fa
Feedback
Дөрес сүзгә җавап юк!

Дөрес сүзгә җавап юк!

رفتن به کانال در Telegram

Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot

نمایش بیشتر
1 718
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
-37 روز
-1430 روز
آرشیو پست ها
Берәүнең кулы эшли, икенченең теле эшли. Татар халык мәкале

Тормыш бик тиз үтә икән ул. Моны, ни кызганыч, картлык килеп, үлем ишек шакыгач кына аңлыйсың. Яшь, сәламәт чакта картлыкны, киләчәкне уйламыйсың.

Уңыш ул — әзерлекнең форсат белән очрашуыннан нәтиҗә. Сенека

Көченнән килгән кадәр тырышып та хата ясаучыны әрләргә кирәкми. Ричард Брэнсон

Бер ачудан коега ташланып була, аннан җиде кат ачу белән дә чыгып булмый.

Бүре беркайчан да үзенең сөйгәнен ниндидер эт өчен ташламаячак.

Бар дөнья — сәхнә. Ирләр, хатын-кызлар — барысы да уенчылар гына. Чыгалар, кереп китәләр. Һәм бер үк кеше төрле рольләр уйный. Уильям Шекспир

Берүзең хыяллансаң, бары хыял гына. Бергә хыяллансагыз, чынбарлык. Джон Леннон

Әгәр сез уңышсызлыкка түзә алмасагыз, бернәрсәгә дә өйрәнмәссез. Эрик Рис

Ак эт бәласы кара эткә. Татар халык мәкале

Һәр ишеткәнен сөйләгән һич теләмәгәнен ишетер. Татар халык мәкале

Үз йөрәге әйткән дөреслекне игътибар белән тыңлаучы гына җиңүче була ала. Сильвестр Сталлоне

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.

Көне буе йөзеңдә елмаю белән йөрү өчен кайвакыт кадерле кешеңнән бары бер җылы сүз дә җитә.

Вакыт — иң сыналган, иң яхшы дәвалаучы ул. Әмирхан Еники

Яраткан кешеңнән башка үткән секундлар — сәгать, яраткан кешең белән үткән сәгатьләр — секунд кебек.

Мәхәббәт — ул мәңге карап торырлык көзгедәй күл өсте түгел. Анда су артып һәм кимеп тора, андагы һәлакәткә очраган корабль ватыклары да, су астында калган шәһәрләр дә, сигезаяклар да, давыллар да, алтын тутырылган сандыклар да, энҗеләр дә бар. Ләкин энҗеләре бик тирәндә ята... Аларны табып алырга, алар өчен тир түгәргә кирәк. Ремарк

Тормыш әнә шулай без дигәнчә генә бармый шул. Кайвакыт тигез юлдан барганда да абындырып ега.

Күңел көрлеге — сәламәтлектә, акыл көрлеге — белемдә. Фалес

Һәркем хата ясый. Акыллысы хаталарын таный. Көчлесе гафу үтенә.