fa
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

رفتن به کانال در Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

نمایش بیشتر
1 714
مشترکین
-324 ساعت
-47 روز
-1730 روز
آرشیو پست ها
Ялтыраган — алтын түгел, йөгергән, көлгән, өйнең астын өскә китергән — алтын.

Баланы туган телендә укытмау — милләткә хыянәт. Әнвәр Шәрипов

Сиңа ышанучы кешене беркайчан да алдама. Сине алдаган кешегә беркайчан да ышанма.

Беркайчан да сабырлыкны югалтма. Сабырлык – барлык ишекләрне ачкан соңгы ачкыч. Антуан де Сент-Экзюпери

Тормышта барысы да җимерелә кебек тоелса, бушаган урында нәрсә төзергә икәнен уйлый башла. Ошо

Иң көчле хис — өмет өзелү. Үпкәләү, көнләшү һәм хәтта күралмау да түгел… Алардан соң җанда нәрсә дә булса кала, ә өметең өзелсә — бушлык кына.

Авыр сүзне әйтү җиңел, күтәрү кыен. Рифат Җамал

Ышан: әниең булганда син бәхетле. Дөньяның бернинди байлыгы да, бер кеше дә, зиннәтлелек тә аны алмаштыра алмый.

Яратканны аклап була — кояшта да таплар була. Рифат Җамал

Иң мөһиме — кеше булып калу.

Ат дүрт аяклы булып та абына! Татар халык мәкале

Дөнья ул — синең кәефеңнең көзгесе.

Кыз тәрбия кылу угыл тәрбия кылу түгел: угылга яраган юллар кызга ярамый, кызга яраган эшләр угылга килешми. Гаяз Исхакый

Һәрбер яшәгән көннән гыйбрәт алып, Ходайга рәхмәт әйтеп яшә! Зарланма тормыштан бер дә, ул шундый авыр, катлаулы нәрсә инде. Булганына, барына шөкер итеп яшә!

Йомшак йөрәкләр белән авыр юлларны үтеп булмый. Нихаль Атсыз

Кеше ашап туяр, байлыкка туймас. Рифат Җамал

Беркайчан да кешенең узган гомереннән көлмә, чөнки үз киләчәгеңне син белмисең!

Сәламәт ярлы авыру корольдән бәхетлерәк. Артур Шопенгауэр

Дөнья бара ава-түнә — кояшы чыкса, йолдызлары сүнә. Рифат Җамал

Аллаһы Тәгалә башта кешене сынап карый да, аннан сабыр иткәннәрне юмарт итеп бүләкли.