«Саба» аланы 🌲
رفتن به کانال در Telegram
«Саба» аланы – милли дизайн юнәлеше белән кызыксынучы сәлкешләрне туплаган җәйге профильле Сәләт аланы 💚 ⏳ Үткәрелү вакыты: 22.06.2026 – 11.07.2026 📍 Үткәрелү урыны: «Кояшкай» базасы (Саба районы, Икшермә авылы) 💫 Катнашучылар яше: 13-18 яшь
نمایش بیشتر653
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+27 روز
+1630 روز
آرشیو پست ها
«Саба» аланының беренче кичке чарасы гөрләп узды! 🤩
Сәлкешләребез кызыклы һәм уникаль форматта төркемнәрен тәкъдим иттеләр!
Рәхәтләнеп биедек тә, җырладык та, уеннарда да катнашырга өлгердек 🔥
Афәрин! 💚
Сәләт дөньясы буенча сәяхәтебез дә узып китте ❤️🔥
Хәзер инде сәлкешләребез аланнарны, җырларны, кызыклы фактларны күп беләләр 😉
Сәлкешләребез тулысынча Сәләт мохите белән таныша башлады! 🤩
Әйдаманнар билгеле, ә хәзер инде остазлар һәм узачак дәресләр турында белергә вакыт 🤫
Ниһаять, «Саба» аланы үз эшен башлап җибәрә! 🌲
Теркәлү мизгелләре белән бүлешәбез! ❤️🔥
Repost from СӘЛӘТ
2026 елның грандиоз вакыйгасы — «УРАМ»да узачак Яшьләр көне 💥
27 июнь көнне «УРАМ» экстрим-паркы янә шәһәрнең иң яшь вәкилләрен берләштерәчәк! Яшьләр көне фестивале традицион мәйданчыкта «хыял, горурлык, бердәмлек»девизы астында узачак.
Программада:
🧡танылган артистлар белән концерт программасы;
🧡белем бирү лекторие;
🧡спорт ярышлары;
🧡карьера мәйданчыгы;
🧡партнерлардан интерактив зоналар
һәм ял итү, танышу, яңа эмоцияләр туплау да!
Алдан теркәлү буенча керү ирекле! Үз билетыңны шушы сылтама буенча алып куй!
«Яшьләр көне фестивале «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.#ЯшьләрКөне2026 #ТатарЯшьләре #ЯшьлекМәңгелек
+4
Чемодан җыябыз! 🧳
Сменага нинди киемнәр кирәк була икән дигән сорауга җавап таба алмый йөргән булсаң, әлеге пост нәкъ менә синең өчен! 🥰
Сменабызга кадәр санаулы көннәр калып бара! Димәк, кирәкле документларны барлый башларга вакыт 🤩
Әлеге пост белән таныш һәм мөһим кәгазьләреңне әзерләргә ашык! 🫶
Очрашканга кадәр! 🌲
Монда шундый рәхәт! 🌞Күргәнегезчә, «Саба» аланы командасы Биләр форумда кыздырырга инде әзер 😉
Сәләттә зур бәйрәм!
Бүген үзенең туган көнен «Сәләт» медиа-үзәге җитәкчесе Лилия апа Гатина билгеләп үтә 🥳
«Саба» аланы исеменнән сине чын күңелдән бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Тормышыңда бары тик яхшы кешеләр юлдаш булып, һәр көнең бәхетле мизгелләргә бай булсын 🥰
Безнең белән бер дулкында булганың өчен рәхмәт! 💜
Сәлкешләребездән сезгә тренд! 🤩
Башҗитәкләр социаль челтәрләрегезгә язылгач, сез дә алар шикеллеме? 😁
Repost from Манзара аланы🌌
☀️ Сәлкешем!
Ямьле җәеңне безнең белән «Аршан» һәм «Иҗат» аланнары сменаларында үткәрергә чакырабыз сине!
Барысы да бер урында:
🔵диңгез;
🔵кояш;
🔵дуслар;
🔵таулар арасында ял итү;
🔵көн саен су коену;
🔵кызыклы кичке чаралар;
🔵тәҗрибәле команда!
Сәяхәткә кайчан һәм кайда чыкканың гына түгел, кем белән чыгуың да мөһим! Синең юлдашың кем булыр, кемгә син үз хисләреңне ача алырсың һәм кем белән матур табигатьне күзәтә алырсың?
Сәләт мохитен диңгез буенда тоясың, аның уникальлеген ачыклыйсың килсә — «Аршан» һәм «Иҗат» аланнарына кушыл! ✨
Сәләттә зур бәйрәм!
Бүген үзенең туган көнен «Сәләт» проектлар офисы җитәкчесе Гүзәл апа Усманова билгеләп үтә! 🥳
Гүзәл апа, без Сиңа ихластан сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр һәм эшеңдә зурдан-зур уңышлар телибез! Сәләт белән бергә булганың өчен рәхмәт 💜
Яратып һәм хөрмәт итеп, «Саба» аланы 🫶
Сау бул, хуш, кадерле мәктәбем, Сиңа миннән мең-мең рәхмәтем!Бүген күп кенә сәлкешләребез өчен соңгы кыңгырау чыңлады! 🔔 Яраткан чыгарылыш сыйныф укучы исемен горур йөртүче сәлкешебез, әлеге күңелле дә, моңсу да көнне «Саба» аланы сине чын күңелдән бәйрәмең белән тәбрик итә! 💚 Без сиңа алдагы тормышыңда зурдан-зур уңышлар, яңа җиңүләр теләп калабыз! Беркайчан да үзеңә ышанудан туктама, син – искиткеч 🥰 Ә хәзер кызларыбыз төшергән видеога күз салып, аларга күп реакция калдырыйк! ❤️🔥
