fa
Feedback
📚Укы📚اقْرَأْ📚

📚Укы📚اقْرَأْ📚

رفتن به کانال در Telegram

Татар телен аңлаучы мөселманнар арасында Ислам дине буенча мәгълүмат таратуга багышланган канал.

نمایش بیشتر
475
مشترکین
اطلاعاتی وجود ندارد24 ساعت
-17 روز
-230 روز
آرشیو پست ها
🕋 ГӨМРӘГӘ БАРЫРГА ТӨРКЕМ ҖЫЕЛА! Аллаһ йортын зиярәт итәргә теләүчеләрне Гөмрә сәфәренә чакырабыз! 📅 Сәфәр вакыты:25 октябрь
🕋 ГӨМРӘГӘ БАРЫРГА ТӨРКЕМ ҖЫЕЛА! Аллаһ йортын зиярәт итәргә теләүчеләрне Гөмрә сәфәренә чакырабыз! 📅 Сәфәр вакыты:25 октябрь – 5 ноябрь ✈️ Очыш: Казаннан Программага керә: ✅ Ике тапкыр ашау ✅ Мәккә һәм Мәдинә буенча трансфер ✅ Вәгазьләр ✅ Экскурсияләр 💵 Бәясе:140 000 сум 👤 Төркем җитәкчесе: Раил Фәйзрахманов Оештыручы:ДумРТХаҗ компаниясе 📞 Элемтә өчен: +7 (939) 364-71-49 🤲 Аллаһ Тәгалә һәркемгә  хәерле сәфәрләр насыйп итсен! Әмин.

٨٠٩ — عن جابر بن عبد الله، قال: قال رسول الله ﷺ: «إذا طبختم اللحم فأكثروا المرق أو الماء؛ فإنه أوسع، أو أبلغ للجيران». («الصحيحة» ١٣٦٨). 502(809) — Җәбир бине Габдуллаһ хәбәр иткәнчә, Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: «Әгәр ит пешерәсез икән, шулпасын күбрәк итегез һәм бу сезнең күршеләрегез өчен хәерле булыр (чөнки алар белән бүлешә алырсыз)». 📚Силсилә Әс-Сахихә, 1368.

Нинди җәнлекләрнең тиреләрен кулланырга ярый?Динебез Ислам

Repost from ХАК
▪️ӨМЕТ ҺӘМ САКЛЫК ▪️
«Син бу тормыш юлыннан барганда, күңелеңне үзәк өзгеч өметсезлек һәм кайгы-хәсрәт басмасын өчен, һәрвакыт бер нәрсәне истә тотарга тиешсең: һәрбер караңгылыктан соң яктылык килә, һәрбер кыенлыктан соң киңлек туа һәм һәрбер авырлыктан соң җиңеллек килә. Көннәрнең берсендә сине үзенең чиксез мәрхәмәте белән чорнап алган (Аллаһ) — алга таба да сиңа үзенең изгелекләрен, бәрәкәтләрен һәм юмартлыкларын кызганмас. Синең язмышыңны Билгеләгән Ул сиңа: “Тормыш — ул баскычлардан тора, нинди түземсезсең соң син!” дип өйрәтте».
#ШәйхГайсә@hakdinebez

+1
📙 "Аллаһның күркәм исемнәрен аңлау" 🔖 Аллаһ исемнәреннән: الطَّيِّب 💎 96. Әт-таййиб / الطَّيِّب - Барча кимчелекләрдән чиста булган Зат. 💎 - Күркәм, яхшы Зат.💎

+4
💎 «Йосыф кыйссасыннан чыккан файдалар» 🇸🇦 Зур хөрмәтле тәфсир галиме шейх ГабдуР-рахмән бне Нәсыйр Әс-сәгьдий 💎 "فَوَائِدُ مُسْتَنْبِطَةُ مِنْ قِصَّةِ يُوسُف" لفضيلة الشيخ العلامة المفسر عبد الرحمان بن ناصر السعدي رحمه الله رحمة واسعة. 💎 10 нче бүлек. 💎 50 нче файда: Аллаһның аятләре хакында дөреслек өчен сораштырса, әлбәттә файда алачак.

Repost from ХАК
▪️КОРЪӘННЕҢ БӘРӘКӘТЕ ▪️
«Кем Коръәнне күп укыса, аның теләгеннән тыш та йөрәге дөреслеккә, турылыкка омтылыр һәм ул үзе дә сизмәстән холык-фигыле күркәмләнер... Чөнки Коръәннән син аңа кергән вакыттагы кебек чыга алмыйсың — Аның бәрәкәте сине урап алачак һәм сине яхшы якка үзгәртәчәк».
#ШәйхГайсә@hakdinebez

ӘХЛАК ДӘРЕСЛӘРЕ. 9️⃣6️⃣дәрес: балалар өлкәннәргә тапшырылган әманәт. Балалар - Аллаһыдан бирелгән әманәт һәм зур мәсъүлият (җаваплылык) булып тооа. Раббыбыз безгә аларны һәр яктан кайгыртырга, тәрбияләргә һәм аларда хәерле сыйфатларны үстерергә боерды. Аларны яман һәм бозык булган нәрсәләрдән ерак тотарга кушты. Аллаһы тәгалә "Тәхрим" сүрәсендә әйткән: يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا قُوا أَنفُسَكُمْ وَأَهْلِيكُم نَارًا وَقُودُهَا النَّاسُ وَالْحِجَارَةُ *"Әй, иман ияләре, үзегезне һәм гаилә әһелләрегезне уттан саклагыз. Аның ягулыгы кешеләр һәм ташлар"* (6). Аллаһы сакласын, кыска дөньяларда балаларыңны оҗмаһ сыенда яшәтеп, мәңгелек ахирәттә төмугъта янарга калмасын. Йә, Раббым, үзебезне, әти-әниләребезне, бала-оныкларыбызны ут газабыннан сакла. Утка якынайтучы эшләрдән, сүзләрдән имин кыл. 🤲

📖Җомга вәгазы: Теләгәнебез булып чыкмасада тырышыйк. #Җомга #Вәгазь #Коръән #Әдәп #Гамәл #Дин #Ислам

٨٠٧ — عن أم سلمة، قالت: قال رسول الله ﷺ: «إذا شربتم اللبن فمضمضوا، فإن له دسماً». («الصحيحة» ١٣٦١). 500(807) — Үммү Сәләмә хәбәр иткәнчә, Аллаһның илчесе ﷺ болай дигән: «Әгәр сөт эчәсез икән, (эчкәннән соң) авызыгызны чайкагыз, чөнки, дөреслектә, сөтнең мае бар». 📚Силсилә Әс-Сахихә, 1361.