fa
Feedback

فریب کلاهبرداران را نخورید! تل‌متریو این کانال‌ها را شناسایی و برچسب‌گذاری می‌کند 👉 برای مشاهده برچسب، اشتراک تهیه کنید 👈

«Калеб» — яңа буын җыены

«Калеб» — яңа буын җыены

رفتن به کانال در Telegram

«КАЛЕБ» - ЯҢА БУЫН ҖЫЕНЫ: 🔹Очрашулар һәм танышулар мәйданы. 🔹Иҗади тандемнар нигезе. 🔹Идеяләр чынга аша торган урын. 🔹Яңа исемнәр. 🔹Яңа формат һәм традицияләр. 🔹Үткән белән бүгенгене тоташтыручы күпере 🔹Иҗат һәм ярату мохите. ✅Без ВКда: https://vk.ru/kal

نمایش بیشتر
کشور مشخص نشده استدسته بندی مشخص نشده است
454
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
-57 روز
-830 روز

در حال بارگیری داده...

کانال‌های مشابه
هیچ داده‌ای
مشکلی وجود دارد؟ لطفاً صفحه را تازه کنید یا با مدیر پشتیبانی ما تماس بگیرید.
ابر برچسب‌ها
هیچ داده‌ای
مشکلی وجود دارد؟ لطفاً صفحه را تازه کنید یا با مدیر پشتیبانی ما تماس بگیرید.
اشارات ورودی و خروجی
---
---
---
---
---
---
جذب مشترکین
اکتبر '26
اکتبر '260
در 6 کانال‌ها
سپتامبر '260
در 1 کانال‌ها
Get PRO
اوت '260
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژوئیه '260
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژوئن '260
در 0 کانال‌ها
Get PRO
مه '260
در 0 کانال‌ها
Get PRO
آوریل '26
+4
در 1 کانال‌ها
Get PRO
مارس '26
+64
در 22 کانال‌ها
Get PRO
فوریه '26
+14
در 0 کانال‌ها
Get PRO
ژانویه '26
+124
در 16 کانال‌ها
Get PRO
دسامبر '25
+27
در 11 کانال‌ها
Get PRO
نوامبر '25
+189
در 20 کانال‌ها
Get PRO
اکتبر '25
+253
در 8 کانال‌ها
پست‌های کانال
Татарның "сандугачы", беренче профессиональ хатын-кыз композиторы – Cара апа Садыйкованың иҗат юлы кызыклы һәм бай. Аның торм
Татарның "сандугачы", беренче профессиональ хатын-кыз композиторы  – Cара апа Садыйкованың иҗат юлы кызыклы һәм бай. Аның тормышында игътибарга лаеклы фактлар шактый. Шуларның кайберләре белән танышып китик!   🌷Сара Садыйкова югары музыкаль белемле беренче профессиональ татар җырчысы (Мәскәү консерваториясе – 1922–1928 һәм 1934–1938 нче еллар); 🌷беренче татар операсы «Сания»нең (С. Габәши, В. Виноградов, Г. Әлмөхәммәтов музыкасы, либретто авторы — Ф. Әмирхан) төп партиясе Сара Садыйкова тавышы өчен языла (фотода: Сара Садыйкова Сания ролендә, 1925-1926 нчы еллар); 🌷Сара Садыйкова татар музыкасы тарихында танго һәм фокстрот стиленә нигез салучы. 1942 елда ул Әхмәт Ерикәй сүзләренә «Көтәм сине» тангосын яза һәм композитор буларак эшен башлап җибәрә; 🌷Сара Садыйкова, Станиславскийның үтенече буенча, аның өчен махсус җырлаган бердәнбер татар җырчысы.   Бөек композиторның иҗаты белән якыннанрак танышасыгыз киләме? “Кайтаваз. Сара Садыйкова” концертына рәхим итегез! 📍Кайда: Татар дәүләт филармониясе 🗓️Кайчан: 26.10 / 18:30 🎫Билетлар: https://tickets.tatfil.ru/ru/event/2606

2
Сара Садыйкова иҗаты – халкыбызның рухи байлыгы, буыннарны бәйләүче мәңгелек моң!   Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Илүсә Хуҗина сезне Сара апа Садыйкованың 120 еллыгына багышланган “КАЙТАВАЗ” концертына чакыра. Сезне һәрберебезгә якын көйләр һәм якты хәтирәләр кичәсендә көтеп калабыз!   📍Кайда: Татар дәүләт филармониясе   🗓Кайчан: 26.10 / 18:30   🎫Билетлар: tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
105
3
Концертка әзерләнгән арада, Сара апа Садыйкова исеме белән бәйле урыннарны барлыйк. ❤️Яр Чаллы шәһәренең муниципаль концертла+3
Концертка әзерләнгән арада, Сара апа Садыйкова исеме белән бәйле урыннарны барлыйк. ❤️Яр Чаллы шәһәренең муниципаль концертлар залы Сара Садыйкова исемен йөртә; ❤️Апас районы Тутай авылында Сара Садыйкова музее бар; ❤️Казан шәһәренең 4 нче номерлы гимназиясендә Сара Садыйкова исемендәге музей эшли; ❤️Бауман урамы 62 нче йортның фасадында Сара Садыйкова истәлегенә мемориаль такта урнаштырылган. Бу йортта мәшһүр шәхесебез 1953-1971 еллар аралагында эшләгән; ❤️К. Тинчурин урамы 7 нче йорт фасадына Сара Садыйкова исемен мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта урнаштырылган. Композитор биредә 1963-1977 елларда гомер иткән.   Сезне “КАЙТАВАЗ. Сара Садыйкова” концертында көтеп калабыз!   📍Кайда: Татар дәүләт филармониясе 🗓️Кайчан: 26.10 / 18:30 🎫Билетлар: https://tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
98
4
"КАЙТАВАЗ. Сара Садыйкова” концерты 26 октябрь 18.30 Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «КАЙТАВАЗ. Сара Садыйков
"КАЙТАВАЗ. Сара Садыйкова” концерты 26 октябрь 18.30 Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «КАЙТАВАЗ. Сара Садыйкова» дип исемләнгән концерт узачак. Җыр кичәсе «Калеб» яңа буын җыенының концертлар циклын дәвам итә. Алдагы елларда гөрләп узган Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев иҗатына багышланган концертлардагы кебек үк Сара Садыйкованың 120 еллык юбилее уңаеннан уздырылган әлеге концертта да ике чор кисешәчәк: үткәннән кайтаваз булып яңгыраган мәшһүребез моңнары һәм «Калеб» яңа буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар. Алар бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак. Гүзәл Сәгыйтова: "Кайтаваз” концертлары безнең өчен имтиханга тиң. Бу юлы да зур җаваплылык һәм дулкынлану белән әзерләнәбез. Сара апаның җырларын сайлау үзе бер сынауга әверелде: барысын да яңгыратасы, тагын бер кат ишеттерәсе килә бит! Тормыш юлларын өйрәнгәндә, командабыз белән аның иҗатына кабат гашыйк булдык, яңа фактларга тап булдык, чын мәгънәсендә, сокланырлык шәхес булган ул. Татар мәдәниятен чиксез баеткан Сара апабызны тиешле дәрәҗәдә бәяли алсак иде! Беренче профессиональ татар хатын-кыз композиторы, 400дән артык җыр авторы, җырчы, актриса... Сара Садыйкова искиткеч күпкырлы талант иясе булган! Концертның хөрмәтле кунагы, 101 яшен тутырган Әлфия Айдарская әнисен болай дип искә ала… Дәвамы: https://vk.ru/wall-52345348_8179
96
5
Еллар аша узганда безнең белән нәрсә кала? Хәтер, хисләр һәм музыка! "КАЙТАВАЗ. Сара Садыйкова" концерты нәкъ шул хакта! Әлег
Еллар аша узганда безнең белән нәрсә кала? Хәтер, хисләр һәм музыка! "КАЙТАВАЗ. Сара Садыйкова" концерты нәкъ шул хакта! Әлеге кичәдә беренче татар хатын-кыз композиторының таныш моңнарын яңадан искә төшерербез һәм аның җырлары аша үткәннәргә караш ташларбыз. Рәхим итегез! 📍Кайда: Татар дәүләт филармониясе 🗓Кайчан: 26.10 / 18:30 🎫Билетлар: tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
136
6
1922 елда 17 яшьлек Сара Татарстаннан Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрелә. Зур профессорлар каршында имтихан тоту җиңел
1922 елда 17 яшьлек Сара Татарстаннан Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрелә.   Зур профессорлар каршында имтихан тоту җиңел булмагандыр. Бу хакта Сара апа үзе кызык итеп искә ала☝️ 26 октябрь 18:30 – «КАЙТАВАЗ. Сара Садыйкова» концертында беренче татар хатын-кыз композиторының тормыш юлы белән якыннан танышырсыз!   🎫Билетлар: https://tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
110
7
Башкалабыз Казанда татар музыкасы тарихына багышланган «Калеб. Ликбез» лекцияләр циклын башлап җибәрәбез. Лекцияләр циклы тат
Башкалабыз Казанда татар музыкасы тарихына багышланган «Калеб. Ликбез» лекцияләр циклын башлап җибәрәбез. Лекцияләр циклы татар музыкасы тарихының төрле чорларына һәм күренешләренә багышланачак. Барлыгы 10 лекция узачак. Аларны музыкантлар укыячак. Беренче лекция — «Борынгы чор моңы» — 6 октябрьдә 19:15 сәгатьтә узачак. Анда борынгы татар уен кораллары, җыр традицияләре һәм музыкаль жанрларның барлыкка килүе турында сөйләнәчәк. Лекцияне Казан филармониясе солисты, Фёдор Шаляпин исемендәге конкурс стипендиаты Айгиз Хәйдәршин укый. Аңа музыкант Владислав Лебедев ярдәм итәчәк. Керү бушлай, ләкин алдан теркәлү кирәк. Сылтама: https://forms.yandex.ru/cloud/6ab2bc3ff47e73efa59bda77/ 🗓️Кайчан: 6 октябрь, 19:15 📍Кайда: Яңа Камал театрының камера залы
1 129
8
Беренче татар хатын-кыз композиторы, 400ләп җыр авторы Сара Садыйкованың кайтавазы бик тиздән Татар дәүләт филармониясендә яң
Беренче татар хатын-кыз композиторы, 400ләп җыр авторы Сара Садыйкованың кайтавазы бик тиздән Татар дәүләт филармониясендә яңгыраячак! Билетлар инде сатуда! Ә сез концертта Сара апаның кайсы җырларын ишетергә теләр идегез? 📍Кайда: Татар дәүләт филармониясе 🗓Кайчан: 26.10 / 18:30 🎫Билетлар: tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
106
9
Сара Садыйкова XXI нче гасырда яшәсә, нинди булыр иде? Без аңа бүгенге көн күзлегеннән карап карадык. “КАЙТАВАЗ. Сара Садыйко+3
Сара Садыйкова XXI нче гасырда яшәсә, нинди булыр иде? Без аңа бүгенге көн күзлегеннән карап карадык. “КАЙТАВАЗ. Сара Садыйкова” концертында композиторның иҗаты бүген ничек яңгыраганын ишетербез! Рәхим итегез! 📍Кайда: Татар дәүләт филармониясе 🗓️Кайчан: 26.10 / 18:30 🎫Билетлар: tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
120
10
Сара Садыйкова – татар музыка сәнгатен баеткан күпкырлы талант. Үзенең иҗат юлы башлангычы дип ул педагогик техникумны, ә бер
Сара Садыйкова – татар музыка сәнгатен баеткан күпкырлы талант. Үзенең иҗат юлы башлангычы дип ул педагогик техникумны, ә беренче остазы итеп күренекле композитор Солтан Габәшине санаган. Әйдәгез, Сара апаның бу хакта истәлекләрен тыңлыйк! Композиторның истәлекләре һәм җырлары белән “Кайтаваз. Сара Садыйкова” концертында якыннан танышырсыз. Рәхим итегез! 📍Кайда: Татар дәүләт филармониясе 🗓Кайчан: 26.10 / 18:30 🎫Билетлар: tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
210
11
Беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова тууына 120 ел тулу уңаеннан «Калеб» яңа буын җыены «Кайтаваз» концертлар ц
Беренче татар хатын-кыз композиторы Сара Садыйкова тууына 120 ел тулу уңаеннан «Калеб» яңа буын җыены «Кайтаваз» концертлар циклын дәвам итә. 26 октябрь 18.30да Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Сара Садыйкова җырлары һәм бүгенге заман иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак. Ихлас, җанлы, истәлекле кичәгә рәхим итегез! 📍Кайда: Татар дәүләт филармониясе 🗓️Кайчан: 26.10 / 18:30 🎫Билетлар: tickets.tatfil.ru/ru/event/2606
256
12
Калеблеләр «Үз телем» бәйгесендә җиңү яулады! 5 август көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Казан Мэриясенең татар телен һәм Тата+2
Калеблеләр «Үз телем» бәйгесендә җиңү яулады! 5 август көнне «Мәскәү» мәдәният үзәгендә Казан Мэриясенең татар телен һәм Татарстанда яшәүче Идел буе халыкларының телләрен һәм мәдәниятен өйрәнүгә һәм үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Нәтиҗәләр калеблеләрне бик куандырды, чөнки бәйгегә тәкъдим ителгән «Калеб.Ликбез» һәм «Җиде кыз» проектлары җиңү яулады! Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз — алда күп кызыклы очрашулар көтә!
201
13
Җирдә була шундый көннәр... Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иҗатына багы+4
Җирдә була шундый көннәр... Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иҗатына багышланган, «Җирдә була шундый көннәр» дип исемләнгән шигъри кичә узды. Чарада Йолдыз шигырьләр генә укып калмыйча, җырлады һәм тамашачылар сорауларына җавап та бирде. Кичәдә шагыйрәнең каләмдәшләре Г.Тукай бүләге ияләре Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллина; Рүзәл Мөхәммәтшин, Әлфия Ситдикова, Фәнил Гыйләжев һәм Рузилә Мөхәммәтова бар иде. Шигъри кичә алдыннан тамашачыларга Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 1 нче курс студентлары әзерләгән перформанс тәкъдим ителде.
264
14
Һәр авазда, һәр нотада, һәр сулышта. Казанда «Калеб. Яңа сулыш» концерты узды. Чарага килгән тамашачылар яңа буын татар иҗатч+8
Һәр авазда, һәр нотада, һәр сулышта. Казанда «Калеб. Яңа сулыш» концерты узды. Чарага килгән тамашачылар яңа буын татар иҗатчылары белән якыннан танышты. Концертта яшь җырчы, композитор, шагыйрь һәм биючеләр катнашты. Чара алдыннан фойеда рәссамнәрнең күргәзмәсе тәкъдим ителде. Концертның режиссеры – Т.А.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова; сценарий авторы – Рүзәл Әхмәдиев. Чарадан фотолар биредә. Концерт турында матбугатта чыккан язмалар: ▫️«Татар-информ» ▫️«Татар-информ» фоторепортаж ▫️«Интертат» ▫️«Идел» журналы
265
15
«Калеб. Яңа буын» концерты гөрләп узды!👏 Концерттан соң сездән матур сүзләр кабул итүне дәвам итәбез. Рәхмәт сезгә, яраткан
«Калеб. Яңа буын» концерты гөрләп узды!👏 Концерттан соң сездән матур сүзләр кабул итүне дәвам итәбез. Рәхмәт сезгә, яраткан тамашачыларыбыз❤️ Чараның матур мизгелләрен бергәләп искә алыйк.
140
16
Зал тулы тамашачы, алкышларның тынмавы... Рәхмәт сезгә, яраткан тамашачыларыбыз👏❤️
178
17
پیام ویدیو
150
18
Җылы язлар тик башланды гына, Әле генә яшел киде кыр. Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән, Җырланмаган әле безнең җыр. Рөстәм Яхин көе Әхмәт Ерикәй сүзләре
181
19
پیام ویدیو
154
20
Фойеда рәссамнәр күргәзмәсе тәкъдим ителде
160