fa
Feedback
Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

رفتن به کانال در Telegram

Бу каналда Раил Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре һәм мәкаләләре урын алган канал. Безнең сайт: https://tatislam.com RuTube канал: https://rutube.ru/channel/38324482 ВКонтакте: https://vk.com/tat_islam_com Макс:https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSno

نمایش بیشتر

📈 تحلیل کانال تلگرام Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

کانال Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ (@tatislam) در بخش زبانی تاتار بازیگری فعال است. در حال حاضر جامعه شامل 15 889 مشترک است و جایگاه 5 394 را در دسته دین و مذهبی و رتبه 41 989 را در منطقه روسيا دارد.

📊 شاخص‌های مخاطب و پویایی

از زمان ایجاد در невідомо، پروژه رشد سریعی داشته و 15 889 مشترک جذب کرده است.

بر اساس آخرین داده‌ها در تاریخ 26 ژوئن, 2026، کانال فعالیت پایداری دارد. در ۳۰ روز گذشته تغییر اعضا برابر -64 و در ۲۴ ساعت گذشته برابر 0 بوده و همچنان دسترسی گسترده‌ای حفظ شده است.

  • وضعیت تأیید: تأیید نشده
  • نرخ تعامل (ER): میانگین تعامل مخاطب 10.86% است و در ۲۴ ساعت نخست پس از انتشار، محتوا معمولاً 3.03% واکنش نسبت به کل مشترکان کسب می‌کند.
  • دسترسی پست‌ها: هر پست به طور میانگین 1 725 بازدید دریافت می‌کند. در اولین روز معمولاً 482 بازدید جمع‌آوری می‌شود.
  • واکنش‌ها و تعامل: مخاطبان به‌طور فعال حمایت می‌کنند؛ میانگین واکنش به هر پست 5 است.

📝 توضیح و سیاست محتوایی

نویسنده این فضا را محل بیان دیدگاه‌های شخصی توصیف می‌کند:
Бу каналда Раил Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре һәм мәкаләләре урын алган канал. Безнең сайт: https://tatislam.com RuTube канал: https://rutube.ru/channel/38324482 ВКонтакте: https://vk.com/tat_islam_com Макс:https://max.ru/join/W0hU3jNS...

به لطف به‌روزرسانی‌های پرتکرار (آخرین داده در تاریخ 30 ژوئن, 2026)، کانال همواره به‌روز و دارای دسترسی بالاست. تحلیل‌ها نشان می‌دهد مخاطبان به‌طور فعال با محتوا تعامل دارند و آن را به نقطه اثرگذاری مهم در دسته دین و مذهبی تبدیل کرده‌اند.

15 889
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
-267 روز
-6430 روز
آرشیو پست ها
Гәҗитебезнең июнь саны

🕋 ГӨМРӘГӘ ТӨРКЕМ ҖЫЕЛА Август ахырында Гөмрә сәфәренә төркем җыябыз. Төгәл даталар соңрак хәбәр ителәчәк. ✈️ Очыш: Казаннан ✅ Ике тапкыр ашау ✅ Мәккә Мәдинә буенча трансфер ✅ Гөмрә визасы ✅ Вәгазьләр ✅ Экскурсияләр 💵 Бәясе: 1850$ 👤 Төркем җитәкчесе: Раил Фәйзрахманов 📞 Элемтә өчен: +7 (939) 364-71-49 Аллаһ Тәгалә һәркемгә хәерле сәфәрләр насыйп итсен 🤲

🌙 Зул-хидҗә аеның 9️⃣  (26 май) көнендә ураза тотуның фазыйләте. Пәйгамбәребездән   ﷺ  Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорадылар һәм ул әйтте: “Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының кәффарәте булып тора”. 📚(Мөслим риваяте). Гарәфәт көне ул Зул-хидҗә аеның тугызынчы көне булып тора. Бу көнне хаҗ кылучылар, Гарәфәттә дога кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үтиләр. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһның рәхмәтенә ирешергә зур мөмкинчекләре бар – бары әлеге көнне гыйбадәттә үткәрү мөһим. Бу көндә Аллаһ ризалыгын алыйм дип, шушы хәдис белән дәлилләнеп гамәл кылсак, Аллаһ Тәгалә безнең үткән елдагы гөнаһларыбызны да һәм киләчәк елдагы гөнаһларыбызны да гафу итәчәк. Бу кече гөнаһларга кагыла. Ә зур гөнаһларыбызның гафу ителүен теләсәк, безгә тәүбәгә килү тиеш. Искиткеч: авыр да түгел, бары тик бер генә көн ураза тотарга кирәк, ә нәтиҗәдә, күпме гөнаһларның гафу ителүенә сәбәп булып тора ул. Мондый форсатны да кулдан ычкындырсак, кызганыч, бик зур мөмкинчеклекне югалткан булырбыз. 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam

Иртәгә уразага керергә онытмагыз! 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnon
Иртәгә уразага керергә онытмагыз! 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam

Фән казанышы булган яңа төр роботларны күреп гаҗәпләнәбез. Яңа җиһазларга таң калабыз:«Моны ничек уйлап табалар икән? Башлы кешеләр бар да инде», – дип сокланабыз. Әмма Аллаһының могҗизаларын күреп, аңлап, Аның кодрәтенә сокланып һәм хикмәтеннән гыйбрәт алып, иманга килергә генә ашыкмыйбыз. Кешене генә алыйк. Бу дөньяга аваз салганга кадәр, сабыйның ана карынындагы яралгыдан җитлегүен уйласаң гына да ис-акыл китәрлек. Бу процессны без, хәтта тулысынча аңлый да, аңлата да алмыйбыз. Тулырак: 👇 https://shahrikazan.ru/news/din/nislap-uzebezdage-mogizalarny-kura-belmibez

💔 15 май көнне Чирмешән районы Лашман авылында зур фаҗига була — Фәиз абыйның йорт-җире янып бетә. Фәиз абый — мәктәп директоры, районда хөрмәт казанган, гомер буе хезмәт иткән кеше. Янгын вакытында ул ут эченнән 94 яшьлек әнисен күтәреп алып чыга. Аллага шөкер, әнисенә зыян килми. Бүген алар вакытлыча башка урында яшәргә мәҗбүр. Авыр кайгыны туганнары һәм авыл халкы белән бергә күтәрәләр. 🫂 Хәзер ярдәм Фәиз абыйның үзенә кирәк. Дуслар, битараф калмыйк. Корбан бәйрәме алдыннан бергәләшеп әлеге гаиләгә терәк булыйк. Ярдәм итү өчен сылтама➡️ https://fondniyat.ru/programs/zile-nuzdayushhimsya Садакаларыгыз кабул булсын 🤲🏻

Көчле кеше кем ул_!.mp39.38 MB

🌙 ЗӨЛХИҖҖӘ АЕНЫҢ БЕРЕНЧЕ УН КӨНЛЕГЕ Мөселман кешесе өчен иң олуг гыйбадәтләрнең берсе ул – хаҗ гыйбадәте. Хаҗ гамәлен зөлхиҗҗә аенда үтиләр. Ә бу ай тагын нәрсәсе белән үзенчәлекле, фазыйләтле соң? Иң хәерле көннәр – шушы айның беренче ун көнлеге, бу көннәрдә кылган игелекләр Аллаһы каршында иң сөеклеләре булып тора, бу сүзләргә дәлил итеп:  «Изге гамәлләрне көннәрнең кайсысында гына кылсалар да, Аллаһ аларны ул көннәрдә (ягъни  зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә) кылуны күбрәк ярата», – дип әйткән пәйгамбәребез ﷺ 📚 (Бохари риваяте). Шуңа да бу көннәрдә игелекле, хәерле гамәлләр кылуда тагын да ныграк тырышырга кирәк, чөнки хәдистән күренгәнчә, Аллаһ каршында бу гамәлләр сөеклерәк булып тора. Хәзер бит кайберәүләрнең каникул вакытлары, җәйге яллары да шушы көннәргә туры килә.  Шушы хәерле көннәр – Коръән укырга зур мөмкинлек, садака биреп тә малыбызга бәрәкәт өсти торган зур игелек кыла алабыз. Туганлык җепләрен ныгыту нияте белән якыннарыбызның хәлләрен белеп кайту өчен дә вакыт иркен. Тәсбих (сөбхәнАллаһ), тәхмид (әлхәмдүЛлиләһ), тәкбир (АллаһүӘкбәр) әйтүләрне ешайтырга кирәк, Аллаһны да күп итеп зикер кылырга вакытыбыз бар – әгәр телефонда әзрәк утырсак. Бу көннәрнең тагын бер үзенчәлеге шунда: тугызынчы көндә – бу көн Гарәфә көне дип йөртелә – ураза тоту да фазыйләтле гамәл. Пәйгамбәребездән ﷺ Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорагач, ул: «Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп булып тора», – дип әйткән. 📚(Мөслим риваяте). Гарәфә көне – зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне. Бу көнне хаҗ кылучылар, Гарәфәдә дога кылып, хаҗ гамәленең бер әркәнен үти. Хаҗга бара алмаучыларның да Аллаһының рәхмәтенә ирешү мөмкинлеге бар, аның өчен әлеге көнне ураза тотып гыйбадәттә үткәрү мөһим. Бу көндә Аллаһ ризалыгын алыйм дип, шушы хәдис белән дәлилләнеп гамәл кылсак, Аллаһы тәгалә безнең үткән елдагы гөнаһларыбызны да, киләчәк елдагы гөнаһларыбызны да гафу итәчәк, иншәАллаһ. Әлбәттә, бу кече гөнаһларга гына кагыла. Ә зур гөнаһларның гафу ителүен теләсәк, тәүбә итәргә һәм башка беркайчан да андый начарлыкны кабатламаска тиешбез. Күрегез, һич авырлыгы юк, бары тик бер көн ураза тотарга гына кирәк. Нәтиҗәдә, күпме гөнаһлар гафу ителә. Мондый форсатны кулдан ычкындырсак, ни кызганыч, бик зур мөмкинлекне югалткан булырбыз. Бу вакытлыча дөньяга алдаланып, мәңгелеккә килгәндәй бары тик бүгенгебезне генә кайгыртып яшәмик. Ахыйрәт тормышыбызны да онытмыйча, гыйбадәт кылырга омтылыйк, бигрәк тә шушы фазыйләтле көннәрне, гафиллектә булмыйча, Аллаһка якынайта торган игелекле гамәлләр кылып үткәрергә тырышыйк. ✏️ Раил Фәйзрахманов 📍 Язылырга 👇 Вконтакте: https://vk.ru/id16784711 Макс: https://max.ru/join/W0hU3jNSKOSnonFW_0xP6bJFcQELziY2xUoiinU8pcI Бип: https://bip.ai/join/tatislam Телеграм:https://t.me/tatislam