🎶ГҮЗӘЛ УРАЗОВАДАН ЯҢА ҖЫР
🎭 @afishatt
16 مارس 2024, 06:36
👼Канал о смешных моментах с детьми и о развитии в раннем возрасте 🚸 @MediaAdmin11 - реклама
نمایش بیشترТамашада ике яшүсмер - Ләйсән белән Алсуның язмышы, дөньяга карашы чагыла. Берсе балалар йортында әниле булырга хыялланып үскән, ә икенчесе сукыр әнисеннән оялып, аннан үзе баш тарта.
⁉️Бу спектакльдә мин аңламаган бер генә әйбер: ник алар сәхнәдәге пыялада Балалар йортын "Балар йорты" дип язды икән? Татарстанда татарчаны гел хаталы язуларына ишарәме бу?
🔆 Тормышыгыз гел бертөрле, кызыксыз тоела башласа, Татарстан театрлары буйлап турне ясарга тәкъдим итәм.
Казан, Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама, Әлмәт, Буа, Әтнә театрларының кайсыларында булганыгыз бар?
Булырга кирәк. Кул астында машинасы булган гаиләгә, атнага бер театрны әйләнеп кайту кыен түгел. Билетларны интернет аша да алып була.
❗️Татар мәдәниятендә бүген иң көчле юнәлеш -- театр сәнгате. Бу кайчанга кадәр барыр -- билгесез, булып күреп калыгыз.
Видеоларда Минзәлә театрыннан һәм спектакльдән күренешләр▶️
🗺 @tatartoday 🗞