بولغاننی کراشون دیب اَیتوب یازغانلر. شوندای خلق‌ننک ۱۷۲۷ نچی یللرده بیرگان کاغذلری‌ننک ریشینیه‌سی حاضرده ده تمام بولغانی یوق» (Татар халык авыз иҗаты. Риваятьләр hәм легендалар. - Казан, 1987. - С. 142). قزانده‌غی تاتار بیسته‌لری خلقنده ده (البتده، مسلمانلرده) ۱۹ عصرده ده Кузнецов, Медведев, Соловьёв دیگان فامیلیه‌لیلر اوچرای. #منابع

Repost from Dr. Bormotucher
زویه اویازی یوموشلی تاتاری نیتچای تنکری قولی‌ اوغلی‌* طرفندن میلادی ۱۶۳۰-۱۶۴۰ نچی یللرده کوچرلگان بتی دعالق‌ننک بر پارچه‌سی.
زویه اویازی یوموشلی تاتاری نیتچای تنکری قولی‌ اوغلی‌* طرفندن میلادی ۱۶۳۰-۱۶۴۰ نچی یللرده کوچرلگان بتی دعالق‌ننک بر پارچه‌سی. تاتارستان دولت آرخیونده صاقلانه. Зөя өязе йомышлы татары Ничай Тәңреколый угылы* тарафыннан милади 1630-1640 нчы елларда күчерелгән бөти догалыкның бер парчасы. Татарстан дәүләт архивында саклана. *Свияжский служилый татарин Нечай Терегулов.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгында кулъязмаларның берсендә 19 йөз ахыры - 20 йөз башында бер кадимче тарафыннан язылган шактый озын, ләкин тулы килеш сакланмаган дини-тәрбияви эчтәлекле бер шигъри әсәр күрдем. Моңарчы андыйны очратканым юк иде. Дикъкатемне җәлеп иткән юллар:
کناهلردن ربادن اقبحی یوق جماع قیلسه آناسون اوله شولوق Гөнаһлардан рибадан әкъбәхе юк - Җимаг кылса анасын ула шул ук (кгз. 20а). ولکن بو زمان عرفی که دورت مویوشنده دورت کشی Вә ләкин бу заман горефе - Ки дүрт мөешендә дүрт кеше (кгз. 27б) (мәет җирләгәндә кабер почмакларында тору күздә тотыла - янәсе, бидгать гамәл. - И.М.). کرک بایغاچ ده حج بارماق مدارس مسجدننک (کذا) صالماق بولارننک قایسی‌دور اقدم واجب اول حجنک قیلماق کورورمز بعض بر بای‌لار حجه بارمای مچد (کذا) صالار مچد صالوب حج قالوب اوزونکنی قیلماغیل فی النار اول اسبونی سن بنمه مچد صالغاچ قیلام دیمه فرض ترتیبنی قویمه شریعت حکمی شول یویمه Кирәк баегач та хаҗ бармак, Мәдарис-мәсҗеднең (کذا) салмак. Боларның кайсыдыр әкъдәм? - Ваҗиб әүвәл хаҗың кылмак. Күрермез: бәгъзе бер байлар Хаҗҗа бармай мәчед (کذا) салар. Мәчед салып, хаҗ калып Үзеңне кылмагыл фин-нар! Ул әсбене син бенмә, Мәчед салгач кылам димә, Фарыз тәртибене куйма, Шәригать хөкме шул - юйма! (кгз. 29б).
Үзе һәм әсәре турында намәгълүм назыйм болай дип яза:
من فقیر من اهل التقصیر بر امره شروع ایتدمکه بر ترکی رسالة ترکی لغتی اولدقدان بزوم بلغار اهلینه خصوصا عواملرینه اغر کلدکدن بعض غیر معمول‌لرون و بعض معمول‌لارنی الحاق ایدوب او[ز] لسانمزچه بر رسالة یازماغه شروع ایتدمکه فائده آلان‌لاردان دعاء خیرلارنی امید ایدرک... Мән фәкыйрь мин әһлит-тәкъсыйр бер әмрә шөруг иттем ки, бер төрки рисалә төрки лөгате улдыктан, безем Болгар әһеленә, хосусан гавамларына, агыр килдектән, бәгъзе гайре мәгъмүлләрен вә бәгъзе мәгъмүлләрене илхак идеп ү[з] лисанымызча бер рисалә язмага шөруг иттем ки, файда аланлардан дога-и хәерләрне өмид идәрәк... (кгз. 31а).
#منابع

۱۵-۱۶ عصرلرده «صغناقی» دیگان عربی خط (یازو توُری) بولغان ایکان. آلتون اورداده مسلمان مدنیتی‌‌ننک اوسکانلگی‌ کورساتکچی (صغناق
۱۵-۱۶ عصرلرده «صغناقی» دیگان عربی خط (یازو توُری) بولغان ایکان. آلتون اورداده مسلمان مدنیتی‌‌ننک اوسکانلگی‌ کورساتکچی (صغناق - یوچی اولوسی مرکز شهرلرندن برسی). 15-16 гасырларда "Сыгнакый" дигән гарәби хатт (язу төре) булган икән. Алтын Урдада мөселман мәдәниятенең үскәнлеге күрсәткече (Сыгнак - Ючы Олысы мәркәз шәһәрләреннән берсе). Niyazi. Nevayi'nin Sözleri ve Çağatayca Tanıklar. Ankara, 2011. S. 602. #لغات

Хәлфин Ибраһим. Әхвал-е Чыңгыз хан вә Аксак Тимер вә тәварихлара махсус бәгъзы кыйсем кыйтгалар. 1819. 163 бит Эчтәлек: - Мөкаддимә -- Сәбәб-е тәэлиф -- Мөнадат 1 Фи шәҗәрә-и Чыңгыз хан 2 Кыйсса-и Чыңгыз хан 3 Кыйсса-и Аксак Тимер 4 Фи бәян-ы шәҗәрә-и Идегә би 5 Фи бәян-ы мәсакин вә мәкян 6 Фи бәян-ы тарих - Дәрвазә-и газыйм - Китапның лөгате #منابع

Хәлфин Ибраһим. Әхвал-е Чыңгыз хан вә Аксак Тимер вә тәварихлара махсус бәгъзы кыйсем кыйтгалар. 1819. 163 бит Эчтәлек: - Мөк
+3
Хәлфин Ибраһим. Әхвал-е Чыңгыз хан вә Аксак Тимер вә тәварихлара махсус бәгъзы кыйсем кыйтгалар. 1819. 163 бит Эчтәлек: - Мөкаддимә -- Сәбәб-е тәэлиф -- Мөнадат 1 Фи шәҗәрә-и Чыңгыз хан 2 Кыйсса-и Чыңгыз хан 3 Кыйсса-и Аксак Тимер 4 Фи бәян-ы шәҗәрә-и Идегә би 5 Фи бәян-ы мәсакин вә мәкян 6 Фи бәян-ы тарих - Дәрвазә-и газыйм - Китапның лөгате #منابع