cookie

ما از کوکی‌ها برای بهبود تجربه مرور شما استفاده می‌کنیم. با کلیک کردن بر روی «پذیرش همه»، شما با استفاده از کوکی‌ها موافقت می‌کنید.

avatar

Әтнә таңы газетасы

Район яңалыклары

نمایش بیشتر
پست‌های تبلیغاتی
815
مشترکین
+324 ساعت
+47 روز
+3730 روز

در حال بارگیری داده...

معدل نمو المشتركين

در حال بارگیری داده...

Photo unavailableShow in Telegram
9, 10, 11, 12, 19, 20, 23, 28, 29 июньдә магнит давыллары булу ихтималы зур. Бу көннәрдә үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз.
نمایش همه...
Photo unavailableShow in Telegram
Кирәк булачак: Сыр 350 гр( твердый яки полутвердый) 1 йомырка 1 аш к крахмал 2 аш к он Кыздырыр өчен сыек май. Эш барышы: Сырны вак терка аша чыгарабыз, йомырка, крахмал, он кушып болгатабыз, тактага крахмал сибеп, массаны шунда төшереп, кулга ябышмаска крахмалда әвәләп алабыз да, шарчыклар тәгәрәтәбез бер тигез итеп, кулга ябешсә , сулап алабыз кулны. Кызган майда болгаткалап 3 минут тотабыз кызарганчы. Тәмле булсын!
نمایش همه...
Photo unavailableShow in Telegram
Куркынычсызлык каешын такмау сәбәпле һәлакәткә дучар булучылар саны арта бара. Бу уңайдан районда 3 июньнән 3 июльгә кадәр “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза. – РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, йөртүче дә,пассажирда куркынычсызлык каешы белән эләктерелергә тиеш, – диде районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев. Юл-йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрегез!
نمایش همه...
Photo unavailableShow in Telegram
Табигатьнең гүзәл почмагында 12 команда спартакиаданың иң соңгы уены җинел атлетика буенча көч сынаштылар. Йөгерү, туп ату, ераклыкка сикерү, эстафета, канат тарту. Бу уеннарның иң кызыклысы канат тарту булды. Монда һәр оешма үзенең командасы өчен чын күңелдән җан атты. Спартакиада уенарында беренче урынга Спорт мәктәбе, икенче урынга Мәгариф бүлеге, 3 урынга Олы Әтнә мәктәбе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге, 4 урынга район шифаханәсе лаек булды.
نمایش همه...
👍 1
Photo unavailableShow in Telegram
Җомга иртәләре белән. Көннәребез хәерле, эшләребез уң, кылган гамәлләребез саваплы булсын.
نمایش همه...
Photo unavailableShow in Telegram
Только до 31 июля от 700 000 рублей единовременно Вступай в Армию Победы! Только до 31 июля 2024 года подпиши контракт на военную службу и получи единовременную выплату от 700 000 рублей. Оформление займет немного времени, медкомиссия в среднем около 1,5 часов, всё в одном месте. Боевой опыт и наличие воинских специальностей не имеют значения. Тебя научат, помогут и поддержат. Экипировка, боевое слаживание, подбор воинской специальности, дорога - всё это предоставляется и оплачивается. У нас одна цель – Победа! Звони 8 (800) 222-59-00 или 8 (84366)3-22-41, 8(84366)3-23-41, чтобы узнать подробности или переходи по ссылке https://heroes-tatarstan.ru/ и заполни анкету.
نمایش همه...
👍 1
Таш-Чишмә авылында Сабантуйга бирнә җыйдылар. Балалар гына түгел, һәркем көтеп ала Сабантуйны. Алдан хәстәрен күреп кәнфит-кучтәнәчләрен әзерләп куя. Бирнәгә бирер өчен бүләкләрен әзерли. Тәмле күчтәнәчләре белән балаларны куандыручыларга зур рәхмәт. Ил-көннәребезгә тынычлык килеп, авылларыбыз балаларның шат авазына кумелеп торсын! Сабантуйлар мөбәрак булсын.
نمایش همه...
Photo unavailableShow in Telegram
1 июнь көнне Арча районында, төгәлрәге Чүриле авылы янындагы тимер юл кичүендә ике яшүсмер мотоциклда, юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, поездга килеп бәрелә. Семафор уты, тимер юл кичүен чыгарга ярамаганлыгын кисәтеп сигнал бирсә дә, яшүсмерләр моңа игътибар итми. Кызганыч, ике мотоцикл йөртүче дә, 14 яшьлек тагын бер пассажир үсмер төрле тән җәрәхәтләре ала. Аларны Казан шәһәрендәге Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Һәләкәтнең сәбәпләре ачыклана.
نمایش همه...
👍 1
00:28
Video unavailableShow in Telegram
Татар телендә тарихи проект - «ЧОҢГЫЛ» ның чираттагы яңа чыгарылышы👏 Татар фамилияләренең килеп чыгышы һәм рус фамилияләренә йогынтысы турында Айзилә сөйләп китәр. Тарих кызык булырга мөмкин ул!☝️ 🔴 КАРАРГА: https://www.youtube.com/watch?v=nJghlyUA2eI
نمایش همه...
IMG_7319.MOV9.52 MB
Photo unavailableShow in Telegram
👍 2