Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 720
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
-37 روز
-1530 روز
آرشیو پست ها
Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытлар табылмыйдыр якут белән.
Габделҗаббар Кандалый
Кеше дөрес яшәсә генә озын гомерле була. Кеше генә түгел, җәмгыять тә шулай.
Мөхәммәт Мәһдиев
Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас.
М. Максут
Кеше уйлап тапкан кораллар арасында иң көчлесе һәм иң хәтәре булып калучысы — сүз.
Телне афәттән саклар өчен иң җиңел юл — мәгънәсез халыктан аулак булу, аш-су мәҗлесләренә йөрмәү вә мәгънәсез кешеләргә катышмау.
Ризаэтдин Фәхретдин
Без бары тик югалтырга курыккан кешеләргә генә ачуланабыз, алар белән генә талашабыз, үпкәләшәбез...
Әгәр кеше надан булса, аннан котыла алмый: надан профессор, надан академикка хәтле күтәрелеп була, әмма наданлык кала.
Мөхәммәт Мәһдиев
Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала.
Роберт Кеннеди
Ире белән талашса да, зирәк хатын аңа ашау әзерләр. Үз сүзе дөрес булса да, зирәк ир барып хатынын үбәр.
Үз-үзенә булышмаучы кешегә булышырга тырышу мәгънәсез. Үзе күтәрелергә теләмәгән кешене баскычтан менәргә мәҗбүр итеп булмый.
اکنون در دسترس! پژوهش تلگرام ۲۰۲۵ — مهمترین بینشهای سال 
