Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 671
مشترکین
-124 ساعت
-57 روز
-630 روز
آرشیو پست ها
Өч нәрсә күңелгә кайгы китерер: яман юлдаш, яман хатын, яман холык.
Әбелмәних Каргалый
Әгәр сез кем өчендер начарга әйләнгәнсез икән, димәк сез аның өчен артык күп яхшылык эшләгәнсез.
Лев Толстой
Башка берәүгә ярдәм итү өчен бай һәм көчле булу кирәк түгел. Бары игътибарлы һәм ихтирамлы булу да бик җитә.
Ана теле дип сөйләшмисез. Ул бит ана теле. Бөтен төрки халыклар "анам теле" дип сөйләшә. Татар теле, туган тел гыйбарәсе ана телен үтерергә тиеш түгел.
Рабит Батулла
Хис һәм гамәлләрдә үзгәреш булсын өчен иң башта фикерләрне үзгәртергә кирәк.
Язмышның иң зур бүләге — "булуың өчен рәхмәт" дип әйтерлек кешеләр.
Эрсин Тезджан
Кеше надан булса, ул аннан котыла алмый. Ул надан профессор, надан академикка хәтле күтәрелә ала, әмма наданлык барыбер кала.
Мөхәммәт Мәһдиев
Берәү күлләвеккә карап балчык кына күрә, ә берәү — анда чагылучы йолдызларны.
Иммануил Кант
