Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ
رفتن به کانال در Telegram
1 643
مشترکین
-224 ساعت
-47 روز
-1130 روز
آرشیو پست ها
Луара Шакирҗан
* * *
Кайчандыр мин сине көннәр буе,
Төннәр буе өзелеп көтә идем.
Юксынудан, хыялымда сине
Мең кат җыя... мең кат сүтә идем.
Кайчандыр мин сөю ялкынында
Яндым ялгыз, утсыз дөрләдем.
Яшьлек үткәч, ишегемә минем
Сагынып килерсең дип белмәдем...
Инде качам синнән.
Ник икәнен
Миннән түгел, сора еллардан...
Сөю хакым хаклап, бер җылы сүз
Ничек табыйм сиңа, кайлардан?..
#Хәерлеиртә
Шомырт өлгерде
Актанышта шомыртны чемлиләр😍
Сездә ничек дип әйтәләр?
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның әнисе вафат.
Саимә апа Тукай районының Сәет авылында гомер кичергән. 7 августта аңа 90 яшь туларга тиеш булган. Авылдашлары аны сабыр, киң күңелле, дини иде диләр.
Ил күрке булырлык балалар үстергән ананың авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын.
Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.
Борынгы калфакларыбызда, изү, хәситәләрдә очрый торган чигү алымының берсе – тырнак алмалау. Казанда узучы «Тормыш стиле – мәдәни код» этнофестивалендә Аксубай районыннан килгән Әлфия ханым Нурхәмәтова әнә шушы борынгы техника белән чигелгән калфакларын һәм изүләрен тәкъдим итте.
Бүген фестивальнең соңгы көне. Ул алты көн дәвамында Үзенчәлекле осталык үзәгендә барды. Анда Россиянең 30 төбәгеннән һәм 10 чит илдән килгән халык һөнәрләре осталары үз эшләре белән таныштырды.
#тормышстилемәдәникод2026 #стильжизникультурныйкод2026
Алинә Заһитова югары белем дипломын алды
«6 ел артта калды. Бу минем тормышымның мөһим һәм бик кыйммәтле этабы булды — чакырулар, җиңүләр һәм зур шәхси үсеш белән. Бу тәҗрибә өчен рәхмәт»сөенече белән уртаклаша Алинә үзенең телеграм-каналында.
Җәйгә нокта куя башланды - бакчада суган йолкыйлар инде. Сез башладыгызмы әле?
+7
Интернетта төрле азык-төлекнең билгеле бер органны «чистартуы» турында язмалар еш очрый. Чынлыкта исә сәламәт организм үзен үзе чистарта, ә дөрес туклану органнарның нормаль эшчәнлеген тәэмин итә.
Искәрмә: «Органнарны чистарта» дигән төшенчә фәнни яктан расланмаган. Баланслы туклану, җитәрлек су эчү һәм сәламәт яшәү рәвеше организмның табигый эшчәнлегенә ярдәм итә.
Без сезгә бик тә шәп бер рецепт тәкъдим итәбез. Татар блогеры, аш-су остасы Мәрьям Миңнегулованың сыналган рецепты ул.
Кыярларны юып, бераз салкын суда тотабыз. Ул арада банкаларны парландырып алабыз.
Парландырылган банка төбенә укроп, карлыган яфрагы, чия яфрагы, сарымсак салып, кыярларны тутырабыз. Кыярлар өстенә кайнап торган су коябыз. 15 минуттан бу суны түгәбез. Түгәбееееззз!
Тозлык – рассол ясыйбыз.
2 литр суга 0,5 стакан шикәр комы, 2,5 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе салып, кайнатып чыгарабыз. Тәмләткечләрне үзегезгә карап салыгыз. Мәрьям ханым борчаклы кара борыч, канәфер дә сала.
Кайнап чыккан тозлыкны банкаларга бүлеп салып, шунда ук калай капкач белән томалыйбыз.
«Бу рецептны миңа туганыбыз биргән иде, аңа рәхмәтләр әйтеп шулай ябам. Сезгә ошый икән минем күңел тыныч. Сезне яратып Мәрьямегез».
Без юлда. Ә юлда! – җәяүле буран. Ул гүя минем менә-менә ялгыз калачагымны белә, шуңа тырышып-тырышып барыр юлымны ачып-әрчеп куярга ашыга! Ә минем җанымда өермә буран котырына. «Каласың! Каласың! Каласың!..» Шул «каласың»ны җиңәргә тырышыптырмы, көтмәгәндә күңелемдә шигъри юллар бөтерелә башлый: «Сиңа кайтыр юлларымда җәяүле буран...»«Бураннар» җыры тарихы 👉🏼 https://syuyumbike.ru/news/sudby/anymny-burannary
Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдиниятара багланышлар институты профессоры, педагогика фәннәре докторы, күренекле галимә Резеда Фаил кызы МӨХӘММӘТШИНаны соңгы юлга озаттык...
Мөдәрис Әгъләмов
* * *
Өр-яңадан гашыйк булдым сиңа,
Өр-яңадан ачтым дөньяны;
Үткәннәрдән өнгә чыгып киләм,
Ул төш кенә булган нибары.
Өр-яңадан гашыйк булдым сиңа,
Әнә шулай күргән төшкә без,
Бәя биреп, юатырга гына
Кире өнгә кайтып төшәбез.
Өр-яңадан гашыйк булдым сиңа,
Өр-яңадан – ничә мәртәбә.
Өнемме бу, төшемме бу диеп,
Гаҗәпләнеп тору нәрсәгә?!
Әнә шулай беркөн язмыш җиле,
Тормас итеп алып бәрсә дә, –
Өр-яңадан гашыйк булсам икән,
Өр-яңадан...
Соңгы мәртәбә.
#хәерлеиртәләр
Рөстәм Нәбиев:
«Беркайчан да үзегезне жәлләмәгез. Жәлләү – ул сазлык, ул сезне үзенә суыра һәм алга барырга ирек бирми».
Менә ичмасам моң! Яраткан язучыбыз Шаһинур Мостафинның бертуган сеңлесе Саҗидә ханым Әхмәтгалиева башкаруында «Җидегән чишмә» җыры әнә ничек матур яңгырый. Баянда – Илдус Низамов. Ренат Гыйззәтуллин видеосы.
+6
Галимнәр хатын-кызларның яраткан туңдырмаларына карап, аларның холкын менә шулай билгеләгән. Әйтик, төрле туңдырма яратучылар күңелле холыклы, бераз балаларча самими дә була, ди. Фесташкалы, җиләкле, кофелы, карамельле...туңдырма яратучыларның тагын үз холкы. Безнең карточкалар танышларырыгызның холкын яраткан туңдырмасы ярдәмендә белергә булышыр.
Меңъяфракны кайчан җыярга?
Меңъяфрак кайсы авырулар булганда кулланыла?
Меңъяфрак кайсы авырулар булганда кулланыла?
Меңъяфракны ничек эчәргә?
👉🏼УКЫРГА👈🏼
Казанда ачылган «Тормыш стиле – мәдәни код» дип аталучы этнофестивальдә халкыбызның онытылып баручы борынгы һөнәрләре белән танышырга була. Шуларның берсе – Балык Бистәсе осталары үргән аршынлы челтәр. Роза Сәхабетдинова аны үрә белгән сирәк осталардан.
Видео: Лилия Гәрәева
Меңъяфрактан мазь
Тәнгә сөртер өчен яңа гына өзгән меңъяфрак үләненнән шифалы мазь ясыйлар.
Бер уч чәчәкләрне килегә салып яхшылап төяләр. Бу озак процесс. Боткасыман масса хасил булырга тиеш. Шушы массага бермә-бер күләмдә вазелин яки эретелгән каз мае, яисә сары май кушып болгаталар.
Бу мазь тәндәге чуаннарны, үлекле яраларны, үлекләп шешкән урыннарны дәвалаганда кулланыла.
Саҗидә Сөләйманова
Күзләреңдә
Син әйтмәдең, ә мин сизми йөрдем,
Яшертенме,
йә син түземме? –
Тутырып карау белән,
күзләреңнең
Иң түрендә күрдем... үземне.
Күзләреңдә синең диңгез төсе,
Диңгез холкы – ярсый, карая.
Ә кайчакта, ярларыннан ташып,
дулкын бәреп керә арага.
Башым куеп дулкын уңаена,
агыйммы соң, каршы йөзимме?
Ә каршыңа бассам, күзләреңнең
Иң түрендә күрәм үземне.
#Хәерлеиртә
