Дөрес сүзгә җавап юк!
رفتن به کانال در Telegram
Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр! Кушыл безгә! #ТатарТеленСаклыйк #SaveTatarLanguage Элемтә өчен: @doressuz_fb_bot
نمایش بیشتر1 676
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
+17 روز
-930 روز
آرشیو پست ها
Кем сабыр итәргә тырыша, Аллаһ аны сабыр итәргә өйрәтә. Сабырлыктан да яхшырак һәм киңрәк бирелгән бүләк юк.
Хәдис
Ут белән сүз арасында охшашлык бар:
Икесе дә яндыра һәм көйдерә ала.
Фәнис Яруллин
Киләреңдә язмыйм дисәң туган телдән,
Сабыеңа бир син аны туган көннән.
Резеда Вәлиева
Үрчү-тудыруның төп чыганагы булган хатын-кыз — милли байлык... Аның физик тазалыгы, әхлагы, җисеме һәм рухи сафлыгы дәүләт-милләт
кайгыртуында, һәркемнең кайгыртуында булырга тиеш...
Мөхәммәт Мирза
Ана телен җуйган — башка күп телләр белүенә карамастан милләтсез...
Мөхәммәт Мирза
«Алтын куллы», «алтын йөрәкле» дигән исем алучы милләттәшләребез арасында милләт үсеше өчен алты тиенлек өлеш кертмәүчеләр дә бар.
Нурулла Гариф
Тормышта үз принцибы булмаган язучының әсәрендә нинди принципиальлек булсын?
Шәүкәт Галиев
Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, искитәрлек фәлсәфә һәм табигать белән бердәмлек. Ата-бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерып куймаганнар. Бу инде — рухи тормышның бөтенлеге.
Мөхәммәт Мәһдиев
Ир-ат... Ат-ир... Безнең телебезгә генә хас нинди бөек мәгънә. Рухи һәм җисми бергәлек.
Марсель Галиев
