املا Имла
Открыть в Telegram
Классик татар язуының имла кагыйдәләре, лөгатьләр, мәтеннәр.
БольшеСтрана не указанаКатегория не указана
279
Подписчики
Нет данных24 часа
+37 дней
+1430 дней
Архив постов
279
Алдагы ике пост (1, 2) кайбер фикердәшләремне бераз аптырашта калдырды шикелле. Ачыклык кертим. Чагатай имласына багышланган постларым ул имланы рәгъбәт итүем өчен түгел, гәрчә аның зәүкыяты (эстетикасы) миңа якын булса да.
Бабаларыбыз төрле төрки мөселман имла системаларын кулланганнар. Минемчә, бүгенге әдәби телебезгә иң туры килгәннәре:
1. Харәзем (Алтын Урда) төрки ләһҗәсе һәм имласы тәэсирендә оешкан чагатай имлясе (ХIII-XVI йөз Алтын Урда һәм татар ханлыклары әдәбияты - Кыйсасел-әнбия-и Рабгузи, Хөсрәw-ү Ширин-e Котыб, Мәхәббәтнамә-и Харәзми, әшгар-ы Мөхәммәдьяр вә Колшәриф һ.б.; XVII-XIX йөз урталарына кадәрге Идел-Урал һәм Себер төрки мөселман әдәбияты - Мәүла Колый, Аллаяр Суфый, Утыз Имәни, Таҗетдин Ялчыгол, Һибәтулла Каргалый һ.б.; XV-XIX йөз Үзәк Азия чагатай әдәбияты - Лотфый, Нәваи, Бабур, Шәйбани, Гобәйди, Мәшрәб, Әмири һ.б. вайблары);
2. Госманлы ләһҗәсе һәм имласы тәэсирендә оешкан ХХ йөз башы татар имлясе (мәгърифәтчелек һәм Яңарыш дәвере татар милли әдәбияты - М.Акъегет, Ф.Кәрими, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Г.Исхакый һ.б.; ХХ йөз башы татар матбугаты вайблары).
Күңелгә ике имла да якын, һәрберсенең үз гамәли һәм мәгънәви (идеологик) өстенлекләре бар. Әйтик, ХХ йөз башы татар имлясе рухи һәм идеологик җәһәттән хәзерге рәсми мәдәниятебезгә якынрак булса, чагатай имлясе безне киңрәк тарихи һәм мәдәни контекстка кертә. Хәзерге телебезнең һәм мәдәниятебезнең акырынлап (?) инкыйразга таба баруын, аның каруы өзлексез багланышларыбыз борынгыдан килгән Урта Азия төрки халыкларының исә икътисади һәм мәдәни үсеш кичерүләрен исәпкә алсак, киләчәктә нинди имля куллануы мәгъкульрәк буласы турында анык бер җавап бирү кыен. Шуңа күрә кайсы системага кыйбла тоту мәсьәләсендә кайвакыт икеләнәм.
279
ХХ йөз башы татар имласына нисбәтән чагатай имлясенең төп үзгәлекләре:
1) "ң" авазын белдерер өчен نک хәреф тезмәсе кулланыла. ڭـ хәрефе кулланган очракта "гәүһәр" сүзендәге Г авазын белдерә; һа-и рәсмия (ه/ـه) сүз тамырының башында һәм уртасында кулланылмый (аның урынына әлиф (ا) кулланыла):
таң - طاڭ تانک
әткәй - ئهتکهی اتکای
күрсәм - کورسهم کورسام
2) төрки сүзләрдә сад (ص) белән тый (ط) хәрефләре гадәттә кулланылмый. Син (س) белән ти (ت) хәрефләре һәм каты, һәм йомшак С белән Т авазларын белдерә:
су - صو سو
сөлек - سولوک
тук - طوق توق
төк - توک
3) -лар/-ләр күплек кушымчасы لار дип һәм сүз тамырыннан гадәттә аерым языла:
адәмнәр - آدملار
хайваннар - حیوانلار
маллар - ماللار
4) килеш кушымчаларының язылышы:
иялек к. - نینک (яки ننک) (-ның/-нең)
юнәлеш к. - غه (-га/-ка), کا (-гә/-кә)
төшем к. - نی (-ны/-не)
чыгыш к. - دین (-дын/-дин, -тын/-тин) [-дан/-дән, -тан/-тән, -нан/-нән]
урын-вакыт к. - دا (-да/-дә, -та/-тә)
Иялек килеш кушымчасы гадәттә сүз тамырыннан аерым языла:
халаекның - خلایقننک
кешенең - کیشیننک
5) сузыклар күрсәтелергә тырышыла:
кирәк - کیراک
сирәк - سیراک
күңел - کونکول
тереклек - تیریکلیک
6) -ып/-еп хәл фигыль кушымчасының язылышы тамырдагы сузыкларның иренләшкән-иренләшмәгәннәренә күрә وب яки یب дип языла:
корып - قوروب
кырып - قیریب
күреп - کوروب
кереп - کیریب
Башка төрки мөселман имляләрендәгечә, чагатай текстларында гарәп һәм фарсы сүзләре фарсы имлясенчә язылалар.
#قواعد
#چغتایچه
279
تجربه اوچون توقایننک اوز املاسی بلان یازلغان «طوغان تل» شعرین بلغار ولایتنده (ایدل-اورالده) ۱۹نچی یوزگه قدر قوللانشده بولغان چغتایچهلاشدرلغان املاگه کوچروب قارادم:
Тәҗрибә өчен Тукайның үз имласы белән язылган "Туган тел" шигырен Болгар вилаятендә 19 нчы йөз урталарына кадәр кулланышта булган чагатайчалаштырылган имлягә күчереп карадым:
توغان تیل
ای توغان تیل، ای ماتور تیل، اتکام، انکامنینک تیلی!
دنیاده کوب نرسه بیلدیم، سین توغان تیل آرقالی.
اینک ایلک بو تیل بلان انکام بیشیکدا کویلاکان،
آنناری تونلار بویی ابکام حکایت سویلاکان.
ای توغان تل! هر وقتدا یاردمینک برلان سینینک
کیچکینهدین آنکلاشیلغان شادلغیم، قایغوم مینینک.
ای توغان تیل! سیندا بولغان اينک ایلک قیلغان دعام:
«یرلیقاغیل دیب اوزوم هم اتکام، انکامنی خدام».
#منابع
#توقای
#چغتایچه
279
السلام علیکم ورحمة الله و برکاته
اجرت برابرینه حاضرگی تاتار یازووینه آیلاندرورگه تلاوچیلر بارمو؟
الماتو (Алматы) شهرنده (قزاقستانده) یاشاگان بر تاتار ابیسیننک خاطرهلری.
279
جهان باغنده ای عاقل بودر مقبول انس و جن
نه سن بر کیمسهدن اینجین نه کیمسه سندن اینجینسون
Cihân bağında, ey âkil, budur makbûl-i ins ü cin:
Ne sen bir kimseden incin, ne kimse senden incinsin.
(Акыллы зат! Җиһан бакчасында кешеләр һәм җеннәр күзендә иң күркәме шул:
Үзең дә беркемне рәнҗетмә, үзеңне дә рәнҗетергә юл куйма.)
Şair: Ömer Şevket Erzurumî
Hattat: Osman Özçay
https://t.me/sehifelerimiz_chat/1190
#منابع
#عثمانلیچه
279
Гарәп һәм фарсы телләренең, лексикадан башка, безгә иң кирәкле элементлары: фарсы изафәсе белән гарәп теленең тугыз бап масдары, исм-е фагыйле һәм исм-е мәфгуле. Аларны Мирза Мәхмүтов төзегән грамматик белешмәдән өйрәнеп була.
279
Repost from Dr. Bormotucher
Гарәп, фарсы, иске татар телләреннән хәзерге татар теленә тәрҗемә иткәндә бик күп мәгънә төсмерләре югала. Шуңа күрә иске язмаларны хәзерге татарчага тәрҗемә итү белән беррәттән аларны укып аңлый торган кешеләр даирәсен киңәйтү мәслихәт.
Мәдәни кеше хөкемендә йөрисе килгән татар - дин тотса да, дәһри (атеист) булса да - ана теленнән башка гарәп вә фарсы телләренең иң гади нигезләрен һәм дин әсасларын белергә тиеш. Ул вакытта гына татар теленең һәм мәдәниятенең киләчәге өметле булачак, иншалла.
https://t.me/dr_bormotucher/2404
279
+3
Орфография төзүдәге принциплар турында. Болар да кирәкле мәгълүмат. Фонетик принципны алга сөрүче латинчы һәм кирилчылардан аермалы буларак, классик имлачылар өчен барлык принциплар бертигез әһәмияткә ия.
279
Repost from صحیفەلرمز / Сәхифәләребез
https://boosty.to/sehifelerimiz - иганәче булып ярдәм итү
https://t.me/sehifeleribiz - каналыбыз
279
+9
Хәлиф ага Курбатов китабында 19 йөз ахыры - 20 йөз башы мәгърифәтче һәм мөгаллимнәренең классик имлабызны камилләштерү мәсьәләсендәге бәхәсләренә караган мәгълүмат.
279
طاتلی ایرنلر موضوعن (تیماسن) دوام ایتوب موسی جلیل شعرین تقدیم ایتهمز:
یییوب قردن بورلوگان
کیلگان ایرکام بر گنهم
ا مین آنکا سویوومنی
بلدرهلمی تیلمورهم
قوناق ایته گل گنهم
مینی بورلوگان بلان
بلمای لکن ایرنلری
اینک اولگورگان بورلوگان
Җыеп кырдан бөрлегән,
Килгән иркәм, бер генәм,
Ә мин аңа сөюемне
Белдерәлми тилмерәм.
Кунак итә гөл генәм
Мине бөрлегән белән,
Белми ләкин - иреннәре
Ин өлгергән бөрлегән.
#منابع
#جلیل
279
Чагатай ләһҗәсендә/телендә максатны белдерүче غالی/-گالی- (-галы/-гәле) дигән фигыль кушымчасы булган, госманлы ләһҗәсендә/телендә тиешлелекне белдерүче ملی- (-малы/-мәле) дигән фигыль кушымчасы булган. Кайбер диалектларыбызда бар бугай андыйлар. Шуларны әдәби телебезгә алсак, начар булмас иде шикелле:
تاشکندکه بارغالی بیلیت آلدم
Ташкәнткә баргалы билет алдым (Ташкәнткә барырга дип билет алдым).
بز قایتشلای کیبتکه کرملی
Без кайтышлый кибеткә кермәле (Без кайтышлый кибеткә керергә тиеш).
#قواعد
279
Кайбер чагатай тоюглары әдәби татар әйтелеше белән укылганда, алардагы сүз уйнату сизелми кала. Галишир Нәваиның түбәндәге тоюгы шундыйлардан. Аны чагатай әйтелеше белән укырга тырыштык*.
یا رب اول شهد و شکر یالب مودور
یا مگر شهد و شکر یا لب مودور
جانیمه پیوسته ناوک آتغالی
غمزه اوقین قاشیغه یالب مودور
Йа Рабб, ул шӘhд-ү шәкәр йалапмудур?
Йа мәгәр шӘhд-ү шәкәр, йа ләбмүдүр?
Җаныма пәйвәстә навәк атгалы
Гамзә укын кашыга йаллапмудур?
(Ул бал белән шикәр ялаганмы икән?
Әллә бу бал белән шикәрме, юкса ләбеме** икән?
Җаныма бертуктаусыз ук атарга дип
Кашына гыйшык укларын яллаганмы икән?)
Бу тоюгның имласы (орфографиясе) кытыршырак булса да (беренче юлда "ялап" сүзе یالاب дип, соңгы юлда "яллап" сүзе یاللاب дип язылырга тиеш иде шикелле), тәҗнисе (сүзләр уены) мөкәммәл.
* Миңа калса, "ла" иҗегенең Көнчыгыш Татарстан һәм Көнбатыш Башкортстан якларындагы йомшартыбрак әйтелеше аның чагатай һәм бүгенге үзбәк телләрендәге әйтелешенә шактый якын.
**Ләбе (фарсыча) - ирене.
#منابع
#چغتایچه
#تویوغلر
#نوائی
279
"Сентябрь урталарында Оренбургка килгәч тә, иң элекке форсатымда шул китапны моталәга итәргә башладым. ВакЫйган китап гаять гүзәл, гаять тә мөфид, калебләргә хотур ителеп тә, тәгъбиреннән телләр гаҗиз калган бик күп мәсьәләләрне эченә алган. Башыннан ахырына кадәр рух өчен хакыйкый газа булган маддәләрне җамигъ, гаять нәфис бер китап булуына канәгать иттем" (Закир Аюханов, 1915 ел).
Сүзлекчә:
Моталәга итәргә - укып өйрәнергә;
ВакЫйган - чыннан да;
Мөфид - файдалы;
Калебләргә хотур ителеп - күңелләргә уелып;
Рух өчен хакыйкый газа булган маддәләрне җамигъ - рух өчен чын азык булган темаларны эченә алган; Канәгать иттем - инандым.
Татар әдәби теле мондыйрак рәвешкә китерелсә, "татар теленең югалткан сүз байлыгын, теле һәм әдәбиятының милли колориты белән бәйле аның синонимикасын, идиоматик тәгъбирләрен кире кайтару һәм торгызу" юнәлешендә җитди бер адым булыр иде.
Мәсәлән, әлеге гыйбарәдә кулланылган гарәп-фарсы сүзләре автор фикерен төгәлрәк белдерергә мөмкинлек биргәннәр.
279
Repost from Dr. Bormotucher
Соңгы ярты гасыр эчендә (1940 нчы еллар башыннан) элек киң күләмдә кулланылган гарәп-фарсы сүзләренең күпчелеге татар теленең үз сүзләре, рус һәм интернациональ сүзләр белән алыштырылдылар. Татар теленә бик кирәкле булган меңләгән сүз һәм сүз тезмәләре алып ташланды. Әдәби телебезнең үсешендә мондый үзгәреш эзлеклелек принцибын жимерде, телне ярлыландырды, ул чор әдәбиятын укуда зур гына читенлек тудыру гына түгел, кешенең хәтта фикерләү сәләтенә дә тискәре йогынтысы булды шикелле. Татар теленең югалткан сүз байлыгын, теле һәм әдәбиятының милли колориты белән бәйле аның синонимикасын, идиоматик тәгъбирләрен кире кайтару һәм торгызу өчен күп еллар тырышлык күрсәтергә кирәк булыр.Мирза Мәхмүтов. Төзүчедән // Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге (Татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре). Казан, 1993. С. 6.
279
میلتیق انداز (ت.)
МЫЛТЫК-ӘНДАЗ и.
Стрелец (XV йөз ахыры - XVIII йөз башы Русиясендә мылтыкчы гаскәри).
Җөмлә урыс падишаһы Барис Фидыравичның хөкеме ярлыгы белән уңда-сулда карачу газамәт бикләре ултырып, күчә-күчә, урам-урам мылтык-әндазлар җәлаләт вә сәясәт белән кул кушырып торыр (Кадыйргали бик).
("Барлык урыс падишаһы Борис Федорович [Годунов]ның хөкеме ярлыгы белән, уңында-сулында бөек карачы бәкләре утырып, юл-юл, урам-урам мылтыкчылар (стрелецлар) вәкарь һәм тәртип белән кул кушырып торалар").
#لغات
279
Мылтык-әндаз (میلتیق انداز) - стрелец (XV йөз ахыры - XVIII йөз башы Русиясендә мылтыкчы гаскәри).
Җөмлә урыс падишаһы Барис Фидыравичның хөкеме ярлыгы белән уңда-сулда карачу газамәт бикләре ултырып, күчә-күчә, урам-урам мылтык-әндазлар җәлаләт вә сәясәт белән кул кушырып торыр.
"Барлык урыс падишаһы Борис Федорович [Годунов]ның хөкеме ярлыгы белән, уңында-сулында бөек карачы бәкләре утырып, юл-юл, урам-урам мылтыкчылар (стрелецлар) вәкарь һәм тәртип белән кул кушырып торалар".
Кадыйргали бик. [Җамигыт-тәварих]
#لغات
279
Repost from N/a
Лет 15 назад один из татарских интеллектуалов не без некоторого бахвальства заявил, мол, "татары в любой непонятной ситуации строят государство". Оставим в стороне тот факт, что для себя они на сегодня особо ничего не построили, и отметим, что доля истины в его словах все-таки есть: на государственной и военной службе России и ряда других государств (например, Турции) татарский элемент действительно был довольно заметным. В дореволюционное время образованные татары в основном являлись представителями исламского духовенства, купечества, нарождающейся светской интеллигенции (учителя), редко – бюрократами низшего звена. В советское время среди татар появилось немало представителей научной и творческой интеллигенции, управленцев низшего и среднего звена. Во всех этих случаях деятельность татар была связана с письмом, канцелярским ремеслом. Еще в средневековье термин "татарин", помимо этнополитического значения, приобрел значение "служилый человек мусульманского вероисповедания" (в России 15-18 вв. они так и назывались "служилыми татарами"). В этой связи примечательным (символичным?) выглядит тот случайный факт, что секретаря Чингиз-хана, научившего кочевников-монголов грамоте, наставника ханских детей, звали Татар Тонгá («Тататунга» в китайской транскрипции). Он был уйгуром, служившим найманским ханам, после разгрома последнего из которых Чингиз-ханом перешел на службу к монголам.
Словом, татары в качестве служилого сословия, коммерсантов и интеллектуалов принесли немало пользы правительствам, которым служили. Однако высокая адаптивность (и в хорошем, и в плохом смысле) наряду с отсутствием давно утраченной клановой (родоплеменной) структуры затрудняют самоорганизацию татар и открывают врата ассимиляции. Татар (особенно волго-уральских) правильнее отождествлять не с суровыми монгольскими воинами и военачальниками Чингиз-хана, а с хитроумными уйгурскими или мусульманскими грамотеями-чиновниками и купцами на службе монгольских правителей 13 в. С тех пор татары верой и правдой служили разным правителям и государствам, куда их забрасывала судьба – чингизидам, османским халифам, русским и польско-литовским государям, Советскому государству, Турецкой и Финляндской Республике. Они в целом показали себя эффективным инструментом. Однако инструмент сам по себе – бессубъектен.
После вхождения в состав России татары занимали (и занимают ныне) примерно ту же нишу, что и армяне в Османской империи до 20 в.
#تفکر
#نیگهـروسچه
279
Repost from Dr. Bormotucher
Идел буенда хатын-кызларга махсус эшләнгән бу нәфис затның hәр ярымында хуҗасына ике юллык изге теләк язылган:
عدولار پایمال اولسون
یولنکده یوکرسون قللارتیک
Гадулар паймал улсын,
Юлыңда йөгерсен коллартик
(Дошманнар ким-хур булсын,
Юлыңда коллардай йөгерсен).
Чыганагы: https://t.me/efr14441444/43
279
Гарәп имласындагы ядкярләребезнең гарәп имласында хәзерләнгән тәнкыйди басмалары дөнья күрсә дөрес булыр иде.
