Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 717
مشترکین
+124 ساعت
-37 روز
-1430 روز
آرشیو پست ها
Ахирәт оҗмахында Сез дөньялыкта яраткан кешегез белән булырсыз, ИншаАлла.
Мөхәммәд (с.г.в)
Китапларны яндырудан да хәтәррәк җинаятьләр бар. Мәсәлән, аларны укымау.
Рэй Брэдбери
Һәр кешенең язмышы үз кулында. Дөнья артыннан куганда, Ахирәткә барасыңны онытмыйча, ялгышлардан сакланып, үз-үзеңә ышаныч һәм намус белән яшәргә кирәк!
Ата йөрәге — таудан өлкән, ана йөрәге — диңгездән тирән.
Татар халык мәкале
Дөнья искиткеч матур! Гүзәллекне тоя белгән бер генә кеше дә аңа битараф кала алмый. Аллаһның кодрәтен тоеп, шөкер кылып яшәргә язсын!
Гыйлем — икеләнү вакытында юлдаш, аулакта иптәш, дошманнарга каршы торачак ышанычлы бер корал булыр.
Ризаэддин Фәхреддин
Кешене иң бөек дәрәҗәләргә җитештергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләргә калдырган нәрсә — гыйлемдер.
Ризаэддин Фәхреддин
Гыйлемнән артык байлык, наданлыктан артык фәкыйрьлек юктыр.
Ризаэддин Фәхреддин
Акчаң булса бар да дус шул, бар да яр. Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр...
Үткәнеңне аңлаучы, киләчәгеңә ышанучы, хәзер сине ничек бар, шулай кабул итүче генә чын-чынлап якын кешең була.
Кешене кеше итеп ике әйбер тота: ялганнан курку һәм дөреслектән курыкмау.
Галимҗан Гыйльманов
Әгәр кыз егет аркасында елый икән, димәк ул аны чын-чынлап ярата. Әгәр егет кыз аркасында елый икән, ул аны яраткан күк башканы беркайчан да ярата алмаячак.
Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.
Ризаэтдин Фәхретдин
Сезнең чыннан да хыялыгыз бармы? Ә ул чынга ашсын өчен сез бүген нәрсә эшләдегез?!
Эндрю Мэтьюз
اکنون در دسترس! پژوهش تلگرام ۲۰۲۵ — مهمترین بینشهای سال 
